Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рубин СуперГуд» клибы чыкты: СуперАлиса үз җырын сорамыйча алуга ничек карый?

«Интертат» «Рубин» футбол командасының яңа клибына бәйле вазгыятьне өйрәнде.

news_top_970_100
«Рубин СуперГуд» клибы чыкты: СуперАлиса үз җырын сорамыйча алуга ничек карый?
Михаил Захаров

«Рубин» футбол командасы «Рубин СуперГуд» дип аталган клип төшереп таратты. Клип милли колорит белән төшерелгән. «Рубин» командасының баш тренеры Леонид Слуцкий биредә пластинкалар сатучы ролендә. Фон булып Илһам Шакиров җыры яңгырый. Клипта Леонид Слуцкийның «Вечерний Ургант» тапшыруында Казанны мактаган фрагмент кулланылган. Татар әбисе ролендә — Камал театры артисты Фирая Әкбәрова.

Клип СуперАлисаның 2004 елда чыккан «Татарстан супергуд» композициясен хәтерләтә, аның нигезендә төшерелгән дисәң дә, хата булмас.

Әмма бер проблема бар — композиция авторы Алиса Хөсәенова үз җырын файдаланулары турында дуслары клипка сылтама биргәч кенә белгән.

ххх

«Алар клипны минем белән сөйләшмичә, авторлыгымны да күрсәтмичә чыгарганнар. Моңарчы да кавер чыккан иде, дөрес, сүзләре бераз үзгә иде. Анысында да минем белән килешеп тормадылар. Ул музыкантларны бөтенләй белмим. Ә „Рубин“ бөтенләе белән минем сүзләрне кулланган. Хәзер бөтен җиргә „Рубин супергуд“ дип язалар», дип аптырый Алиса.

Алиса Хөсәенова — Tatarstan Super Good альбомы белән татар музыкасын дөньяга чыгара алган СуперАлиса.

Аның гасыр башында гаять популяр булган композициясендә: «Татарстан супергуд. Бер, ике, өч, дүрт. Рәхим итегез!» дигән сүзләр бар. Минтимер Шәймиев, Софья Гобәйдуллина, Ренат Ибраһимов, Алсу, Марат, Ренат Дасаев, Рудольф Нуриев, Чулпан Хаматова исемнәре яңгырый. Клипта Салих Сәйдәшевлар белән бергә шул чорның популяр иҗатчылары — Зөфәр Хәйретдинов, Габделфәт Сафин, Хәния Фәрхи фотолары да күренә.

«СуперАлиса — татар телле синти-поп музыкасына нигез салган кеше. Аның текстлары җитди булмаса да, аранжировкалары шушы стиль өчен бик җитди. Ул вируслы җырлар һәм клиплар хакында беркем дә белмәгән вакытта ук вируслы җырлар ясый алды. Алар әле дә истә. Аны Россиядә беләләр һәм әле дә сөйлиләр. Мин аны ел саен фестивальгә чакырам. Тик әлегә ул Татарстанда чыгыш ясарга теләми», дигән иде Ильяс Гафаров «Интертат»ка 2020 елның июль аенда.

Ә бер айдан — 2020 елның 30 августы алдыннан интернет киңлекләрендә «Татарстан супергуд» дип аталган remix — «вируслы клип» пәйда булды.

Анда Татарстанга бәйле бүгенге шәхесләр — Рөстәм Миңнеханов, Салават Фәтхетдинов, Дина Гарипова, Алинә Заһитова, Марат Хөснуллин, Тимур Бәдретдинов, Аигел, Эльвира Нәбиуллина, Гүзәл Яхина, Тимати, Нурминский, Разил Вәлиев һәм башкалар бар. Композициядә «Яратам Татарстан суперкайф» дигән сүзләр яңгырый. Ягъни, супергуд суперкайфка алыштырылган.

Ә тагын бер елдан — 2021 елның июлендә — шушы нигездә тагын бер клип.

