Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ркаил Зәйдулла: «Безнең иң зур бәла: язучының үзендә цензура утыра – куркаклыкта хикмәт»

news_top_970_100
Ркаил Зәйдулла: «Безнең иң зур бәла: язучының үзендә цензура утыра – куркаклыкта хикмәт»

Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың Татарстан Язучылар берлеген җитәкләвенә 2 ел булды. Татарстан Дәүләт Советы депутаты булуына 4 ел булып килә. Чираттагы әңгәмәбез аның Язучылар берлеге рәислегенә алынганда әйтелгән планнарының үтәлешен барлаудан башланган иде. Әмма аның белән генә тукталып калып булмады – бүгенге язучыларга кагылышлы вазгыять турында да сөйләштек. Хәзерге вакытта Язучылар берлеге бинасында ремонт бара. Шуңа да сүз ремонт темасыннан башланды.

Капиталь ремонт инде бу. Мин аны сорап Президентка кердем. Түбәдән шаулап су үтә иде. Нигезне дә ныгыталар. Чөнки стенада ярыклар да пәйда булган. Подвалда чүп-чар арасыннан томалап калдырылган бүлмә дә таптылар әле...

Скелетлар чыкмастыр шәт?

Мин дә шикләнгән идем аны. Заманында бит бина Чека кулында да була... Тик эченә кереп булмады аның. Аны арчып чыгару өчен бик күп чыгымнар кирәк. Җылыту системасын алыштырырга... Кайдан ул кадәр акча... Әле бу төзәтү-сипләүнең очына чыгып булырмы, дип куркып торам. Төзелеш материаллары коточкыч кыйбатланды. Ярый әле түбәсен ябып өлгердек, подвалы эшләнеп бетте. Бинаның үзен эчтән-тыштан рәткә китерәсе бар. Хәзер бит бер нәрсәне дә алдан әйтеп булмый.

Бинаны купец вакытында бик акыллы кешеләр мәңгелеккә дип салган булган. Совет вакытында, ремонтлый-ремонтлый, вентиляция шахталары югалып беткән – томалаганнар.

Подвалны кулланып булачакмы алга таба?

Андагы ике бүлмәне тоташтырдык, араларын арка белән генә бүлеп куйдык. Рәхәтләнеп яшьләргә бирер идем. Янып тора торган яшьләр булса... юк бит... үзең ясый алмыйсың яшь язучыларны... Бәлки, бильярд бүлмәсе эшләргәдер. Элек бар иде Союзда бильярд өстәле – мин аны хәтерлим – үзем дә уйнап йөрдем, каядыр «аякланган». Элек бит Союзга язучылар күп килә иде, яза торганнары да күп иде. Хәзер членнар күп, яза торганнары аз. Без берлек хозурында «Язучы» дигән китап нәшрияты ачмакчы булабыз кайчаннан бирле. Бәлки, нәшрият шунда булыр. Төрлечә планнар корабыз инде...

Ремонт башлангач, ни дә булса эшләдем, дигән горурлык хисе барлыкка килгәндер, әйеме?

Менә Парижда Роза Туфитуллованың «Гөлсем» исемле романы французча басылып чыкты. Аңарчы Анкарада төрекчә чыккан иде. Горурландым әдәбиятыбыз өчен. Ә ремонт... Ул да мөһим инде, анысы. Ләкин беренчел түгел.

9-10 ел эчендә бинаны эт итеп бетергәнсез, дип сүктеләрме соң үзегезне?

Бөтенләй эт итеп сүгәрлек түгел икән. 10 ел элеккеге ремонтның әйбәт якларын да күрделәр, ялгышлар да булган. Түбә япканда ярыклар калган. Хәзер профессионаллар эшли, һәм контроль дә бар. Мин инде, тынычланып калмасыннар дип, йә Сәфәровка барып әйтәм, йә Марат Әхмәтовка... Шуннан соң тагын дөбер-шатыр йөгерә башлыйлар.

Ркаил, син рәислеккә килгәндәге программаңның 18 пунктын карап чыгабызмы?

Шуны сорарсың дип уйлаган идем аны. Ләкин карап чыгарга ирендем...

Йөз процент үтәп булмый инде аны. 2 елда шактые үтәлде дә... Әле тагын 2 елда тагын күпмеседер үтәлер, дип өметләнәм.

Мин иренмим, карыйм.

Минем әйткән сүз бар: әйткәннең 30 проценты эшләнсә дә – зур казаныш. Язучылар берлеге милли мәнфәгатебезне яклау өчен мөнбәр булырга тиеш! Менә монысы һәрвакытта исемдә.

Ул мөнбәрдә син берүзең генә бугай...

Юк инде, нишләп алай дисең? Безнең мобиль төркемнәр оештырып, очрашулар ясап тору планы бар – мин ул планны Президентка (Татарстан Республикасы Рәисенә. – авт.) күрсәттем. Һәм ул үтәлә дә. Халык белән очрашмаган көнебез сирәк. Айлар дәвамында Казандагы, Чаллы, Әлмәттәге балалар бакчаларына язучылар очрашуга йөрде. Алар өчен Марат Әхмәтов ярдәмендә бераз матди стимул да булдырдык. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк, Алла боерса.

Әле Чистайда очрашу үткәрергә җыенабыз. Ул бит революциягә кадәр татар мәдәниятенең үзәге булган. Фатих Кәримиләр, Исхакыйлар, Фуад Туктаровлар укыган атаклы мәдрәсә эшләгән. Фатих Әмирхан абыйсының «Әмирхания» мәдрәсәсе...

Тукай мәхәббәте Зәйтүнә шунда яшәгән...

Әйе, мәхәббәте... әйе... Анда Чистай ишаны Закир Камаловның кайбер корылмалары әле дә исән. Чистайда әдәбият көннәре үткәрсәк, шәп булыр иде. Анда Татар мәдәни үзәге булдыру мәсьәләсе тәмам өлгереп җиткән. Бу ихтыяҗны Татарстан җитәкчеләре белә. «Яңа гасыр» телевидениесе генә дә ничә тапшыру багышлады. Әйтәм бит, Октябрь фетнәсенә кадәр татар мәркәзләренең берсе булган Чистай. Ул яктан бик атаклы кешеләр чыккан. Бадамшинны кем белә, мәсәлән, ул – милли эшчәнлеге өчен Исхакый белән төрмәдә утырган, милләтпәрвәр, Дәүләт Думасы депутаты.

«Ләкин рәис булгач, тагын бер нәрсә күзгә ташлана башлады: картая-картая, кешенең нәфесе дә үсә икән»

Бая «яшьләр» дип сүз башлаган идек...

Янып торган егетләр юк! Булсалар, күтәреп алыр идек. Яшьләрнең килүе турыдан-туры мәктәп белән бәйле бит ул... Хәзер әдәбиятка, өлкәнәйгәч, тәҗрибә туплап киләләр. Нидер югалган була, әлбәттә. Дәрт, фидаилык... Кызлар күп яза. Араларында сәләтлеләре дә бар.

Син әдәбиятка килгәндә хәлләр башкача идеме?

Ул чакта да чәчрәп торган талантлар аз иде инде, дөресен әйткәндә. Алар күп була да алмыйдыр... Артык өлкәнәйдем бугай, еш кына уйланып ятам, нәтиҗәләр ясыйм – мине мәктәптә укыганда ук күреп алганнар, иркәләп үстергәннәр. Мин заманында аның кадерен дә белмәгәнмен. Миңа булышканнар икән, мин дә башкаларга булышырга тиеш. «Тиеш» дигән сүзне өнәп бетермим, бу теләгем, омтылышым – минем өчен җан таләбе. Минем кебек уйлаучылар, Аллага шөкер, язучылар арасында шактый.

Ләкин рәис булгач, тагын бер нәрсә күзгә ташлана башлады: картая-картая, кешенең нәфесе дә үсә икән. Барысының да түгел, әлбәттә. Бәлки, материалист булудандыр бу... Алар бит теге дөнья барлыгына ышанмый. Барысын да монда алып калырга ыргыла. Тик кәфеннең кесәсе юк. Бу сыйфат үзгәреше, гомумән, кешегә хас нәрсә, күрәсең. Иманлы инсаннар андый үзгәрешләргә дучар түгел.

Бу – яшь арту белән киләме икән, әллә андый кеше яшь чакта да шундый сөмсез булганмы?

Хәер, картлыкка-яшьлеккә дә карамыйдыр инде бу мәрәкә. Кешенең холкына, иманына бәйледер. Алтыдагы – алтмышта, диләр бит. Яшьрәк чакта кеше үз-үзен контрольдә ныграк тота ала – яшерә белә. Картая төшкәч, ачыла. Картайгач, гомумән, бөтен сыйфатлар ачыла.

Синең өчен, алай булмаска кирәк, дигән бер мисал инде.

– Үземне андый булырмын дип уйламыйм. Мин – бөтенләй бүтән төрле камырдан... дип уйлыйм да... Өздереп әйтергә ярамый, Аллаһ сакласын. Кешенең әллә нинди әверелешләрен хәтерли тарих. Хәзер дә күзәтеп торабыз. Бигрәк тә күз уңындагы кешеләрне…

Программаңны барлауны дәвам итик. Тәрҗемә үзәге буенча эшең әйбәт бара, әйеме?

Әйбәт дип, мин үзем канәгать болай. Хәлдән килгәнчә инде. Әллә кая сикереп булмый. Тәрҗемә мәсьәләсендә азәрбайҗаннар, кыргызлар, казакълар, үзбәкләр белән сөйләшәм. Үзешчән итеп түгел, дәүләт белән дәүләт аралашып төзелсен иде дә андый килешүләр. Берәр җиргә, бигрәк тә төрки илләргә барганда, Татарстан делегациясе составында язучылар да булсын иде. Республикалар белән мөнәсәбәтләр булдыруны элеккеге кимәленә җиткереп булырмы – белмим, дөньялар нык үзгәрде, ләкин без бу юнәлештә эшлибез. Күптән түгел генә мин Үзбәкстанда, Азәрбайҗанда булдым. Күп төрки язучылар белән очраштым. Азәрбайҗанда татар хикәяләре антологиясе нәшер ителде. Башка илләрдә дә чыгарырбыз, дигән ышаныч бар.

Төрки республикалар татар язучыларын Россия контекстында кабул итәме?

Төрки халыклар безне зур тарихы булган мөстәкыйль халык итеп кабул итә. Чөнки аларның язмышында татарның роле зур булган. Мәгърифәт, нәшрият, әдәбият ягыннан бик зур йогынты ясаганбыз. Ләкин үткәннәр белән мактану гына ерак алып бармас, безгә бүген дә көчле булырга кирәк. Көчле әдәбият! Менә нәрсә һәр халыкның күңеленә юл ача. Шуңа иң әүвәл көчле, заманча әдәбият тудырырга, аннары Шәрыкта да, Гаребтә дә шул әдәбиятны таратырга. Минем төп максатларымның берсе шул. Татарны дөнья онытмасын!

Әле яшь шагыйрь вакытымда, 1990 елда иде шикелле, Үзбәкстанда бер конференциядә иң беренче итеп миңа сүз биргәннәр иде: бу бит – минем хакка түгел, татарга хөрмәт йөзеннән. Хәзер беренчеләрдән булып мөстәкыйль дәүләт вәкилләре сөйли, алга чыга. Бәйсез булсаң, әдәбиятыңа карап тормыйлар. Төрле фестивальләрдә, дип әйтүем... Аннары кемнең кем икәне ачыклана, әлбәттә. Шуңа күрә безгә башкалардан аерылып торган көчле әдәбият кирәк. Башны югары тотар өчен!

Тәрҗемә буенча эшебез күренә – Төркиядә, Мәскәүдә, Азәрбайҗанда исән-сау татар язучыларының XXI гасырда иҗат иткән хикәяләр антологиясе чыкты. Төркиядәге «Һәҗә» журналында – ул бик абруйлы нәшриятныкы – яшь шагыйрьләрнең шигырьләре басылып чыкты. Күз уңында булмаган, читтәрәк кала торган шагыйрьләр дә керде. Мәсәлән, Чаллыдан Айрат Суфиянов, Сирень Якупова. Факил Сафинны шагыйрь дип белүчеләр сирәк, минемчә, шәп прозаик булгач... Ә бит шәп шагыйрь дә!

Бәлки, тагын да төшеп калучылар булгандыр. Габделнур Сәлимне тәкъдим иткән идем, Фатих Котлы аны тәрҗемә итә алмады. Шулкадәр метафора белән яза торган шагыйрь... Аңлатып бирер өчен аның үзен дә табып булмый бит... Олы шагыйрьләр арасында сәер кешеләр күп... Габделнур инде ул бөтенләй... Яшь чакта ул француз сюрреалистлары кебек тә язды. Аннары, Чаллыга киткәч, кришнаит та булып алды. Эзләнә торгач, яңадан исламга кайтты. Соңгы шигырьләре арасында төрлесе бар. Борынгы төрки шәкелне дә яңартты ул, дини дидактикага да мөрәҗәгать итте. Шагыйрь һәрвакыт эзләнергә тиеш.

Кыскасы, тәрҗемә итеп булмады шигырен, «теш үтмәде». Үземчә иң гади шигырен сайлаган идем, Фатихка үзем аңлаганча төшендереп тә карадым. Метаметафора... Киләчәктә чыгарырбыз без аны. Шагыйрь бит ул туктап калырга мөмкин, дингә кереп китәргә, яки җәмәгать эшенә, сәясәт белән шөгыльләнә башлавы ихтимал...

Эчеп ятарга...

Әйе. Анысы инде – ашау-эчү мәсьәләсе... Иҗат кешеләре бик эмоциональ бит. Ләкин, Аллага шөкер, хәзер яшьләрнең күбесе алкогольне авызга да алмый, Рифат Сәлах кебекләр намазда. Өлкәннәрдән дә намазга басучылар шактый. Кайсылары хәтта мәдрәсәләрдә укып йөри.

Булды инде андый гөнаһ. Хәзер дә бөтенләй бетеп җитмәгән... Бервакыт заманында күренекле язучы Барлас Камалов: «Безне, Ркаил, самолетта шартлап үлсәк тә, «эчеп үлде» диячәкләр», – дигән иде.

Газинур Морат та искә төшергән иде ул сүзләрне, үзе белән интервью вакытында.

Әйе, имидждан күп тора. Безнең «имеш» дигән сүз шул рәвешле инглизләргә кермәгәнме икән?

Барлас Камалов әйткән идеме соң? Үзең уйлап таптыңмы?

Әйткәндер дә, бәлки. Кеше әйтте, дисәң, бигрәк тә ул танылган кеше булса, тизрәк һәм җиңелрәк кабул ителә.

«Газинур Морат афоризмнары» дип яза идең инде хәзер тыелган бер социаль челтәрдә...

Андый шаяруларны яратам мин. Афоризмны уйлап табуның механизмын күрсәтмәкче идем. Афоризмның моторы – парадокс!

Ә шигырьнең моторы нәрсә?

Экспрессия. Хис.

Ә фикер?

Фикер әйтәсең килсә, фәнни фәлсәфи трактат яз! Шигырь – ул күңел халәте, атылып чыккан хисләр өермәсе. «Беренчел фикер булырга тиеш», – диючеләр бар анысы. Мин киресенчә уйлыйм. Шигырь ул – мантыйкны җимереп, яңа мантыйк төзү, хаосны бер ритмга кертү. Безнең кайбер шагыйрьләр нидер сөйләп килә-килә дә, соңгы ике юлда сыек кына фикер әйтеп куя. Бөтен фикер инде әллә кайчан әйтелеп беткән! Аның тузанын йөрәк каны гына сөртә ала.

«Иҗат бит ул – күңел таләбе. Аның өчен түләсәләр – әйбәт, түләмәсәләр дә язабыз, Аллага шөкер»

Теге пунктларның берсендә «Әдәби фонд кирәк» дигән идең. Баш тарттыңмы ул фикердән?

Өстәмә бюрократик мәшәкатьләр китереп чыгара. Элек аның механизмы бар иде: китаплар чыккач, Әдәби фондка акча күчә иде. Хәзер андый чыганаклар юк. Акча табу өчен иганәчеләр эзләргә мәҗбүр булабыз. Акча бирәм, диюче булса, Союзның үз исәп-хисап счеты бар. Бирәм дип атлыгып торучылар гына юк. Депутатлык әйбәт инде бер караганда, әллә кемнәр белән сөйләшеп була. Хәтта алай гына да түгел, берәү: «Союзга ярдәм кирәкмиме?» – дип сорады. «Һәрвакыт ярдәм кирәк», – дидем. Андыйлар да бар, дисәм, андый кеше берәү генә булды. Хәзер бит вазгыять тә катлаулы, шулай да, сорагач, гадәттә, каршы килмиләр. Мин бит үземә сорамыйм, безнең ул акчаны кайда ничек туздырганлыкка мәгълүмат ачык. Өлкәннәргә, авыруларга һәрдаим ярдәм итәргә тырышабыз.

Теге пунктларда грантлар мәсьәләсе турында да әйткән идең...

Без бер грант оттык та бит әле. РФ Президенты грантын. Грант акчасына китапларны цифрлаштырырга аппаратура алдык. Фронтовик язучыларның әсәрләрен электрон вариантка күчердек. Грантлар күп икән бит ул, белешеп торырга гына кирәк. Ләкин алган очракта да мәшәкате бихисап, туктаусыз исәп-хисап язасы. Анысы да табигыйдыр, акча әрәм-шәрәм ителергә тиеш түгел...

Сүз башында нәшрият ачу турында әйтә башлаган идең. Күптән әйткәнең бар иде.

Эш бара...

Бик озакка китте түгелме соң?

Бюрократик киртәләр күп бит. Махсус шуның белән генә шөгыльләнүче дә юк. Минем исемә төшкәндә, эш кызуланып китә... Ипләп кирәк, җайлап кирәк, дип күңел юатам инде. Нәшрият ачу эше соңгы этапта хәзер, барлык рөхсәтләр алынып бетте. Аның бит әле эшләп китүе дә кирәк. Хәзер җүнле-башлы редакторларга кытлык... Китап чыгарыр өчен заказлар булуы кирәк. Ләкин без авырлыкларны җиңәргә өйрәнгән.

Тагын яшьләргә күчик әле. Барлык рәисләр дә «яшьләр белән эшләргә кирәк» дип гел тәкърарлады. Эш башлар алдыннан син дә әйттең. Хәзер ул турыда бик сүз кузгатмыйсың, никтер... Яшьләр белән эшләп буламы? Аларга сез кирәкме?

Бик үк кирәк тә түгел бугай шул... Син «авырткан җиргә» кагылырга маһир инде. Катырак та әйтим әле: яшьләр, гомумән, безне санга сукмый – шундый тәэсир кала. Без, мөгаен, аларга «нафталинлы» булып күренәбездер. Бер тапкыр Тукай клубында Йолдыз Миңнуллина җитәкчелегендә яшьләрнең иҗат кичәсен оештырган идек. Хатип Миңнегулов белән янәшә утырдык, ул миннән дә өлкән, университеттагы остазым – яшьләр үз язганнарын укыганда, берни аңламый, югыйсә, бөтен борынгы шәрык, төрки шигъриятен айкап чыккан кеше! Миннән сораша... мин дә мондый опусларны төшенмим. Нәрсә әйтергә тели? Кафия юк, вәзен юк, сүз байлыгы юк дәрәҗәсендә... Шигырьнең бит аның үз музыкасы була, шигырь буш булса да, музыкасы бар икән, тәэсир итә ул. Монда ул да юк! Мин бит яшьләрнең кәгазьгә басылган шигырьләрен дә укып барам, яки бик примитив, яки бернәрсә аңламыйм. Яңа поэзия шулай буладыр, дип уйласаң, мин бит инде алай ук надан кеше түгел. Экзистенциализм, диләр инде алар аны, фәлән-төгән, диләр. Нинди генә талантлы булсаң да, шигырь ул ничә мең ел элек формалашкан һәм камилләшә барган. Син үз ритмыңны тотарга тиеш. Колагына аю баскан кеше музыка уйнарга өйрәнә алмый, һәм аның композитор булуын күз алдына да китереп булмый. Хәер, хәзер нота белмәгәннәр дә көй чыгара, сүз тәмен тоймаганнар нидер яза...

Бу – татар шигъриятенең киләчәгеме, әллә мавыгу гынамы?

Андыйга китсә, киләчәк юк, дигән сүз инде. Аларның күбесе кызлар әле. Араларында бер-ике үсмер егет тә бар иде, алары кызларга караганда да аңлаешсыз. Ул кызлар кияүгә чыгып үз ояларын корыр, бала үстерер, бәлки, әдәбиятка мәхәббәтләре дә бардыр. Анысы да мөһим. Балаларына, бәлки, шул мәхәббәтне тапшыра алыр. Бала үстерү – хатын-кыз өчен иң зур вазифа ул. Артисткалар, хәтта шагыйрәләр арасында да, иҗатка бирелеп, кияүгә чыкмыйча калганнар бар. Нәтиҗәдә, шигырь дә калмый, бала да юк...

Балалы кеше бәхетлеме, баласызымы – анысын белгән юк. 18 пункт буенча дәвам итәбез. Язучыларның иҗат кичәләрен зур залларда уздырырга кирәк, дигән идең. Синекен һәм Разил Вәлиевнекен Камал театры сәхнәсендә уздырдыгыз...

Кеше әдәбиятта үз сүзен әйткән икән – без аның юбилеен билгеләп үтәргә тырышабыз. Рифат Җамал, Марат Кәбиров, Ләис Зөлкарнәй, Илфак Ибраһимовның (Мөхәммәт Мирза), мәрхүм Зөлфәтнең иҗат кичәләрен зур залларда уздырдык. Равил Фәйзуллин белән Рабит Батулланың юбилей кичәләре Камалда булачак. Ринат Мөхәммәдиев, Тәлгат Галиуллинныкын Тинчуринда дип торабыз. Зал сораганда язучыларның рәсми дәрәҗәләренә, дәүләт бүләкләренә дә карыйлар бит. Без андый рәсмилеккә артык игътибар итмәсәк тә, дәрәҗәле исемнәргә Мәдәният министрлыгы нык игътибар итә. Акчаны бит алар аша алабыз. Фәлән-фәлән лауреаты дип саный башлыйлар... Югыйсә, язучының дәрәҗәсен медальләре түгел, исеме күрсәтеп торырга тиеш. Түрәләр шуңа игътибар иткәнгә күрә, язучылар төрле мидәлләр, премияләр алырга омтыла да инде.

Син рәис булып килгәндә, яшьләрне Мәскәүгә – Әдәбият институтына җибәреп йөргән идең. Укыйлармы инде син керткән егетләр-кызлар?

Өч кеше укый иде. Ләкин менә шушы көннәрдә генә Рамазан Рәхимҗановны армиягә алдылар. Исән-сау гына йөреп кайтсын инде балакай. Төркемгә 5-6 кеше җыярга дигәннәр иде, җыеп булмады. Кайсының урыс әдәбиятыннан баллы җитмәде, кайберсенең ата-анасы риза булмады.

Баланы Мәскәүдә укыту бик җиңел түгелдер – әти-әнине дә аңларга була. Укыганнарына Татарстан матди яктан булышамы?

Юк. Кузгатырга кирәк әле ул теманы. Аларның кураторы – Мәскәүдә Алия Кәримова бит. Ул аларны, сәләтле генә, ди. Язучы булмасалар, тәрҗемәче чыгарга мөмкин. Хәзергеләр бит Тукай белән Җәлилдән башка язучыларны да белми икән. «Безне укытмадылар», – ди дә вәссәлам! Татар әдәбиятын өйрәнмәгәннәр, русча укыганнар. Шундый аянычлы хәлдә без. Ике кеше генә аз, бик аз. Башкортлар, бурятлар зур төркем булып укыйлар. Безнең халыкны аңламыйм... аңлыйм да инде – әдәбиятта йә буласың, йә юк; яки шул тирәдә гомерең буе ышкылып йөрергә мөмкин. Әти миңа шулай дигән иде. «Мин үземә ышанам», – дидем. Безнең халык аякта нык басып торырлык һөнәр сайларга тырыша... Яши-яши, үзем дә аңладым – язучының запас тылы булырга тиеш. Язучы булу өчен филологиядә укырга, дигән кагыйдә юк. Бүтән һөнәр алса, дөнья күрсә, иҗатына да ярдәм итәр иде. Проза мәсьәләсендә әйтүем, шагыйрь инде ул – башка. Анысы тумыштан. Ләкин бер нәрсә бар, теләсә нинди һөнәр иясе булсаң да, шул һөнәргә бөтен көчеңне биргәндә генә уңышка ирешә аласың. Әлбәттә, эшләгән кыяфәт чыгарырга мөмкин, ләкин бераздан, барыбер, йөзең ачыла.

Калын-калын романнар язса да, дәүләт булышмаса, татар язучысы тамагын туйдыра алмыйдыр ул.

Стивен Кинг кебек язучылар Америкада да сирәк. Ә гомумән алганда, дәүләт булышмаса, әдәбиятчы бер илдә дә җан асрый алмый. Төркиядә, мәсәлән, грантлар күп. Нәсүр Юрушбаев бар бит әле, режиссер, алман кызына өйләнеп, Германиягә киткәч, экскаваторда эшләде, аннары клиплар төшерә башлады, шулай үсәсең инде. Хәер, соңыннан барыбер илгә кайтты. Чөнки ул – милли җанлы кеше. Ә Германиядә татар яисә башкорт тормышы, аның шәхесләре турында фильмнар прокатка чыга аламы? Ул әле бездә дә киң экранга чыга алмый. Язучыга да әдәби әсәр язып акча эшләр өчен китабыңны күпләп сатып алулары кирәк. Ә бездә күпме кеше татарча укый белә? Күпме кеше китап сатып ала? Әлбәттә, юллар бар. Мәсәлән, аяктан егарлык детектив язасың икән, ул тәрҗемәдә дә тарала ала. Ләкин кайда андый әсәр? Бүген бездә сәхнә әсәре язып кына тамак туйдырып була. Әгәр театр куйса. Ә болай бөтен дөньяда шулай – әдәби әсәрләр язган кешеләр гадәттә укыта, редакцияләрдә эшли, фәнни эш белән шөгыльләнә. Минемчә, бу да – табигый хәл. Иҗат бит ул – күңел таләбе. Аның өчен түләсәләр – әйбәт, түләмәсәләр дә язабыз, Аллага шөкер. Чит илләрдә мөһаҗир хәлендәге Исхакыйлар кебек сагыну-сагыш кичереп яшәргә язмасын.

«Бер ялгыш фикер бар, имеш, кеше олыгайган саен зирәкләнә, акыл утырта. Минемчә, картайгач, булган акыл да чыгып бетә»

Сагыну бармы ул?

Бар икән шул. Мин үзем дә аның барлыгына шикләнә идем. Бераз читкә китеп торсам...

Туган авылың кергән Чувашияне сагынасыңмы?

Туган авылым Казаннан ерак түгел бит. Сагынсам, 2-3 сәгать эчендә кайтып килеп була. Тик чит илгә китсәм, мин асылда Казанны сагынам. Нишләп алайдыр ул. 17 яшендә килеп, Казанда үткән бит инде гомер. Ләкин төшемә гел авыл керә. Һәм мин анда һаман – яланаяклы малай.

Мин бит бервакыт, күптән инде, ай ярым Төркиядә яшәдем, 3 ай тиеш идем, теләсәм, тагын да калып була иде. Сагынып, ай ярымнан кайттым.

Ничек була ул сагыну?

Кайтып китәсе килә. Кешеләре дә күңелгә ятмый кебек. Гадел Кутуйның «Сагыну» дигән нәсере бар бит әле, мин аны «арттырып язылган» дип уйлый идем. Шулай була икән – суы тәмсез кебек...

Картлык белән киләме икән ул сагыну?

Ул вакытта яшь идем әле мин. Сагыну барлыгын шунда аңладым.

Картлык дигәннән, картаям икән, дигән уй кайчан керә башлый? Сиңа да 60 тулды бит инде...

Врачка барган идем. Бик сөйләмчәк ханым булып чыкты. «Шундый ирләр була, – ди, – малайлыктан гына, аяк киемен дә алыштырмыйча, картлыкка килеп керәләр». «Шулар арасында мин дә бардыр», – дим. «Сөйләү рәвешләрең дә охшаган шул, үзең карт, үзең бала-чага», – диде. Шагыйрьләргә гадәттә инфантильлек хас. Шагыйрьләр – балачак иленнән китә алмыйча интегүчеләр. Ләкин барыбыз да фәкать кеше генә. Картаюыңны аннан авырта, моннан авырта башлагач, иртәме-соңмы, сизәсең.

Аннары бер ялгыш фикер бар, имеш, кеше олыгайган саен зирәкләнә, акыл утырта. Минемчә, картайгач, булган акыл да чыгып бетә.

Киләчәктә минем турында ни әйтерләр, ничек сөйләрләр, дип уйланыламы? Киләчәктә кайсы әсәр калыр икән, дип...

Юкка хыялланып утыра торган кеше түгел мин. Таныш-белеш сирәк-мирәк искә алырга мөмкин. Аннары инде, иртәме-соңмы, барыбер, онытыласың. Бик сирәкләрнең генә әдәбият тарихында исеме саклана. Анысы да белгечләр өчен. Кайсы әсәр каласын – аз гына вакытка! – барыбер, белеп булмый. Гомәр Хәйям – заманына күрә зур галим булган, математик, астроном. Робагыйларын үзе өчен генә трактат читенә язып куя торган булган. Шул трактатлары мәңгелек дип уйлагандыр, алар үз вакытында фәнни ачышлар булган, әлбәттә, ләкин хәзер алар инде, онытылып, үткәндә калды. Ә робагыйларын һаман укыйлар. Башына да китермәгәндер робагыйлары гасырлар аша үтеп мең елдан соң да укылыр, дип.

Мин, әлбәттә, үземне андый даһилар белән чагыштырудан ерак торам. Мин бит бөтен жанрда яза торган кеше... доностан башка. Хәзер эпистоляр жанрда да эшлим – фәләнгә булышырга кирәк, Союзга фәлән әйбер кирәк, дип, түрәләргә туктаусыз хатлар язам. Идеяләр туып тора – алар турында язам, аннары, үземне сүгә-сүгә, үземә үк кайберләрен гамәлгә ашырырга туры килә.

Мостай Кәримдә шагыйрьнең иҗаты үзеннән соң да калуы турында бер шигырь бар. Җил исеп китә дә тына, шуннан соң берничә минут агачтагы яфраклар бераз лепердәп тора. Тәмам! Җил тынганнан соң шул бераз лепердәп тору да – зур мәртәбә! Минем дә бер шигырь бар:

Ялгыш кына соңгы сулыш тиеп,

Кәгазьдәге эзне өзгәндә,

Чын шигырьгә әверелә шагыйрь

Онытылу дигән үзәндә.

Без мәкальләр әйтәбез, халык җырларын җырлыйбыз. Халык бит җыелып җыр чыгармый, мәкаль дә уйлап тапмый. Аларны билгесез шагыйрьләр, көйчеләр чыгарган, кемнәрдер уйлап тапкан, ләкин исемнәре безгә килеп җитмәгән. Әле кайчан гына «Туган тел» җырын «Сәлим бабай көе» дип йөрткәннәр. Хәзер – халык көе... Менә бу инде «высший пилотаж» – иң югары мәртәбә! Исемдә түгел хикмәт, сүздә. Безнең бер генә автор бар – Аллаһы Тәгалә. Карале, шәп әйттем! Моны миңа кадәр әйткәннәрме икән? Рәмис Аймәт әйтмәдеме икән?

Яки Марат Кәбировны карап чыксаң... Ул әйтмәдеме икән?

Һәр яңалык – онытылган искелек, диләр. Бик дөрес сүз. Меңнәрчә еллар буена меңнәрчә шагыйрьләр нәрсә генә язмаган! Сюжетлар бер-берсеннән алына. Борынгы шәрык, грек, рум әдәбиятлары, Һиндстан, Кытай, Япония... Сюжетлар 5-6. Мәңгелек темалар бар. Бөек әсәрләр мәңгелек темаларга языла. Яңа автор аларның декорациясен генә үзгәртә.

«Без – совет кешеләре – өйрәнгән бит: эзоп теленә күчәрбез»

Камал театрында «Көл»не карадыңмы?

Карадым. Ошады.

Чираттагы соравым шуңа бәйле – цензурадан интегәсезме сез – язучылар?

Безнең иң зур бәла: язучының үзендә цензура утыра – куркаклыкта бөтен хикмәт. Цензура, әлбәттә, бар. Мин сүз дә әйтмим: милләтара дуслыкны бозу, әхлаксызлыкны пропагандалау мәсьәләләрендә цензура кирәк... Сүз уңаеннан, «зәңгәрләрне» пропагандалауга каршы закон турындагы документка кул куйдырдылар әле Дәүләт Советында. Мондый күрсәтмә, әлбәттә, Мәскәүдән килә. Минем моңа бернинди дә катнашым юк бит, дим. Шундый вакытта тапканнар проблема! Шөгыльләнгәне барыбер шөгыльләнә инде – ничәдер процент кеше бар инде ул андый. Борынгы заманнан ук килә. Бу закон буенча, пропагандаларга ярамый, шөгыльләнергә ярый булып чыга, ахрысы. Шыпырт кына... Юкса, пропаганда була.

Цензурага килгәндә, бар инде ул, әмма персональ цензорлар юк, Аллага шөкер. Күптән түгел Рүзәл Мөхәммәтшин белән мине Камал театрының Сәнгать советына алдылар. Ул күпмедер цензура ролен дә үтәргә тиештер, бәлки. Без нинди цензорлар инде?!

Сүз дә юк, цензура ныгый барачак. Совет заманында бик әшәке иде ул. Исеме башкача иде, әлбәттә. Күпләрне интектерде. Мин шәхсән аның зыянын күрергә өлгермәдем. 1984 елда чыккан беренче китабымнан гына ике юл шигырьне сызып ташлаганнар иде. Аны да редактор гына сызгандыр әле. Хәер, ул да шул ук цензура вазифаларын башкаручы иде инде. Чөнки минем актив иҗат чорым 90нчы елларга туры килде. Хәзер шул вакытта язганнарымны укысам, чәч үрә тора...

Рәхәт вакытка эләгеп калгансың...

Әле мин үлмәгән. Без – совет кешеләре – өйрәнгән бит: эзоп теленә күчәрбез. Совет чорында шулай яза идек – нәрсә әйтүеңне бөтен кеше белә, бәйләнеп тә булмый. Шигырьдә маңгайга бәреп әйтү – ул талантсызлык билгесе. Турыдан-туры маңгайга бәреп әйтелгән митинг шигырьләре дә бар миндә. Сәхнәдән укырга алар да кирәк. Әмма аларның шигъри кыйммәте юк дәрәҗәсендә. Шигырь метафораларга төренергә тиеш.

Минемчә, элек халык укымышлырак иде кебек. Хәзер халык маңгайга бәреп әйтмәсәң аңламый да башлады бугай. Ә син, эзоп теле, дисең...

Халыкны шигырь аңларга өйрәтергә кирәк. Япониядә баланы кече яшьтән үк мәктәптә шигырь аңларга өйрәтәләр. Кытайда түрә булырга теләгәннәргә шигырь яздырып караганнар. Иранда хәзер дә парламентта шигырь белән сөйләшәләр икән – шаккатып кайткан иде берәү. Ул бит – сурәтле фикер йөртә белү билгесе! Хәзер бездә шигырь аңлаучылар сирәк инде... Башлангыч белемең булмаса, классик музыканы аңлап булмый бит, син аның кыйммәтен аңламыйсың, димәк, эстетик ләззәт тә алырга хәлеңнән килми, бер күзәнәкле җыр тыңлап канәгатьләнәсең.

Элек Дәүләт Советында 3 шагыйрь бар иде. Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин һәм Ренат Харис үзара шигырь белән сөйләшә алганнардыр, бәлки. Хәзер сиңа шигырь белән җавап бирергә бер кеше юк бит анда.

Минем әле анда шигырь сөйләгәнем дә юк. Андагыларны шигырь сөйләп шаккатырып буламы икән?

Парламент дигәннән, безнең дәүләтнең язучыларда эше бармы? Кирәкме сез? Кирәклегегезне тоясызмы?

Нишләп инде... Күптән түгел Президентка (Татарстан Рәисе. – ред.) кердем. Керәсе вакыт 10нчы яртыга дип билгеләнгән иде, 9да: «Син кайда?» – дип шылтыраталар. «Эштә утырам, моннан 10 минутлык юл», – дим. «Хәзер үк чакыра», – диләр. Кердем, 10 минут дигәннәр иде, йомышларны 5 минут эчендә хәл итте. «Китсәң ярыйдыр бит?» – дим. «Утыр, әдәбият турында сөйләшик әле», – ди.

Сөйләштегезме?

Әйе. Җырлар турында да сөйләштек.

Дәүләткә кирәкме, дигәннән, кирәклектән бигрәк, азат, бәйсез булу кадерлерәк. Ә бит өлкән буын каләмдәшләр арасында цензураны, «өстәгеләр»нең җитәкләп баруын сагынучылар әле дә бар. «1 китап чыгара идек, 2 ел эшләмәскә була иде», – дип сөйлиләр иде. Алай ук түгел иде инде, «Үлгән сыерның сөте тәмле була», – дигәндәй... 5-6, бәлки иң күп дигәндә, 7-8 булгандыр хөкүмәт эшендә казганмыйча яши алучылар. Мөдәррис Әгъләм ул исемлеккә керми, ул дә эшләмичә яши ала иде, ләкин ничек яшисең бит.

Язучыны шигырьләре тукландыра торган ил беркайда юк. Чын шигырьнең миссиясе бүтән аның. Менә совет иле шундый иде. Ул заманнарда басылган макулатура! Китап башында совет илен, Ленинны данлаган «паровоз» такмазалар... Хәзер шул элеккеге системага яңадан әйләнеп кайтыргамы инде? Мәңге кайтарып булмаячак аны. Кирәкми дә... Сәер, шуңа өметләнүчеләр әле дә очрый.

Шунысы да бар, элек телевидение бик зәгыйфь иде: җәмгысы – 2 канал, интернет төшкә дә кермәгән, шуңа язучылар пропагандист ролен дә үтәде. Хәзер инде аерым пропагандистлар чыкты, махсус инструктаж үткән чын профессионаллар! Бу өлкәдә язучының кирәге калмады.

Дәүләт бит ул җүләр түгел, үзенә хезмәт иткәннәрне асрый – анысы табигый. Оппозиционер буласың килә икән, ике урындыкта утыра алмыйсың, гафу ит! Алайса бездә дәүләтне эт итеп сүгәләр дә дәүләт премиясенә дәгъва итәләр. Бу бит абсурд! Йә монда, йә тегендә... йә минем кебек, уртадагы юлны эзләп табарга кирәк.

«Чужой среди своих...» Минем кем икәнне яхшы беләләр, әлбәттә. Бәлки, шуңа хөрмәт тә итәләрдер. Күпмедер инде... Мин ярату һәм хөрмәт итүләргә ышанып бетмим. Әлеге этапта кирәктер мин. Боларны бик яхшы аңлыйм – кирәгем беткәч, урынымны бушатып, кайтып китә алам. Авылга! Пенсия вакыты гына җитмәде әле. Эш хакы шактый аз булса да, очын очка ялгарга җитә.

Ә кирәклекне дәүләт матур күзләрең өчен түгел, ә үз ихтыяҗыннан чыгып хәл итә. Гомумән алганда, шагыйрьләр – мин монда киң итеп бөтен иҗат кешесен алам – авыр заманнарда кирәк була... Тик анда да һәммәсе түгел.

Без бүген кирәк, дисеңме?

Кирәк, әлбәттә. Пропагандистларны тыңлыйсың... бездә андыйлар юк, әлбәттә... алар бит талантлы. Миллионлаган халыкны, теләгән якка борып, каратып тотып кара әле! Үзләрен дөньяның чыгырын әйләндерүче дип тоя башласалар да гаҗәп түгел. Амбицияләре экраннардан бәреп чыга. Алар бит язучылыкка да, фикер иясе булырга да дәгъва итә – китаплар чыгара, кайберләре әдәби әсәр сыман нәрсәләр яза... Әмма алар арасында Прилепин кебек күренекле язучылар да бар.

Бездә дә бар андыйлар. Шушы фронт сафына басучылар. Бу теләсә кемнең хәленнән килми. Мәсәлән, Ренат Харис «Казлар оча Донбасска» дигән поэма язды, русчага да тәрҗемә иттерде – тәрҗемәсе «Литературная газета»да басылып чыкты. Рәсәй күләмендә шөһрәт! Бар ул актив позицияле язучылар. Һәм шундыйлар бүгенге заманга кирәктер, күрәсең. Ринат Мөхәммәдиев үз газетасында ничек ялкынлы рәвештә патриотик хисләр тәрбияли! Таң атуын яисә кичке эңгерне сурәтләгән лирик шигырьләргә ихтыяҗ булмый мондый шартларда. Кайчандыр каләмне штыкка тиңләгәннәр бит. Хәзер булса, кайбер чатларны баллистик ракетага тиңләрләр иде.

Союздагы бөтен язучы бертөрле уйларга тиешме?

Язучының һәр вакыйгага үз мөстәкыйль фикере булырга тиеш инде ул, анысы. Ләкин аналитик акылга ия кешеләр язучылар арасында да сирәк.

Сезне пропагандада куллану файдалы була аламы? Татар язучысын халык тыңлармы икән?

Нишләп тыңламасын?! Сүзеңне җиткерә белсәң, тыңлыйлар. Очрашуларда еш чыгыш ясыйбыз. Шунысы да бар, татар язучысы глобаль вакыйгалар турында сөйләүгә яки язуга караганда, үз милли проблемаларыбыз турында гәпләшүне мәслихәтрәк күрә. Нишлисең, һәркемнең үз күлмәге үзенә якынрак. Үзеңнеке үзәктә булуы табигый. Менә соңгы халык санын алуда 600 мең милләттәшебез кимегән. Уйлап баксаң, бу бит – коточкыч! Һәм бернинди демографик законнарга сыймый. Сәбәбе нидә? Мондый тизлек белән кимесәк, безгә бит халык буларак якын киләчәктә юкка чыгу яный. Бу турыда оран салырга кирәкме?

Барыбызны да тыңлыйлар, дип әйтеп булмый, әлбәттә. Соңгы елларда Союзга «көтү-көтү» дисәм, итәгатьле булмас инде... «өер-өер» дисәм дә... күпләп кеше алдылар. Язучылар берлегенә керүне язучы булдым дип хаталанучылар бар. 55тә берлеккә керә, 5 елдан юбилеен үткәрүне, премия бирүне таләп итә башлый. Андыйлар язучының дәрәҗәсен төшерә, дип уйлыйм. Язучылар берлегенә кешене бик нык сайлап алырга кирәк: әдәби процесста да катнашсын, халык алдында чыгыш та ясый алсын. Берәр бәхәсле китап чыкса рецензия язучы да юк бит хәзер. Әллә укымыйлар, әллә фикерләрен туплап яза белмиләр. Гаҗәп! Бәлки, мин артык таләпчәндер... Кырын караучылар күп, сизелә ул…

Искә төште: былтыр «Интертат»та Зиннур Хөсниярның бер интервьюсы чыккан иде. Анда ул бер «әдәбият түрәсен» эт итеп сүгә. Синдер инде ул, әйеме?

– Шулай аңлашыла. Әлеге монологтан шул абзацны монда тулысынча китерсәк тә зыян булмас, аңа лаек ул. Берничә җөмләгә нинди генә жанр сыймаган! Минем хәтер әйбәт. Менә ул: «Президентыбыз «татар әдәбияты үссен» дип, күпме финанс ярдәмнәре ясый, затлы шәхесебез Марат Әхмәтов җитәкчелегендә хәтта махсус комиссия эшли! Марат абый җаны-тәне белән тырыша!.. Марат Готыф улы – татарның бәхете ул! Кемнәр белән эшлисен белә безнең Рөстәм Нургалиевич, командага һәрчак креатив шәхесләр җыя. Кадрлар мәсьәләсендә дә искиткеч талантлы Лидерыбыз, Аллага шөкер! Ярый, хуш… Җитәкчеләр әдәбиятны күтәрергә, Рәсәй күләменә булса да чыгарырга тырыша. Ә без нишлибез? Бер-беребезгә терсәк белән төртешүдән уза алган юк!.. Мескен, җирәнгеч адымнар ясала тора… Мәгәр «әдәбият түрәсе» үзенең хөсетлеген җиңә алмый икән, андыйның поты бер тиен! Ул гына да түгел, бу бәндә Президент сәясәтенә каршы килә, каршы эшли, дигән сүз бит!.. Димәк, ул тулаем алганда да зыянга эшли!..»

Бу өзекне минем шәрехлисем дә килми. Аңлаган кешегә барысы да ачык.

Татарстан Язучылар берлеген Россия Язучылар союзына кушып кую мәсьәләсендә сезне тынычлыкта калдырдылармы инде?

Былтыр Махачкалага – Язучылар берлегенең киңәйтелгән идарә утырышына кунак итеп чакырганнар иде. Шунда чыгыш ясаганда, Берлеккә Татарстан дәүләтенең ярдәме, грантлар турында сөйләдем дә, залдан берсе: «Ркаил, возьми нас к себе!» – дип кычкырды. Шуннан соң Россия Язучылар берлегенә кушылу турында сүз булмады. Алар үзләре очын очка ялгап тереклек итүчеләр бит. Разил Вәлиев әйтмешли, ике ярлының берләшүеннән беркем дә отмый. Без – «самодостаточный» милләт. Аннары, минемчә, без Россия Язучылар союзына бүтән иҗат берлекләре алдында мактану өчен генә кирәк. Янәсе, менә безгә татар язучылары да кушылды. Шуны да әйтәсем килә: кайсыдыр оешмага кушылу минем вәкаләткә керми, әлеге мәсьәләне язучыларның корылтае гына хәл итә ала. Ниһаять, Россия Язучылар берлегенең идарәсе өлешчә максатына иреште: бездә үзләренең «Татарстанское отделение»ләрен ачтылар. Анда бик үк танылмаган 12 русча язучы бар бугай. Безнең берлектән анда тагын Ренат Харис белән Ленар Шәех әгъза булып тора.

Бүгенге вазгыятькә беркемгә дә зыян китерми торган итеп бәя бирә аласыңмы?

– Төрле чорларны күрдек, мондыйны күргән юк иде әле.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 май 2023
    Исемсез
    Татар халкы гомумэн жир шарында ин куркак халык
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100