Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөнир Рахмаевның ачык купальник кигән хатыны турында: «Оятын югалтты татар кызлары»

news_top_970_100
Мөнир Рахмаевның ачык купальник кигән хатыны турында: «Оятын югалтты татар кызлары»
Салават Камалетдинов

Мөнир Рахмаев гаиләсе белән «Свияжские холмы» курортында булып кайткан. Җырчы көтеп алынган ялының фотоларын социаль челтәрләргә урнаштыра. Мөнирнең тормыш иптәше Илсөяр үтә ачык купальник киеп кояшта кызына.

Мөнирнең әлеге фотоларын ВКонтактедагы «Подслушано Тат-шоубиз» төркеме күчереп куйган. «Мөнирнең бәхете бар икән, күрегез хатыны нинди», - дип яза алар.

 

Фото: © социаль челтәрләр

И, гөҗләп тә караган соң халык. Илсөярне баштанаяк тикшереп чыкканнар. Халыкны бу ханымның артык ачык купальнигы да, ясалма булуы да, шәп фигурасы да «борчый». Әлеге төркемне укып баручыларның фантазиясенә дә зур бишле куярлык. Илсөярнең «мантый кебек иреннәре», «шүрәленеке кебек аяклары»на игътибар иткәннәр, аны «кабартылган курчак» дип атаганнар.

«Ай-яй, бер дә матур түгел. Оят. Әле шуны кешегә күүрсәтәләр бит. Кая китте матур татар кызлары»;

«Кабартылган курчак кебек бу»;

«Үз ирене, үз керфеге юктыр инде. Бу хатынны мунчадан соң буянмаган килеш күрәсе иде»;

«Мин юләрдер инде… Нигә бөтен хатын-кызлар бер төрле соң ул хәзер. Пробиркадан чыккан сарык шикелле»;

«Бу купальникның аскы өлешен бөтенләй кимәсә дә буласы икән»;

«Мәскәү фифаларыннан калышмый»;

«Коеп куйган шүрәле»;

«Татар кызлары оятын югалтты. Ире кая карый икән. Бөтенәй чишенәсе калган инде. Фу»;

«Ире дә шундый. Видеоларын хәтерлибез әле»

«Нигә мондый трусик киде икән…», - дигәннәр.

Иң кызыгы, Мөнир Рахмаевның үз сәхифәсендәге бу фотога нибары бер комментарий калдырганнар. «Бу купальник маскадан тегелгәнме әллә», - дип сораганнар су коену костмының бирүзә төсендә һәм битлек размерында булуына ишарәләп.

119 мең язылучысы булган артист хейтерларын кулда тота һәм начар комментарийлар язарга ирек бирмиме, әллә инде Мөнирнең популярлыгы шуның хәтле генә һәм аудиториясе пассивмы?

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 июль 2022
    Исемсез
    Мөнирнең курсәтәсе килгән бит Аллаh насыйп иткән хәләл җефетен. Тизрәк кыш җитсен инде. Халык гаурәтләрен ябар иде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100