news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу Исмәгыйлева: «Хыяллар белән эшләүне профессиональ дәрәҗәгә җиткерергә кирәк»

Билгеле журналист, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиа-директоры Алсу Исмәгыйлевадан интервью алу теләгем күптән бар иде. Аның хаҗга барып кайтуы инфосәбәп һәм этәргеч булса да, ике журналист очрашканда хаҗ турында гына сөйләшмәдек, әлбәттә.

news_top
Алсу Исмәгыйлева: «Хыяллар белән эшләүне профессиональ дәрәҗәгә җиткерергә кирәк»
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Алсу, син хаҗда вакытта монда зур югалту булды: иң яхшы журналистларыбызның берсе булган Радик Сабиров китеп барды. Сүзебезне аны искә алудан башлыйк әле, аңа җәннәтләр теләп догалар да кылгансыңдыр.

Ул хәбәр килгәндә без хаҗ гамәлләрен үтәп Мәккә шәһәренә кайткан идек инде. Хаҗда вакытта мин социаль челтәрләрне карап бармадым, сайтларны да ачмадым. Бу көнне Аллаһ кушыпмы, бер социаль челтәрне ачуга Радикның фотосы күренде - туган көнедер, ниндидер башка сәбәптер, ләкин вафаттыр дигән уй башыма да килмәде. Икенче постта аклы-каралы фотосы чыккач йөрәк жу итеп китте. Әйе, догалар кылдым, төркемдәшләргә дә әйттем, аны күбесе ишетеп йә укып белә булып чыкты - Мәккә җирендә аңа дога кылучылар күп булды.

Без - дөньялык белән яшәгән адәм балалары Радик турында «үлгәнче эшләде» дидек. Син нинди сүзләр белән бәяләр идең дә, нинди нәтиҗәләр чыгарыр идең?

Без нәтиҗәләр ясый алмыйбыз. Без хәтта бу темага сөйләшергә дә тиеш түгелбездер. Ләкин сорагансың икән, уйланыйк. Безне Аллаһы Тәгалә бу дөньяга китерә, Аллаһы Тәгалә бу дөньядан ала, моңа без хуҗа түгел – язмышлар язылган. Радик, минем уйлавымча, кирәгеннән артык эшләгәндер. Ләкин бит шулай эшләп тә кемдер озак яшәргә дә мөмкин, кемдер эшләмичә йөреп тә иртә үлеп китәргә мөмкин - бу сәбәп була алмый.

Радикның эшкә мөнәсәбәтенә килгәндә, бик фидакарь булды. Без инде эшенә карата әҗеренең дә, ягъни, түләвенең дә азрак булганын аңлыйбыз. Әмма ул милләте, халкы өчен каһарманнарча эшләде. Ләкин үлеме белән эшен берничек тә тәңгәлләштерәсе килми. Аның турында «Милләте өчен фидакарьләрчә эшләде» дип кенә әйтәсе килә.

Бер генә искәртү: саулыгыбыз Аллаһтан бирелгән әманәт, без аны сакларга тиеш, сәламәтлегебезгә карата игътибарлырак булырга тиеш.

Синең дингә килүең, дөресрәге, яулык ябуың, минем өчен көтелмәгәнрәк булды, үзең өчен бәлки алай булмагандыр. Моның башы кайдан булды да, соңгы тамчысы нинди булды?

Үзем өчен дә көтелмәгән, дисәм... без бит инде татарлар барыбыз да диндә кебек, динне тотсак-тотмасак та үзебезне мөселман дип тоябыз. Хәлдән килгән кадәр уразабызны тотабыз, бисмиллабызны әйтәбез – болар безнең этник гадәтләргә бәйле күренеш...

Мәдәни кодтадыр инде ул.

Әйе, мәдәни кодка кертелгән. Намазга басуым көтмәгәндә булды, чөнки гаиләдә көтелмәгән вакыйгалар булды. Бәхетле булып яшисең-яшисең дә, гел шулай булыр кебек. Әнигә кинәт кенә инсульт булды, әни больницада ятканда әти авырып китте, әни чыкканда ул реанимациядә иде инде. Берничә көннән әти үлеп китте, әни аның белән күрешә дә алмый калды. Әтинең вафатыннан соң мин аны да югалттым, әни дә... югалттым диясем килми, ләкин бөтен нәрсә үзгәрде, әни инсульттан соң элеккечә түгел, ул зәгыйфь. Намазга мин әтигә җәннәт сорау өчен бастым – бу төп максатым иде. Сөйләргә дә авыр... Намазны кирәк диеп кенә укый башладым, мин аның тәмен дә белми идем. Өйрәнеп җиткәнче, күңелең белән тоя башлаганчы, сүзләрен төгәл белгәнче, автомат рәвештә генә башкарылгандыр, ләкин чын күңелдән укыдым. Ә аңлый башлагач, Аллаһның миңа җавап биргәнен тоя башлагач, намазларны сагынып көтеп алам, яратып укыйм – бу минем көнгә биш тапкыр Аллаһ белән очрашуым. Яулыкка килгәндә... диннең биш баганасын беләбез һәм аның берсе – хаҗ. Яулыктан алда хаҗ турында уйлана башладым. Ни өчен хаҗ? Мин сәяхәтләргә бик күп йөрим – берсеннән кайтам, икенчесенә чыгып китәм – алар арзан түгел. Сәяхәтләрдә моңа тотасы акчамны хаҗга тотарга тиешмен дигән уй килә башлады. Соңгылар инде оялулы сәяхәтләр иде...

Гафу, ул сәяхәтләр эшнең бер кисәге түгелме?

Эшнең бер кисәге – әйе. Ләкин мин үземә хаҗ фарыз икәнен белә идем. Әгәр дә кешенең матди һәм физик яктан хаҗга бару мөмкинлеге бар икән, ул фарыз. Аны үзеңә «отсрочка» биреп картлыкка кадәр сузарга була иде, ләкин ул барыбер өстә торган бурыч. Чөнки кешенең хисабында кайчан да булса хаҗлык акча булган икән, ул инде фарыз дигән сүз. Әлбәттә, ул артык акча түгел иде, акчаны дөнья малына җыясың. Мин яңа машинага җыя идем, чөнки машина белән зур юлларга чыгып китәм, километраж бик зур, шуңа аны алыштырырга кирәк. Иремә дә машинасын алыштырырга кирәк иде. Без шул акчаны хаҗга тоттык. Ул бер секундта уйланган карар булды. Бу - 1 миллион 200 мең сум. Мин хаҗга баруын кичектереп килгән кешеләрне дә аңлыйм. Чөнки шул вакытта кирәклерәк әйберләр бар кебек: дөньялык белән яшибез бит...

Туктале, Алсу, дөньялыкны син матди байлыкка гына кайтарып калдырма әле. Ике балаңны укытасың бар – бу да дөньялык, бер караганда, әмма бала да Аллаһның әманәте.

Анысын да уйлыйсың. Ләкин бит инде мин дин юлында булгач, белем туплыйм. Мин һәрнәрсәнең Аллаһтан икәнен аңлыйм, көн саен шуңа инанам. Балаларның да үз ризыгы белән туганын аңлыйм. Шулай итеп без бер секундта хәл иттек тә, түләдек. Хәзер иң кызыгын әйтәм – хаҗга акчаны октябрьдә түләдек, ә мартта Аллаһ безнең гаиләгә уйламаган-көтмәгән җирдән ике яңа машина бирде. Мөхәммәт пәйгамбәрнең (саләллаху галәйһи вә сәллам): «Аллаһ хаҗга тоткан чыгымнарыңны кайтармыйча сине бу дөньядан җибәрми», - дигән хәдисе бар. Безгә ул хаҗга киткәнче үк кире кайтты: бу каяндыр төшкән акча түгел, хезмәт белән килде - эшләр әйбәт барды. Коръәндә дә бар: Аллаһ биргән акчаны Аллаһ юлында тотыгыз, диелгән. Һәркемгә насыйп булсын! Бу инде кешенең карарыннан гына тора: мин дөрес карар кабул иттек дип уйлыйм. Ә яулык хаҗга юллама алганнан соң бәйләнде: Аллаһ ризалыгы өчен мин яулык бәйләргә тиеш дигән карарга килдем. Анысына күптән әзер булганмын икән, яулык бәйләүгә үк үземне гомер буе яулыктан йөргән кебек хис иттем.

Ә Аяз? Ул сиңа иптәш булып чыгып киттеме?

Әйе, ул миңа махрам булып кына барган иде. Чөнки хатын-кызга юлда үзе генә йөрергә ярамый, махрам белән йөрергә кирәк. Минем башка чарам юк: я ирем, я улым. Улым укый... соңыннан гына белдем, аның да барасы килгән икән. Аязга беренче әйткәндә ул югалып калды, ләкин минем белән барырга булды. Ә хаҗдан ул үзгәреп кайтты. Аның өчен иң куркынычы - ихрамнан чыкканда чәчен алдыру, ул аңа риза түгел иде, ләкин бу иң җиңеле булып чыкты. Без, хаҗ гамәлләрен үтәүдән тыш, берничә тапкыр ихрамга кереп, гомрә кылдык. Ул мәрхүм әтисе өчен дә, исән әнисе өчен дә гомрә кылып кайтты. Аллаһ аның юлларын шулай ачты.

Аязның үзгәрү процессы күз алдыңда бара алайса? Дәгъвәт тә синнәнме?

Әйе. Үзгәрү процессын күрәм. Мин аңа басым ясарга куркам, Аллаһка ул эшне тапшырдым. Хаҗда хәзрәтләр белән бер бүлмәгә эләкте, алар да белем биргән, җитәкче хәзрәтебез дә яхшы иде – булышты. Аллаһ юлын ачып тора. Кайбер әйберләрне миннән дә сорый.

Намазга баскан, яулыгын япкан кеше дини белем ала башлый. Синең юлың кая таба – Мөхәммәдияме, Россия ислам институтымы?

Ислам институтына укырга керергә ниятлим. Бер эшмәкәр ханым күндерде. Ул кешеләрне дини белем алырга күндерү миссиясен өстенә алган. Хәзерге вакытта имтиханнарга әзерләнәм.

Кем булып чыга инде аннан соң безнең Алсу ханым?

Кем булып чыгасымны белмим, һөнәр алу өчен кермим, белем алу өчен керәм. Абыстай буламдыр инде.

Алсу, хаҗ кылу, хаҗия булу дөньялыкта ниндидер миссия йөклиме?

Миссия тоям, ләкин басым ясарга куркам. Минем белгәннәремне җиткерәсем, кайвакытта вәгазьләр дә укыйсым килә, бәргәләнгән, киеренкелектә яшәгән кешеләрне күрсәм: «Намазга бас», - диясем килә, «Сине шул коткарачак», - дип тә әйтәсем килә. Җае чыкканда кемнәргәдер әйтәм, ләкин басым ясарга куркам. Дини белемем дә юк, минем хакым бармы вәгазь сөйләргә, дигән сорау киртә булып та тора. Сораган кешеләргә, әлбәттә, белгәннәремне сөйлим.

Шундый сорау: яулык япкач безнең ише «чәчбиләргә» карата мөнәсәбәт үзгәрдеме?

Юк. Минем өчен кешеләр үзгәрмәде. Кеше үзе рухи киеренкелеге турында әйтә икән, шул вакытта гына киңәш бирә алам. Кешене динлелегенә карап сортларга аеру турында уйлаганым да юк. Андый карашны ямьсез күренеш дип саныйм. Басым ясап кешене дингә кертеп булмый. Аллаһка тапшырырга кирәк – Ул Үзе йөртә, Үзе кертә, кирәкле моментта каршыга кирәкле кешеләрне чыгара. Мин басым ясап дингә кергән кеше түгел, югыйсә миңа да әйтүчеләр булды, ул ачуны да китерә иде.

Хаҗга бик күп әманәтләр алып бардың, соңыннан да аккаунтыңа: «Теләкләр языгыз» дип язган идең. Күпме әманәт алып бардың?

Кеше хаҗга баручыдан дога кылуын сорый икән, бу сораган кеше өчен дә, ул әманәтне хаҗга алып барган кеше өчен дә савап. Мин бик күп әманәтләр алып бардым һәм Гәрафә тавында һәрберсен Аллаһтан сорый алдым.

Күпме иде соң ул?

Без 3-4 сәгать дога кылганбыздыр, шул вакытта бертуктаусыз укыдым. Кайбер әманәтләр елатты да. Бик киеренке халәттә буласың анда, Аллаһка бик якын торасың. Мин ул теләкләрнең һәрберсе кабул булсын иде дип телим.

Кешеләр күбрәк нәрсә тели?

Кешеләр матди әйбер теләми, кешеләр сәламәтлек телиләр, сәламәт бала телиләр, бәхет телиләр.

Үз теләкләрең нинди иде дип сорамыйм инде. Күп идеме алар?

Бик күп теләк белән бардым. Әлбәттә, әзерләндем. Мин теләкләр өчен аерым дәфтәр дә ясадым, үзем өчен аерым канал да булдырдым – бөтенесен Гарәфә тавында укыдым. Теләк теләргә уйласаң, бер лайфхак сиңа: Аллаһның 99 исеме бар, һәрбер исеме белән теләкләр теләсәң, күп теләк килеп чыга. Бу Аллаһның һәр сыйфатын барлап чыгасың дигән сүз: рәхимле Аллаһтан нәрсә сорар идең, мәсәлән.

Хаҗда дуслар табыламы? Әллә һәр кешенең үз дөньясымы?

Хаҗны бергә кылган кешеләр дус кына да түгел, туганыңа әйләнә. Анда кеше белән кеше арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлатып булмый, ул гади тормыштагы мөнәсәбәтләр түгел. Анда шулкадәр күңелең ачыла, Аллаһ алдында күңелең шәрә калган кебек. Шундый шартларга эләгәсең – кешелек сыйфатларың да, кешелексезлек сыйфатларың да ачыла. Андагы кешеләр сине маскасыз күрә. Аңлыйсыңмы? Кеше дистәләрчә еллар маска киеп йөрергә һәм башкалар аның чын йөзен белмәскә дә мөмкин...

Гафу, ә кирәкме аның чын йөзе миңа? Бәлки, маскасы яхшырактыр...

Бәлки. Хаҗда кеше алдына чын йөзең белән килеп басасың, Аллаһы Тәгалә сине шундый шартларга кертә. Бөтен кешенең дә хаҗы кабул булсын дип кенә телисең. Андагы кеше белән кеше мөнәсәбәте мондагы... «Андагы, мондагы» дип ике дөнья турында сөйләшкән кебек. Бу, чыннан да, ике планета кебек – аны аңлатып та булмый, сүзләремә болай гына ышан.

Андагы дөньядан бу гөнаһлы дөньяга кайтып төштең. Авырмы?

Авыр. Нык авыр. Депрессия башланмаса ярый дип тә борчылдым.

Нәрсәдән ул авырлык – формалаштыра аласыңмы? Кешеләр аркасындамы?

Кешеләрдән түгел, бу дөньяда мәшәкать күп, «суета» дибез, дөнья ыгы-зыгысы... кирәкмәгән маскалар... кирәкмәгән статуслар... ясалмалылык бик күп. Анда ясалмаланырга, маска кияргә ихтыяҗ юк. Күз алдына китерәсеңме?

Китерәм. Ләкин мин моны гөнаһлы, ыгы-зыгылы дөнья кешесе күзлегеннән болайрак аңлыйм. Син 1 миллион 200 мең сумыңны түләп юллама алгансың да, үзеңне һәм иреңне Аллаһ юлына алып баручы командага тапшыргансың. Ә монда инде 1 миллион 200 мең сумы түләнмәгән кешеләр арасына кайттың – син дә алар белән ыгы-зыгы килеп ашау, улыңа-кызыңа акча җибәрү, әниеңнең хәл-әхвәле турында уйларга тиешсең... Андый мәшәкате булмаса, кеше җәннәттәге кебек яшәр иде, бәлки, ул аптыраганнан маскасын киядер... Кими кара...

Без тормышыбыз әйбәт барсын өчен бөтен сәбәпләрне дә кылырга тиешбез. Эшкә йөрсәк, эшебезне намуслы башкарырга тиешбез...

Без монда кешеләргә бәйле...

Мин хәзер үземне кешеләргә бәйле итеп тоймыйм. Мин бит инде ул трансформацияне үткән. Мин сине дә аңлыйм: син элеккеге мин кебек сөйлисең. Ә мин хәзерге Алсу булып сөйлим. Мин тормышым яхшы булсын өчен бөтен сәбәпләрне кылам, ләкин нәтиҗәне мин Аллаһтан көтәм. Ул йә бирә, йә юк. Без бит эшлим-эшлим нәтиҗәсе юк, җитәкче акчаны арттырмый, кешеләр хөрмәт күрсәтми, дип уйлап, үзебезне бимазалыйбыз...

Бимазаланмас өчен Алсудан лайфхак бармы?

Аллаһка тапшырырга. Без үзебезгә тиешлесен максималь рәвештә эшлибез. Хәтерлисеңме, шушы көннәрдә гаиләсе зур хәсрәт кичергән коллегабыз Гөлнур Сафиуллина беркөнне шушы кабинетта нинди сүз әйтте: «Гомер буе журналист булуымның әҗерен күрдем», - диде. Гаиләсенә хәсрәт килгәч, гомере буе намуслы эшләгәненең нәтиҗәсен күргән – кешеләр акча җыярга булышкан. Әҗерен аңа Аллаһ кына бирә. Ә без кешеләрдән көтеп, ала алмагач үпкәләп йөрибез. Ә бит кешеләр көчсез – ташлап китәргә, вәгъдәсен үтәмәскә мөмкин. «Аллаһым, мине кешеләргә бәйле итмә, үзеңә генә бәйле ит», - дигән дога да бар. Мин ул доганы көн саен кылам. Кешеләргә бәйле булырга язмасын! Әҗер-савапларын алыр өчен, бәрәкәтне арттыру өчен, малымны арттыру, хөрмәт казану өчен миңа нәрсә эшләргә дип Аллаһтан сорарга кирәк. Нәтиҗә – Аллаһтан...

Аз түли дип җитәкчене сүгеп йөрмәскә дисеңме?

Юк, әлбәттә. Менә минем журналистикам бар, бизнес барлыкка килде. Бу бизнеста мин зур уңышка ирештем, шул исәптән, матди яктан. Мин бу акчаларны гомерем буе тырышып журналистикада эшләвемнең әҗере дип саныйм. Минем нинди тырыш икәнемне, эшемә булган мөнәсәбәтемне Аллаһы Тәгалә күргән. Мин бервакытта да җитәкче ризалыгы өчен дип эшләмәдем, журналистикада милләт өчен дип эшлим. Ничек кенә сәер яңгырамасын, бу шулай. Мин моны чын күңелемнән әйтәм. Аллаһ Тәгалә шуны күреп, нәтиҗәсен бирә. Без бит кайчакта сау-сәламәт балаларыбыз, матур гаиләбез булып та үзебезне бәхетсез тоярга, иллюзиядәге кайбер әйберләр булмаганга кара көенеп йөрергә мөмкинбез. Булганын күрә башлагач, Аллаһ тагын да арттыра.

Бизнес дидең, сорыйм әле. Челтәрле бизнесның корылышында алдау юкмы – бу темага төрле фикер бар, ачыклап китик әле.

Сорауны аңладым. Челтәрле бизнесны башлаганчы аны өйрәндем, барысын да белештем – мин бит инде надан кеше түгел, Аллаһ тарафыннан тыелган гамәл башламас идем. Үзем ул вакытта диндә булмасам да, командамда көчле мөселман кызлары да бар иде, хәзрәтләр белән дә киңәшләштек. Мин хәзер бөтен челтәрле бизнес һәм бөтен компанияләр өчен әйтмим...

Алай әйтә алмыйсың, әлбәттә.

Ни өчен башкалар өчен әйтә алмаганны да аңлатам – безнең компаниядә машина өләшү юк, башкаларда ул кредит хисабына башкарыла. Кредит исламда тыелган, шуңа бездә ул юк. Бездә хезмәт хакын түләү системасында да гөнаһ юк – тикшерттек. Продукциянең ниндилеге дә минем өчен әһәмиятле иде – аңа 100 процент хәләл сертификаты бар. Компаниягә нигез салучыларны да нык тикшердем: аңа төрек мөселман кардәшебез нигез салган, эшне балалары, оныклары дәвам итә. Улының хатыны яулыклы мөслимә – андый детальләргә игътибар итәм. Безнең компаниядә алдау юк дип тәгаен әйтә алам: дини оешмалардан язмача җавап та алынган.

Ягъни, челтәрле бизнестагыларның «Компания машина бирде» дип сөйләүләре кредит машинамыни?

Әйе. Алар аннан баш тартырга тиеш иде. Минем машинам да кредитсыз алынган. Аллаһтан юлын ач дип сорасаң, юлын ача.

Үзең белән бергә бизнеста эшли алырдай кешеләрне алдан таныйсыңмы?

Юк. Чөнки килүчеләрнең 80 проценты «миннән булмас» дип килә һәм шуның 60 проценты эшләп китә. Алар үзләрендә яңа сыйфатлар ача. Эшләп карамаган килеш үзебездәге сыйфатларны каян белик.

Эшең социаль челтәрләр белән бәйле, ә алар соңгы елларда бик нәзберек... үзең аңлыйсың инде. Шулардан туеп, ташлыйм дип, елаган чаклар булдымы?

Ташлыйм дип еларлык авыр чаклар булмады, кыенлыклар булды, ләкин үтәчәген белдем. Компания 75 ел эшли, ул вакытта нинди генә кризислар булмагандыр, ләкин, шөкер, эшләрен дәвам иткәннәр. Кыенлыклар булса да, бер соцчелтәр тукталып калса, икенчесе бар – тиз арада яңасында эшли башларга кирәк.

Әйдә, журналистика белән чагыштырыйк. Кайбер кеше газета-журналның укучысы кимегәнгә борчыла, ләкин бит бу заманага карап шулай булды һәм бездән тормый. Газета беткәнгә карап журналистика бетә дип уйлый торган түгел. Үзеңә: «Элек матбугатка язылган халык кайда соң?» - дигән сорауны биреп, шул ук халыкны интернетта барлап, үз укучыңны шунда тупласаң, андый уйларың булмас иде. Форма үзгәрә, гел үзгәреп тора.

Шул ук челтәрле бизнесны алсак, туксанынчы елларда мин аңа якын да килмәс идем. Хәтерлисеңме, кешеләргә бәйләнеп товар тәкъдим итеп йөрүчеләрне? Капчык күтәреп оешмаларга да килеп керәләр иде. Хәзер бит аның формасы бөтенләй башка. Журналистикада да шул – искелекне сагынып, елап, аның дәвам итмәгәненә борчылып утырасың икән, ул бетәчәк, чөнки синең аны үзгәртерлек авторитетың юк. Үзең дә шуның белән бетәргә мөмкинсең.

Алсу, синең күпме вакытка планың бар? Әллә бүгенге дөньяда план кору, гомумән, булмастай әйберме?

План түгел, максатлар, хыяллардыр ул. Мин бик хыялый кеше һәм кеше хыялланырга тиеш, дигән фикер белән яшим. Хыяллануны профессиональ дәрәҗәгә җиткерергә кирәк дип саныйм. Хыялларга бик игътибар бирәм: минем «Хыяллар дәфтәре»м бар – мин аларны язам, барлап торам. Әйтик, космоска очарга хыялланам икән – язып куям. Чөнки Аллаһның нәрсә бирәсен беркем белми. Хыялларыңны Аллаһы Тәгаләгә җиткерергә тиешбез.

Аларның бөтенесе үтәлмидер дә. Соңыннан укып карагач аларның кайберләренең актуаль булмавы күренәме, яки бөтенләй көлке булып тоеламы?

Көлке булганын белмим, әмма «бу хәзер кызык түгел инде» дигәннәре бар.

Кайчаннан башланды бу «Хыял дәфтәре»?

2014 елдан бирле хыяллар язам һәм тормышымдагы уңай үзгәрешләр дә шул вакытлардан башланды.

Күпме проценты үтәлде?

Үтәлмәстәйләре үтәлде – беләсеңме, Рузилә. Әлбәттә, без ул хыяллар үтәлсен өчен сәбәпләр тудырырга тиеш.

Анда «Кызыл күлмәк аласым килә» кебек гап-гади хыяллар да бармы?

Андыйлар юк. Анда зур хыяллар. Матди әйберләрнең йорт, машина, сәяхәт кебекләре бар. Кешеләргә дә шуны бик киңәш итәм – хыяллар белән эшләүне профессиональ дәрәҗәгә җиткерергә кирәк. Шул хыялларны барлаганда тормышта нәрсә өчен яшәгәнеңне, омтылышларыңны, нинди белемнәрең җитмәгәне аңлый башлыйсың, гаиләдә нинди мөнәсәбәтләр төзисе килгәнне аңлыйсың, эштә нинди юнәлештә үсәсе килгәнне аңлыйсың. Бу күп сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Көн узсынга йөри торган кеше – иң бәхетсез кеше. Хыялы бар кеше канатланып уяна һәм канатланып эшли. Бу бәхетле халәт.

Ул зур хыяллар «булганына шөкер итеп яшәү» белән каршылыкка кермиме?

Хыялларны барлау һәм шулар белән яшәү кешене бәхетле халәткә кертә. Ә бәхетле халәттәге кеше рәхмәтле була, рәхмәтле булган саен тормышыңның бәрәкәте арта. Миннән: «Ничек өлгерәсең?» - дип сорыйлар. Мин вакытны сәгатьләп түгел, ниятләп саныйм. Ниятең булса, бер сәгатең 10 сәгатьлек бәрәкәткә ия.

Алсу, син китап яздың. Әйе, ул Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин идеясе иде. Китап язганда син элеккеге Алсу булгансыңдыр, хәзер язылса ул башкачарак булыр идеме? Сорауның дәвамы – икенче китап булырга мөмкинме?

Мин китапны язганнан соң трансформация үттем.

Моңа китап та сәбәпче булдымы?

Юк. Китап - трансформациянең бер баскычы булды. Хәзер язылса, әйе, кайбер әйберләр, бәлки, башкача булыр иде. Әлегә тагын бер китап язу нияте юк, ул хакта уйлаганым да юк...

Рөстәм тагын шалтыратса?..

Юнәлеш бирсәләр һәм ул миңа кызыклы булса, әлбәттә, эшләрмен. Теге юлы да ниятем юк иде, Рөстәм шалтыраткач кына тема белән кызыксынып киттем.

Хаҗ ул Аллаһ юлында гына йөрүме, әллә кибет тирәсендә дә йөрергә җитештегезме?

Соңгы ике көндә кибетләргә дә бардык. Әл-Хәрам мәчете янындагы сәүдә үзәгеннән кергән бөтен керем шул мәчет чыгымнарына тотыла икән, димәк, нәрсә генә алсаң да, мәчеткә садака була.

Андагы товар бәяләре үзкыйммәтеннән нык арттырылганмы?

Бөтен әйбер бик арзан. Без көнкүрешкә кирәкле дип алып барган әйберләрнең кайберләрен 20 тапкырга арзангарак алып була иде. Мин кояштан саклый торган зонтикны монда 900 сумга алсам, анда – 200.

Безнең эшмәкәрләр комсыз, дигән нәтиҗәгә килергә мөмкинме?

Сәүдәгәр комсыз булганнан түгел, бездә икътисад шулай корылган – бәяне нык арттырырга кирәк.

Сине анда нәрсә гаҗәпләндерде һәм сокландырды?

Кешеләрнең тынычлыгы. Берәү дә киләчәген уйлап, борчылып яшәми.

Бу яхшымы?

Нәрсәсе начар? Уйларга тырышу даими невроз бит. Килешәсеңме?

Килешәм. Әйе, бик борчылдыра. Ул борчылу синдә дә булгандыр инде.

Бар иде.

Хәзер син бу әйберне бетереп кайттыңмы?

Тулысынча бетә алмыйдыр. Ләкин җиңеләйде. Аллаһка тапшыру дигән әйбер бар. Киләчәкне Аллаһка тапшыру – зур җиңү. Син шуның белән нәфесне дә җиңәсең. Анда халык бик тыныч. Анда теләкләр чынга ашып тора: эчәсең килә икән – шул вакытта кулыңа су тоттыралар, ашыйсың килсә Аллаһ юлыңа ризык чыгара. Тормышның ничек булырга тиешлеген Аллаһ үзе күрсәтә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар