Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин өйләндем. Хәзер инде соң»: Ришат Төхвәтуллин үзен эзәрлекләүче фанатын күрсәтте

news_top_970_100
«Мин өйләндем. Хәзер инде соң»: Ришат Төхвәтуллин үзен эзәрлекләүче фанатын күрсәтте

Моннан 1 ел элек Ришат Төхвәтуллин үзен бертуктамый эзәрлекләүче фанаты булуы, үзен бөтен кешеләргә Ришатның кәләше дип сөйләп йөреп, өенә кадәр килүе, чыкканын сагалап торуы хакында сөйләгән иде. 

Баксаң, гашыйк ханым әле дә Ришатка тыныч кына яшәргә ирек бирми икән. Ришатның командасы, үзара шаярып, аны «...-матуркай» дип йөртә башлаган. Бу турыда җырчы сторисларында сөйләгән. 

Уфада концертларыбыз узды. Уфа концертларының «изюминкасы» ул – ...-матуркай.

Кемнәр аны белми, таныштырасым килә. Әлеге хатын-кызга 50 яшьләр тирәсе. Ул мине кайчан да булса үзенә өйләнәчәк дип уйлый. «Мин инде өйләнгән, безнең арада берни була алмый», – дип аңлатсам да, үз сүзен бирми. Киемнәрен җыеп, минем янга Казанга килә. Күченәм дип уйлыймы икән. Көчкә озатып җибәрәбез. Без авылга кайтканда, безнең арттан авылга кайта.

Аны Уфа концертларыбызга кертми башлаган идек инде. Кичәге концертка ничектер кергән, әниләр кырыена килеп баскан, булыр-булмас сүзләрен сөйләп йөргән.

Алияне аеруча ярата инде ул. Аңа бүләкләр, гәҗитләр алып килә. «Без Ришат белән барыбер бергә булабыз», – дип әйткән кичә. Кыскасы, дуслар, бездә күңелле, – дип сөйләгән Ришат.

Фанатка Ришатның телефон номерын да белә. «Яратам сине», – ди ул аңа ягымлы тавыш белән.

Ришат: «Мин инде өйләндем. Хәзер соң. Бетте», – дигәч тә: «Соң түгел. Мин бит сине көтәчәкмен. Без барыбер бергә булачакбыз, күреп тор. Дөнья ул бүген болай, иртәгә тегеләй», – дигән Ришатка мәхәббәттән янып-көюче фанаты.

Ришатның администраторы Илгизнең сторисларында фанатканы тулысынча күрергә мөмкин.

«Мин беренче тапкыр концертка килдем, ничек тә фотога төшеп алырга иде», – ди ул, башкортча. Илгиз ана полиция чакырту белән куркытмакчы була. «Исәрләнмә әле», – ди аңа фанатка. 

Алга таба Илгиз белән фанатка арасында мондый диалог булган: 

Нигә килдең син?

Соң, концерт карарга килдем. Монысы нинди сорау инде тагын?

Инде ничәнче тапкыр карыйсың бит бу концертны.

Быел әле икенче генә каравым.

Башкорт Дюймовочкасы. 

Рәхмә-ә-әт. 

Кыскасы, әлеге фанат белән хәлләр, чыннан да, мактанырлык түгел бугай. «Матуркайны» киң аудиториягә Ришатның командасы чарасыздан чыгаргандыр, мөгаен. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100