Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешеләрне кабергә кереп ятарга өндәгән блогер хатын: «Яхшыны берәү дә күрми!»

Инстаграм сәхифәсендә кешеләргә кабер казып ятарга кушкан Татарстан блогеры белән прокуратура кызыксына. Гүзәл Хөснетдинованың язылучыларына биреме федераль каналларның да игътибарын җәлеп итте.

news_top_970_100
Кешеләрне кабергә кереп ятарга өндәгән блогер хатын: «Яхшыны берәү дә күрми!»
Гүзәл Хөснетдинованың шәхси архивыннан

Татарстанда яшәүче блогер, дүрт бала әнисе Гүзәл Хөснетдинова турында соңгы көннәрдә Россиянең федераль каналлары да сөйли. Игътибар үзәгенә ул кешеләргә кабер казып, шунда ятырга кушканнан соң эләкте.

188 мең подписчигы булган Гүзәл Хөснетдинова үз блогында түләүле проектлар алып бара. Чираттагы «Ут белән уйнама» проектында әйткән биреме белән ул ил күләмендә танылды. Хөснетдинова уйлап чыгарган тренинг буенча, зират кырыенда кабер казырга һәм шунда төн уртасында кереп ятарга кирәк. Кабердә үзеңне видеога төшереп, социаль челтәрдә туры эфир алып барасы. Блогерша фикеренчә, мондый алым белән яңа хисләр өермәсе кичереп һәм куркулардан котылып була.

«Авыру балалар өчен өчешәр-дүртешәр миллионлап акча җыйганда, бер генә дә төркем дә репост ясамады. Мин ниндидер чокыр казырга куштым да, и все! Федераль каналлар шул турында гына сөйли. Бүтән проблемалары беткән диярсең, — дип сөйләде үзен „Женщина оххонь“ дип йөртүче Гүзәл Хөснетдинова. — Киләсе атнада проектта иганәлек биреме булачак. Күреп торырсыз, бер генә журналист та аның буенча шалтыратмаячак. Чөнки андый әйберләрне сөйләү файдасыз».

«Син федераль каналларга эләктең, горурлан, бар да яхшы булачак, дип тынычландыра ирем… Әгәр дә мине органнарга чакыра башласалар, нинди дә булса тикшерү эшләре башланса, мин ярдәм иткән бик күпләр киләчәк», — дип сөйләде блогер сториста. Аның 200 меңгә якын язылучысы бар.

Белгечләр фикеренчә, мондый тренингның психологиягә бер катнашы да юк. "Россия 1" каналына интервью биргән психолог Хельга Александрова моны "психика өчен куркыныч булган экстремаль күңел ачу" дип бәяләде. «Үзеңне тереләй кабергә салу кеше психикасы өчен тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бигрәк тә невротик характердагы проблемалары булган кешеләр өчен», — ди ул.

Кабергә кереп ятуга өндәүдә кайберәүләр секта чалымнары да күргән. "Мондый тренингның мөселман регионында чыгуы шаккатыра», — дип бәяли секталар буенча белгеч Александор Невеев.

Блогерның бу кыланмышы белән инде республика прокуратурасында да кызыксына. Ведомствода «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, барлык мәгълүмат шәһәр прокуратурасына тапшырылган, тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100