Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов белән хатыны арасыннан «кара мәче үткән»гә охшап тора. Җырчының сторислары тормыш иптәше белән мөнәсәбәтләренең бик үк яхшы булмавы турында сөйли.
Халык соңгы арада Ришатның гел ялгыз булуына, үзеннән бер адым да калмый торган Тәтишканың күренмәвенә игътибар иткән. «Тәтишка кая? Күптән күрсәткәнегез юк», «Хатыныгыз кая? Сторисларыгызда бер дә күренми», – дип аптырашканнар.
«Әлегә бу сорауга җавап бирергә әзер түгелмен. Аның барысы да яхшыдыр, дип өметләнәм. Комментарийларсыз», – дип язган Ришат.