news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллин концертлар куя башлый

news_top
Ринат Рахматуллин концертлар куя башлый
https://vk.com/club119424862

Ринат Рахматуллинның колония-поселениедән чыгар вакыты җитеп килә. Социаль челтәрләрендә якын арада булачак концертлар графигы да пәйда булды. Җырчының программасы «Ринат Рахматуллин иҗатташ дуслары белән» дип атала. Артист, беренче чиратта, Пермь якларына юлга кузгала. Җырчыны май ахырында Казанда узачак «Татарча Солянка» концертында да күреп булачак.

Афишалары янында тамашачысы күпсанлы комментарийлар калдыра. Ринат Рахматуллинны Казан, Чаллы, Башкортстан якларында да көтеп калуларын, җырларының һәм тавышының үзенчәлекле булуын язалар.

Җырчының 6 айга ирегеннән мәхрүм ителүе хакында хәбәр иткән идек. Җырчы исерек килеш автомобиль йөртү һәм кызы Ландыш исеменә теркәлгән «Лексус» машинасында юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнде. Ринат Рахматуллин җәза срогын Мамадыш (Дегетле) колония-поселениесендә үти.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар