Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдә бердәнбер фотография профессоры Әхәт Хисаметдинов: бер татар баласының аяныч язмышы

Үз һөнәренең остасы булып танылган, тирә-якта ихтирам яулаган милләттәшләребез бик күп. Үз шөгыльләре белән башкаларга шатлык өләшүче андый кешеләргә карап сокланабыз, горурланабыз, тик аларның яшәеше, эчке дөньясы, тормышы турында кызыксынмыйча да калабыз. Фотограф Әхәт Хисаметдинов менә шундый мөхтәрәм кешеләрнең берсе иде.

news_top_970_100
Илдә бердәнбер фотография профессоры Әхәт Хисаметдинов: бер татар баласының аяныч язмышы
Әхәт Хисаметдинов Хаҗда
Гаилә архивыннан

Мин студент чагымда фотограф Әхәт Хисаметдинов турында бик күп мактау сүзләре ишеткәнем булды. Аның Ижау хакимияте каршында урнашкан фотостудиясенә барып фотога төшү – бер матур хыял иде. Хуҗасы фотография төшерү буенча шәһәрдә осталарның остасы буларак танылгач, студиянең эче дә искиткеч серледер төсле тоелды миңа. Кызганычка, әлеге теләгем чынга ашмыйча калды.

Күптән түгел миңа Әхәт Хисаметдиновның кызы Альбина Иващенко белән очрашып танышу бәхете елмайды.

Альбина Иващенко: «Чын фамилиябез Латыйпов икәнен белдем»

Альбина Иващенко – Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында яшьләр инициативалары һәм иҗтимагый проектлар бүлеге методисты. Югары культуралы булуы, гыйлемлелеге, эчкерсезлеге, мөлаемлыгы белән үзенә игътибарны җәлеп итеп тора. Әтисе Әхәт ага Хисаметдинов турында кызыксынгач, Альбина сүзен нәсел агачыннан, әби-бабаларының килеп чыгышыннан ук башлады.

Әтием Ижау шәһәрендә яшәүче гап-гади татар гаиләсендә туган. Әби-бабайлар Ижауга якынча 1933 елларда Барҗы авылыннан күчеп килгәннәр. Бу авыл элек Алабуга районына караган. Һәм Барҗы-Ятьчә каршында урнашкан була. Авыл су астында калгач, аның халкы Кичкетаң авылына күченгән. Бабамның гаиләсен репрессиялиләр һәм аларны Магнитогорскины төзергә җибәрәләр. Бик күп ачы югалтулар кичерергә туры килә аңа: хатыны, өлкән улы үлә. Үзе исә исән калган бердәнбер якын кешесе – кызы белән көчкә качып китә. Бер җирдән икенче урынга күченеп, күп михнәтләр күреп йөргәннән соң, туган якларга кайта. Бабамның кызы, ягъни әтиемнең олы апасы Мөнҗибә, бүгенге көндә исән. Аңа хәзер 97 яшь, һәм ул Ижауда татар бистәсендә яши.

Бабам кызын Әгерҗе районы Кырынды авылына алып кайтып куя, аны бер әби белән бабай тәрбиягә ала. Бабам үзе Ижауга китә. Ул монда килеп, фамилиясен үзгәртә. Аның чын фамилиясе Латыйпов булса, эзләп тапмасыннар өчен, беренче уена килгән фамилиягә – Хисаметдиновка үзгәртә. Бу турыда беркемгә дә, хәтта улына – әтиемә дә беркайчан да сөйләгәне булмаган бабамның. Әтием исән чакта мин бу хакта белмәдем. Әти үлгәннән соң гына, архивларда казынып, нәсел шәҗәрәмне өйрәнгәннән соң белдем. Кичкетаң авылына барып, анда репрессияләнүчеләр китабыннан исемнәре һәм туган даталары аша әби-бабам хакында мәгълүмат алдым. Бабам икенче тапкыр өйләнгәннән соң гына кызын Ижауга алып килгән. Бабам 1903 елда туган. Аның гаиләсе бай булган, алар ашлык эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр. Аларның районнарда үз пекарнялары, тегермәннәре булган һәм Барҗының үзәгендә яшәгәннәр. Ике катлы йортлары, йортның астында кибетләре дә булган. Бабам мәдрәсәдә белем алган, гарәпчә укыган, дини, укымышлы кеше булган. Без, үскәндә, бу турыда белми идек. Мин алар белән үскәч, аларның татарча сөйләшүләрен хәтерлим, алар шундый тыйнак, һәрнәрсәгә сагаеп карый иделәр. Хәзер инде ни өчен аларның шулай бар нәрсәдән куркып яшәгәннәрен аңлыйм.Иң кызыгы: әти дә бу турыда берни дә белмәгән.

Ярты авыл үлеп бетә

Күптән түгел сезгә – «Яңарыш» редакциясенә килеп, «Ижау шәһәренең татар Базары бистәсе тарихы» дигән китап алдым, – дип дәвам итте Әхәт абыйның кызы.

Укый башлаган идем – әтинең әнисе ягыннан да туганнары турында мәгълүматка тап булдым. Фәйзуллиннар гаиләсе турында сүз бара. Танылган, гыйлемле нәсел. Алар медцина академиясендә, ИжДТУда укытканнар. Әбием Хәйринур язмышы шулай ук тетрәндергеч тарихка ия. Ул Әгерҗе районы Биектау авылыннан. Аның әтисе – агач остасы, үз остаханәсе булган. Ул кешеләрдән заказлар алып, кыш буе шуларны башкара, ә яз көне заказларны өләшә дә, янә яңаларын җыя торган була. Кулына кергән акчага бар кирәк-ярак әйберне сатып алып, баеп кайткан. Өйдә тормыш көтү өчен кирәкле бар әйбер дә була, бай яшиләр алар. Кыйммәтле тукымалар һәм тегү машиналары...

Әбиемнең әтисенең атасы да исән була. Ул беренче хатыны вафат булгач, икенче тапкыр өйләнгән. Алар күршедә, аерым яшәгәннәр. Ә әбиемнәр гаиләдә 4 бала үсәләр: иң олысы – малай, аннан әбием һәм ике сеңелләре. Гаиләгә кайгы килгәндә, әбигә 7 яшь, уртанчы кызларына 4 яшь, иң кечеләренә яшь ярым гына була.

Әлеге вакыйганың дөресме, әллә легенда гынамы икәнен хәзер беркем дә әйтә алмый, әмма бу хәл бик тетрәнгеч. Әбиемнең әтисе заказларын таратып, төрле ерак җирләрдә йөргәч, 1918 елда авылга испанка (испан гриппы) авыруы алып кайта. Чир таралып, бер-бер артлы кешеләр үлә башлый. Авылны карантинга ябалар, кешеләр өйләрендә бикләнеп утырырга тиеш була. Ә берникадәр вакыт үткәннән соң, йортларны ачып, һәр гаиләдән мәетләрне чыгаралар. Ярты авыл кырыла. Аларны җыеп, бер кабергә күмәргә мәҗбүр булалар. Әбиемнең әти-әнисе дә, олы абыйсы да үлә. Әби белән сеңелләре ятим кала. Исән калган бабалары һәм үги әбиләре калган бар мөлкәтне үзенә ташыйлар.

Ижаудан Фәйзуллин фамилияле туганнары да кайтып төшә. Тарихта алар тарафыннан әбием турында «Ятим баланы үзебезгә алып карап үстердек, гыйлем бирдек» дип язылган. Ә чынында исә бу гаиләнең үзләренең дә гаиләсе ишле, балалары күп була, алар үз балаларына яхшы гыйлем бирәләр, ә әбине асрау кыз итеп тоталар. Ә 16 яше тулгач, авылдагы бер ахмак кешегә кияүгә биреп җибәрәләр. Сеңелләрен исә авылда берничә ел сарайда тотулары турында да белдем. Берәр җыенып, шул якларга барасым, каберләрен күрәсем килә, – ди Альбина ханым.

– Әбием үлгәч, Фәйзуллиннар өебезгә килгәннәр. Шулвакытны аларның берсе: «Хезмәтче кыз кара ничек яхшы яшәгән!» - дип әйтеп ычкындыра. Бу турыда Мөнҗибә апам сөйләгән иде.

Әби бик тыныч, сабыр, түзем кеше иде. Әби-бабам белән үскәч, телем татарча сөйләшеп ачылган. Бабам үлгәндә, миңа 4 яшь була. Соңгы елларында әби чирләп ятты, ялгыша да башлады. Әти шәһәр кешесе булып, русча белем алып үскән. Бабам Ижауда гомер буена йорт идарәсендә эшләгән. Мин шәһәр торак идарәсе архивларыннан эзләп, аның слесарь-сантехник булып эшләве турында мәгълүмат таптым. Слесарь булып эшләсә дә, яхшы хезмәт хакы алган. Ул сугышта булмаган, күрәсең, фамилиясен үзгәрткәч, аның турында хәрби комиссариатта мәгълүмат булмаган. 1932 елда Ижауда ниндидер Хисаметдинов барлыкка килгән һәм шуның белән вәссәлам.

Мин гаилә фотоальбомыбыздан бер фото тапкан идем. Аның бик матур каллиграфик язу белән гарәпчә имзаланган булуы мине кызыксындыргач, әти аның бабамның язуы булуы турында сөйләп, бик гаҗәпләндергән иде. Бабай сораган һәркем өчен шәмаил язып бирә торган булган. Бездә дә аның кулы белән ясалган 2 шәмаил бар иде, аларның берсе Зина апабызда бүген дә саклана. Ул, әби үлгәч, аны үзенә алып калган, һаман да диварында эленеп тора...

Фотография җене яшьли кагылган

Әти 1945 елгы. Армиягә алынганчы фотолар белән шөгыльләнә. Аның 14 яшьлек чакта Ленин китапханәсендә фотоаппарат тотып төшкән фотосы да бар. Мавыгулары күп иде: цирк студиясендә акробатика, бокс белән шөгыльләнде. Ул Мәскәүгә цирк училищесына укырга керергә тели. Ләкин бу хыялы чынга ашмый. Әти бик яшьли өйләнә. Мин туганда, аңа 19 яшь була. Мин туу белән, аны армия хезмәтенә алалар. Ул анда 3 ел хезмәт итә. Бу вакытта мин тулысынча әби-бабай тәрбиясендә үскәнмен. Без Пушкинская урамында яшәдек. Әтинең балачагы да шунда – шәһәр үзәгендә яшәп үткән, 30нчы мәктәптә укыган. Дуслары профессорларның, университет һәм мәктәп укытучыларының балалары була. Алар әле мин үскәндә дә кунакка килеп йөрделәр. Мисал өчен, профессор-дерматолог дусты мине диатездан дәвалады да әле. Әти балачактан ук күпкырлы кызыксынулар белән янып яши. Өйдә китаплар күп иде. Бабам улының белемле булуын теләгән. Фотография өлкәсендә күп укый, өйрәнә, үзенә остазлар таба. Аны фотография төшерү серләренә өйрәткән Михаил Зильман Россиядә танылган, хәтта Ленинны төшергән фотографның шәкерте була.

1967 елдан фотограф булып эшли башлый. Радиозавод каршындагы «Волна» клубында балаларга фотографиягә төшерү буенча дәресләр бирә. Ул вакытта аңа 22 яшь була. «Радист» лагеренда да балалар өчен дәресләр алып бара. Аның шәкертләре төрле Бөтенсоюз конкурсларында призлы урыннар һәм дипломнар ала.

Әнием милләте белән рус. Миңа 9 яшь булганда, әтием әни белән аерылыштылар. Мин үз теләгем белән әти белән калдым. Чөнки мин үземне белгәннән бирле татар мохитендә тәрбияләндем, ә сеңелем әнием белән үсте. Әтием бик кайгыртучан иде. Бервакыт ике як үпкәм шешеп, авырып киттем. Шуннан соң әти минем сәламәтлекне бик кайгырта башлады. Миңа һәрвакыт: «Спорт белән шөгыльләнергә кирәк, ул чакта син авырмаячаксың», – дип әйтә иде. Беркайчан да тавышын күтәрмәде, ипләп кенә аңлата торган иде. Ничәнче ел булганын белмим, ул 68нче мәктәптә акробатика түгәрәге ачарга теләк белдерде. Директор аның тәкъдимен хуплап кабул итте. Әти малайларны җыеп, дәресләрен башлап җибәрде. Балалар белән эшләү бик ошый иде аңа. Ул анда 4 ел эшләде. Мин дә шушы малайлар рәтендә түгәрәккә йөрдем.

1968 елда әти Удмурт дәүләт университетының филология факультетына читтән торып уку бүлегенә укырга керде. Университетта укыган елларда әти ныклап фотограф булып эшли башлады. Университетта укыганда, ул курсташы белән гаилә корып җибәрде. Икенче хатыны, минем үги әнием, гомер буе китапханәче булып эшләде. Шул елларда әтигә бәхет елмайды: Ижауга танылган хәрби фотокорреспондент Давид Минскерның абыйсы Михаил Минскер килеп, берничә семинар үткәрде. Әти фотограф һөнәре нечкәлекләрен көннән-көн ныграк үзләштерде», – дип, балачак истәлекләре белән уртаклашты Альбина ханым.

Әхәт Хисаметдинов күп еллар университетның дизайн факультетында фото эше буенча укыта. Аңа фотолар кафедрасы ачарга тәкъдим итәләр. Моңа әзерләнеп йөргәндә, ул авырып китә һәм бик озак эшли алмый. Ә аннары анда җитәкчеләр алышына, һәм аның теләге чынга ашмый кала.

Илдә бердәнбер фотография профессоры

Шулай ук университетта эшләгән елларында ул Табигый фәннәр академиясе белән берничә ел тыгыз хезмәттәшлек итә. Академиядә аңа «фотография профессоры» исемен бирү тәкъдиме белән чыгалар, һәм әлеге исем аңа бернинди кандидатлык һәм докторлык диссертацияләресез бирелә. «Фотография профессоры» дигән исем алучы Россиядә, мөгаен, ул гынадыр.

Әхәт Хисаметдинов 1967 елдан 2014 елга кадәр фотограф булып эшләү дәверендә күп кенә танылган шәхесләрнең фотосурәтләре һәм альбомнары авторы була. Михаил Калашников белән дә озак еллар эшләгән һәм аның шәхси фотографы булган. Әхәт абыйның күп кенә фотосурәтләре танылган конструктор исеме белән бәйле китапларда һәм альбомнарда кулланылган. Галина Кулакова, музыкантлар, язучылар, композиторлар, җәмәгать эшлеклеләре, рәссамнар, Олег Лундстрем, Ролан Быков, Михаил Веллер, Александр Градский, Стас Намин, «Машина времени» һәм башка шәхесләр һәм төркемнәр белән эшли. Аның коллекциясендә Удмуртиянең иҗади шәхесләре һәм коллективлары, язучылар, рәссамнар, югары уку йортлары укытучылары, профессорлар, гади кешеләр тормышы чагылыш таба. Эшчәнлеге портретлар белән генә чикләнми, аны шәһәрдә булган һәр вакыйга кызыксындыра. Вакыт тизлеге белән үзгәрүчән йөзләр, кешеләр, аларның тормышы, хисләре; республикада булган яңалыклар (танылган шәхесләр килүе, мактау тактасы ачылу, демонстрацияләр, автоузышлар, спорт ярышлары, мәктәп бәйрәмнәре, дини чаралар һ.б.).

Әхәт Хисаметдинов туган шәһәре, аның тарихы белән дә бик нык кызыксына. «Балачактан ук әти мине Ижау буйлап экскурсияләргә йөртә иде. Ул шәһәрнең һәр почмагын, борылышын яхшы белде. Ул Ижауның истәлекле урыннарын күрсәтеп кенә калмый, аның тарихындагы вакыйгалар турында җентекләп сөйли иде», – ди Альбина ханым. Әхәт Хисаметдинов туган якны өйрәнүче Гата Кутузов, Анатолий Новиков белән дус була. Гата Кутузов аннан даими фотооткрыткалар ясата. Әлеге негативлар бик күп сакланган.

Фотография – ул сәнгать җимеше, тарих...

Үзгәртеп кору чорында ул татар тормышы белән кызыксына башлый. Гарәп, татар телен өйрәнә башлый. 1996 елда ул Мәккәгә хаҗ кыла. «Күз алдына китерегез, камера белән хаҗга бару динебез тарафыннан катгый тыела. Изге урында ялангач, япма белән генә уранып йөрисең. Ә әти камерасын япма эченә яшереп алып керә. Күрәсең, ул вакытта хәзерге кебек үк кануннар катгый булмаган. Әти хаҗдан кызыклы фоторепортажлар сериясе белән кайтты. Алар күп кенә күргәзмәләрдә күрсәтелде. Әтием хаҗ кылганы белән горурланып яшәде, ул кешеләргә ярдәмчел, ачык кеше иде», – дип сөйли Альбина ханым.

1997 елда Әхәт Хисаметдинов «Мәдрәсә» дип аталган милли-мәдәни фонд оештыра. Ул тулысынча милли мәдәният эшенә чума. «Ул вакытта Казаннан бик күп татар дәреслекләре алып кайта, мәктәпләргә тарата... Бездә кайбер дәреслекләр әле һаман да саклана», – ди әңгәмәдәшем.

Башта Әхәт Хисаметдинов Красная урамында үз фотостудиясен ачып җибәрә. Аңа фотога төшәргә бик күп шәхесләр, шәһәргә гастрольләргә килүче артистлар киләләр. Иҗади статусы күтәрелгәч, аңа шәһәр хакимияте каршында яңа төзелгән бинадан фотостудия бирәләр. Ул вакытта мэр булган Анатолий Салтыков имзасы белән кулланышка бирелә. Вакытлар үзгәрә, җитәкчеләр дә алышына. Барысы да хосусыйлаштырыла һәм сатыла башлый. Шул исәптән Әхәт Хисаметдиновтан да әлеге фотостудия бүлмәсен алалар. Ләкин ул өметсезлеккә бирелми, шушы бинаның подвалын ремонтлап, кечкенә бүлмә ясый. Бу бүлмәдә ул документларга фотолар ясау белән шөгыльләнә. Бу елларда аның сәламәтлеге какшый, йөрәге даими борчый башлый. Ул бу вакытта пенсиядә булгач, үз архивы белән шөгыльләнү, аны тәртипкә китерү теләге белән яна. «Бу елларда без әти белән архивны цифрлаштыра башладык, – ди Альбина Иващенко.

– Еш авырый башлагач, ул татар иҗтимагый тормышыннан да бераз ераклашты. Ул вакытта инде Удмуртиядә бик күп татар оешмалары барлыкка килгән иде. 2014 елда, тагын бер инфаркт кичереп, әтиебез көтмәгәндә вафат булды. 2 улында да фотография эшенә, туган якны өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләде ул. Энекәшем Тимур Удмуртия телевидениесендә тапшыру да алып барды, хәзер ул эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Энем Русланга 35 яшь, ул фотограф булып эшли...

Әхәт Хисаметдинов – бар гомерен фотография эшенә багышлаган шәхес. Аннан соң зур мирас, якты истәлек булып, бихисап архив калган.

Архивны саклап калу өчен цифрлаштырырга кирәк, ул – зур тарих. Әмма моның өчен җиһаз кирәк. Мин әлеге җаваплы эш белән шөгыльләнеп карадым. Әйтик, пленкаларда завод цехлары, оешмалар, вакыйгалар, кешеләр чагылыш тапкан. Аларның нинди вакыйгалар, нинди кешеләр икәнен мин белмим дә. Шуңа күрә цифрлаштыру бик авыр. Әлбәттә, цифрлаштырсаң, кешеләр үзләренең яшь, матур чакларын күреп, танып, бик нык сөенерләр иде. Әтинең архивы югалмасын өчен, музейга тапшырырга да теләдем. Әлегә бу мирасны саклап калу юлларын хәл итмәдек. Бу безнең – Хисаметдиновларның – изге бурычы, – ди Альбина Әхәт кызы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100