Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Мәет белән хушлашу, җеназа урыны алдан игълан ителергә тиеш»

Күренекле шәхесләр вафат булганнан соң, кайвакыт «тиешле дәрәҗәдә озату булдымы?» дигән сорау туа. Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булганнан соң да ул сорау күтәрелде. Шул ук вакытта, җеназадан шоу ясыйлар дип гаепләүчеләр дә бар. «Интертат» җеназага кеше чакырылырга тиешме дигән сорауга ачыклык кертү өчен Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать итте.

news_top_970_100
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Мәет белән хушлашу, җеназа урыны алдан игълан ителергә тиеш»
Михаил Захаров

Мәшһүр шәхесләрне озатуга бәйле рәвештә халык фикеренең төрле булуы беренче генә тапкыр түгел. Җырчы Эльмира Сөләйманова белән хушлашу мәрасименең берәр залда, кешеләр килә алырлык урында узмавы бу бәхәсне кабат кузгатты.  

Ни өчен атказанган артистны тиешле дәрәҗәдә озату булмады дип язды «Шәһри Чаллы» журналисты Зөлфия Галимова. Чыннан да, башта «Эльмира Сөләйманованы озату җомга көнне (ул җомга көнне иртүк вафат булды) сәгать бердә Чаллы моргы янында була» дигән хәбәр чыкты, аннары «җирләү икенче көнгә күчерелә» дип хәбәр иттеләр, «Кече Шилнә мәчете янында була» диделәр. Шимбә иртән «мәчет янында хушлашу булмый, теләгән кешеләр зиратка килә ала» дигән хәбәр чыкты. Рәсми хушлашу булмау сәбәпле, җырчы белән хушлашырга теләүчеләр Эльмира Сөләйманова элек яшәгән йорт янына җомга көн көн буе, төн буе агылган, аннары аны озатырга шимбә иртән дә килделәр. Кече Шилнә зиратына да килүчеләр күп иде.

«Интертат»ка әлегә билгеле булганча, рәсми хушлашу булмау якыннарының теләге булган.

Атказанган артистны тиешенчә матур итеп, берәр залда зурлап озату булмады, дип язучыларга җавап итеп, «бу – шоу түгел, шоу ясарга кирәкми, мәеткә бары тик дога гына кирәк» дип язучылар булды.

Җеназа шыпырт кына узарга тиешме, әллә инде анда кешеләрне алдан чакырыргамы? Бу мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек.

Рөстәм хәзрәт, мәрхүм белән хушлашырга кеше чакырырга кирәкме, әллә кешене шыпырт кына җирләп кую дөресме?

Рәсүлебез галәйһиссәләәм хәдис-шәрифләрендә иң изге эшләр турында әйткән. Шунда ул әйтә, кем җеназада – мәетне озатуда башыннан ахырына кадәр: өйгә китерү, хастаханәдән алып кайту, калган бар эшләрдә, зиратка илтүгә кадәр катнаша икән, ул Өхед тавы шикелле (Мәдинә шәһәрендә шундый зур тау бар) әҗер-савабын алачак, ди. Бик саваплы гамәл. Рәсүлебез дә әйтә – кайгы вакытында килеп, туганнарына булышып, хәл белү, дога кылу – изге гамәл. Бездә, мәсәлән, тәһлил чыгалар, Коръән укыйлар, җеназа кылалар – бик күп таләпләр.

Әгәр саубуллашу дин тәртибен бозмый икән – савап. Нәрсәдән әйтәм, бар кайбер әйберләр: үбәләр, елыйлар – ул дин ягыннан бик дөрес түгел. Мәсәлән, солдатны озатканда аталар, бу – дин буенча мәеткә зыян китерер, дип санала. Шуңа күрә мәетне тыныч, дога кылып, юып, озатып, саубуллашып, «бәхил бул» дип озату кирәк.

Әлбәттә, ул инде киткән, әмма, бәлки, ул миңа акча тиеш калгандыр, бәлки, кемнедер үпкәләткән – шунда килеп, «мин сине гафу итәм, бәхил» дип, бер-береңне гафу итү – безнең татар халкының күркәм гадәте. Без бу тәртипләрдән чыкмаска тиеш.

Кайбер очракта җирләгәндә костюмнар кидерергә мөмкиннәр, бу – дөрес түгел, дин буенча ул кәфенлектә булырга тиеш.

Өй янына килеп, туганнары кайгысын уртаклашуның зыяны юк.

Башка хәдис тә бар, әгәр дә җеназа намазында 40 кеше катнаша икән, шул кеше җәннәттә, ди. Никадәр күбрәк кеше килә озатырга – савабы шуның кадәр күбрәк. Дин буенча озату – ул бик күркәм гадәт, бик саваплы эш. Күпме күбрәк кеше озатырга, дога укырга килә икән – савабы шулхәтле күбрәк.

