Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны: «Аерым яшибез, аерым...»

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны: «Аерым яшибез, аерым...»
социаль челтәрләр

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны Эльмира (Тәтишка), үзара мөнәсәбәтләре турындагы барлык гайбәтләргә нокта куеп, пост язды.

«Дуслар, әзрәк ачыклык кертеп, барлык гайбәтләргә нокта куясым килә. Без Ришат белән хәзер бергә түгел! Әллә арыдык бер-беребездән, әллә хисләр суынды – төгәл әйтүе авыр, тик бу – факт. Аерым яшибез, аерым йоклыйбыз. Безне кайчак бергә күрүегез дә, фәкать, «ябылып бетмәгән» эшләр аркасында гына. Бүгенгесе көндә үз вазифаларымны башка кешегә тапшыру белән мәшгульмен. Җылы мөнәсәбәтләрне саклап кала алдык, эт белән мәче кебек аерылышмадык. Ни дисәң дә, иңне иңгә терәп, утын да, суын да бергә шактый кичтек. Ришатка рәхмәттән башка бер сүзем дә юк, хөрмәт итеп яшәде. Горурлык күрсәтеп, барлык эшләр белән үзен генә калдырып китәргә дә намусым рөхсәт итмәде, чөнки мин аның хатыны гына түгел, әле уң кулы да идем. Мин – җаваплы кеше, башлаган эшемне бернигә карамастан ахырына кадәр җиткерәм. Шуңа күрә бергә башлаган проектларны бергә тәмамларга сөйләштек. «Тормыш булгач бар да була», – диләрме әле? Вәт шул. Безнең өчен борчылмагыз, икебез дә сау-сәләмәт, ә бу – иң мөһиме! Алда ни буласы бер Аллаһ кулында», – дигән Эльмира үзенең сәхифәсендә.

Бер ханым Тәтишкәга сабыр итәргә, ир көенә торырга киңәш биргән.

«Эльмира, тормышны хатын-кыз тота аны. Ирләр гел сабый бала кебек алар. Берәүләр дә гел сөешеп кенә тормый. Сабыр бул. Ришат – тормыш ягыннан азапланган кеше, нервылары да таушалгандыр. Аңларга тырыш син аны. Бәби алып кайт. Рәхәтләнеп яшәгез. Матур парлар бит сез, үкенмәс өчен бергә булыгыз», – дигән ул.

«Журналистлар сүзедер, ялгандыр, дип, ышанасы килмәде. Кайсы хәерле – шунсы булсын. Барысы да яхшы булсын. Сез – бик матур пар, кызганыч».

«Ришатны «эчәргә ярата» диләр бит. Дөрестерме, юктырмы. Хатын-кызлар андыйларны яратмый», – дигән фикерләр язучылар да бар.

«Себерке әзерли торам. Бәлки, хәзер безне мунчага чакырыр», – дип шаярткан бер абзый, Ришатның шәп мунчачы булуын искә алып.

Бу темага язмалар:

Ришат Фазлыйәхмәтов Тәтишкасы белән аерылышкан?

Тәтишка Ришат Фазлыйәхмәтов белән аралары суыну турында: «Пиар түгел...»

Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны белән аралары бозылу турында: «Икебез дә гаепле...»

Ришат Фазлыйәхмәтов белән Тәтишка тынгы бирмәүчеләргә: «Борчылмагыз инде шулхәтле»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100