Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны Эльмира белән мөнәсәбәтләре катлаулануы хакында язган идек. Соңгы арада ул үзенең Тәтишкасын күрсәтми башлады. Эльмираның югалуына борчылган виртуаль дусларына: «Аның барысы да яхшыдыр, дип өметләнәм. Комментарийларсыз», – дип җавап бирде.
Бу сторисларны күргәч, «Интертат» Эльмираның үзе белән элемтәгә керде. «Бу – пиармы? Чыннан да араларыгыз суындымы?» – дип сорадык.
«Пиар түгел. Бу сорауга төгәл җавап бирә алмыйм. Әлегә бергә эшләвебезне дәвам итәбез», – дип, кыска гына җавап язды ул.
Ришат Эльмира белән моннан ике ел элек никах укыткан иде. Ул хатынын социаль челтәрләрдә Тәтишка дигән исем белән танытты. Тәтишка-Эльмира җырчының администраторы, концерт директоры да булып тора.
Ришат Фазлыйәхмәтов моңа кадәр дә өйләнгән иде инде. Аның беренче никахыннан улы үсә. Алиментларын вакытында түләмәве сәбәпле, җырчының улына миллионлаган бурычлары булуы да мәгълүм.