Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев әтисе турында: «Ул үз гөнаһлары өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотачак»

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиев әтисе турында: «Ул үз гөнаһлары өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотачак»
https://vk.com/rustam_nabiev92

Танылган блогер Рөстәм Нәбиевнең әтисен югалтуы турында язган идек. Рөстәм якын кешесенең үлемен бик авыр кичерә. Телеграм каналы һәм башка социаль челтәрләрдә әтисе турында язмалар урнаштыра, әйтелмичә калган сүзләрен җиткерә, язылучылары белән аралашып күңелен бушата.

Рөстәм Нәбиевнең әтисе белән бәйле бик авыр хатирәсе бар. Кеше сүзләренә ышанып, аффект халәтендә әтисе әнисен харап иткән, ике сабыен әнисез калдырган…

Шушы коточкыч хәлләрдән соң уллары әтиләренә борылып та карамаска мөмкин иде. Ләкин Рөстәм әтисенең гөнаһларын кичерде. Соңгы арада әти белән улның мөнәсәбәтләре җылынды, алар бер-берсенә кунакка йөреште, якын аралашты. Шуңа да карамастан, әлеге хәлләрдән соң Рөстәмнең әтисен кичерүе күпләрне гаҗәпкә калдырды. Бу турыдагы сорауларны блогерга әтисенең вафатыннан соң да бирәләр булса кирәк. Блогер социаль челтәрләрдә болай дип язган: 

Әти-әниләребез нинди генә ялгышлыклар кылса да, алар безнең әти-әниләребез булып кала. Безне аларны хөкем итәргә хакыбыз юк.  Әти гөнаһлары өчен үз-үзенә җәза биргән инде, ә хәзер Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотачак. 

Съемкалар вакытында миннән әтине ни өчен гафу итүемне сорадылар. Мин иң мөһимен әйтмәгәнмен - миңа әти бик кирәк иде. Аның нинди гамәлләр кылуы мөһим түгел. Минем үземнең бердәнбер якын кешемне югалтасым килмәде... 

Кайбер кешеләрнең әтинең нинди начар кеше булуын искә төшереп торуларына карамастан, мин аны үземчә яраттым. Йөрәк беркайчан да ялгышмый, әти әлеге хисләремне тойгандыр дип ышанасым килә. Һәрхәлдә, ул бу турыда хәзер белә инде. 

Минем хәлдә калганнарга шундый киңәш бирәсем килә: һәрвакыт үз йөрәгегезне тыңлагыз.  Кешеләр сөйләячәк, киңәшләр бирергә омтылачак. Ләкин бу йөк белән сезгә яшисе. Әгәр дә ул вакытта әти белән дуслашмаган булсам, хәзер нәрсә кичерер идем икән? Күз алдына китерүе дә авыр. Үземне моның өчен беркайчан да гафу итмәс идем. Беркайчан да, – дигән Рөстәм. 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 май 2022
    Исемсез
    Анын бертуганы кем сон, бер дэ язганы юк?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100