Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовның хатынын тәнкыйтьлиләр: «Кайлардан таптың аны...»

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтовның хатынын тәнкыйтьлиләр: «Кайлардан таптың аны...»
социаль челтәрләр

Күптән түгел ВКонтакте төркемендәге «Подслушано Тат-шоубиз» төркемендә җырчы Мөнир Рахмаевның хатыны Илсөярне рәхәтләнеп тәнкыйтьләгәннәр иде. Инде чират, йөз-кыяфәте белән Илсөярдән бер дә калышмаган Ришат Фазлыйәхмәтовның Тәтишкасына да җиткән. 

«Мөнирнең хатынын яратмыйсыз икән, аңладым. Ә ничек сезгә Ришатның сөйгәне?» – дип сораган төркемнең админы. 

«Шундый ук ясалма курчак. Тиздән үз матурлыгы булган кызларны Кызыл китапка кертербез инде», «Фу…», «Шушы яшендә үк курчак. Картайгач нишләр?» – дигән җаваплар килгән. 

«Ришат, ачуланма, каян таптың ул хатыныңны… Бик ямьсез», – дип язган берсе. «Авылга кайтып, тигәнәк кебек ябышып калган бит. Каян тапсын», – дип Ришат урынына бер ханым җавап кайтарган аңа. 

Ришатка да эләккән. «Ришат үз баласына алимент түләмәгән. Башта баласын карасын, кабат ясалма хатыннар ияртеп йөрер», – дип ачуланганнар аны. 

«Штукатуркасыз фотосын куегыз әле шуның», «Ыштаны сыланып тора, бер җиренә кереп үк киткән», «Пластик курчак бит бу», «Манекен», – дип әллә ниләр язып бетергәннәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100