Рөстәм Галиуллин Мәскәүдә 800 кг китап саткан - үтеп барышлый килеп чыккан әңгәмә
Татарстан китап нәшрияты Мәскәү китап ярминкәсендә бер тоннага якын китап сатып кайткан. Ни өчен тонналап саный дип көләргә яки сүгәргә ашыкмагыз: нәшрият китап төргәкләрен килолап озата да данәләп сата. Бер тоннага якын китап алып барып, бөтенесе диярлек сатылган икән, шәп бит инде. «Интертат»ка йомыш белән генә сугылып чыккан Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллинны туктатып, кемнәр сатылуы һәм сатылмавы (гафу, сатылу-сатылмау дигәндә авторның китабы сатылуы турында сүз бара. Авт.) һәм, әлбәттә, ярминкәләр, яңа китап сату нокталары турында сөйләштек.
Рөстәм Галиуллин: Тинчурин театрында китап сату ноктасын театр стиленә туры китереп ясыйбыз, алар анда үзләре дә сувенир продукциясе сатачак. Камал театры да үз сату нокталарын ачачак һәм анда безнең китаплар сатылачак. Безнекеләр Чаллыда әле. Анда да театрда китап сату ноктасы ясап булмасмы дим. Мин театрларга зур өмет баглыйм, чөнки татар театрга йөри.
Ә башка шәһәрләрдә?
Әлегә боларын эшләтеп җибәрик. Баумандагы китап кибетендә да сәүдә әйбәт кенә бара.
Әле бит Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта китап фестиваль-ярминкәләрендә йөреп кайттыгыз – карап йөрдегезме, сатыпмы дигәндәй?
Әйе, Мәскәүдә дә, Питерда да, Уфада да йөреп кайттык. Мәскәүдә китап фестивалендә өч чара ясадык, безнең чатырлар кайнап торды. Мәскәүгә 800 кило китап алып барган идек, 2 көндә сатып бетердек.
Рөстәм Галиуллин китапны килолап саный дисеннәр әле – башисемгә чыгарырлык.
Без бит аны йөк ташу белән шөгыльләнгән оешмалар аша («грузовые перевозки») озатабыз һәм авырлыктан чыгып түлибез.
Арасында татар китабы күп идеме?
Яртысы тәгаен татар китабы иде, күбрәк булмаса. Уфада 80-90 проценты татар китабы иде - барысы да сатылды. 1-2 тартма гына сатылмый калгандыр. Алынмый торган китаплар бар инде – сер түгел.
Нигездә шигырь китапларымы?
Әйе. Санкт-Петербургта да татарча китаплар бик күп сатылды – анда татарлар китап ала икән. Фатих Әмирханның 6 томлыкларын да алып бетерделәр. Анысын Уфада да яхшы алдылар. Мин нинди китаплар яхшы сатылуын күреп, үземә ачышлар ясап кайттым.
Нинди китаплар кирәк булып чыкты?
Төрле темалардагы татар тарихы: Иске татар бистәсе, Яңа татар бистәсе, Казан ханлыгы, Алтын Урда чоры... Тарихи документаль әдәбият бик кызыклы икән. «Партап» кебек уеннар беренче көнне үк сатылып бетә иде. Тукай китапларын әйтеп тә тормыйм. Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай китап-альбомнарының күп сатыласына зур өмет багламаган идем – әйбәт сатылды. «Татар ашлары», «Татар мәзәкләре», «Татар мәкальләре» кебек татар белән бәйле китаплар яхшы алына. Авторына карап, проза да сатыла... Зифа Кадыйрова китаплары да безнең аша сатыла – чөнки без партнерлык буенча башка җирдә басылган китапларга да ачык. Әлбәттә, башта ул китапларны карап чыгабыз инде.
Әлеге дә баягы балалар китабы сатыладыр инде.
Балалар китаплары әйбәт китә. Рәсемле китаплар кирәк. Китапны бала йә үзе килеп сайлый, йә әби-бабасы килеп ала. Тукайның «Исемдә калганнар»ын чыгарган идек – сатылып бетте, яңадан чыгармыйча булмый. Тукай китапларына ихтыяҗ бик зур. Без хәзер Тукай китапларын Кырлайда да сата башладык – җибәргән китапларыбыз искиткеч яхшы сатыла. Татарчасын да, русчасын да туристлар яхшы ала.
Мин ярминкәләрдән балалар өчен төрле кызыклы формаларда чыгарылган бик күп китаплар җыеп кайттым – өстәлем тулы. Хәзер шуларны өйрәнәм.
Кайсы авторларның китаплары сатылмыйча кайтканын әйтмисең инде...
Ярар инде. Бәлки, алар бездә сатылыр.
Шигырь китаплары алынмый, дисең. Ә нәрсә эшләргә?
Шагыйрьләр үзләре укыганда тәэсирле инде ул китаплар.
Димәк, шагыйрьләр үзләре селкенсеннәр бераз – китап чыгарып аны сату эшен Рөстәм өстенә асып, тыныч кына ятмасыннар.
Күп әйбер авторның үзеннән тора. Үзебез яктан без дә тырышабыз инде, ләкин ул гына җитми. Авторның активлыгы бик мөһим. Шагыйрь шигырь кичәләре ясаса, шунда ук китабы да сатылыр иде. Язучы үзе булганда китабы әйбәтрәк сатыла инде. Китап ярминкәләрендә карап торам - Водолазкин кебек язучылардан автограф алырга километрлы чиратлар тезелгән иде. Мин анда йөреп әллә ничә китап сатып алганымны сизми дә калдым.
Санкт-Петербургка Ркаил Зәйдулла, Лилия Гыйбадуллиналар белән бардык – анда китаплар бик яхшы сатылды.
Кара әле, идея - язучылар кайбер көннәрдә Бауман урамындагы китап кибетендә утырып торсалар да ярый инде. Кергән кеше белән аралашсыннар, бәлки, аларны күрү өчен килүчеләр дә булыр.
Алай да була. Алсу Исмәгыйлева һәм Лилия Гыйбадуллина шулай утырдылар. Алардан соң башкалар да теләк белдерер дип уйлаган идем. Үземнең беркатлылыгым белән уйлаган идем дә, чират тезелмәде.
Тагын нинди планнар?
Фестиваль-форум уздырасы килә.
«Татар китабы» конкурсыннан тышмы?
Әйе. «Татар китабы» бара ул, районнарда йөрдек – халык бик сусаган.
Бөтен районны йөреп чыктыгызмыни?
Әлегә 12 районда булдык. Бу эшне дәвам итәргә кирәк. «Яңа исем» проекты буенча эшлибез бит – шуңа да бик күп әсәрләр биреп җибәрәләр.
Ә фестиваль дигәнең ничегрәк?
Гадәти китап ярминкәсе итәсе килми. Алар башка җирләрдә дә күп. Минем ярминкәдән тыш уку-укыту семинары эшлисе килә. Полиграфия буенча, нейрочелтәрләр белән эшләү буенча, рәссамнар, верстка ясаучылар өчен белгечләр чакырып була мәсәлән. Татар халкы һәрвакыт белем алуга омтылыш белән аерылып торган. Безгә шул укулар җитми. Мәскәүдә нәширләр катнашкан бер утырышка эләктем, әле чыгыш та ясадым, башкаларны да тыңладым. Проблемалар турында сөйләшү һәм алдагы юнәлешләрне билгеләү кызык. Кайберәүләр ясалма фәһем юнәлешендә киткән – халык андыйны алмый...
Әлбәттә инде, андый рәсем кемгә кызык булсын?!
«Мөгез ясап» нейрочелтәр язган әсәрләрдән китаплар чыгаручылар да бар... кешегә ул кирәкми. Нейрочелтәрне кайда ничек кулланып буласын дөрес аңларга кирәк.
Алмаз Гыймадиев һәм Алсу Исмәгыйлева белән интервьюларны укыдыңмы? Аларда синең исемең яңгырый.
Юк әле, өлгермәдем, бу арада гел юлда идем. Мине сүккән булсалар тиз ишетелер иде, сүкмәгәннәрдер.
Рөстәм Галиуллин белән үтеп барышлый ясалган «җәһәт интервью» ничек көтмәгәндә башланды, шулай тукталды да – һәркем үз эшенә ашыкты.