Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән нәтиҗәләр ясады: «Узып баручы 2022 ел авыр булды»
Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге яңа ИТ-паркта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуда узган елга нәтиҗә ясады. Махсус операция, мобилизация, милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, мәктәп формасы – төрле темаларга Президент фикерен ишеттек.
Очрашу быел гына барлыкка килгән яңа мәйдан – Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булды. Ул элеккеге «Спартак» аяк киеме фабрикасы урынында ачылды. Ит-паркның бер өлеше – яңа төзелгән бина, бер өлеше – фабриканың яңартылган бинасы.
Анда килеп керүгә, үзе уйный торган рояль каршы ала. Музыка да ишетелә, клавишаларга да басыла, әмма уйнаучысы юк. Очрашу алдыннан журналистлар өчен парк буенча экскурсия оештырдылар. Кибер бүлмәгә кердек, анда уеннар өчен бик күп компьютерлар тезелеп киткән. Өлкән яшьтәге журналист абыйлар: «Шундый зур бүлмә уеннар өчен ясалганмы», – дип аптырап та калды. Стримнар алып бару, фильм төшерү, музыка яздыру өчен мөмкинлекләр бар анда. Балалар өчен төрле мастер-класслар уздырыла икән. Буш вакытта килеп эшләү яки чаралар уздыру өчен зур коворкинг мәйданы бар. Гомумән, бик күп мөмкинлекләр бар.
Очрашу мәйданы – сәхнә. Килгән журналистлар өчен сәхнәдә рәт-рәт урындыклар тезелгән, каршыбызда Президент өчен урын әзерләнгән. Экранда онлайн караучылар күренә.
Ниләр ишеттек соң?
«Узып баручы 2022 ел авыр булды»
«Узып баручы 2022 ел авыр булды», – дип башлады сүзен Президент.
Махсус хәрби операция бара. Илнең каршылыклары күп, республиканыкы да. Без – сәнәгый республика. Импорт буенча контактлар күп, комплектлаучылар буенча да. Бу схемалар катлаулыклар белән эшли, я бөтенләй эшләми. Шуңа яңа юнәлешләр, яңа поставщиклар кирәк. Бу вазгыятьтә үзебезгә өметләнергә тиеш. Икътисад эшләсен өчен, төгәл системалы эш булырга тиеш. Сәнәгать продукциясе, тулай төбәк продукт буенча да төшмибез, авыл хуҗалыгы буенча да яхшы нәтиҗәләр. Төп капиталга инвестицияләр буенча да бөтен параметрлар үтәлгән, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент илкүләм федераль программалар буенча да республикага зур ярдәм күрсәтелгәнен билгеләп узды.
Журналистлардан мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм, Яңа ел алдыннан балаларына бүләк форматлары турында сорады.
Күз алдына китерәсезме: Яңа ел, ә әти юк. Бездән реакция булырга тиеш. 1-4 сыйныфта укучы балалар өчен Кремльдә мәйдан ясадык. Беренче чиратта бу мәйданга мобилизацияләнүчеләрнең балаларын чакырдык. Анда осталык дәресләре, уеннар үткәрелде, бүләкләр бирдек. Анда башка беркемне дә кертмәдек. 5нче сыйныф һәм өлкәнрәк сыйныфтагы балаларны Республика чыршысына чакырдык. Без бу категориягә игътибар белән карыйбыз, – дип сөйләде ул.
Президент Татарстан районнарының башлыкларына, халыкка рәхмәт әйтте. Ул Яңа ел уңаеннан балалар өчен үткәрелгән чаралар турында сөйләде.
– Мобилизацияне оештыруда зур эш башкарылды. Идарә органнары алдында Россия Президенты куйган бурыч тора – мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренең ихтыяҗын үтәргә. Без мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә, балаларына ярдәм күрсәтү буенча карарлар кабул иттек. Мәктәпләрдә ашату, җәйге лагерьлар һәм башка чаралар. Бу – безнең бурыч, – диде ул.
Республика шефлыкка алган Лисичанскидагы (иск. – Луганск Халык Республикасы) бүгенге хәлләр турында да кызыксындылар.
