Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев әнисен кем үтергәнен әйтте

Уфа блогеры нәни чагында ятим калуын, апасы тәрбиягә алуын сөйләгән.

news_top_970_100

Уфада яшәүче популяр блогер, паралимпияче Рөстәм Нәбиев ачыктан-ачык интервью биргән. Ул үзенең әнисе турында, аны әтисе үтерүе турында сөйләгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Рөстәм яшь ярымлык чагында әнисез калган. «Әни 1993 елның сентябрендә үлде. Аны үтерделәр. Мин ул чакта кечкенә идем, аны бөтенләй хәтерләмим. Безне апа тәрбиягә алды, — дип сөйли Рөстәм күз яшьләрен тыя алмыйча. — Бу — әти иде. Ул аны аффект халәтендә үтерүен сөйләде, аңа әни турында кемдер начар сүз әйткән, ә ул ышанган. Мин барысын да белмим. Буып үтергән».

Рөстәм Нәбиев сүзләренчә, нәни чагында аны әтисе янына төрмәгә алып барганнар. Ләкин ул боларны бик начар хәтерли. Ул әтисенең кулына алып күтәрүен истә калдырган.

Рөстәм Нәбиев интервьюда Омскида казармадагы фаҗига, хәрабәләр астында яткандагы хисләре, Эльбрус тавына менүе һәм башкалар турында ачыктан-ачык сөйли. Әнисе турында Рөстәм видеода 01.02.51 минутта әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100