news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин хатыны Алияне Казанга озаткан: «Беренче тапкыр...»

news_top
Ришат Төхвәтуллин хатыны Алияне Казанга озаткан: «Беренче тапкыр...»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ришат Төхвәтуллин төркеме, Екатеринбург якларында концерт уздырганнан соң, Төмән якларына кузгалган. Екатеринбургтан ул иҗат төркемендәге җырчыны, хәзер инде тормыш иптәше Алияне Казанга кайтарып җибәргән. Искәртеп үтик, яшь пар бәби көтә.

«Алиюшкамны Казанга озаттым. 8,5 ел дәвам иткән гастрольләрдә ул беренче тапкыр минем концертларда булмаячак», – дип хәбәр итте бу вакыйганы Ришат Төхвәтуллин.

Алия Төхвәтуллина (Карачуринага) Ришат Төхвәтуллин белән мәхәббәт тарихын түбәндәгечә сөйләгән иде:

«Сөйли башласаң, бу – бик озын тарих инде. Без Ришат белән төнге клубта таныштык. Мин анда бары тик Ришат чыгыш ясаганга гына бардым. Янына килдем дә: «Мин синең баянчың белән аралашам», – дим. Ә ул исә: «Ә, син шул Алиямени?» – дип кенә куйды.

Күпмедер вакыттан соң, без Ваһапов фестивалендә очраштык. Ришат минем телефон номерымны сорады. Ләкин ул номерымда ватсап юк иде. Шуңа без аның белән «ВКонтакте» челтәрендә языша башладык. Соңыннан Ришат миңа нидер җибәрергә теләде дә: «Миндә синең ватсабың юк шул», – диде. Мин аңа ватсап номерымны бирдем.

Беренче «свидание»без 2015 елның 10 июнендә булды. Ләкин ул вакытта арабызда җитди мөнәсәбәтләр юк иде әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар