Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эльмираны озатырга Чаллы җырчылары һәм Диләрә Илалетдиновадан башка берсе дә килмәде»

«Шәһри Чаллы» журналисты фикеренчә, җырчы хөрмәтләп озатылырга тиеш иде.

news_top_970_100
«Эльмираны озатырга Чаллы җырчылары һәм Диләрә Илалетдиновадан башка берсе дә килмәде»

«Шәһри Чаллы» журналисты Зөлфия Галимова, Эльмира Сөләйманованы хөрмәтләп озатырга кирәк иде, ди.

«Татарстанның атказанган» исемен йөртсә дә, халык җырчысына тиң иде Эльмира Сөләйманова. Аны берәр мәдәният сараеннан мәңгелек йортка озаткан булсак, җырчы һәм тамашачы алдында җитәкчеләрнең абруе арткан булыр иде. Озату мәрасименә килеп, берәр җитәкче сүз әйтсә дә яраган булыр иде. Чөнки ул – Чаллыда туып-үскән, укыган, шәһәребездә яшәп иҗат итүче, бердәнбер «Татарстанның атказанган артисты» исемен алган җырчы. Мин, мәдәният идарәсеннән я булмаса мәдәният советыннан берәр кеше чыгыш ясар, дип өметләнгән идем...

Ул җырчылар Интернетта кайгы уртаклаштылар, контент ясадылар.

Артист дусларының күбесе аның депрессиядә икәнен белгән, әмма берсе дә үзенең концертына махсус кунак итеп чакырып җырлатмады. Бу урында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновтан үрнәк алсыннар иде. Ул Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиеваларны үз концертларында җырлатты.

Ә Эльмираны соңгы юлга озатырга Чаллы җырчылары һәм Диләрә Илалетдиновадан башка берсе дә килмәде. Кечкенә генә өметләребез дә акланмый бит... Урының җәннәттә булсын, моң иясе. Әниеңә, гаиләңә, энеңә Аллаһ сабырлык бирсен», – дип язган ул.

Зөлфия Галимованы хуплап язганнар.

«Бик дөрес язгансыз. Кемнедер олылап озаталар, Эльмира әллә лаек түгел идеме моңа».

«Дөрес. Нормаль, киң зал һәм нормаль зиратта, мәшһүр шәхесләргә аллеяда урын биреп була иде».

«Чаллы хакимияте Эльмираны озатканда һәм җирләгәндә кеше күп буласын белә иде, шәһәр мэры булыша ала иде. Намуссызлар. Ул бит – Татарстанның атказанган артисты».

«Бездә акчасы күп булган кешене генә хөрмәтлиләр. Аны халык яратты һәм хөрмәтләде, көнчеләргә сәхнә иркен калды».

Комментарийлар (5)
Калган символлар:
  • 20 декабрь 2022
    Исемсез
    Мин генэ шаклар катып утырмаган икэн🙁КОНЧЕЛЕК КУЭТЛЕ АРТИМЛАР АРАСЫНДА
  • 20 декабрь 2022
    Исемсез
    Килешәм
  • 20 декабрь 2022
    Исемсез
    Татар жыры кич белэн булды, Эльмира Солэйманованы иртэн озаттылар. Татар жырын сэбэп итеп каалдырмасыннар.
  • 19 декабрь 2022
    Исемсез
    Бик дөрез сүзләр,дөрес язасыз😱😱😱😱
  • 19 декабрь 2022
    Исемсез
    Дөп дөрес, татар җырын кучереп буоа иде. 😪😪
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100