Президентлыкка кандидат Путин юлламасы: якындагы 6 елга ниләр вәгъдә ителә?
Бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юллама ясады. «Интертат» чыгыштагы төп фикерләрне җиткерә.
Россия президенты Владимир Путинның юлламасы гадәттәгедән озынрак булуын матбугат секретаре Дмитрий Песков бу чыгышның президентлыкка кандидатның программасы да булуы белән аңлатты. Путинның бу юлламасында 2024 елда сайланачак президентның срогы тәмамланачак ел – 2030 ел датасы шактый яңгырады. Шул сәбәпле, бу юлламаны Путинның якындагы 6 елга планнары дип тә кабул итеп буладыр.
Владимир Путин: Федераль Җыенга һәр юллама – киләчәккә караш
Федераль Җыенга еллык юллама тексты төбәкләргә сәфәрләр – эшчеләр, гражданнар һәм оборона заводлары инженерлары, укытучылар, табиблар, галимнәр, волонтерлар, күп балалы гаиләләр, эшмәкәрләр, герой-фронтовиклар, Россия Кораллы Көчләре солдатлары белән турыдан-туры сөйләшүләр барышында да формалашты». Президент күп кенә идеяләрнең зур иҗтимагый эксперт форумнарында да тәкъдим ителгәнен искәртте.
«Федераль Җыенга һәр юллама – иң элек, киләчәккә караш. Бүген сүз безнең планнар турында гына түгел, илнең ышанычлы үсеше өчен мөһмм булган стратегик бурычлар турында да», – диде Путин.
Махсус хәрби операциядәгеләрнең гаиләләренә ярдәм
Путин «Ватанны саклаучылар» фонды, «Ватан сугышчылары» гаиләләре комитеты һәм башка оешмалар эшен билгеләп үтте.
«Хакимиятнең барлык органнарын алга таба да безнең геройларның гаиләләренә, аларның ата-аналары, хатыннары, балаларына ярдәм итү өчен барысын да эшләүләрен сорыйм, алар иң якын кешеләре өчен борчыла һәм аларның өйгә кайтуын көтә», – диде ил лидеры.
Владимир Путин махсус хәрби операциядә һәлак булган геройларны 1 минут тынлык белән искә алды.
«Бөтен халык Сезнең батырлык алдында баш ия, һәлак булганнар өчен кайгыра. Һәм Россия һәрвакыт үзенең һәлак булган геройларын истә тотачак. 1 минутлык тынлык игълан ителә», – диде Путин Федераль Җыенга юллама вакытында.
Шулай ук дәүләт башлыгы хәзерге вакытта Ватан мәнфәгатьләрен кайгыртучыларның барысына да рәхмәт белдерде.
«Бүген суверенитетны саклау һәм ныгыту барлык юнәлешләрдә бара, барыннан да элек, әлбәттә, фронтта, анда безнең хәрбиләр, үзләрен аямыйча, ил мәнфәгатьләрен яклый. Хәзер Ватан өчен көрәшүчеләргә, хәрби сынаулар аша узучыларга, көн саен гомерен куркыныч астына куючыларның барысына да рәхмәт белдерәм», – диде Россия лидеры.
Көнбатыш турында: Безнең эчке эшләргә тыкшынырга берәүгә дә рөхсәт бирмибез
«Демократия институтларын алга таба да үстерәчәкбез. Эчке эшләребезгә тыкшынырга берәүгә дә рөхсәт бирмәячәкбез», – диде Путин. Көнбатыш илләренә «Россия урынына алар теләсә нәрсә эшли алырлык, үлеп бара торган киңлек кирәк. Алар Россиядә дөньяның башка төбәкләрендә, шул исәптән Украинада кылган гамәлләрен кабатларга тели. Безне какшатып, эчтән зәгыйфьләндерергә омтыла. Ләкин алар ялгышты, моңа ирешә алмады. Бу – ачыктан-ачык күренә. Безнең күп милләтле халыкның катгый позициясе белән очрашты алар», – ди Путин.
Ул безнең солдатлар һәм офицерлар, христианнар һәм мөселманнар, буддистлар һәм иудаистлар, төрле милләт һәм мәдәният вәкилләре Россия халыклары бердәмлеге бик зур, бар нәрсәне җиңә торган көч булуын сүз белән түгел, гамәлдә исбатлаганын билгеләп узды.
«Иңгә-иң куеп, алар Ватан өчен көрәшә. Без, Россия гражданнары, ирегебезне, тыныч тормышка хокукыбызны яклаячакбыз», – диде Путин.
Ана капиталы программасы 2030 елга кадәр озайтыла
Владимир Путин Ана капиталы программасын кимендә 2030 елга кадәр озайтуны тәкъдим итте. Элек бу программалар 2026 елга кадәр гамәлдә иде.
«Хәзер беренче баласы туган гаилә 630 мең сум акча ала, ә икенче баласы туганда – 202 мең сумга күбрәк», – диде Путин.
2030 елга минималь хезмәт хакы 35 мең сумга җитәргә тиеш
«2020 елдан башлап минималь хезмәт хакы күләме 1,5 тапкыр артты: аена 12 мең сумнан 19 мең сумга кадәр. 2030 елга ул тагын 2 тапкыр диярлек артырга тиеш – 35 мең сумга кадәр».
Бәйсез, көчле Россиядән башка бернинди ныклы тынычлык мөмкин түгел
«АКШ һәм аларның сателлитлары гамәлләре асылда Европа иминлеге системасы җимерелүгә китерде. Бу – барысы өчен дә куркыныч тудыра. Перспективада Евразиядә тигез һәм бүленмәс иминлекның яңа контурын формалаштыру өстендә эшләргә кирәк», – диде Путин.
Россия бу тема буенча барлык кызыксына торган илләр һәм берләшмәләр белән сөйләшергә әзер, дип өстәде ул.
Шулай итеп, 2028 елда БРИКС илләре глобаль тулаем төбәк продуктының якынча 37 процентын тәшкил итәчәк, шул ук вакытта җиделек күрсәткече 28 проценттан түбән төшәчәк, дип өстәде Россия Президенты.
Вузларда фундаменталь предмет укытучыларына эш хакы 2024 елның 1 сентябреннән артачак
Булачак белгечнең һөнәри нигезләре беренче курсларда салына. Мондый предметлар буенча белем бирүче мөгаллимнәрнең хезмәт хакын 1 сентябрьдән арттырырга кирәк, диде Путин.
Россиянең космоста корал урнаштырмау тәкъдименә АКШ 2008 елдан бирле киртә куя
Россия стратегик тотрыклылык буенча Америка Кушма Штатлары белән сөйләшүгә әзер, әмма әлеге дәүләт дошманнарча мөнәсәбәттә.
«Бу очракта без җитәкче даирәләре безгә карата ачыктан-ачык дошманлык гамәлләре куллана торган дәүләт белән эш итәбез. Алар бер үк вакытта Россиягә сугыш кырында стратегик җиңелү китереп, безнең белән стратегик тотрыклылык турында бик җитди фикер алышырга җыенамы?» – диде дәүләт башлыгы.
Путин мондый «икейөзлелек» мисалын да әйтте. «Соңгы вакытта Россиягә карата дәлилсез гаепләүләр бик еш ишетелә, янәсе, без космоста атом-төш коралы урнаштырырга җыенабыз. Бу – ялганнан башка берни түгел. Бу – безне бары тик АКШ өчен генә отышлы булган шартларда сөйләшүләргә җәлеп итү өчен хәйлә», – диде ул.
Россия Президенты сүзләренчә, АКШ Россиянең космоста корал урнаштыруга юл куймау өчен 2008 елда ук әзерләнгән килешү проекты буенча тәкъдименә киртә куя.
2025 елда бюджетта эшләүчеләргә хезмәт хакы түләүнең яңа моделе
Россия Президенты Хөкүмәткә 2025 елда Россия субъектларының сынау проектлары кысаларында бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләүнең яңа моделен эшләргә кушты. 2026 елда илдә бу мәсьәлә буенча соңгы карарны кабул итәргә кирәк булачак.
«Бюджет өлкәсендә хезмәт хакын түләүне камилләштерергә, монда эшләүче белгечләрнең керемен арттыруга ирешергә», – диде Путин.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, төбәкләрдә дә хезмәт хакы күләме төрле. Бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең керемнәре, хәтта күрше төбәкләрдә дә, шактый аерыла.
«Шул ук вакытта укытучының яки табибның эше барлык төбәкләрдә бертөрле катлаулы һәм бик җаваплы. Һәм төбәкләрдә хезмәт хакларында шундый зур аерма булу – гадел түгел», – диде дәүләт башлыгы.
2030 елга ярлылык дәрәҗәсен 7 процентка кадәр киметү бурычы
Россиядә ил халкының 9 проценты ярлылык чигендә. Ул 2030 елга бу сан 7 процентка кадәр кимергә тиеш, диде Путин.
«Кискен проблемаларның берсеннән башлыйм – күп балалы гаиләләр дә юлыккан аз керемлелек мәсьәләсе», – диде Путин.
Президент статистикага тукталды. 2000 елда ярлы хәлдә 42 млн нан артык кеше булган, аннары вазгыять кискен үзгәрә. 2023 елда Россиядә 13 млн кеше ярлылык дәрәҗәсендә яши, дип исәпләнгән. «Бу да күп, әлбәттә, ләкин бу проблеманы хәл итү даими игътибар үзәгендә», – диде ул.
Путин, ярлылык проблемасы элеккечә кискен дип, аның 9 процент кешегә кагылуын билгеләп узды. Күп балалы гаиләләр арасында ярлылык 30 процент тәшкил итә.
Прездинт 2030 елга ярлылык дәрәҗәсен 7 проценттан да киметү, ә күп балалы гаиләләр арасында хәерчелек һичьюгы 12 процентка кадәр кимесен, дигән бурыч куйды.
Ташламалы гаилә ипотекасын 2030 елга кадәр озайталар
Россиядә ташламалары гаилә ипотекасын 2030 елга кадәр озайтачаклар. Ул 2024 елның июлендә гамәлдән чыгарга тиеш иде.
«6 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә аерым игътибар бирергә сорыйм. Алар өчен кредитның ташламалы ставкасы элеккечә 6 процент булып кала», – диде Президент.
Ташламалы гаилә ипотекасын баштарак 2 һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган баласы булган гаиләләр, инвалид бала тәрбияләүче, уллыкка алынган бала тәрбияләүче гаиләләр ала иде. Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә бу программа буенча кредитның иң югары күләме 12 млн, башка төбәкләрдә 6 млн сум.
Программа буенча беренчел кертем фатир бәясенең кимендә 15 процентын тәшкил итәргә тиеш. Программа кысаларында элек алынган ипотеканы рефинансларга була.
«Соңгы 6 елда Россиядә миллионлаган гаилә торак шартларын яхшыртты, шул исәптән 900 меңнән артык гаилә моны ипотекасы ярдәмендә эшләде, һәм бу программа бездә 2018 елда башланды», – дип сөйләде Владимир Путин.
Шулай ук Путин узган елда 110 млн квадрат метр торак төзелүен дә әйтте. Бу күрсәткеч совет чорында – 1987 елда булган күрсәткечтән 1,5 тапкырга артыграк. Ул елда 72,8 млн квадрат метр торак төзелгән була.
Донбасста сугышны без башламадык, ләкин аны тәмамлар өчен барысын да эшләячәкбез
«Донбасста сугышны без башламадык, ләкин инде берничә тапкыр әйткәнемчә, аны тәмамлар өчен, нацизмны корытып, махсус хәрби операция бурычларын хәл итү, суверенитетны һәм халкыбызның иминлеген яклау өчен, барысын да эшләячәкбез», – диде Президент.
Россия дөньядагы иң зур икътисади державалар дүртлегенә керәчәк
«Икътисад үсеше темплары һәм сыйфаты якын киләчәктә без алга тагын бер адым ясап, дөньядагы иң зур икътисади державалар дүртлегенә керә алачакбыз, дип өметләнергә, һәм, хәтта ышандырып әйтергә мөмкинлек бирә», – диде дәүләт башлыгы.
Бу – россиялеләрнең кереме арту буларак үзгәрергә тиеш, диде Путин.
Рус телен алга этәрү программаларын финанслау күләмен арттыру
Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәт әгъзаларын рус телен һәм рус мәдәниятен алга этәрү өлкәсендә халыкара программаларны финанслау күләмен арттырырга сорады.
Россия кемнәр белән дус?
«ЕврАзЭС, ШОС, БРИКС һәм Россия катнашындагы башка берләшмәләр эшенә башка илләр дә актив кушыла. Без Евразия икътисади берлеге һәм Кытай Халык Республикасының «Один пояс – один путь» инициативасы кысаларында зур Евразия партнерлыгы төзүдә бик зур перспективалар күрәбез. Россия – Асеан диалогы уңай үсеш ала, Россия – Африка саммитлары алгарыш булды», – дип сөйли Путин.
Аның сүзләренчә, Африка үзенең мәнфәгатьләре, чын суверенитетка хаклы булуы турында белдерә, һәм Россия бу омтылышны хуплый.
Шулай ук, Президент сүзләренчә, Россиянең гарәп илләре белән мөнәсәбәтләре яхшы, шулай ук ул Латин Америкасы юнәлешендә мөнәсәбәтләрне ныгытырга планлаштыра.
«Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты барлыкка киләчәк
Путин, 2030 елга Россиядә икътисадның барлык төп тармакларында һәм өлкәләрендә цифрлы платформалар булдырырга кирәк, диде. Болар һәм башка комплекслы бурычлар «Мәгълүматлар икътисады» дип аталган яңа илкүләм проект кысаларында хәл ителәчәк.
«Алдагы 6 елда проектны тормышка ашыруга кимендә 700 млрд сум бүләчәкбез», – дип әйтте Владимир Путин.
Россия армиясен коралландыру перспективалары турында
Стратегик атом-төш көчләре ныклап куллануга тулы әзерлектә.
«Кинжал» гипертавышлы авиация комплексы корал буларак куллануга әзер, ул махсус хәрби операция барышында аеруча мөһим максатларга ирешүдә файдаланыла. Яуда «Циркон» гипертавышлы комплексы да кулланылды. «Авангард» гипертавышлы блоклар, «Пересвет» лазер комплекслары да хәрби кизүдә тора. Чикләнмәгән ераклыкка исәпләнгән «Буревестник» канатлы ракета һәм «Посейдон» пилотсыз су асты аппараты сынаулары тәмамланып килә», – дип сөйләде Путин.
Ул бу системалар югары, уникаль характеристикаларын дәлилли алуын искәртте.
«Гаскәрләргә беренче авыр «Сармат» баллистик ракеталары куелды, без аларны тиздән хәрби кизүлектә сынап караячакбыз», – дип белдерде Президент.
Балаларга салым чигерүләрен 2 тапкырга арттыру тәкъдиме
«Икенче балага 2 тапкырга, ягъни 2800 сумга кадәр, өченчесенә һәм аннан соңгыларына 6 мең сумга кадәр салым чигерүләрен арттырырга тәкъдим итәм. Мисал өчен, 3 балалы гаиләнең ай саен бюджетында 1300 сум сакланып калачак. Шул ук вакытта еллык керем күләменә салым чигерүләрен 350 мең сумнан 450 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итәм. Һәм мондый ярдәм чарасы гаризаларсыз, автомат рәвештә бирелергә тиеш», – дип белдерде Президент.
Путин шулай ук 2018 елдан 2022 елга кадәр Россиядә күп балалы гаиләләр саны 26,8 процентка артуын билгеләп үтте.
Сәламәтлек саклау объектларына тагын 1 трлн сум бүлеп биреләчәк
«Якын киләчәктәге 6 ел эчендә сәламәтлек саклау объектлары төзелешенә, ремонт һәм җиһазлауга өстәмә 1 трлн сумнан артык акча бүлеп бирәчәкбез», – диде Путин.
Табигатьне саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру бурычы
Владимир Путин урман хуҗалыгы, метеорология һәм әйләнә-тирәне саклау өлкәсендә эшләүче белгечләрнең хезмәт хакын арттырырга боерды.
«Алар хәл итә торган мәсьәләләр бик әһәмиятле, ә керемнәре бик аз», – диде Россия Президенты.
Россия Президенты яраланган һәм конфискацияләгән киек җәнлекләр өчен тернәкләндерү үзәкләре челтәре булдырырга да тәкъдим итте.
Путин: Бердәм дәүләт имтиханы механизмы камилләшергә тиеш
Балаларга белем бирү йөкләнеше нигезле һәм баланслы булырга тиеш.
«Әлбәттә, дәресләрдә бер нәрсәгә өйрәтеп, ә имтиханнарда башканы сорау файдага түгел. Мондый туры килмәү мәктәп программалары һәм имтихан сорауларында була», – диде Президент.
Шул сәбәпле, ата-аналарга репетиторлар ялларга туры килә, бу – һәркемнең дә хәленнән килми. Путин Хөкүмәткә укытучылар һәм ата-аналар берләшмәләре белән проблеманы хәл итәргә кушты.
«Бу уңайдан Бердәм дәүләт имтиханы турында да: ул, элеккечә, киң җәмәгатьчелек арасында дискуссия һәм бәхәс тудыра, без боларның барысын да яхшы беләбез. Чыннан да, Бердәм дәүләт имтиханы механизмы камилләшергә тиеш», – диде дәүләт башлыгы.
БДИда 1 имтиханны кабат тапшырып булачак
Путин, югары уку йортларына кабул итү компаниясе ахырына кадәр берәр фәннән Бердәм дәүләт имтиханын кабат бирү мөмкинлеге булсын өчен, «чыгарылыш укучыларына икенче мөмкинлек бирергә» тәкъдим итте.
Россиядә өченче сменада укуны бетерү өчен, 150 яңа мәктәп төзеләчәк
Мәгариф учреждениеләре тулы булу мәсьәләсе аеруча кискен торган Россия шәһәрләрендә өстәмә 150 мәктәп һәм 100дән артык балалар бакчасы төзеләчәк.
Мәскәү – Казан түләүле трассасын Екатеринбург һәм Төмәнгә кадәр озайтачаклар
«Мәскәү һәм Казан арасында тиз йөрешле автомобиль хәрәкәте ачылды инде. Агымдагы елда магистральне Екатеринбургка, ә киләсе елда Төмәнгә кадәр сузачакбыз», – диде Путин.
Киләчәктә маршрут бөтен ил буенча, Владивостокка кадәр узачак. 6 ел эчендә Россиядә шәһәрләрне урап уза торган 50 юл барлыкка килергә тиеш.
Мәскәү – Петербург югары тизлекле тимер юл магистраленең кайсы шәһәрләр аша узачагы билгеле
Мәскәү һәм Санкт-Петербург арасындагы югары тизлекле тимер юл магистраленең беренче маршруты Тверь һәм Бөек Новгород шәһәрләре аша узачак.
«Аннан соң Казан һәм Уралга, Ростов-Донга, Кара диңгез ярларына, Минск, Белоруссиягә һәм башка кирәкле юнәлешләргә магистральләр салачакбыз», – дип белдерде Владимир Путин.
Көнбатыш безне кораллануның яңа ярышына тартып кертергә тели
«Көнбатыш безне коралланышның яңа узышына тартып кертергә теләгәнен аңлыйбыз. Шул рәвешле, безне хәлсезләндереп, 1980 елларда Советлар Союзы белән кылган гамәлләрен кабатларга ниятлиләр», – ди Путин.
«Көнбатыш стратегик юнәлештәге группировкаларны ныгыту мөһим, бу – НАТОның Көнчыгышка киңәюе, альянска Швеция һәм Финляндияне җәлеп итү белән бәйле куркынычларны киметү өчен кирәк», – дигән бурыч куйды Президент.
Ул Көнбатыш Украинада, Якын Көнчыгышта конфликтка коткы салуын һәм алдавын дәвам итүен искәртте. «Хәзер оялмыйча да Россия, имеш, Европага һөҗүм әзерли, дип әйтәләр. Без бит аларның тузга язмаган нәрсә сөйләгәнен аңлыйбыз, шул ук вакытта безнең территориядә һөҗүм өчен нокталар сайлыйлар, үзләре уйлаганча иң нәтиҗәле көрәш чараларын сайлыйлар», – ди Путин.
«Алар бездә дә, аларның территорияләрендәге урыннарны тар-мар итәргә сәләтле корал булуын аңларга тиеш», – диде Президент.
Владимир Путин салым билгеләүнең «гаделрәк» системасын уйларга кушты
Россия Президенты Владимир Путин салым салуның «гаделрәк» системасына күчү кирәклеге турында белдерде.
«Безнең казна системасын модернизацияләү алымнарын, шәхси һәм корпоратив керемнәре югары булган кешеләргә салымны гаделрәк билгеләүне уйларга тәкъдим итәм. Киресенчә, гаиләләргә салым йөкләнешен киметергә кирәк, шул исәптән, бүген әйткән салым чигерүләре хисабына», – дип билгеләп үтте ил Президенты.
Авылга күченеп килгән мәдәният хезмәткәрләре 2 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин
2025 елдан Россиядә «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы эшли башлаячак. Аның нигезендә, нинди төбәккә килүенә карап, авылларга күченгән белгечләр 1 яки 2 млн сум акчага өмет итә ала.
Авылга яки кечкенә шәһәргә эшләргә күченгән мәдәният хезмәткәренә 1 тапкыр түләнә торган 1 млн сум акча биреләчәк, ә Ерак Көнчыгышта, Донбасста яки Новороссиядә ул 2 млн сум тәшкил итәчәк.
Россиядә диспансеризация узучыларга салым чигерүе булачак
Киләсе елдан Россиядә даими рәвештә һәм планлы нигездә диспансеризация узучы, шулай ук ГТО нормативларын уңышлы тапшыручы һәркемгә салым чигерүе бирелә башлаячак.
Россия Президенты, федераль акчалар хисабына, төбәкләрдә, бигрәк тә кече шәһәрләрдә һәм авылларда, балалар һәм өлкәннәр өчен 350 спорт объекты төзергә тәкъдим итте.
2030 елга кадәр кимендә 50 «югары экологик куркыныч нокта» бетерелергә тиеш
Алдагы 6 елда кимендә 50 югары экологик куркыныч «нокталар» юкка чыгарылырга тиеш.
«2030 елга Россиядә сортировкага яраклы бөтен нәрсәгә, барлык каты калдыкларга сортировка ясалырга һәм аларның кимендә чиреге икенчел кулланылышка керергә тиеш. Мондый проектларга өстәмә финанслар бүләчәкбез, калдыклар белән эш итү буенча, бизнес белән бергәләп, якынча 400 объект һәм 8 экосәнәгать паркы төзиячәкбез», – диде Путин.
Ул соңгы 5 елда Россиядә меңләгән километр елга һәм яр буйлары чистартылганын, Иделдә пычрак суларның яртысы кимегән әйтте. Әмма Путин илдәге су объектларының пычрануын тагын 2 тапкырга киметергә кушты.
Россия – глобаль бодай базарында лидер
«Хәзер без үзебезне азык-төлек белән тулысынча тәэмин итеп кенә калмыйбыз. Россия – глобаль бодай базарында лидер. Без азык-төлек экспортерларының алдынгы илләре егермелегенә керәбез», – диде дәүләт башлыгы.
Владимир Путин авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, фермерларга, гомумән, авыл хуҗалыгында эшләүче белгечләргә рәхмәт әйтте. «Нәтиҗәләрегез өчен рәхмәт!» – диде ул.
Путин билгеләп үткәнчә, 2030 елга Россия агросәнәгать комплексының җитештерү күләме, 2021 ел белән чагыштырганда, кимендә дүрттән бер тапкырга, ә экспорт – 1,5 тапкырга артырга тиеш. «Хакимият әлеге тармакка ярдәм итүне, шулай ук, авыл территорияләрен комплекслы төзекләндерү программасын, почта бүлекчәләрен яңартуны һәм модернизацияләүне дәвам итәчәк. Яр буенда урнашкан төбәкләрне үстерү өчен аерым карар кулланыла», – диде дәүләт башлыгы.
2030 елга Россиянең барлык төбәкләре дә икътисади яктан мөстәкыйльрәк булырга тиеш
«Бу – бөтен ил буенча гражданнарның үзреализациясе өчен тигез шартлар, гаделлек һәм югары тормыш стандартлары мәсьәләсе», – диде Президент.
Хакимият балалар бакчалары һәм мәктәпләр капремонтына өстәмә 400 млрд сум акча бирәчәк
18,5 меңгә якын мәктәпкә ремонт кирәк. «2030 елга кадәр төбәкләргә бу проблеманы тулысынча ябарга булышачакбыз. Ә алга таба мәктәпләргә ремонтны план режимында уздырачакбыз», – диде Путин.
Бүген медкабинетлар Россия мәктәпләренең 65 процентында гына бар. Алдагы 6 елда мондый кабинетларга ихтыяҗны бетерергә кирәк, дип белдерде.
Россиядә аэропортлар челтәрен модернизацияләүгә кимендә 250 млрд сум юнәлдереләчәк
«2030 елга Россиядә авиаэлемтәнең интенсивлыгы узган елга караганда 1,5 тапкырга артырга тиеш», – дип билгеләп үтте Президент.
Моның өчен эчке һәм төбәкара һава юллары үсешен тизләтергә планлаштыралар. Хөкүмәт алдында 6 ел эчендә 75 һава гаване инфраструктурасын модернизацияләү бурычы тора. Шул максатларга ким дигәндә 250 млрд сум күләмендә акча юнәлдереләчәк.
Моннан тыш, Россия авиакомпанияләренең авиация паркын үзебезнең ил самолетлары хисабына яңартырга кирәк булачак.
Россиядә студентлар шәһәрчекләре төзү программасына 400 млрд сум юнәлдереләчәк
2030 елга кадәр Россиядә 25 университет кампусы төзеләчәк, дип белдерде.
«Гомумән алганда 40 студентлар шәһәрчеге төзергә тәкъдим итәм», – дип белдерде ул.
Бу максатларга федераль бюджеттан 400 млрд сумга якын акча юнәлдереләчәк.
«Техникум, колледжларның уку биналарын гына түгел, спорт объектларын, тулай торакларын да тәртипкә китерергә кирәк. 6 ел дәвамында бу максатларга федераль бюджеттан 120 млрд сум юнәлдерәбез. Шулай ук өстәмә 124 млрд сум бүлеп бирәбез. Алдагы 6 елда вуз һәм университетларның 800гә якын тулай торагына капиталь ремонт ясыйбыз», – дип хәбәр итте дәүләт башлыгы.
«Гаилә» яңа илкүләм проекты гамәлгә кертеләчәк
Россиядә «Гаилә» яңа илкүләм проекты гамәлгә кертелә башлаячак.
Ул 2022 елда Россиянең 39 төбәгендә бала туу күрсәткече Россия буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк булуын искәртте. «2030 ел азагына кадәр мондый төбәкләргә, гаиләләргә ярдәм буенча үз программаларын үстерә алсыннар өчен, 75 млрд сумнан да ким булмаган акча күчерәчәкбез. Акчалар киләсе елдан күчә башлаячак», – дип белдерде.
Россиядә халыкны авария хәлендәге торактан күчерү өчен яңа программа барлыкка киләчәк
Владимир Путин РФ Хөкүмәтеннән гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы әзерләргә һәм аны эшләтеп җибәрергә сорады.
Соңгы 16 елда 1 млн 730 мең кеше яңа фатирга күченгән. Ул, алдагы 6 елда бу динамиканы киметмәскә кирәк, диде.
6 елда Россиядә мәдәният объектларына 100 млрд сум юнәлдереләчәк
Алдагы 6 елда хакимият кино һәм интернетта мәгърифәтчелек, мәгариф, тарихи һәм башка кирәкле иҗади проектларга өстәмә 100 млрд сум юнәлтәчәк.
«Мин шулай ук «Пушкин картасы» программасын киңәйтергә тәкъдим итәм. Хөкүмәттән өстәмә тәкъдимнәр әзерләүне сорыйм», – диде Путин.
Ул 2025 елдан Россиядә «Авыл мәдәният хезмәткәре» проекты эшли башлаячагын әйтте. Ул «Авыл укытучысы» һәм «Авыл табибы» программалары белән охшаш булачак.
Тәрбия эше буенча директор урынбасарларына – 5 мең сум
Владимир Путин «Россия яшьләре» яңа илкүләм проектын гамәлгә кертергә тәкъдим итте.
«Бу проект киләчәк турында һәм халкыбызның киләчәге өчен булырга тиеш. Балалар үзләрен бердәм команда булып хис итсен, тормышта терәк тойсын өчен, остаз роле мөһим», – диде Президент.
Ул мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә директорларның тәрбия буенча киңәшчеләре өчен аена 5 мең сум түләү кертүне тәкъдим итте.
«Игътибарга мохтаҗ булган, халкы 100 меңнән кимрәк булган торак пунктларда мәктәп сыйныф җитәкчеләре һәм көллиятләрдә, техникумнарда студентлар группалары кураторлары өчен 2024 елның 1 мартыннан федераль түләүләрне 10 мең сумга кадәр – 2 тапкыр арттырырга тәкъдим итәм», – дип өстәде Путин.
Бизнеска 5 елга бер тапкыр кредит каникулларын рәсмиләштерү тәкъдиме
Россия Президенты Владимир Путин зур булмаган бизнеска махсус хокук бирергә – кредит тарихын бозмыйча, 5 елга бер тапкыр кредит каникулларын 6 айга кадәр вакытка рәсмиләштерергә тәкъдим итте.
«Кече һәм урта компанияләрнең динамик үсеш алуы, ә бу үсешнең сыйфаты җитештерү бизнесының югары технологияле юнәлешләре хисабына күтәрелүе өчен барлык шартларны да тудырырга кирәк», – диде Россия Президенты. Ул 2025 елның 1 гыйнварыннан бизнесны тикшерүгә вакытлы мораторийлардан баш тартырга һәм, аны законлаштырып, тулысынча рискка юнәлтелгән алымга күчәргә кирәк булуын әйтте.
«Риск булмаган урыннарда профилактик чаралар күрергә кирәк. Һәм, шул рәвешле, тикшерүләр санын киметергә», – диде дәүләт башлыгы. Аның сүзләренчә, тулаем алганда, кече һәм урта бизнес җитештерү предприятиеләре өчен салым режимы йомшартылырга тиеш. Путин Россия Хөкүмәтеннән бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәр бирүне сорады.
Салым түләмәс өчен бизнесны «ваклаучыларга» – амнистия
«Упрощенка»да калу максатыннан бизнесны бүлгәләүчеләргә амнистия бирелергә мөмкин.
Андый компанияләр «ак ысул» белән эшләүгә күчәргә тиеш. Аларга штрафлар һәм санкцияләр, салымны кабаттан санау булмаячак, диде Путин. Амнистиянең асылы шунда.
Махсус операциядә катнашучылар өчен «Геройлар вакыты» дигән кадрлар программасы булдырыла
Гамәлдәге частьләрдә хезмәт иткән махсус хәрби операция ветераннары, солдатлар һәм офицерлар 1 марттан «Геройлар вакыты» дигән яңа кадрлар программасында катнашу өчен гариза тапшыра ала.
Путин аңлатканча, программада, дәрәҗәсе һәм вазифасына бәйсез рәвештә, хәрбиләр, югары белемле һәм идарә итү тәҗрибәсе булган ветераннар катнаша ала. «Иң мөһиме – иң яхшы сыйфатларын, үз артларыннан иптәшләрен ияртә алуларын күрсәткән кешеләр булырга тиеш», – диде ул.
Президент сүзләренчә, уку якындагы айда башлана. Программада беренче катнашучылар өчен Россия Хөкүмәте, Россия администрациясе, федераль министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, төбәк башлыклары һәм зур компания җитәкчеләре остаз булачак.
Моннан тыш, махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылар, өстенлекле тәртиптә, Россиядә әйдәп бара торган уку йортларында югары белем, гражданлык һөнәре алачак.
«Хәрби операция катнашучылар белән даими очрашып торам. Алар, кулларына корал тотып, Ватан сагына басты. Шушы батыр кешеләргә, кайвакыт япь-яшь егетләргә карыйм. Бер арттырусыз әйтәм – безнең кешеләргә, халкыбызга һәм шушы кешеләргә карата йөрәк горурлык хисе белән тула», – диде Владимир Путин.
Путин мондый кешеләр «чигенми, сатмый, хыянәт итми» дип ышана. «Алар мәгариф системасында, яшьләр тәрбияләүдә, иҗтимагый берләшмәләрдә, дәүләт компанияләрендә, бизнеста, дәүләт һәм муниципаль идарәдә алдынгы позицияләргә чыгарга тиеш, төбәкләрне, оешмаларны, илдәге иң зур проектларны җитәкләргә тиеш», – диде президент.
Россия Президенты, мондый «чын геройлар һәм патриотлар» тормышта бик тыйнак һәм басынкы була, уңышлары белән масаймый, купшы сүзләр сөйләми, диде. «Әмма тарихтагы кискен борылыш чорларында нәкъ менә шушындый кешеләр алгы планга чыга, җаваплылыкны үзләренә ала. Ил турында уйлаган, аның язмышы белән яшәгән кешеләргә киләчәктә Россияне ышанып тапшырырга була», – диде ул.
Дәүләт башлыгы Россиягә хезмәт итүчеләрне, Ватанга тугрылыкларын эш белән исбатлаган хезмәтчәннәрне һәм хәрбиләрне «элита» дип атады.