Сез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләмне телгә алдыгыз, аның мисалында ничек булган?

Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләмнең ничек булды? Ул бит пәйгамбәр, башта фәрештәләр килеп юып хушлаштылар, аннары кешеләр юды, саубуллашты рәсүлебез белән. Күпме кеше килгәне билгесез, әмма кемнәр булдыра алган, шулар килгән. Ул бит пәйгамбәр. Бу берничә этапка сузылган. Мәчеткә кереп, җеназа укып чыга иделәр, шулай чиратлашып-чиратлашып хушлашканнар пәйгамбәр белән.

Озатуны «шоу» дип әйтүчеләр бар, шуны сәбәп итеп, «без шоу оештырмыйбыз» дип, хушлашуга кеше китертмәү, кешеләр белән хушлашу урынын билгеләмәү дөресме? Сез ничек карыйсыз моңа?

Безгә, муллаларга, җеназа укыр өчен бер урын билгеләнә. Кайда саубуллашсалар, шунда җеназа да укыла, шуннан алып та китәләр. Мәсәлән, хәзрәтләрнең төркемнәре бар, мәсәлән, ватсапта, таныш, белгән мөәзин, я гел мәчетләргә йөри торган бик аксакал үлгәч, безнең аксакал китте, җеназа фәлән вакытта, фәлән җирдә булыр, рәхим итеп килегез, дип язалар. Чөнки күбрәк кеше килүнең мәет өчен савабы күбрәк.

Мәет өчен дога гына кирәк, башка нәрсә кирәкми, диләр. Ул дөресме?

Әлбәттә, мәеткә бер-беребезне күрергә түгел, мәет белән саубуллашып, җеназаны укып, Коръән укып, дога кылырга киләбез. Башка милләт кешеләре икән, алар үзләренчә саубуллаша – шуның өчен киләбез.

Әлбәттә, мәеткә дога гына кирәк. Мәсәлән, зиратны матурлатырга, зур-зур ташлар куярга тырышабыз. Әлбәттә, никадәр зур таш булса да, бәләкәй таш булса да, мәеткә аерма юк. Аңа бездән – балалардан, туганнарыннан, якыннардан, дуслардан, әлбәттә, дога кирәк. Бездә бит ашлар уздыру, әрвах исеменнән хаҗ кылу, гомрә кылу, корбан чалу, тәһлил чыгу, ясин тутыру – бөтенесе саваплы әйбер. Ләкин без онытмаска тиеш: әгәр мәетне бишенче каттан озатсалар, лифты юк, кеше килсә, кыен, ике кеше носилканы төшерә-төшерә арып бетә. Моны исәптә тотарга кирәк.

Минемчә, мәетне озатырга килмәү – ул әдәпсезлек.

Мәшһүр кешеләргә мәетнең якыннары гына түгел, аның белән шәхсән таныш булмаганнар да килә. Бу очракта ничек?

Ул вакытта, минемчә, туганнары: «Хәзрәт, без бит озатабыз, җирлибез, сез әйтегез, дин буенча ничек булырга тиеш?» – дип сорарга тиеш. Бәлки аларга гел ашка килә торган якын хәзрәтләр бардыр, сорарга кирәк. Шул хәзрәт әйтер, саубуллашуны дини тәртипләрдә дә уздырып була.

Бөтенләй белмәгән кешеләр дә җеназа укырга, саубуллашырга киләләр икән, бу – мәет өчен яхшы. Ләкин дин тәртибе сакланырга тиеш, ягъни: үпмәү, еламау, дога кылу, туганнарының кайгысын уртаклашу. Туганнар да аңласын: алар үзләре генә калмады, бу – аларның гына кайгы түгел, бөтен кешенең кайгысы, булышырга әзер торучы бар.

Әлбәттә, руслар әйткәндәй «показуха», рия әйбер бөтен изге гамәлләрне яндыра.

Вирус вакытында безнең мәчет мәхәлләсеннән яшь кенә табиб дөньядан китте, гаиләсе шок кичерде. Туганнар, якыннар киткәндә, кеше шок кичерә. Үземнең дә әнине озатканым бар, ул чакта бит баш эшләми, әйтәсе сүзне әйтеп булмый. Шуңа күрә, Аллаһ сакласын, ул вакытта белгән-белмәгән кешеләр ярдәм итсәләр, дога кылсалар, җеназада катнашсалар, әйбәт.

Совет чорыннан калган ул «саубуллашу» дигән сүз. Шуңа күрә, хәзрәтләрне чакырып, «хәзрәт, дин ничек таләп итә – шулай булсын» дип әйтү дөрес.

Урын мәсьәләсенә килгәндә, мәет турында шуны белергә тиешләр. Рәсүлебез галәйһиссәләм нәрсә ди: «Әгәр дә кемнең бурычы калса, аңа хәтта җеназа да укырга ярамый, җәннәткә дә ул керә алмый». Шуңа күрә бездә бит җеназа алдыннан сорыйлар – берәрсенә тиешме ул, дип. Шуңа күрә, саубуллашу урыны, әлбәттә, алдан игълан ителергә тиеш, фәлән җирдә саубуллашу, җеназа уку булачак, дип әйтелергә.

Мәшһүр кешеләр киткәндә махсус урын билгеләп саубуллашу дөрес буламы соң?

Дөрес. Җеназа укылу һәм саубуллашу өч урында оештырыла: я өйдә, я мәчет янында, я зират янында. Мәшһүр кешеләр өчен зуррак мәйданнарда оештырырга мөмкин.

Кайбер очракларда кеше турында истәлекләр әйтәләр дә, «безнең әйткән сүзләребез дога булып ирешсен» диләр. «Алай әйтергә ярамый, дога гына дога булып ирешә», – диючеләр бар. Бу чыннан да шулаймы?

Әйе. «Ул яхшы иде, әхлаклы иде», – дип, мәет турында яхшы сүз генә әйтергә кирәк. Начар сүз әйтмәскә. Әмма ул, сез әйткәнчә кешене телгә алу – истәлек, искә алу гына була. Дога түгел. Дога нәрсә? «Я Раббым, Фирдәүс җәннәтләрен бирсәң, туганнарына сабырлык бирсәң...» – менә бу дога, ягъни, ул – Аллаһы Тәгаләдән нәрсәдер сорау. Матур сүз – ул матур сүз. Димәк, әгәр әйткән сүзең Аллаһы Тәгаләдән нәрсәдер сорау икән, ул – дога булыр. Әмма инде, «ул шундый әйбәт иде...» дигән сүзләр дога булмый.

Шуңа күрә кешеләр өйрәнсеннәр иде, дога ул – Аллаһы Тәгаләдән сорау. «Я Раббым, шуны бир, моны бир, Фирдәүс җәннәтләрен бир», – дип. Бу – дога.

Ә кеше үзе «беркемне дә китермәгез» васыять әйтеп калдырса, ул дөрес буламы? Мәсәлән, безнең бер коллегабыз шулай эшләгән иде – беркемне дә китермәгез, дигән, шуңа хушлашу да булмады. Бу дөресме?

Васыять ике төрле була: бар хәләл васыять. «Мине зәмзәм суы белән юыгыз», – дип әйтүчеләр дә булырга мөмкин. «Мине костюм белән күмегез», – дип әйтүчеләр дә. Әгәр аның васыяте дингә каршы чыга икән, ул вакытта аны бозу гөнаһ булмый.

Бу очракта?

Ул барыбер үзе генә була алмый, минимум өч кеше булыр: мулла булыр, ике юуучы.

Халыкны китермәгез, дигән сүзе булса?

Әгәр шулай әйткән икән, аны үтәү хәерлерәктер. Әмма, барыбер, күпме күбрәк кеше катнашса, савабы күбрәк булыр. Дөресе, аның васыяте башкача булырга тиеш иде: мине озатканда, кешеләр килеп, шәригатьне бозмасыннар, мине мөселманча, дөрес итеп саубуллашып, юып, кәфенләп, җеназамны укып озатыгыз.

«Беркем белмәсен» дип әйтү дөрес түгел, аны барыбер белерләр бит. Васыятьне әйтү дә, язу да дөрес булсын иде.

Мәшһүр шәхесләрне кул чабып озаталар. Бу дөресме?

Дин ягыннан ике җавап бар. Бер төркем хәзрәтләр рөхсәт итә, икенче төркем – юк. Озаткан вакытта, ул бит – барыбер күбрәк дини мәсьәлә. Мәеткә файда булсын өчен – без бит инде үзебез өчен түгел, мәет өчен үткәрәбез – күбрәк зикер сүзләре, тәкъбир сүзләрен әйтсә, әйбәтрәк.

Кул чабу – дини ритуал түгел, ул дөньяви гамәл. Дин ягыннан караганда, әлбәттә, дога кылу хәерлерәк. Сез миннән «ярыймы, ярамыймы» дип әйткәнне көтәсез, мин алай әйтә алмыйм. Чөнки дин ягыннан бу каралмаган.

Бу – гөнаһ, дип әйтеп булмый инде алайса?

Дин ягыннан кул чабу турында гомумән берни дә әйтелми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100