news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рината Тэй иренә багышланган клибын чыгарды: «Минем бөтен хисләрем бу клипта»

news_top
Рината Тэй иренә багышланган клибын чыгарды: «Минем бөтен хисләрем бу клипта»
Фото: «Татар-информ» архивы

Рината Тэй юл фаҗигасендә могҗиза белән генә исән калган ире Сәгыйрьгә багышланган «Ач күзләреңне» дигән җырына клип тәкъдим итте. Җырчы сүзләренчә, бу клипта аның соңгы 4 ел эчендәге барлык хис-кичерешләре чагыла.

«Вакыт җитте. Энергия белән тулылану өчен аз гына тынып тордым һәм «Ач күзләреңне» җырыма яңа клибымны чыгардым. Бу – хис-кичерешләр күңелемне ярып кергән мизгел. Минем ул хисләр белән бүлешәсем килә.

Бер мизгелгә генә тукталыгыз, мин бу клипка салган тормышны тоеп карагыз. Борчулары булса да, ул искиткеч.

Гаиләбезгә кайгы килгәнгә төгәл 4 ел узды. Мин сезгә хәзер барлык нечкәлекләрен сөйләми башладым, әмма бу – ситуация бетте дигән сүз түгел.

Бу темага игътибарыгызны җәлеп итәргә теләмим, әмма сез сорашасыз. Минем бөтен хисләрем бу клипта. Без күп нәрсәләр аша уздык һәм алга таба да көрәшәчәкбез», – дип яза ул бу хакта үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Рината Тей «Ач күзләреңне» җырын яшәү өчен көрәшеп ятучы иренә багышлап яздырды һәм аны тормыш иптәшенең туган көнендә дөньяга чыгарган иде. Ринатаның ире Сәгыйрь 2019 елның октябрендә юл һәлакәтенә очрап, сәламәтлегенә бик нык зыян килде.

Рината ире очраган юл һәлакәтендә кемнең гаепле булуын, иренең органнарын башкаларга бирергә җыенуларын, аны кем каравын һәм сөйгәнен аяк бастыру өчен нәрсәләрдән баш тартырга туры килгәнлеген түбәндәге интервьюда сөйләде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар