Россия Президентына кандидатлар: кем нәрсә вәгъдә итә?
15-17 мартта Россия Президенты сайлаулары көтелә. «Интертат» кандидатларны барлап чыкты.
15-17 мартта Россия Президенты сайлаулары көтелә. Ил тарихында беренче мәртәбә Президентка тавыш бирү 3 көнгә сузылачак. Ил башлыгын 6 елга, ягъни 2030 елга кадәр сайлаячакбыз. Ул 2012 һәм 2018 елларда да шушы срокка сайланды. Аңарчы Президент сайлаулары 4 ел саен үткәрелә иде.
Быелгы сайлау кампаниясе 2023 елның декабрендә башланып китте. Үзәк сайлау комиссиясенә 30лап кандидаттан гариза килгән. Тикшерү этабын 11е үткән һәм шуларның 4е генә сайлау исемлегенә кергән. Калганнары төрле сәбәпләр аркасында, шул исәптән халыктан кирәк кадәр имза җыя алмыйча, төшеп калган. Нәтиҗәдә, сайлау бюллетенендә 4 кандидат булачак.
Россия Президенты булырга дәгъва кылучыларга нинди таләпләр куела соң?
Кандидатның яше 35тән өлкән, Россиядә кимендә 25 ел яшәгән булырга тиеш. Россия гражданины булу шарт. Чит ил гражданлыгы булырга тиеш түгел, шул исәптән, элегрәк елларда да. Авыр яисә аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгән, экстремизм өчен административ җәзага тартылган кешеләрне дә сайлауга үткәрмиләр. Кандидат чит ил банкларындагы исәп-хисапларны, кертемнәрне ябып, Россия банкларына күчерә.
Кандидат сәяси партиядән тәкъдим ителсә, кимендә 40 төбәктән 100 меңнән артык имза җыярга тиеш, ә үз-үзен тәкъдим итсә – 300 мең имза. Дәүләт Думасына һәм Россия төбәкләрендәге парламентларның өчтән беренә үткән сәяси партияләрнең кандидатлары имза җыюдан азат ителә. Сайлау исемлегенә кергән 4 кешенең берсе генә – Владимир Путин үз-үзен тәкъдим итүче булган. Калган өчесе – соңгы сайлауда Думага үткән партия вәкилләре. Алар: ЛДПР рәисе, Дәүләт Думасының халыкара эшләр буенча комитеты рәисе Леонид Слуцкий; КПРФ депутаты, Дәүләт Думасының Ерак Көнчыгышны һәм Арктиканы үстерү комитеты рәисе Николай Харитонов; «Новые люди» фракциясе рәисенең беренче урынбасары, Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Владислав Даванков.
Кандидатлар алфавит тәртибендә тәкъдим ителә. Иң аз текст – Владимир Путинныкы.
Владислав Даванков
Владислав Даванков – иң яшь кандидат. Аңа 40 яшь. Ул Мәскәү дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган, социология фәннәре кандидаты.
Владислав Даванковның сәяси карьерасы 2021 елда Дәүләт Думасына сайлангач башлана. Ул Думаның бюджет һәм салымнар комитетына керә. 2021 елда Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинның урынбасары итеп билгеләнә. Сәясәткә аяк басканчы, Владислав Даванков «Фаберлик» компаниясенең вице-президенты, «Россия капитаннары» дип аталган мәгариф программаларына ярдәм итү фонды генераль директоры була. Ул шулай ук мәктәп укучылары һәм студентлар өчен үткәрелә торган «Минем беренче бизнес» бәйгесе җитәкчесе булып тора.
Даванковның сайлау алды программасы 18 блоктан тора. Ул үз эченә уңайлы торак һәм шәһәр мохите, гадел суд һәм хокук саклау системасы, дәүләт идарәсе һәм эчке сәясәт, экология, шәһәр читендәге тормышның яңа сыйфаты, сәламәтлек саклау, икътисадый сәясәт, тигез хокуклар, ирекле җәмгыять, массакүләм спорт, заманча белем, эшкуарлык иреге, өлкән яшьтә яңа мөмкинлекләр, тышкы сәясәт, тыюларсыз иҗат һәм миграция сәясәте темаларын ала.
Даванков социаль өлкәдә бюджетның 20 процентын мәгарифкә һәм сәламәтлек саклауга тотарга; салым төбәкләрдә калсын өчен файдалы казылмалар чыгаручы һәм эшкәртү тармагындагы эре дәүләт компанияләрен төбәкләрдә теркәргә; ана капиталын кимендә 1 млн сумга күтәрергә; яшь һәм күп балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека кертергә; гаилә бизнесына ярдәм итү программасын булдырырга (икмәк пешерү, кибетләр, рестораннар һәм кунакханәләр өчен) тәкъдим итә.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә Даванков ОМС полислары белән шәхси клиникаларга керү мөмкинлеге булдыруны; сәламәтлеккә файдалы ризык җитештерүчеләр өчен ташламалар; табиблар өчен социаль фатирлар бирүне алга сөрә.
Мәгариф өлкәсендә Даванков түбәндәгеләрне тәкъдим итә: укытучылар өчен социаль фатирлар бирү; мәктәпләр үсешенә шәхси акчалар җәлеп итү; югары уку йортлары алдынгылары өчен минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә кадәр стипендияләрне арттыру; укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметү; университетларны укытылган сәгатьләр саны буенча түгел, ә нәтиҗәләре буенча финанслау.
Торак һәм шәһәр мохите. Бу өлкәдә түбәндәге пунктлар бар: төзелеш базарында көндәшлекне арттыру; шәһәр читендә арзанлы торак; иске челтәрләргә йөкләнешне киметү өчен торак-коммуналь хуҗалык реформасы; торак-коммуналь хуҗалык тарифларын киметү; регионнарда җәмәгать транспортын яңарту программасы булдыру; бензинга бәяләр үсүне туктату.
Кандидатның тулы программасы белән аның шәхси сайтында танышырга мөмкин.
Владимир Путин
Владимир Путинга 71 яшь. Ул Ленинград дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган, икътисад фәннәре кандидаты.
Владимир Путин Президент вазифасында 4 мәртәбә булды. Ул 2000, 2004, 2012, 2018 елларда сайланды. 2024 елгы сайлау – аның 5нче тәҗрибәсе.
Россия президенты сайлауларында катнашу карары турында Владимир Путин 8 декабрьдә хәбәр итте. 18 декабрьдә ул Үзәк сайлау комиссиясенә үз-үзен тәкъдим итүче буларак документлар тапшырды һәм Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең 1,8 миллионнан артык имзасын җыйды. Аның кандидатурасын шулай ук «Бердәм Россия» партиясе дә хуплады.
Владимир Путинның сайлау алды программасы башлыча Федераль Җыенга еллык юлламасында ачылды. Аның матбугат секретаре Дмитрий Песков бу юлламаны, Путинның якындагы 6 елга планнары, дип аңлатты.
Владимир Путин ана капиталы программасын кимендә 2030 елга кадәр озайтуны тәкъдим итте. Элек бу программалар 2026 елга кадәр гамәлдә иде. Хәзер беренче баласы туган гаилә 630 мең сум акча ала, ә икенче баласы туганда – 202 мең сумга күбрәк. 2030 елга минималь хезмәт хакы 35 мең сумга җитәргә тиеш.
Вузларда фундаменталь предмет укытучыларына эш хакы 2024 елның 1 сентябреннән артачак.
Россия Президенты Хөкүмәткә 2025 елда бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләүнең яңа моделен эшләргә кушты. «Укытучының яки табибның эше барлык төбәкләрдә бертөрле катлаулы һәм бик җаваплы. Һәм төбәкләрдә хезмәт хакларында зур аерма булу – гадел түгел», – диде дәүләт башлыгы.
Россиядә ил халкының 9 проценты ярлылык чигендә. Владимир Путин сүзләренчә, ул 2030 елга бу сан 7 процентка кадәр кимергә тиеш.
Россиядә ташламалары гаилә ипотекасын 2030 елга кадәр озайтачаклар. Ул 2024 елның июлендә гамәлдән чыгарга тиеш иде. «6 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә аерым игътибар бирергә сорыйм. Алар өчен кредитның ташламалы ставкасы элеккечә 6 процент булып кала», – диде Президент.
«Мәскәү – Казан» түләүле трассасын Екатеринбург һәм Төмәнгә кадәр озайтачаклар. Киләчәктә маршрут бөтен ил буенча, Владивостокка кадәр узачак. 6 ел эчендә Россиядә шәһәрләрне урап уза торган 50 юл барлыкка килергә тиеш.
2025 елдан Россиядә «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы эшли башлаячак. Аның нигезендә, нинди төбәккә килүенә карап, авылларга күченгән белгечләр 1 яки 2 млн сум акчага өмет итә ала.
Алдагы 6 елда хакимият кино һәм интернетта мәгърифәтчелек, мәгариф, тарихи һәм башка кирәкле иҗади проектларга өстәмә 100 млрд сум юнәлтәчәк.
Россия Президенты, федераль акчалар хисабына, төбәкләрдә, бигрәк тә кече шәһәрләрдә һәм авылларда, балалар һәм өлкәннәр өчен 350 спорт объекты төзергә тәкъдим итте.
Юлламада яңгыраган тәкъдимнәр белән тулырак «Интертат» мәкаләсендә танышырга мөмкин.
Леонид Слуцкий
Леонид Слуцкийга 56 яшь. Ул Мәскәү дәүләт икътисад университетын тәмамлаган, икътисад фәннәре докторы.
Леонид Слуцкий ЛДПР партиясен 2022 елда, аңа нигез салучы Владимир Жириновский вафатыннан соң җитәкләде. Аңа кадәр сәясәтче төрле вазифалар биләгән, шул исәптән Европа Советының Парламент ассамблеясында РФ Федераль Җыены делегациясе җитәкчесе урынбасары һәм «Россия дөнья фонды» халыкара иҗтимагый фонды башлыгы булган. Моннан тыш, ул Мәскәү дәүләт университетында политология факультетының халыкара мөнәсәбәтләр һәм интеграцион процесслар кафедрасын җитәкли.
2018 елда Слуцкий бер җәнҗал уртасында калды. «Дождь» телеканалы продюсеры Дарья Жук, «Би-би-си»ның рус хезмәте» журналисты Фәридә Рөстәмова, «RTVI» каналы баш мөхәрриренең урынбасары Екатерина Котрикадзе Слуцкийның җенси мөнәсәбәтләр таләп итеп бәйләнүе турында белдерделәр. Бәйләнүләр төрле елларда булган. Башта депутатны Фәридә Рөстәмова фаш итте. Аннары Дарья Жук белән Екатерина Котрикадзеның бәйләнүгә дучар булганы ачыкланды. Слуцкий хатын-кызларның дәгъваларын кире какты. Дәүләт Думасының этика буенча комиссиясе депутатны аклады. Слуцкий акланса да, шушы җәнҗал белән тарихка кереп калды.
Слуцкийның 21 февральдә тәкъдим иткән сайлау алды программасы 7 пункттан тора. Алар партиянең 35 еллык хезмәтенә нигезләнеп әзерләнгән. Программаның төп темасы махсус хәрбия операциягә теләктәшлек буларак яңгырый. Партия лидеры «темпларны арттырырга, масштаблы һөҗүм итү өчен җыелырга һәм конфликтка калын нокта куярга» тәкъдим итә. Моның өчен илдә дөньяның алдынгы хәрби сәнәгате һәм кыю хәрбиләр бар.
Киләсе пунктта сүз яшәү дәрәҗәсен илкүләм тигезләү турында бара. Владимир Жириновский да Татарстан кебек кайбер төбәкләрнең «артык рәхәт» яшәве турында чыгышлар ясый иде.
Кандидат аз керемле кешеләрне, ягъни 30 мең сумнан азрак хезмәт хакы алучыларны салымнан азат итү тәкъдимен алга сөрә. Аныңча, шулай ук, төп азык-төлек продукциясенә бәяләр үсүне туктатырга кирәк. Киләсе тәкъдим – социаль торак фонды төзү һәм, аны 1 млн фатир белән тәэмин итеп, беренче баласы туган яшь гаиләләргә куллануга бирү. Сәясәтче халыкның дефолт чорында янган акчаларын да искә алган. Аларны халыкка кайтарырга кирәк, ди ул.
Слуцкийның соңгы пункты кече эшкуарлыкка кагыла. Ул кече эшкуарларга карата дәүләт контролен киметү яклы.
Николай Харитонов
Николай Харитонов – иң өлкән кандидат. Аңа 75 яшь. Ул Новосибирск дәүләт аграр университетын тәмамлаган, «агроном» белгечлегенә укыган, икътисад фәннәре кандидаты.
Николай Харитонов сайлау ярышында икенче тапкыр катнаша. Ул 2004 елда тавышка куелып, икенче урында калды, Владимир Путинга гына оттырды. Харитонов – 90нчы еллар башында Россиянең Аграр партиясенә нигез салучыларның берсе. Ул 2007 елда аннан чыгып, КПРФка керә.
Харитоновның сайлау алды программасы «Җиңү программасы» дип атала һәм ул «Капитализмлы уйнадык, җитте!» шигаре белән башлана.
Харитонов илнең оборона куәтен ныгытырга, армиянең куәтен үстерергә, оборона предприятиеләрен үстерүгә импульс бирергә, ә кешеләргә – икътисадый тотрыклылык һәм социаль ярдәм күрсәтергә тәкъдим итә. Аның программасы барлыгы 15 пункттан тора. Кайберләре белән таныштырып үтәбез.
Икътисад өлкәсендә Харитонов стратегик тармакларны һәм төп банкларны дәүләт карамагына кайтарырга; дәүләт һәм муниципаль предприятиеләрне хосусыйлаштыруны тыярга; чит ил активларын дәүләтнеке итәргә; чит ил кибетләрен киметергә; халыкара оешмалар составыннан чыгарга тәкъдим итә.
Харитонов сәяси системаны үзгәртүне таләп итә. Ул түрәләрнең штатын кыскартырга, судьяларның, Федерация Советы әгъзаларының һәм җирле үзидарә башлыкларының сайланышын билгеләргә; эшләмәгән депутатларны һәм губернаторларны эшеннән алырга; коррупцияне, җинаятьчелекне бетерергә тәкъдим итә.
Ул хезмәт хакларына прогрессив салым кертергә, аны аз керемле кешеләр өчен гамәлдән чыгарырга, бензин, дизель ягулыгына, Россиядә җитештерелгән мотор майларына акцизларны, «Платон» системасын бетерергә тәкъдим итә.
Социаль өлкәдә сәясәтче пенсия реформасын гамәлдән чыгарып, пенсия яшен хатын-кызлар өчен 40 яшькә кадәр һәм ир-атлар өчен 60 яшькә кадәр киметергә, бөтен пенсионерларның пенсияләрен арттырырга; минималь хезмәт хакын 35 мең сумга кадәр арттырырга; гаиләдә беренче фатир өчен 20 елга процентсыз кичектереп түләү кертергә тәкъдим итә.
Харитонов фикеренчә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт авылга йөзе белән борылырга, аның үлә баруын туктатырга; барлык авыл хуҗалыгы җирләрен чәчү әйләнешенә кайтарырга; кулланучылар кооперациясен торгызырга; илне сыйфатлы, экологик чиста һәм арзанлы азык-төлек белән тәэмин итәргә тиеш.