Лисичанскида безнең вәкил бар. Зур эш башкарыла. Миндә булган мәгълүмат буенча, газ буенча мәсьәлә хәл ителгән диярлек, су һәм җылылык буенча сораулар хәл ителә. Адым саен алга барабыз, ярдәм итәбез. Иң мөһиме – фронт сызыгы якын булуга карамастан, кешеләр шәһәргә кайта, – диде Президент.
Ул Лисичанскига янгын сүндерү машиналары һәм башка техника җибәрелүен, социаль-мәдәни тармак объектларында ремонт баруын әйтте.
«Без ярдәмне дәвам итәчәкбез. Лисичанск өчен безнең республика җаваплы, без бурычыбызны үтибез, ил Президенты куйган бурыч үтәләчәк», – диде.
«Җәмигъ мәчете төзелеше киләсе елда башлана»
Быелгы иң зур чараларның берсе – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы булды.
Рөстәм Миңнеханов бу чараны киң яктырткан өчен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә рәхмәтен җиткерде.
Ислам кабул ителүенең 1100 еллыгы бәйрәме федераль дәрәҗәдә узды. Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәт бу проект өчен. Чаралар күп булды. Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән дустанә илләрдән партнерларны чакырырга яхшы сәбәп булды. 64 илдән вәкилләр килде, – диде ул.
Татарстан Президенты федераль үзәк ярдәменнән башка бу чараларны үткәреп булмавын искәртте.
Журналистларда Җәмигъ мәчете төзелешенә бәйле сорау булды: хәзер нинди эшләр башкарыла һәм төзелеш кайчан башлана?
Хәзер Казанда Җәмигъ мәчете проектын сайлау процессы бара. Ике вариант бар – заманчарак һәм классик. Якын арада барлык кирәкле карарлар кабул ителәчәк, киләсе елда төзелеш башланачак. Җәмигъ мәчете өчен яңа мәйданчык сайладык, ләкин анда әле ливневкалар белән бәйле инженер эшләрен уздыру кирәк. Бу эшне башладык инде. Проектка килгәндә, без ике вариант арасыннан сайлыйбыз – заманчарак һәм классик. Ялгышырга ярамый. Якын арада карар кабул ителәчәк. Сайлау алай җиңел түгел. Киләсе елда төзелеш башланачак, – диде Президент.
Ул Җәмигъ мәчетенең эскиз проекты буенча бәйгегә 40тан артык эш тәкъдим ителгәнен искәртте.
«Мәктәптә форма кирәк, балалар бер-берсеннән аерылырга тиеш түгел»
Видеоэлемтә аша Казанның 18нче татар гимназиясе укучылары кушылды. Гимназия укучылары өчен бердәм форма каралган. Укучылар Президентка сорау да бирде, ул мәктәптә укыган вакытта нинди форма булган?
Без укыганда да форма бар иде, гади, уңайлы иде, яратып кия идек. Форма, әлбәттә, кирәк. Балалар аерылырга тиеш түгел, бөтенесе бертигез булырга тиеш. Кемдер кыйммәтле кием киеп барырга тиеш түгел. Күп мәктәпләрдә матур формалар хәзер. Форманы булдыру кирәк, аның белән йөрү дөрес дип саныйм, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук мәктәптә, балалар бакчаларында патриотик тәрбия буенча эш алып барылырга тиеш булуын ассызыклады.
Балалар бакчасында ук патриотларны тәрбияләргә кирәк. Безнең шәһәр, торак пункты, республика һәм, иң мөһиме – ил патриотларын. Уйлап карагыз: өлешчә мобилизация игълан ителгәч, 100 мең «айтишник» китте (иск. – илдән). Бу нинди хәл? Алар нинди патриотлар? Бәлки, алар медалист, отличник булгандыр, әмма йөрәгендә юк икән, кайсы җирдә булуы барыбер икән, бу – дөрес түгел. Без ватанның патриотлары булырга тиешбез. Гимн, флаг, башка чаралар баланы формалаштыра, – диде ул.
Аның фикеренчә, бу өлкәдә Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәте файдалы булырга тиеш. Бу 30 ел элек юкка чыккан пионериягә альтернатива була ала.
«Бик зур эшләр башкарылса да, без әле цифрлаштыру юлның башында гына»
Цифрлы технологияләргә корылган бинада утыргач, бу теманы да читләтеп узмадык. «Бик зур эшләр башкарылса да, без әле бу юлның башында гына», – ди Президент.
