СуперАлиса: «Мультимедиалы форматта җырлар язуым – чигү кебек үк хатын-кыз шөгыле»

СуперАлиса (Алиса Хөсәенова) – электроклэш стилендә эшләүче татар җырчысы. Татар көйләрен ислам колориты белән кушып, электропоп аранжировкасы белән бизи. Беренче ЭВМ клибы һәм Tatarstan Super Good альбомы 2004 елда чыга. 2016 елда «Чыңгызхан» клибын чыгарды.

Үзенчәлекле милли хиҗаплы бу ханымны Камал театрында еш очратырга була. Үсмер кызы да үзе кебек милли киемнән булыр. Минем аны СуперАлиса белән тәңгәлләштерергә башыма да килмәде. Ә бит милли киемле тыйнак ханым -Tatarstan Super Good альбомы белән татар музыкасын дөньяга чыгара алган СуперАлиса үзе. Алиса Хөсәенова белеме буенча журналист, Казан Дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган.

Ни өчен СуперАлиса? Алисаның суперлыгы нидә?

СуперАлисада нәрсәдер супер димәс идем, бары тик сәхнә исеме генә. СуперАлиса — минем беренче электрон почтамның логины иде. Бу әле кешеләрнең өйдә интернеты булмаган чаклар. Интернетка керү өчен интернет-салоннарга йөри идек. Аннары почта исеме минем музыкаль проект исеменә әверелде — SUPERALISA.

СуперАлисаның барлыкка килү тарихы? Проект авторы?

Барысы да 2001 елда минем Мәскәүгә күчеп китүемнән башланды. Туксанынчы еллар урталарыннан бирле болай да гел йөреп тора идек инде анда — дуслар белән җыелып концертларга, күргәзмәләргә, кино премьераларына, хәтта платформалы ботинкалар алырга да бара идек. 2001 елның декабрендә Яңа елга Казанга кайткач, Алик Вәлиев исемле бер дустым минем өчен «ЭВМ» дигән җыр язды. Без КАИның 7нче бинасында урнашкан «Пилот» интернет-салонында тиз генә клип төшердек. Алик аны үзе монтажлады, чөнки видеомонтаж белән мавыга башлаган иде. Мөмкин булган эффектлар белән эшләдек. Мин ул вакытта ниндидер образлар турында уйламадым да: тормышта да шул клиптагыча идем. Мин хәтта паспорт өчен фоторәсемгә дә «химияле» чәч һәм төлке горжетка белән төшкән булганмын. Мөгаен, мин ул вакытта чын-чынлап «җырчы СуперАлиса» булганмындыр. Ягъни, «ЭВМ”да мин бары тик җырладым гына, хәер, идея дә минеке булгандыр, ә калганын барысын да Алик эшләде. Хәзер инде мин җырчы СуперАлиса гына түгелмен, чөнки барысын да үзем башкарырга туры килә.

Ә бер елдан мин булачак ирем — Мәскәү татары Әхмәт Ибраһимов белән таныштым. 2004 елда Мәскәүдә «Татарстан Супергуд» альбомы чыкты. Мин ул альбомны яздырганда ирем янәшәдә иде. Ул миңа көнкүреш проблемаларына карамыйча иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырды.

Сезнең релизларда һәм интервьюларда очраган Альберто Дель Космико шул Әхмәт Ибраһимовмы?

Альберто дель Космико — Әхмәт Ибраһимовның тәхәллүсе. Без күптән аерылыштык инде.

Ә кызыгыз Мәрьямның тууы музыкаль карьерагызга ничек тәэсир итте? Тормышка һәм музыкага карашыгыз үзгәрдеме?

Кызым тормышымны яңартты. Балам тугач, беренче ярты еллыкта артист тормышын баламны карау белән берләштерергә тырышып карадым. Бер айлык баланы гастрольләргә йөртә идем. Шулай ярты ел чамасы йөргәч, балам авырып китте — юлда туңды. Бу мине нык куркытты — чыгышларымны туктаттым. Үземне балама багышлап, бары тик аның белән генә шөгыльләнә башладым. Хәзер уйлыйм да, бу минем иҗатыма файдалы булгандыр дип саныйм. Чөнки кабатлана башлаган булыр идем. Ә мин яңа хис-тойгылар тупладым, идеяләр туа торды. Мәрьям мәктәптә укый башлагач кына акрынлап яңа җырлар яздыра, клиплар төшерә башладым.

Милли-мөселман киемле гүзәл ханымның традицион татар өчен кыланмышлары сәеррәк булып күренгән җырчы булуын кабул итү авыррак. Образларның кайсы чын һәм кайсы үзегезгә якынрак?

Милли-мөселман киемендә — чын Алиса, җырчы киемендә чын СуперАлиса.

Дин юлына басуыгызның, милли-дини киемдә йөрүегезнең нинди дә булса этәргече булдымы? Нәрсә тормышка карашларыгызны үзгәртте?

2003 елның февралендә мин никах вакытында шаһада сүзләрен әйтеп, исламны кабул иттем. Әкренләп үзем өчен хиҗабның милли төрен барлыкка китердем.

Кызыгызга әнисенең кайсы образы кызыграк? Проектларыгызга катнашамы? Аңа бу кызыкмы? Әллә аның үз музыкаль юнәлеше бармы?

Әлегә Мәрьям минем тәэсиремдә үсә, шуңа да безнең музыкаль зәвыклар нигездә туры килә. Ул инде миңа булыша да башлады. Әйтик, «Чыңгызхан”на төшергәндә әнине СуперАлиса итеп киендерергә туры килде. Чөнки үзем оператор идем. Ә инде соңгы клипта үзем төштем, камера Мәрьям кулында булды. Әлегә ул клипны монтажлый гына башладым. Алга таба Мәрьям белән бергә чыгыш ясармын дип уйлыйм. Минем белән бергә эшләвеннән алган тәэсирләре аңа үз иҗаты өчен нигез булыр, бәлки.

Мин сезне Мәрьям белән бергә еш кына Камал театрында очрата идем.

Кызыма әбисеннән күчкән мәхәббәт ул. Минем кайнанам Мәскәүдә туып үссә дә, Камал театрын бик ярата иде. Ул гомере буе татар сәнгате дип яшәгән. Илленче елларда Мәскәүдә Татар мәдәнияте көннәрендә Камал театры спектакльләренә йөргәннәрен яратып сөйли иде. Театрга башта Мәрьям соравы буенча бара идек, соңрак Камал театрына йөрергә үзем дә ияләнеп беттем. Без «Зәңгәр шәл» спектакленә инде ничәнче сезон рәттән ай саен йөрибез. Бу спектакль дөнья югарылыгындагы шедевр бит!

Мәрьям татарча сездән яхшырак белә, диләр. Дөресме?

Әйе. Ул татарча пьесалар ярата. Үзе яраткан спектакльләрнең пьесаларын кат-кат укый. Татарча газета-журналлар алдырабыз — Мәрьям аларны укып бара.

Музыкадагы кумирыгыз?

Салих Сәйдәшев.

Алиса, сезнең музыкаль белемегез бармы?

Юк. Әтием меломан булгач, балачактан ук яхшы аудиотехникадан сыйфатлы музыка тыңлап үстем. Өйдә пианино, гитара һәм бас-гитара бар иде. Үзлегемнән уйнарга өйрәндем.

Меломан әтиегез кем иде? Гомумән, нәселегез турында ниләр сөйли аласыз?

Минем әтием Шамил Хөсәенов алтмышынчы-җитмешенче елларда «Сәйяр», «Сюрприз» кебек вокаль-инструменталь ансамбльләрдә бас-гитарада уйнаган. Танылган җырчылар Гөлзада һәм Риф Сафиуллиннар, Зиннур Нөрмөхәммәтов, Ренат Ибраһимов белән гастрольләргә йөргән. Бауман урамында урнашкан Татар ашлары йорты ресторанында уйнаган. Бер кызыклы истәлек — «Волга» халыкара лагерена Мирей Матье килгәч (1967 ел), әти аны кулларына күтәреп Казансуда су коенган.

Әнием Рәдифә Равил кызы — программист. Ул Казанның беренче программистларыннан. Казанның 131нче мәктәбен тәмамлап, КХТИның кибернетика төремендә укыган, ЭВМнар чыгарган данлыклы ГНИПИ-ВТда эшләгән. Аның әти-әнисенең язмышы, минем әбием белән бабаем була инде, Күчмә театр белән бәйле. Әбием Рузалия Әбүбакирова актриса булган, ул 1950 елда театр училищесын тәмамлаган. Ә бабам Равил Биккинин баянчы булган — ул музыка училищесында укыган. Бабамның әтисе — минем дәү бабам Хәбибрахман Биккинин скрипкачы булган. Ул ТАССРның атказанган артисты, виртуоз гармунчы Фәйзи Биккининның бертуган абыйсы. Бертуган Биккининнар Салих Сәйдәшевның кыллы оркестрында уйнаганнар. Бу оркестр 1910 елларда татар театры спектакльләре барганда антракт вакытында чыгышлар ясаган. Фәйзи Биккинин турындагы китапта шундый юллар бар: «Салих Хәбибрахман Биккининны „бик музыкаль, тырыш, сабыр холыклы кеше“ дип бәяли һәм аны ярата иде…»

