Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинның концертында бер тамашачы сәер нәрсәләр кыланган

Җырчыга чәчәк бирергә менгән кыз сәхнәдә төрле хәрәкәтләр ясый башлаган.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинның концертында бер тамашачы сәер нәрсәләр кыланган
Видеодан скриншот

Ришат Төхвәтуллинның Балтачта узган концертында сәер хәл килеп чыккан. Артистка чәчәк бирергә менгән бер кыз сәхнәдә сәер хәрәкәтләр ясарга тотынган. Бу хакта «Иптәшләр. Татарлар» телеграм каналы яза.

Ришат Төхвәтуллин моны уенга алган һәм тамашачысы артыннан әлеге сәер хәрәкәтләрне кабатлаудан баш тартмаган.

Соңрак бу кызның яулыклы блогер оештыра торган шикле шоуда катнашучы икәнлеге аңлашылган. Әлеге блогер проектның алдагы сезонында катнашучыларны кабер казып, шунда кереп ятарга һәм туры эфирда килеш төн уздырырга мәҗбүр иткән иде», — дип яза телеграм канал.

«Бу блогер шоуда катнашучылар хисабына таныла, пиар оештыра. Аңа шәригать кануннары буенча җәза бирү комачауламас иде»;

«Ришат концертына килеп, тамашачы буларак менә шушындый күренешләр карап утырасым килмәс иде. Билетка акча түләп, мәгънәсезлек эзләп килмидер инде кеше»;

«Башлары китә башлаган»;

«Барыгызга да Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирергә туры киләчәк», — дип комментарийлар калдырган телеграм канал укучылары.

  • Мөселман блогерыннан бирем: «Зират янында кабер казып, төнлә шунда кереп ятарга»
  • Кешеләрне кабергә кереп ятарга өндәгән блогер хатын: «Яхшыны берәү дә күрми!»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100