news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев якын кешесе турында: «Без аны югалта яздык...»

news_top
Рөстәм Нәбиев якын кешесе турында: «Без аны югалта яздык...»
Фото: Социаль челтәрләрдән скриншот

Популяр блогер, фаҗига аркасында ике аягын югалткан Рөстәм Нәбиев гаиләсе белән Чакмагышка кайткан. Аның әтисенең хатыны Алинә аларны гел каршылап торган, тик бу юлы башкача булган. Бу хакта блогер социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә сөйләде.

«Без Чакмагышка кайттык, һәм беренче тапкыр Алинә каршы алмады. Элек ул безне бәлеш, аш, пирожкилар пешереп каршы ала иде. Ә әле ул юк...» – ди һәм сеңлекәше белән роллы, суши, пицца ише ризыклардан өстәл әзерләгәннәрен күрсәтә.

Аннары ул якын кешесенең чирләвен әйтә.

«Алинә хастаханәгә эләкте. Без аны югалта яздык. Аның приступ булды, нинди икәнен әйтеп тормыйм. Әле аның белән бар да яхшы. Ул реанимациядән чыкты, палатада. Яңа елга кадәр өйгә алып кайтарбыз, дип өметләнәбез», – ди блогер.

Рөстәмнән язылучылары, нигә үги әнисе кебек кешегә исем белән генә дәшүен дә сораганнар. Ул моны аларның 13 яшь кенә яшь аермалары булуы белән аңлаткан, ә Рөстәмне һәм аның туганын әтисенең апасы Рида ханым үстергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар