news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев хатынының әнисе белән әтисен Мисырда ял иттергән

news_top
Рөстәм Нәбиев хатынының әнисе белән әтисен Мисырда ял иттергән
Фото: «Татар-информ» архивы

Популяр блогер, фаҗига аркасында ике аягын югалткан Рөстәм Нәбиев хатыны Индираның әнисе белән әтисен Мисырда ял иттергән. Ул аларны аэропортта каршы алуларын социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә күрсәтте.

«Аэропортта Индираның әти-әнисен каршыладык. Без аларны беренче тапкыр чит илдә гаилә белән ял итәргә Мисырга җибәргән идек. Әбинең моңарчы Төркиядә булганы бар, ә бабай беренче мәртәбә чит илгә барды. Пенсия ялларында дөнья күрү мөмкинлекләр тудыра алуыбызга шатбыз. Алар бит гомере буе эшләгәннәр, авылдан башка җир күрмәгәннәр», – дип яза ул әбиенә ак розалар гөлләмәсен сузган видеода.

Әбисе видеода аңа «рәхмәт, балакаем» ди, аннары «салкын, хәзер туңып үләбез» дип, машинага кереп утырырга ашыга.

Шулай ук блогер хатының әнисе белән әтисе гаилә корып яшәүләренә 44 ел икәнен дә язган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 декабрь 2025
    Исемсез
    Ник моны бөтен кеше белергә тиеш икән.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар