Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселман блогерыннан бирем: «Зират янында кабер казып, төнлә шунда кереп ятарга»

Мөселман блогеры Гүзәл Хөснетдинованың  «Ут белән уйнама» проектында катнашучыларга тәкъдим иткән чираттагы биреме бөтен интернет дөньясын шаулатты. 

news_top_970_100
Мөселман блогерыннан бирем: «Зират янында кабер казып, төнлә шунда кереп ятарга»
https://www.instagram.com/husnutdinova_266/

Блогер, «ут-хатын» Гүзәл Хөснетдинова бу көннәрдә «Ут белән уйнама» проектының дүртенче сезонында катнашучыларга яңа биремен җиткерде. «Сез зират янына барып, үз-үзегезгә кабер казырга, шул кабердә төнге сәгать 12дән 1гә кадәр ятарга һәм инстаграм аша туры эфирга чыгарга тиеш», — дип игълан итте Гүзәл. 

Блогер фикеренчә, әлеге бирем берничек тә ислам дине кагыйдәләренә каршы килми. «Киресенчә, бу сезнең курку хисегезне юкка чыгарачак, безнең бу дөньяда вакытлыча, кунак кына икәнлегебезне аңлатачак. Сезнең тормышыгызны баштанаяк үзгәртәчәк», — дип сөйләгән ул. 

Шунысы кызык, әлеге биремне проектта катнашучылар ничектер тыныч кабул иткән. Гаҗәпләнеп, кычкырып җибәрсәләр дә, аннан баш тартучылар булмаган. Ничек баш тартсыннан инде, проектта катнашу өчен хәләл акчаларын түләгәннәр бит.

«Ут белән уйнама» проектында катнашу 50-70 мең сум тирәсе тора. Уен барышын сезон дәвамында инстаграмда утыручылар күзәтеп бара һәм үз тавышларны бирә. Иң ошаган катнашучы җиңеп чыга, төрле кыйммәтле бүләкләргә ия була. Мәсәлән, беренче сезонның җиңүчесенә Гүзәл 70 мең сум акча һәм яңа айфон тапшырган иде. Икенче урынны алган катнашучы блогер белән бергә Дубайга ял итәргә бара алды. 

Гомумән, Гүзәл Хөснетдинова интернетта бик популяр шәхес. Ул язылучыларын исламда секс темасына сөйләп тә җәлеп итә. Аны бүгенге көндә 186 меңнән артык кеше карап бара. 

Әлегә кадәр Гүзәлнең бу кадәр шау-шу чыгарганы юк иде. Проектта катнашучыларга күбрәк иганәчелек юнәлешендә, мәсәлән, берәр ялгыз әби табып, шуңа ай дәвамында булышырга кебек биремнәр бирелде. Катнашучылар күңел ачу характерында булган, мәсәлән, бер көнгә Мәскәүгә барып, ял итеп кайтырга дигән биремнәрне дә үтәде. 

Кабердә яту турындагы биремне ягыраткач, Гүзәл үзенә бик күпләрнең игътибарын җәлеп итте. «Ут-хатын”ның бу проекты турында хәтта 1 Канал да сюжет төшергән. 

Блогерның бу проекты турында бик күпләр тискәре фикерләр язды. Аның әлеге биремен хуплап, дөрес эшлисең дип мактаучылар да булды. 

Гүзәл үзе дингә каршы килми дисә дә, «Туган авылым " мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин бу хакта болай дип пост урнаштырган. 

«Тарихта болай эшләгән кешеләр бар. Ләкин алар моны тәкъвалыктан эшләгәннәр, яки шәехларның әйтүе буенча. Блогерлар шәех түгел, кабергә яту уен түгел (әле моны камерага төшереп торырга кирәк). Кабер тормыш мәгънәсен табарга ярдәм итмәскә, ә үлемнән куркытырга мөмкин, яки киресенчә, кабердә калу теләге уянырга, иманы зәгыйфь кеше белән шайтан уйнарга мөмкин. Элементар рәвештә бу хәтәр эш, кабер ишелергә мөмкин», — дигән ул. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100