«Бу эштә иң мөһиме акча гына түгел, ә кешеләр. Программалар ясый белә торган белгечләрне әзерләргә кирәк. Цифрлаштыру буенча безнең барлык тармакларда да программалар бар. Алар бик зур финанслар таләп итә, ә иң мөһиме – кеше ресурсларын», – диде ул.
Ул шулай ук, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә дә цифрлаштыру актив кулланылырга тиеш, дигән фикердә. Очрашу барышында тагын бер онлайн чара булды: Питрәч районы Көек авылында яңа амбулатория ачылды.
«Объект әзер», – диде сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков. Амбулатория «Сәламәтлек саклауның беренчел звеноны модернизацияләү» программасы буенча төзелгән.
«Амбулатория профессионаллар белән тулыландырылган булырга тиеш. Медицина учреждениеләре цифрлы технологияләрнең мөмкинлекләрен кулланырга тиеш», – диде Президент.
Амбулатория мөдире Президентка рәхмәт сүзләрен әйтте. «Халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Без халыкка медицина ярдәме күрсәтергә әзер», – диде ул.
«Хәерле сәгатьтә матур итеп эшләргә насыйп булсын!» – дип теләде Рөстәм Миңнеханов
Сабан туеның эчтәлеген баету буенча эш алып барыла.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итүенчә, Сабан туеның эчтәлеген баету буенча Мәдәният министрлыгы эш алып барган.
«Быел Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе белән берлектә, Сабантуйны тарихи һәм фәнни яктан оештыру буенча эш алып барды», – диде Президент, «Интертат» соравына җавап итеп.
«Сез Татарстан Сабан туен милли традицияләргә туры китереп уздыру кирәклеге турында әйттегез, соңгы елларда ул спорт бәйрәменә әйләнеп бара, дидегез. Бу юнәлештә нинди эшләр алып барыла? Быелгы Сабан туйларында миллилеккә килү юнәлешендә нинди дә булса үзгәрешләр булачакмы?» – дигән сорау биргән идек.
«Сез дөрес әйтәсез – бу спорт бәйрәме генә булырга тиеш түгел. Традицияләрне саклау, мәдәни байлыкны күрсәтү өчен оештырырга кирәк», – дип җавап кайтарды Президент.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Сабан туе – татар халкының төп милли бәйрәме, аның яшәү рәвешенең бер өлеше булып тора.
«Бүгенге көндә Сабан туе 35 чит илдә һәм Россиянең 56 төбәгендә уздырыла. Әлеге милли бәйрәмнең гасырлардан гасырларга күчкән үзенчәлекләре бар. Әмма бүген Сабантуй үзгәрде. Күңел ачу бәйрәменә әйләнде. Үзенең нигезен югалта башлады», – диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов быел җәй Якутиядә, саха халкының Ысыах милли бәйрәмендә катнашуын искә төшерде. «Якутиядә Татарстан Республикасы Көннәре узды. Безне Ысыах милли бәйрәменә чакырдылар. Бик күркәм, үзенчәлекле, эчтәлекле бәйрәм. Алар барлык гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклап калганнар. Без бик матур тәэсирләр алдык. Алардан үрнәк алырга кирәк», – диде ул.
«Бүген үсешкә баруыбыз мөһим, әмма милли үзенчәлекләрне саклап калырга тиешбез»
Президент указы буенча «2023 ел – Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» дип игълан ителгән иде. «Ни өчен шундый карар булды?» – дип кызыксындык. Шунда ук Президент: «Сез каршымы?» – дип сорады. «Юк, без только «за», – дигән җавап булганнан соң, Рөстәм Миңнеханов үз фикерен әйтте.
«Карарлар минем теләк кенә түгел. Без киңәшләшәбез, фикер алышабыз. Безнең өчен бүген нәрсә мөһим? Бүген безнең үсешкә баруыбыз мөһим, әмма үзебезнең милли үзенчәлекләрне саклап калырга тиешбез», – диде ул.
Ул Саха (Якутия) республикасының 100 еллыгында булуын искә алды. Анда милли үзенчәлекләргә зур игътибар бирелүен ассызыклады. «Бездә башкача, бу – бик әйбәт түгел», – диде ул.
Соңыннан Президент Дәүләт бүләкләрен тапшырды.