Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин администраторы гримерканы туздыру турында: «Фанатлар алай эшләмәс иде»

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин администраторы гримерканы туздыру турында: «Фанатлар алай эшләмәс иде»

Бүген Уфадагы соңгы концертлары алдыннан җырчы Ришат Төхвәтуллин төркеменең гримеркасына билгесез кешеләр кереп, бөтен әйберләренең астын-өскә китереп чыгып киткәннәр, дип язган идек. Бу хакта җырчы үзе сторисларында сөйләде.

«Интертат», әлеге вакыйганың нәрсә белән төгәлләнгәнен ачыклау нияте белән, Ришат Төхвәтуллинның администраторы Илгиз Бәдретдиновка шалтыратты. Әлеге минутларда концерт бару сәбәпле, Ришатның үзе белән сөйләшә алмадык.

«Әйе, Уфаның Яшьләр мәдәният сараенда менә шундый күңелсез хәл булды. Гримеркага килгән идек, монда Алиянең микрофоны чехолын, тагын кайбер әйберләрен урлаганнар. Ришат сторисларына куйды инде нәрсәләргә зыян салганнарын. Күлмәкләрне ботарлап ташлаганнар, тоналка белән буяганнар. Көзгеләргә тоналка белән «череп» ясап куйганнар.

Бу хәлнең кайчан, ничек булганын да белмибез. Гримеркалар бикләнә дә инде, югыйсә.

Монда полиция чакыртып та булмый. Артык кыйммәтле әйберләргә тимәгәннәр бит. Мерчны, дисклар, китаплар, чехолларны гына алып чыгып киткәннәр. Бөтен җиргә энәләр кадап куйганнар. Ниндидер сәер хәлләр. Кемнәр икәнен күзәтү камералары аша үзебез табарбыз, дип уйлап торабыз. Әлегә карарга өлгермәдек, чөнки, бернигә карамастан, концертыбыз бара», – ди ул.

Ришатның Уфада бер сәер фанаты булуын искә алып, «бу фанатлар эше булырга мөмкинме?» дип сорагач, Илгиз:

Фанатлар алай эшли алмас иде. Ә инде теге фанатына килгәндә, ул хатын кичә концертта бар иде. Әмма аны оештыручылар куып чыгарганнар. Ул була алмый. Нәрсә әйтергә дә белмибез, моңа кадәр мондый хәл белән очрашканыбыз юк иде, – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100