Әти-әниегез сезгә гадәти булмаган исем кушкан. Сезгә әдәбият-сәнгатьтәге кайсы Алиса якынрак? Кинчевның рок-төркемеме? Зазеркалье Алисасымы? Киләчәк Алисасымы («Гостья из будущего»)? Булычевның «Тайна третьей планеты» мультфильмымы?

Күпләр өчен бу исем «Могҗизалар иле» яки «Алиса мелофон» белән тәңгәлләште. Элек Алиса исеме юк иде. Кемгәдер исемемне әйтергә туры килсә, «Олеся?» дип кабатлап сорыйлар иде. Шәхсән үземә Льюис Кэрролл Алисасы якынрак, ул минем өстәл китабы иде. Высоцкий җырлары белән бергә ике винил пластинкага яздырылган «Алиса в стране чудес» музыкаль әкиятен бик ярата идем. 

Алиса, сезнең энегез үзенчәлекле бала иде. Хәзер ул могҗизалы егет ничек яши? Үзенчәлекле балалар бу җәмгыятьтә үзләрен таба аламы?

Булатның аңлатып булмый торган бу даһилеге Саванта синдромы дип атала. «Галим» (savant) дигән француз сүзеннән алынган. Шул ук вакытта ул бала кебек беркатлы. Анда кешеләрдә була торган ямьсез сыйфатларның — масаюның, көнчелекнең, кирәккә-кирәкмәгәнгә борын тыгуның берсе дә юк. Бу яктан карасак, ул «нормаль» кешеләргә караганда да камилрәк шәхес. Аның белән аралашу бик рәхәт. Ул беркайчан да артык сүз әйтмәс, кешене рәнҗетмәс-үпкәләтмәс. Хәзер Булат Коръәнне ятлады, аны Булат Кари дип әйтә алабыз. Яки Габдулла Кариев кебек, Булат Кариев дияргә дә мөмкиндер. Без аның белән бергә яшибез. Әмма әлегәчә аның могҗизаларына күнегеп бетә алганым юк. Вакыты-вакыты белән безне таң калдыра. Ул шәһәр үзәгендәге бөтен йортларның санын белә, кайсы йортны кайчан сүткәннәрен дә хәтерли. Фикер сөреше шаблоннардан тормый. Ул үткен фикерли, хәтта парадоксальлеге белән Хуҗа Насретдин стилен хәтерләтә кебек, әмма кызыграк та. Соңгы арада мин аны иҗатка тарта башладым. Ул «Чыңгызхан» клибында төште. Яңа клип ясый башладым. Булат анда төп рольдә.

Актуаль сорау: пандемия вакытында ничек яшәдегез һәм яшисез? Бүгенге санитар-эпидемиологик вазгыять куркытамы?

Бу пандемия гаилә фаҗигасенә фон булды кебек. Апрельдә әтием вафат булды һәм әлеге гадәттән тыш хәлләр шәхси трагедиянең дәвамы булып тоела.

Алиса, сезнең директорыгыз һәм продюсерыгыз юк. Ә СуперАлисаның командасында кемнәр бар? Әйтик, кем белән киңәшәсез? Иганәчеләрегез бармы? Ирегез, элеккеге булса да, булышамы?

«Татарстан Супергуд» альбомын эшләгәндә ирем клиплар белән дә булыша иде. Ул бит ВГИКта укыган. Концертларда да ул биеде. Ул МГУда брейк биегән, биючеләр конкурсларында җиңгән. Хәзер бөтенесен дә үзем башкарам — музыка, клиплар, костюмнар, декорацияләр… Техник яктан башкарып чыгу хәлемнән килмәсә, профессиональ дусларыма мөрәҗәгать итәм.

Музыкаль экспериментларыгыз татар мәдәнияте белән бәйле. Татар мәдәнияте сезгә нәрсәсе белән кызыклы? Үзебезнеке, милли булуы белән генә кадерлеме, әллә башка сәбәпләре бармы?

Мин үз иҗатымны традицион хатын-кыз шөгыле буларак кабул итәм. Кул эше белән шөгыльләнергә яраткан хатын-кызлар кебек. Элек-электән матурлыкны яраткан татар хатыны чиккән, кубызда уйнаган, шәмаиллар ясаган… Мин дә шуны эшлим инде… Бары тик мультимедиалы формада, заманча технологияләр белән.

«Tatarstan Super Good» клибында күренекле татарларның исеме яңгырый: Нуриев, Дасаев, Ибраһимов… Ни өчен нәкъ шушы фамилияләр? Болар баш татарлармы?

Мин автор аңлатып торырга тиеш түгел дип саныйм. Кайчакта кайсыдыр әсәрдә үзеңә якын мәгънәләр табасың. Ә соңыннан автор ул әсәре белән ни әйтергә теләгәнен укыйсың да, күңел кайта.

Татар музыкасының зур өлешен эстрада алып тора һәм аз гына өлеше альтернатив музыка. Хәзер альтернативщикларыбызның дәүләт ярдәме белән үз фестивале дә оешты. Сез үзегезне алар рәтенә кертәсезме? Кертсәгез, нигә сез алар арасында түгел? Кертмәсәгез, сезнең татар музыкасы дөньясындагы урыныгыз кайда?

Читләр арасында үз, үзебезнекеләр арасында читтер мин.

Казанда чыгышлар планлаштырыламы?

Әлегә җыенмыйм.

Нигә?

Казан концертларына һәм театрларга тамашачы буларак йөрисем килә.

Европадагы чыгышыгыз турында сөйләгезче.

Алла боерса, сентябрьдә Польшаның Лодзь шәһәрендә «Дүрт мәдәният» халыкара фестивалендә чыгыш ясаячакмын. Бу минем озак кына тәнәфестән соң сәхнәгә кайтуым булачак. 

«СуперАлиса — Казаныбызның принцессасы»

Супертамада Гамил Нур буларак танылган журналист Гамил Гыйбадуллин:

Миңа заманында халыкара диджейлар фестивалендә катнашырга туры килде. Анда үземне Татарстаннан дип таныштыргач, алар СуперАлиса проекты исеме белән «Татарстан супергуд» диделәр. Әйтик, Казан дисәк, «Казан — Рубин», диләр. Ә сез хәзер чагыштырып карагыз: «Рубин”ның бюджеты күпме дә, СуперАлиса проектына Татарстан күпме түккән?

СуперАлисага беркемнең ярдәм иткәне юк. Ә аның турында иң текә музыкаль журналлар язып чыкты, аңа иң текә диджейлар, музыка белгечләре игътибар иттеләр. Ул Мәскәү, Питер, Варшава, Берлин кебек музыкаль мәркәзләрдә чыгышлар ясаган кеше. Алиса үзенең кыюлыгы, киң эрудициясе, глобаль фикерләве белән Татарстанны дөньяга танытты.

Икенчедән, ул — дөнья музыкаль мәдәниятендә революционер. Бүген диджейлар төрле жанрларны кушалар, яңа җырлар иске җырларның ремиксы буларак пәйда була, танцполларга алтмышынчы-җитмешенче еллар җырлары кайта икән, боларга 2000 еллар башында СуперАлиса нигез салды.

Өченчедән, ул татарга хас булган Дәште кыпчак мәдәнияте кушылган пентатониканы пропагандалады. Минемчә, дөнья музыка белгечләре татар музыкасын СуперАлиса аша таный башлады. Ул безнең такмаклы балалар фольклор музыкасы жанрын дөньяви мәдәнияткә чыгарган кеше. СуперАлиса татар шәһәр мәдәниятенә самими ритмнар алып килде. Җыеп кына әйткәндә, СуперАлиса безнең Казаныбызның принцессасы ул!

Музыкант, музыкаль продюсер Ильяс Гафаров:

СуперАлиса — татар телле синти-поп музыкасына нигез салган кеше. Аның текстлары җитди булмаса да, аранжировкалары шушы стиль өчен бик җитди. Ул вируслы җырлар һәм клиплар хакында беркем дә белмәгән вакытта ук вируслы җырлар ясый алды. Алар әле дә истә. Аны Россиядә беләләр һәм әле дә сөйлиләр. Мин аны ел саен фестивальгә чакырам. Тик әлегә ул Татарстанда чыгыш ясарга теләми. Аның үз сәбәпләре бардыр.