«Рияз да дөньяга чыкты»: Зинира һәм Ризат Рамазановлар улларын күрсәтте
Кечкенә Риязны әтисенә охшатканнар.
Зинира һәм Ризат Рамазановлар улларын күрсәтте. Матур гаилә дүртәүләшеп чыршы киендергән.
«Тиздән сихри бәйрәм килә. Безнең гаилә — иң зур байлык», — дип яза алар инстаграмда.
Моңа кадәр җырчыларның Риязны социаль челтәрләргә куйганнары юк иде әле. Кеше баласы тиз үсә дигәндәй, инстаграм дуслары да Риязның шундый «зур» малай булып бетүенә аптырашкан.
«Үләм, теге бетлүш үсеп беткән. Тиктормас, тәмлүшкә»;
«Рияз да дөньяга чыкты. Исән-сау булыгыз, бик матур гаилә»;
«Күңелле, бәхетле мизгелләр. Яшь, матур гаиләнең иң матур чоры. Авылдашларыма Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен, заман өчен ишле гаилә»;
«И, әтисе малае булган бу. Тигезлектә яшәгез, бәйрәмнәрегез күңелле үтсен», — дип комментарийлар калдырганнар.
- Зинира һәм Ризат Рамазановлар улларының исемен әйтте
- Зинира Рамазанова бәби үстерә: «Малай кеше безгә бик тансык»