Россия мәдәният министры Ольга Любимова коронавирус белән авырый
Түрәгә COVID-19 диагнозы куелган.
Россия Мәдәният министрлыгы җитәкчесе Ольга Любимова яңа типтагы инфекция — коронавирус белән авырый. Бу турыда аның матбугат сәркатибенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
«Ольга Любимова читтән торып эшли. Аның COVID-19 тесты уңай нәтиҗә күрсәтте. Ул өендә, киңәшмәләрне видеоконференция режимында уздыра. Очрашуларда онлайн форматта катнаша», — дип сөйләгән агентлык чыганагы.
Аның сүзләренчә, министрның авыруы җиңел формада уза, аны хастаханәгә салу турында сүз бармый.
Моңа кадәр Россия Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус белән авырый, дип язган идек. Аннары төзелеш министры Владимир Якушев та коронавирус эләктергәне билгеле булды.