«Рубин» егетләре ни өчен Алиса Хөсәеновадан рөхсәт алуны кирәк санамаган?

«Рубин» футболчыларыннан бу сорауга җавап эзли башлагач, алар, күнегелгән гадәт буенча күрәсең, мине музыкантларга «отфутболили».

«Рубин» футбол клубының матбугат үзәге Иван Бодылевский: «Бу клип — „Рубин“ футбол клубы идеясе. Без бу темага инде өч интервью бирдек. Без аңа үзебез текст яздык, СуперАлиса текстын кулланмадык, анда башка фамилияләр яңгырый. Анда музыка авторы — Ислам Вәлиев. Безнең бары тик аның белән сөйләшүләр алып бардык — аның әзер каверын гына сорадык. Ул аны безгә бирде. Җырны яздыруда катнашты. Без монда бернинди авторлык хокукларын да бозмыйбыз. Калганын аның белән сөйләшә аласыз».

Кыскасы, «Рубин»ның клибы Ислам Вәлиев музыкасына төшерелгән дип билгеләнә.

Музыкантлар исә бер-берсенә «озаттылар».

Музыкант Ислам Вәлиев: «Анда авторлык хокуклары юк. Без яңа оригинал музыка яздык. Ул ремикс дип санала һәм нәрсәгә ремикс икәнлеге күрсәтелгән. Беренчел трэкка хөрмәт йөзеннән без яңа трэк ясадык. Мин аның юридик якларын белмим. Бу трек Yummy Music лейблы белән чыкты. Хокуклар мәсьәләсендә алар белән сөйләшә аласыз.

«Татарстан супергуд» композициясе белән эшләү «Рубин»ның идеясе иде. Алар миңа чыктылар һәм без бергә эшләдек — алар мин яңа язган минусовканы кулландылар. Ә текст үзләренеке».

Yummy Music лейблын гамәлгә куючы музыкант, продюсер Ильяс Гафаров: «Аны ремикс дип тә атап булмый. Бу — яңадан язылган музыка. Аның сүзләре дә яңадан язылды. Бу яңа әсәр булып килеп чыга. Музыка охшашлыгы юк. Ритмы буенча гына охшашлык. Ул оригиналь әсәрне истә тотып, кавер яки оммаж буларак иҗат ителде. Ләкин нәтиҗәдә оригиналь әсәрдән бернәрсә дә калмады. Бездә оригиналдан бернәрсә дә калмагач, сорарга да калмады.

Цитаталар кулланылса, Алиса белән килешү мәҗбүри булыр иде. Хәзер бит төрле видеолар тиктокерлар тарафыннан да төшерелә.

Бу клип мәсьәләсендә, мин яздырырга булыштым, татар сүзләренең әйтелешен дөресләдем. Без аны бер-ике көн эчендә эшләдек тә тапшырдык. Без бит көн саен күпме җырлар яздырабыз — кемдер туган көненә, кемдер социаль челтәрләр өчен. Автор кирәк дип саный икән, хәбәр итә. Мин монда кысылмыйм.

Мин СуперАлиса белән үзем дә элемтәдә, ләкин аңа башка темага язган идем. Без ел да Алиса Хөсәенованы Таткультфестка чакырабыз. Ул үзенең чыгыш ясарга әзер булмавын әйтә. Әмма быел тамашачы буларак, килеп карарга ризалашты.

Сезгә авторлык хокуклары мәсьәләсе кызыклы икән, бу темага бездә язар әйбер шулхәтле күп».

ххх

«Рубин» клибында футболчыларның фамилияләре яңгырый.

«Рубин Казань суперкайф яратам Татарстан бер ике өч дүрт „Рубин“ супергуд биш алты җиде сигез Рәхим итегез (футболчыларның фамилияләре) Яратам Татарстан бер ике өч дүрт „Рубин“ супергуд биш алты җиде сигез Рәхим итегез!» дигән сүзләр бар. Ягъни, Ислам Вәлиев ремиксында кулланылмаган «Супергуд» сүзе әйләнеп кайткан.

Хәтерләсәгез, заманында — 2018 елгы җиңүдән соң — Россия җыелма хоккей командасы Сергей Шнуровның «Я нормальный супергуд» җыры белән видео төшергән иде. Әлеге җыр «Ленинград» музыкаль төркеменең 2006 елгы альбомыннан. Аның кушымтасында:

«Супер, супер, супер гуд

Я нормально супер гуд

Супер, супер, супер гул

Все отлично супер гуд», дигән сүзләр бар.

ххх

«Идеягә хокуклар сакланмый, ул иҗат түгел»

Музыка өлкәсендә авторлык хокуклары буенча белгечкә әверелгән музыкант, җырчы Зөфәр Хәйретдинов: Анда музыка да юк инде, речетатив кына. «Бер, ике, өч, алты, җиде, сигез, рәхим итегез». Хокуклар мәсьәләсендә, музыканы дүрт тактка кадәр кулланырга мөмкин. Бу очракта белмим дә инде, үзара «сөзешә» алалар инде, теләсәләр. Бу бит аңлаешсыз хип-хоп. Ул саклана торган музыкаль жанр булып саналамы икән? Анда бит көй дә юк. Биредә СуперАлиса композициясеннән бераз сүзләр генә алмаштырылган. Үзгәреш юк та кебек.

Моны «Рубин» га Ислам Вәлиев эшләгәнмени? Безнең танылган баянчыбыз Рөстәм Вәлиевның улы бит инде ул. Нигә алай итте икән? Юкка алай иткән. Элеккеге авторларны күрсәтергә кирәк иде. Монда 100 процент булмаса да, каян алынганлыгы ярылып ята. Әйтәм бит, бу бит рэп, ә музыка юк икән… мин белмим дә инде, РАОда татарча рэп бөтенләй юк. Нормаль жанрлар гына бар. Рэпта бит ритм гына бар. Шул ритмда сүзләреңне әйтәсең.

Нигә алай эшләде икән? Уйлап таба алмадымы инде үзе?

Коммерция проекты булса бер хәл. Бу «Рубин»ның йөзе!


Монда сүзләр генә кулланылган инде — андагы саннар автор уйлап тапкан әйбер түгел бит, бары тик саннар. «Рәхим итегез!» дип тә теләсә кем әйтә ала. Иҗат юк. Криминал юк, судлашсалар, «Барыгыз да идиотлар», дип кенә әйтергә мөмкиннәр. Монда идея генә алынган. Идеягә хокуклар сакланмый, ул иҗат түгел. Закон белән музыка һәм текст саклана. Аранжировка гына инде монда. Аранжировка авторлык продукты булып саналмый.

Теләсә СуперАлиса интеллектуаль хокуклар буенча «Рубин»га претензия белдерә ала. Ә заказ бирүче буларак, «Рубин» теге малайларга претензия белдереп, чыгымнарны каплата ала. Бәлки, Ислам «Рубин»ның фанатыдыр һәм аларны бик яратып бөтенләй бушка эшләп биргәндер.

Син минем күпме җырны урлаганнарын белсәң икән? Әле минем дә судлашканым юк».

ххх

Мөгаен, Алиса Хөсәенова бу теманы күпертмәс тә, судлашып йөрер дип тә уйламыйм. Иң кызыгы — футбол яратучы егетләребезнең барысы да (рубинчылардан башлап музыкантларга кадәр) клип нигезендә СуперАлиса композициясе ятканны таныйлар. «Рубин» иҗтимагый инициатива белән генә эшли торган команда түгеллеген дә беләбез.

Ну, җегетләр, клип бюджетына композиция авторын да кертеп булмый идемени? Шалтыратып, үзе белән килешү турында әйтмим дә инде! Ничә җегет бер яулыклы кызның идеясен урлагансыз да, хәзер юк-юк, урламадык дип, май ашаганда тотылган мәче кебек бер-берегезгә сылташып ятасыз. Шушымы егетлек?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100