Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рината Тэй хаста калган ире турында: «Аны абыйсы карый. Хастаханәдә, әлбәттә, без бергә»

«Башы ачылган һәм утыргычка ябышкан булган», – дип искә алды 2019 елда ире белән булган фаҗигане җырчы. Рината Тей ире Сәгыйрь юлыккан юл һәлакәтендә кемнең гаепле булуын, иренең органнарын башкаларга бирергә җыенуларын, аны кем каравын һәм сөйгәнен аяк бастыру өчен нәрсәләрдән баш тартырга туры килгәнлеген сөйләде.

news_top_970_100
Рината Тэй хаста калган ире турында: «Аны абыйсы карый. Хастаханәдә, әлбәттә, без бергә»
җырчының шәхси архивыннан

Башта «Рәхәт лукум», соңрак «Кыю кызлар» төркемендә чыгыш ясаган Рината Тэйның татар эстрадасында үз тамашачысы бар. Җырчы-блогер бүген үзенең сольный карьерасын төзи, улы Арсенны тәрбияли һәм коточкыч юл һәлакәтенә очраган ире Сәгыйрьнең гомере һәм сәламәтлеге өчен көрәшүен дәвам итә. Инде менә 4нче ел... Ни сәбәпле ул арендага алган фатирда яши һәм ни өчен хәзер ирен социаль челтәрләрдә сирәк күрсәтүе турында җырчы «Интертат» сайты проекты өчен «Кунактан кунакка» тапшыруына сөйләде.

«Кунактан кунакка» тапшыруы алып баручысы Динә Нәҗметдинова белән әңгәмәнең текст версиясен тәкъдим итәбез.

«Минем ирем гаепле»

Без көн саен авырлыклар белән очрашабыз. Кемдер аларны җиңеп чыгарга тырышса, икенчеләр алардан качу юлын карый. Җырчы Рината өчен 2019 ел – бик авыр, караңгы елларның берсе, чөнки ире юл һәлакәтенә очрый. Шуннан соң тормышы асты-өскә килә. Рината бирешми, бөтен көче белән ире аякка бастырырга тырыша. Бүген без Ринатада кунакта.

Яшерен-батырын түгел, әлеге фатирны син арендага алып торасың. Ни өчен шулай килеп чыкты?

– Сәбәпләре ачык. 2019 елны (мин ул турыда бер генә тапкыр сөйләмәдем, монда яшерен бер нәрсә дә юк) ирем авариягә эләккәннән соң, фатирсыз, машинасыз калырга туры килде. Үзегез беләсез фатирларның бүгенге көндә күпме торуын да, арендага алып яшәүне дә, бу – минем тормышымдагы авыр чор. Ләкин менә шундый фатирлар үземнеке булып яшәргә язсын, дип, мин шул максатта эшлим.

2019 ел сезнең өчен бик авыр ел булган. Ирең авариягә эләккән. Син бу хакта социаль челтәрләрдә әйтеп киттең. Ә бу һәлакәттә кем гаепле?

– Әйе, бу авария турында мин социаль челтәрдә, үземнең сәхифәмдә генә сөйләдем. Минем ирем гаепле. Ни өчен шулай булганына без әле һаман да җавап таба алмыйбыз. Ул 2019 елның 25 октябрь көнне юл һәлакәтенә эләкте. Моны күреп торучылар да булган. Мин социаль челтәргә чыгаргач, директка язып җибәрделәр: «Без бу аварияне күрдек, абыем белән бара идек», – дип. Чаллы – Казан арасында ул туп-туры юлдан кинәт кенә сулга очып чыга: һәм фурага килеп бәрелә. Фура шул мизгелдә үк дөрләп яна башлый, аның йөртүчесе пассажир ягыннан сикереп чыгып өлгерә. Бәрелгәндә, ирем үзе утырган шофер ягы белән туры килә, төбе-тамыры белән бер көпчәге өзелеп чыгып оча, көпчәге генә дә түгел, тимерләре белән. Фура астында анысы яна, ә ирем өч тәгәрмәчтә бәрелеп-сугылып алга таба китә. Анда әле күпер, ул ничек күпердән бәрелеп төшмәгәндер! Белмим, моны урысчалап, «повезло» дип кенә әйтеп була.

Видеорегистраторга килсәк... Фурада регистратор булган, ул хуҗасының бөтен әйберләре белән дөрләп янган. Ә безнең машинада әллә регистратор булмаган, әллә булып та, каядыр киткәнме ул – аңлый алмадык. Мин бу сорауга бик бирелмәдем, миңа иң мөһиме – иремне шушы ситуациядән чыгару иде. Миңа директка язып җибәргән шаһит егет, Рамил исемле, мин аңа бик рәхмәтле, бөтен әйберне рәттән этаплап сөйләп күрсәтте: шушы һәлакәткә кадәр Шәледән бирле бергә кайткан булганнар икән. Иремнең туп-туры кайткан җирдән кинәт шулай сулга борылып кереп китүе аларга да сәер тоелган. Ул минем эчми дә, тартмый да иде, монда алкогольгә бәйләнеш юк. Миңа калса, ул йоклап киткән була ала, чөнки бу хәл иртә белән булган.

Сәгать ничәдә?

– Иртән 7-8 арасында. Юл да яңгырлы дисәң, яңгырлы түгел, шоп-шома, коры, туп-туры юл. Әйтәм бит, нәрсә булганын бер кеше дә белми. Яки инде ничектер, телефонга кереп китепме, телефон шалтырап, аны алган моментта төшеп киткәнме ул – ниндидер нәрсә килеп чыккан инде.

Әлеге фаҗигале көннән соң якынча 4 ел үткән инде. Бүгенге көнгә нинди прогресс бар? Ниләр үзгәрде?

– 4 ел эчендә, әлбәттә, прогресс бик зур. Ул сөйләшми иде, бүген сөйләшә. Сөйләме чиста саф булмаса да, сакау мизгелләр бар, аңлашылмый торган сүзләр... Хәтеренә килсәк, авариянең ничек булганын ул әле дә белми. Мин сиңа күбрәген дә әйтәм: ул нинди машинада йөргәнен дә белми. Исендә түгел. Нинди бизнес белән шөгыльләнгәнен дә белми. Беренче вакытларда әле миңа: «Без синең белән кайчан өйләнешәбез?» – ди иде. «Матурым, нишлисең? – димен. – 14 ел була бит быел безнең гаилә корып җибәргәнгә».

Улыбызның туган көне булды, 11 яшь тулды, анда да 11 яшь тулганын белә дип уйлый идек, онытылып китә. «Улым, сиңа ничә яшь әле?» – дип сорый. Ул безгә сораулар биргәндә, без аңа җавап кайтармыйбыз, без ул биргән сорауны кире үзенә бирәбез. «Исеңә төшер әле, улыңа ничә яшь тула?» – дип, менә шулай башын эшләтергә тырышабыз. Йөрү буенча – бүген дә әле аягына баса, үзе хәрәкәтләнә алмый.

Ә киләчәктә?

– Врачлардан сорыйбыз, алар да әйтә алмый. Врачлар аны, гомумән, барысы да, үлә дип уйлады. Ел ярым үткәннән соң безгә әйттеләр: минем иремне органга алып кайткан булганнар икән. Без моны ел ярым үткәннән соң гына белдек. Бәлки, мин дөрес эшләмәгәнмендер, дип уйлаган идем – миңа бит бик күп кеше әйткән иде, үлгән булса, елар идегез дә, онытылыр иде, болай үзе дә газаплана, дип. Шул сүзләр минем бик нык йөрәгемә кереп калды.

Мин бик күп көч куйдым. Бик күп табиблар белән сөйләштем, болай итеп карыйк, тегеләй итеп, дип. Теге дөньядан тартып чыгардык, дисәк тә була. Врачлар шулай дип әйткәннән соң, мин 2 көн еладым. Дөрес эшләгәнмен икән, дип еладым. Аңарчы ел ярым үземне: «Тартып чыгардым, нәрсәгә кирәк? Ул да газаплана, без дә газапланабыз», – дип гаепләгән идем.

Үзең беләсең бит, әти-әнисенә дә бик авыр баласын шундый хәлдә күрү. Ул бит минем таза, матур, чибәр, фигурасы шундый иде... Әйтеп бетергесез, мин бик гашыйк идем үз иремә. Ул миңа көн саен яңа кеше кебек күренә иде. Шуңа да безгә аны бүгенге хәлендә күрү бик авыр. Ә инде шул ситуация турында шул сүзләрне ишеткәннән соң, мин 2 көн буе сөенеп еладым, Аллага шөкер, дип. Уйлап кына кара әле: иреңнең буш гәүдәсен чыгарып бирәләр, һәм син аны күмеп куясың, ә органнарын бүтән кешегә утырталар! Ә хәзер 4 ел дәвамында ул кеше менә яши! Мин шул вакытта кулымны селтәгән булсам, әниләре, абыйсы кулын селтәгән булса, бәлки, ул безнең арада булмас та иде.

«Ирем баш бармагы белән миңа билге күрсәтте»

– Әле күптән түгел генә иремнең сеңелкәше кияүгә чыкты. Тормышта шундый хәлләр дә була икән – дөнья түгәрәк, дип әйтәләр бит, дөрестән дә шулай икән. Шул туйда иремне машинасыннан тартып чыгарган «гаишник» та бар иде. Ул килеп, елап, безгә аны үлә дип әйткәннәр иде, дип, кулын кыссам ярыймы, дип, кулларын кысты, иремнең шушы дәрәҗәгә җитүенә бик сөенде. Аның нинди хәлдә булганын сөйләп күрсәтте: аяклары да сынып борылып беткән иде, ди, башы ярылып ачылган булган, шуңа ул бүген дә үзе хәрәкәтләнә алмый – без инде моңа күп көч куйдык, куябыз. Караучылар да социаль челтәрләрдән күреп тора. Башы ачылган һәм утыргычка ябышкан булган. Бөтен саны шул кадәрле җәрәхәтләнгән булган. Шушы туйда безнең кияүнең туганнары арасыннан булып чыкты бу гаишник. Шаккаттык дисәк, шаккату – бик гади сүз бу очракта.

Чыннан да, дөнья түгәрәк. Рината, ирегез турында сөйләшүне дәвам итсәк, фаҗигадән соң аны «Ашыгыч ярдәм» алып киткән...

– Әйе, бу беләсезме ничек булган? Мин 25 октябрь көнне Уфага китәргә, анда Марат Шайбәковның концертында 3 көн чыгыш ясарга тиеш идем. Без бергә барырга тиеш идек. Мин аңа иртә белән шалтырата башладым, трубканы алмый да алмый, алмый да алмый. Аның кадәр булганы юк иде. Сәгать 10да без юлга чыгарга тиеш идек. Мин соңгы тапкыр шалтыратканда, җавап бирделәр, бу сезнең ирегезме, дип. Миңа шул ук Рамил сөйләп күрсәтте, «мчсниклар» эшкә барган булганнар, Мамадышка килеп җиткәндә, Уразбахты дигән авыл янында булган бу юл һәлакәте. Кабат «повезло!», Рөстәм бугай исеме, ул сөйләп күрсәтте: болар ирем янына шундук чабып килгәннәр, ул инде телен йота башлаган булган. Алар аның телен тартып чыгарып, башын әзрәк турайтып куйганнар. Монда шушы егетләрнең дә булышлыгы тигәндер, дип уйлыйм, беренче ярдәм күрсәткәннәр. Аннары инде «МЧС», «Ашыгыч ярдәм» аны алып киткән. Мамадышта 7 сәгатькә якын операция булган, анда иремне күчереп йөртеп була торган итеп ясадылар. Казаннан Республика клиник хастаханәсеннән шундук вертолет килде, операциядән соң, вертолет аны шунда алып китте.

Дөресен генә әйткәндә, бу ситуациягә кадәр үз гомеремдә бер генә мәртәбә мәет күргәнем бар иде, ул да булса, минем әниемнең бертуган апасы. Минем бик яраткан апам үлеп киткән иде 1 ел гына элек, Гөлфия апамның урыны оҗмахта булсын. Авариягә эләккәч, иремнең дә бит төсе шундый ук иде. Тере мәет. Аны хастаханәдән алып чыгып, «Ашыгыч ярдәм» машинасына этеп керткәндә, урамга чыктым, аны күрәсем килде. Киноларда күрсәтәләр бит – акырып елыйлар, мин аларны «бигрәк кыланалар» дип уйлый идем, үзеңне андый вакытта контрольдә тота алмыйсың икән ул. Анда бөтен эмоция-хисләрең тышка чыгып бетә. Мин анда ничек акырганмын – мине тоталар, мин акырам, елыйм, янына китермиләр, ярамый, чөнки әле генә операциядән чыккан. Шулай аны вертолет белән Казанга алып килделәр.

Бүгенге көндә сез аерым яшисез. Аның сәбәпләре бардыр инде...

– Аерым дип, минем моның турында да берничә тапкыр сөйләгәнем булды. Аны абыйсы карый. Безнең арада, кем карый, дип сөйләшү булды. Хастаханәдән чыккач каядыр барырга кирәк бит инде. Үзегез күреп торасыз, фатир минем арендада, бер бүлмәле генә, кеп-кечкенә. Аны юындырырга да кирәк, ванна вариант түгел. Ул үзе бөгелә-сыгыла алмый. Бөгеп тә булмый әле аны, саны да каткан, дөресен генә әйткәндә. Массажлар ясап-ясап та, үзе хәрәкәтләнмәгәч, гел селкендереп торырга кирәк. Мин дөресен әйтәм, әти-әнисенә дә, абыйсына да: «Әгәр сез минем тормышымны, иремне аякка бастыра алсагыз һәм минем балама булышсагыз, иремне шул очракта карыйм», – дидем. Мин бит инде эшли алмыйм, аның белән генә утырам булачак, әйеме. Дөресен генә әйткәндә, мин сбордан сборга да, кешедән акча җыеп та яши ала идем.

Алай һаман җыеп булмый бит инде.

– Алай һаман җыеп булмый – бер, аннары бит һәр кешенең үз тормышы, һәр кешегә тормыш бирелгән. Аннары әти-әниләре, абыйсы әйтте инде, без аннан баш тартмыйбыз, без аны алып кайтабыз, диделәр. Аларның үз өйләре Чаллы янында – бер бистәдә яшиләр, өйләре зур, мунча да бар. Хастаханәгә барганда, әлбәттә, без бергә. Баштарак атна саен улымның укуы бетә дә без кайтып китә идек, хәзер инде еш кайткан чагым да бар, сирәгрәк тә булып китә кайбер вакытта. Сәбәбе дә җитди, бер генә тапкыр әйтмәдем: мин бернәрсәсез калдым. Мин зур сарайлар белән калып, миллионнар белән калып, аны әти-әнисенә кайтарып тапшырган булсам, үземне, әлбәттә, дөрес эшләмәдем, дип санар идем.

Бүгенге көндә дә мин аны ташламадым, ташламаячакмын да. Бу турыда бик күп интервьюларда әйткәнем булды. Көчемнән килгән кадәр булышачакмын һәм бергә булачакмын. Ни өчен дисәгез, ул да мине бик нык ярата, әле хәзер дә миңа шундый итеп әйтеп куя: «Син мине ташлап китмисеңме?» – ди. Ул шулай дигәндә, йөрәккә бик авыр. Ташлап китәсе булса, 4 ел буе болай итеп яшәмәс идем. Минем социаль челтәрдәге сәхифәмә (ул Россиядә тыелган –ред.) язылучыларым белә: соңгы вакытта мин аны бик сирәк күрсәтә башладым. Сирәк күрсәтүнең дә сәбәбе бар. Безнең гаилә эчендә әз генә аңлашылмаучанлык килеп чыкты: Сәгыйрь аркасында гына пиар ясыйсың, дип әйттеләр миңа. Югыйсә, үземнең бөтен көчемне куйдым, бик бирелеп яшәдем ул кешегә, һәм миңа шундый сүзләр ишетү бик авыр булды.

Әти-әнисе әйттеме?

– Юк, әти-әнисе түгел, якын кешесе. Һәм үземә сүз бирдем: бүтән акча җыюлар ачмыйм, инстаграмда күрсәтмим, минем дә тормышым бар. Минем тормышны уйлаучы булмады ул вакытта. Мин күпме тырышсам да, кырыйда калдым, диимме соң. 14 ел эчендә мин дә хөрмәт казанырга тиешмендер.

Без бит инде бик күп юллар үттек: ул 2 айга якын реанимациядә ятты, ярты елга якын сөйләшмәде. Мин монда кемнәрне генә күтәрмәдем, кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәдем. Муллага кадәр чыктым, мулла килеп, реанимациядә иремә берничә тапкыр укып китте. Һәм беләсезме, бу Рөстәм хәзрәт 2009 елда безгә никах укыган иде. Мин Республика клиник хастаханәсе янындагы мәчеткә, миңа бер мулла җибәрегезче, дип шалтыраттым. Ул вакытта ирем бер хәрәкәт тә эшләми иде, кан басымын үзе тотмый, үзе суламый, табиблар килеп, күзен ачып, фонарь белән яктыртып карыйлар – реакция юк. Әйтәм бит, тере мәет ята иде. Хәзрәтне җибәрделәр, мин әле аның Рөстәм хәзрәт икәнен белмим. Мин елап беткән, нинди генә мөмкинлек булмасын, җепкә ябышкан кебек, шуңа тотынам, һәр ситуацияне шулай кабул итә идем.

Рөстәм хәзрәт кереп укып чыкты да, битлеген салып (пандемия алды бу), киемнәрен алды. Мин сәдакамны тотып, бирим дип күземне күтәреп карасам, минем каршымда Рөстәм хәзрәт тора. Төгәл 10 ел безнең никахны укыганына. Мин, әлбәттә, елый башладым. «Хәзрәт, исегездәме, сез безгә Кол Шәрифтә никах укыган идегез! Мин монда сез киләсен белмәдем. Бу бит Аллаһы Тәгаләдән безгә шундый зур бүләк, беләсезме? Зинһар өчен, бар көчегезне куеп укыгыз, бөтен белгәнегезне укыгыз, иренмәгез», – дип елап сорадым. Шушы хәлдән соң Рөстәм хәзрәт белән без телефон номерлары белән алыштык, гел хәбәрдә булдык. Ул реанимациягә генә ирем янына килеп 3 тапкыр укыды. Һәр килүе аның иремне бу дөньяга тартып чыгаруга бер адым булды.

Без реанимациягә абыйсы белән гел чиратлашып керә идек. Без аны калдырмадык. Көндез 12дә реанимация ачыла, сәгать 5тә ябыла. 12дә ишек төбендә без инде көтеп тора идек, мин керәм, тәнәфескә чыгам – абыйсы керә, шулай итеп чиратлаштык. Сәгать 5 тә безне чак куалап чыгарып җибәрәләр иде. Әле анда да шәфкать туташларының телефон номерларын сорап, исәнме-исән түгелме, бер генә смс язып җибәрегез, дип төннәр буе алардан хәбәр көтә идем. Иртән җитә дә абыйсы белән кабат китәбез больницага. Иртән 8дә үк, әле хастаханәне ачалар гына, без кереп утырабыз, ә палатага 12дә генә кертәләр. Өйдә утырырга йөрәгем чыдамый иде. 8дә килеп, 12гә кадәр коридор саклыйбыз – стена аша гына утырдык без аның белән – мин бар көчемне аңа биреп утыра идем.

Рөстәм хәзрәт беренче тапкыр килгәннән соң ул баш бармагы белән миңа билге бирде. Миңа табиблар ышанмады. «Башы китте», – дип уйлый башладылар, миңа калса, минем турында. Керә дә, башын чайкый да врач, чыгып китә. «Сезгә күренгәндер, ул алай бармагы белән селкетә алмый, андый дәрәҗәдә түгел ул...» Аларның комадан чыга торган үз баскычлары бар инде. Ирем бит ул вакытта һаман комада иде. Рөстәм хәзрәт икенче тапкыр килеп укып киткәч, ирем кан басымын үзе тота башлады, препаратны алып ташладылар – башта аның кан басымын препаратлар белән генә тоттылар. Ул препаратларга да бик күп акчалар китте, врачлар да бик ярдәм итте. Өченче тапкыр килгәндә, ул күзен ачты. Ә дүртенче тапкыр килгәндә, без инде 7нче шәһәр хастаханәсендә идек. Ярты елдан соң чакырдым мин аны. Рөстәм хәзрәт шунда килде, җомга көн иде (пандемия вакытында шимбә көннәрендә керергә ярамый иде), хәзрәт укып киткәннән соң, ирем беренче авазларын чыгарды, «ааа...» дип тавыш бирде. Ирем хәләл тормышка тартыла башлаган иде, гомумән алганда, эчмәде, гомерендә дә тартмады.

Кем булып эшләде?

– Үзенең бизнесы бар иде, төзелеш өлкәсендә командалары, тегендә-монда йөрде. Эшләмәде түгел, эшләде, гел үзе тырышты, монда эшли, тегеннән тартып карый. Үзегез беләсез, бүгенге көндә селкенмәсәң, бернәрсә дә булмый. Менә шундый мини «история».

Малаең турында да сөйлә әле.

– Исеме Арсен. Миңа бик күп кешеләр әйтә, сезнең ирегез татар түгелмени, дип. Әлбәттә, татар, минәйтәм. Ләкин миңа шушы исем ошады, мин аны интернетта таптым, заманча татар исемнәре арасыннан. Әтисенең дә исеме Сәгыйрь бит, ничектер Арсен Сәгыйрович яңгырый кебек тоелды да, шуны кушарга булдык.

Ул ниләр белән шөгыльләнә?

– Ул безнең йомшак күңелле малай булып үсә. Аның бөтен эчке дөньясы – минекедер инде. Бик нечкә күңелле. Мин аңа әти тәрбиясен дә, әни тәрбиясен дә бирергә тырышам. Бик тәртипле, бик акыллы, бик тыйнак, бик киң күңелле бала булып үсә, Аллага шөкер. Мин бик горурланам аның белән. Ә тышкы кыяфәте инде нәкъ әтисе. Кечкенә вакыты, әтисенең җирән чәч төсен дә алган. Ә миңа тышкы кыяфәте белән охшамаган.

«Балачагым эшкә бай булды»

Балачагың ничек үтте? Шул турыда сөйләп кит әле.

– Бик бәхетле балачак булды минем. Эшкә бик бай балачак булды. Олы апам белән араларыбыз 12 яшь безнең, ул киткәч, мин энеләрем, сеңелләрем белән олы апа буларак өйдә калдым. Миннән соң сеңелкәшем туды, аннан соң энекәшем туды, мин аларны карап үстердем дисәң дә була. Олы апа буларак, әни миңа ниләр эшлисен язып, менә шуның кадәр исемлек калдырып китә иде – көтү кайтып, сыер савуга кадәр.

Димәк, синең сыер сауганың да бар.

– Әлбәттә. Җиләк җыя идем, хәзер мин җиләк җыярга яратмыйм, ниндидер юшкын калганмы соң... Клубка чыгар алдыннан әниләргә җомга көнне печән алып кайтыш иде, аны печәнлеккә тутыра идек. Бөтен җиргә печән тула, үзең беләсең, мунча кермичә, кич чыгып китмисең. Мин әле бәбкәләр карый идем. Безнең ел саен бәбкәләр була иде. Мин хәзер әнигә әйтәм, әни, бәбкә алсаң, минем улыма эләгә, дим. Быел беренче елдыр, әни бәбкә алмады, калган елларны барысы да шулар белән бергә үстек.

Син эшләп үскән кеше, димәк?

– Әлбәттә.

«Тән тиресе чери башлаган иде»

– Ирем бик озак зонд аша тукланды. Борыныннан торба тыгып, шуннан ашаттык без аны. Анда да миңа, гастростома куйыйк, дип, турыдан-туры ашказанын тишәргә мине бик күп үгетләделәр. Ләкин мин аңа рөхсәт бирмәдем. Ни өчен дисәгез, ул бит инде тәндә тагын бер тишек дигән сүз, ул тишек үлекләмәсен өчен, төзәтәсе дә бар. Аның оча башы сөягендә озак ятып тишелгән урыны бик зур иде. Әле дә фотолары бар, карарга куркыныч. Кешенең тәне чересә, ул бик куркыныч.

Ул тишекләрне ничек бетердегез?

– Аны 2 ел бетердек. Бик тиз чери башлый икән ул, әле ул карап-карап та, юып та. Ул реанимациядән тәне бозыла башлап төште. Кечкенә генә тишек иде, тик ул эчкә керә икән. Тышкы яктан кечкенә генә булып тора. Ул селәүләр йөргән шикелле булып тишелә башлады. Аны кисеп алдылар да, ул тагын да җәелде, эчке бөтен үлекләгән, черегән өлеше күренеп торды. Ике ел дәвамында без аны бетердек. Врачлар да бик ярдәм итте. Без бит реабилитациядән реабилитациягә йөрдек. Шул бозылган урыннары аркасында, ел ярым эчендә мин аны өйгә алып кайтмадым. Әйтәм бит, хастаханә юлларын үзем генә беләм. Абыйсы аның белән күбрәк төнгә кала иде. Башта абыйсы килгәнче янында мин булдым иртән дә, кич тә, көндез дә – тәүлекләр буе. Аннары абыйсы эшен ташлап килде, күреп торалар, берүземнең көчем җитми. Әле бит акчасын да табарга кирәк, табиблар белән дә сөйләшергә кирәк, калдырып та китеп булмый, трахеостома торган җиреннән йөткереп чыгара – торбасын чистартырга кирәк. Вакытында чистартмасаң, тыгыла, тыгылып үләргә мөмкин. Шундый моментлар бик күп булды.

«Мәскәү стилистларына чыга башладым»

– Бүгенге көндә минем белән бергә эшләүче, стилист буларак миңа мөрәҗәгать итә торган кешеләрем бар. Мин аларга кием алырга булышам, мәсәлән, сезон булса. Аларның үз күзаллау, теләкләре бар, мин аларга ярарга тырышам. Менә Голливуд кичәсе булды күптән түгел, мин аларны шунда җыеп әзерләдем. Берничә атна элек туйлары булды, туйга әзерләдем ире белән икесен. Менә шул кием арасында эзләнеп, табып, киендереп карау, килешәме-килешмиме, аннан инде аксессуарлар белән шуларны тулыландыру – миңа бу бик ошый икән. Бүгенге көнгә кадәр мин үзем стилистларга мөрәҗәгать итә идем. Хәзер мин Мәскәү стилистларына чыга башладым, әле аларның бәяләрен тикшерәм. Әле беренче адымнарымны башладым гына. Күпләр белә: ирем авариягә эләккәннән соң, барлык костюмнарым чалбарлы булып китте.

Бу нәрсә белән бәйле?

– Миңа калса, мин үземә ир кеше образын киеп куямдыр. Күлмәк бит инде ул – нәфислек, назлылык, ә чалбардан мин үземне ышанычлырак тотам.

«Акча җыюларны башлагач, тәнкыйтькә очрадым»

Акча мәсьәләсенә килгәндә, каян табып бетердең шул кадәрле акчаны?

– Беренче вакытта үзебезнең җыелган акчалар бар иде. Ул акчалар бөтенләй кереп китте. Без бит инде фатир алып, ремонт ясап, яши башларга тиеш идек, шундый уйлар белән йөрдек.

Мин бит аны (иремне) реанимациядән чыга да, мин аны өйгә үз аягында алып кайтып китәм, дип уйладым. Мин бит ахырга кадәр алда шундый реабилитация юлы көтә дип ышанмадым. Аннары дуслар да, коллегалар да: «Ник ачмыйсың? Акча җыю оештырыйк», – диделәр. Беренче постны, беренче җыюны чыгарганда бик нык борчылдым. Бик нык. Шулкадәр зур җаваплылык икән ул, кешедән шулкадәр авыр икән акча соравы. Мине бит инде кеше белә, үземне гел карап кына торам.

Аның турында да бик күп сүзләр ишеттем. Аллага шөкер, мин бу юлларны лаеклы үттем, көчемнән килгән кадәр тырыштым. Коллегалар, дуслар, язылучыларым, бөтен дус-туганнар, телевидениедән күреп, радио аша тыңлаучылар – безгә шул вакытта ярдәм кулы сузган бар кешегә мин бик нык рәхмәтлемен. Пост яздым, елый-елый, берничә тапкыр төшердем сөйләгән өлешен – сөйли башлыйм да еларга тотынам, шулкадәрле күңел тулырлык мизгелләр иде. Ярар, монысын яздырдым. Тагын бер тапкыр әйтәм, мин бит уйламадым шулкадәрле җитди булыр дип, авыр булыр дип.

Моны төшереп постларны яздым да, Гөлназ Асаева әйтә: «Әйдә, чыгарабыз», – ди. «Гөлназ, чыгаралмыйм, кулым бармый», – дим. «Бир әле телефоныңны», – ди. Алды да, минем шул постны, шул видеоны чыгарды. Ә мин калтыранып утырдым. 3 төн йоклый алмадым. Минем картага акча килә. Мин бит әле ничек кешегә хисап бирәсен дә белмим, ул бит – бик зур җаваплылык.

Күпме акча җыелды?

– Беренче тапкыр җыйганда, ялгышмасам, алдыйсым килми, 300ме, 500ме меңгә кадәр җыелды. Инде онытылган сумма, язып чыгардым аны. Икенче тапкыр акча җыю безнең Мәскәү өлкәсендә «Три сестры» реабилитация үзәгенә барырга чыкканда булды. Анда инде мин нәрсәне ничек эшлисен белә идем. Башта бер тәүлекнең күпме булачагын шалтыратып сорадым, безнең 1 млн 800 мең җыелды. Иң күп җыелган акча шул булды. Шуның нәкъ 1 млн 500 меңе реабилитациягә китте, төп-төгәл дисәң дә була. Чөнки без анда ай ярым яттык, аның абыйсы да шунда булгач, аңа да түләргә кирәк, 2 кеше өчен аерым түләүле бүлмә. Уйлап кына карагыз, ай ярымга миллион ярым китте, миллион ярым! Әле анда да безгә төгәл булыша алмадылар. Аякка бастырырлар дип ышанган идек, баса алмады ул анда аякка.

Аны бик нык газапладылар, әмма анда бассейннарда йөзеп, файда алды. Алар барысы да минем профиль шапкасында инстаграмда «реабилитация» дигән җирдә күреп була аларны. Калган 300 меңе – ботокс 90 мең генә тора, ул керми бу «Три сестры»га. Аны аерым салырга. Моннан аэропортка алып барырга кирәк, самолеттан Мәскәүдә каршы алу 15 мең сумга якын иде. Самолеттан безне «ашыгыч ярдәм» машинасы каршы алды, һәм аның каршы алып, «Три сестры»га илтеп кую бәясе 15 мең иде. 1 млн 800 меңнең калган 300 меңе шундый әйберләр эченә кереп китте. Шушы акча җыюларны башлагач, әлбәттә, мин критикага тап булдым.

Язылучыларың яратмый башладымы?

– Яратмый башлады түгел... Беренче тапкыр акча җыюны башлагач, мин сторисны бизәнеп төшергәнмен икән, керфек-тырнаклар ясатылган, үстерелгән икән... Кеше акча сорап мөрәҗәгать иткәндә, икейөзлеләнергә тиеш икән. Кеше матур булып йөри-йөри дә, аннан, ай, миңа акча җыярга кирәк икән, косметиканы юып ташлыйм, тырнакны кисим, керфекләрне йолкып атыйм, дип икейөзлеләнергә тиеш килеп чыга. Югыйсә мин керфек үстермим, керфекләрем үземнеке, күреп торасың. Шундый тәнкыйтькә тап булдым. Бик авыр кичердем мин ул беренче тапкыр акча җыюны, ул тәнкыйтьне.

Моны директка язалармы, йөзеңә бәреп әйтәләрме?

– Йөзгә бәреп әйтүчеләр дә булды, арттан да сөйләүчеләр булды.

Ә син нәрсә дип җавап бирдең?

– Мин бит скандаллы кеше түгел.

Ә моны гади кешеләр әйттеме, әллә коллегаларың арасыннанмы?

– Әлбәттә, гади кешеләр. Коллегалар, киресенчә, миңа этәргеч, терәк булды. Мин – кечкенәдән чып-чын татар авылында үскән бала. Әти белән әниемә бик рәхмәтлемен. 11нче сыйныфка кадәр керфек буяган кыз түгел мин. Ирен буяу турында әйтәсе дә юк. Сәхнәгә җырларга чыкканда гына ирен буйый идем. Монда Казанга килгәндә бизәнүнең мин нәрсә икәнен дә белми идем. Гап-гади авыл кызы. Әмма әти-әнием кечкенәдән бездә зәвык тәрбияләде. Менә шулай киенергә кирәк, үзеңне шулай тот, чәчләреңне болайрак итеп тот... Менә болар кечкенәдән минем каныма сеңеп килгән. 11нче класска кадәр мин шундый тыйнак, үземә бик ышанып та бетмәгән кыз булып үстем. Ләкин кечкенәдән үк «җырчы буласым килә» дигән хыялым бар иде. Җырчы булсам, тәхәллүсем булачак, дигән хыялым бар иде. Исемдә әле, 6-7 яшьләр булгандыр, телевизор каршына килеп баса идем дә (барлык артистлар да шулайдыр инде ул) дезодорант, лак я тарак тотып җырлый идем.

Киләчәккә нинди планнар? Бәлки, берәр бизнес ачасыңдыр? Нәрсә белән куандырасың тамашачыны?

– Әлбәттә, һәр кеше дә план белән, хыял белән яши. Планнар бар, ләкин мин сөйләргә яратмыйм. Мин башта эшемне эшлим, күрсәтәм, аннан соң гына инде бу идея, планның кайчан башыма килүен тамашачыга һәм иң якын кешеләремә җиткерәм. Башымда иҗат белән бәйле бер уй бар. Алла бирсә, мин аны тиз арада тормышка ашырырга тырышам. Моның өчен бик зур максатлар куелган. Ничек кенә булмасын, авырмы-җиңелме, мин бу эшне башкарып чыга алырмын дип ышанам.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 сентябрь 2023
    Исемсез
    Сабырлык бир Ходаем.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100