«Хәтта Казанда юк!» - Сөембикәгә беренче һәйкәл Касыймда куелды
Сөембикә ханбикәгә беренче һәйкәл Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендә куелды. Тантаналы чараны «Интертат» хәбәрчесе күзәтте. Игътибарыгызга мәйданда әйтелгән рәсми һәм рәсми булмаган фикерләрне җиткерәбез.
10 июньдә Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә тантаналы рәвештә Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачылды. Әлеге тарихи чарада «Интертат» хәбәрчесе дә катнашты.
Касыйм шәһәренең Хан мәчете янында Сөембикә хөрмәтенә атап сквер ясаганнар. Биредә Касыйм һәм Казан ханы булып торган Шаһ Гали төрбәсе дә бар. Кайбер галимнәр шушы урында Сөембикә ханбикә дә җирләнгән дип фаразлый.
Сөембикәгә һәйкәл әлеге скверның үзәгендә сигез почмаклы йолдыз рәвешендә ясалган ике катлы пьедесталга, аның өстендәге гранит постаментка куелган. Постамент әйләнәсендә яшькелт-сары таштан ярымай эшләнгән. Бер кулын күкрәгенә куйган ханбикә образында сагыш һәм халкына мәхәббәт чагыла. Башын югары күтәргән төз гәүдәсе аны көчле һәм нык рухлы шәхес итеп күрсәтә.
Сөембикәгә һәйкәл ачу тантанасына халык күп җыелган иде. Кеше арасында сынга каршы чыгыш ясаучы шовинист-провокаторлар булырга мөмкин, дип алдан кисәтсәләр дә, чара бәйрәм рухында барды. Скверга керү юлын полиция хезмәткәрләре саклап торды. «Казан нуры» оркестры уйнавы һәм Казан артистлары җырлавы көнне тагы да ямьләндереп җибәрде.
Бәйрәмне алып баручылар Илдар Кыямов белән Айзилә Батырханова мөхтәрәм кунакларны һәйкәл янына чакырып тордылар. Чакырылган кунаклар арасында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Рязань өлкәсе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Анна Рослякова, Дәүләт Думасы депутаты, Россия герое Андрей Красов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бар иде.
«Изге гамәлләр кылган кешене халык догасыннан калдырмас»
Тантаналы чара Коръән аятьләре укудан башланды. Равил хәзрәт Гайнетдин бу җаваплы вазифаны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга тапшырды. Дога кылынганнан соң сүзне беренче булып Равил хәзрәт Гайнетдин алды.
Сөембикә ханбикә башта Касыймнан китерелгән Казан ханы Җан Галинең беренче һәм яраткан хатыны була. Аннары ул Явыз Иван боерыгы буенча Җан Галинең бертуганы Шаһ Галигә кияүгә бирелеп, Касыйм ханлыгына, Касыйм шәһәренә озатыла. Ханбикә калган гомерен шушында үткәрә һәм Касыйм җирендә мәңгелек тынычлык таба, - дип тарих белән кыскача таныштырды Равил хәзрәт Гайнетдин.
Мөфти әлеге монументны зур батырлык, намуслылык символы дип атады.
Сөембикә һәйкәле - ул зур батырлык, намуслык символы, фән һәм сәнгать яклы хатын-кызга һәйкәл. Шулай ук ул үз халкына тугрылыкка, аның киләчәге өчен үз тормышын корбан итәргә әзер торуга куелган һәйкәл.
Заманында Сөембикәгә «һәлак булачаксың, исемең дә, синең турында хәтер дә калмаячак», дип янаганнар. Бүгенге көн халыкка тугрылыклы булып, изге гамәлләр кылган кешене халык догасыннан калдырмас дигәнне дәлилли. Мондый каһарманнарның исеме халык хәтеренә күп гасырлар узгач та сеңеп кала, - диде Равил Гайнетдин.
Васил Шәйхразыев Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендә Сөембикәгә һәйкәл ачуны халыкның күптәнге хыялы дип белдерде.
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе буларак, Сөембикәгә һәйкәл кую идеясен күтәреп алулары өчен Касыйм халкына, Рязань өлкәсе җитәкчелегенә, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдингә зур рәхмәтемне әйтәм. Беренчесе булган җирдә икенчесе дә булыр. Бу үрнәк киләчәктә бик уңай йогынты бирер, - диде Васил Шәйхразыев.
Васил Шәйхразыев Сөембикәгә һәйкәл кую башында Рязань өлкәсе һәм Касыйм шәһәре татарларының милли-мәдәни төбәк автономиясе рәисе Илдар Бикуев торганын әйтте. Ул фикердәшләр табып, халыкның хуплавын алып, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән җиде ел элек бу эшне башлап җибәргән.
Милли шура рәисе үз чыгышында илнең көче милләтара бердәмлектә дип аңлатты һәм Сөембикәгә һәйкәл ачуны бердәмлек символы дип атады.
Шушы көннәрдә генә җанисәп нәтиҗәләре игълан ителде. Илдә 147 миллионнан артык кеше яши, 190 милләт бар. Илебез бердәм. Без аны милләтләргә, диннәргә бүлмибез. Шушында төрле милләт вәкилләре җыелып, Сөембикәгә һәйкәл ачу нык куандыра. Без бер-беребезнең дини, милли бәйрәмнәренә йөрибез, тәбриклибез, бергә сөенәбез, - диде Васил Шәйхразыев.
Рязань өлкәсе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Анна Рослякова илебезнең көче милләтара бердәмлектә дигән фикер җиткерде.
Касыймда руслар, татарлар һәм башка халыклар аркага арка терәшеп дус яши. Туган җир чәчәк атсын өчен, алар бергә хезмәт кылалар. Илебезнең көче шушындый бердәмлектә. Беркем дә беркайчан да, безнең арада ниндидер низаглар чыгарырга тырышып, аны җимерә алмаячак. Мин сквер һәм һәйкәл төзелешенең башында торучыларга һәм барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәм. Бу урын Касыйм халкын да, безнең бик матур һәм борынгы шәһәргә килүче туристларны да тартып торачагына ышанам, - диде Анна Рослякова.
«Сөембикәгә һәйкәлне украин фамилияле сынчылар иҗат иткән»
Һәйкәл каршында ялкынлы һәм рәсми чыгышлар тәмамлангач, артистлар концерт номерларын башлап җибәрде. Мин шул арада төрле кешеләр белән аралашып алдым.
һәйкәлнең авторларын Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, скульптор Вениамин Сидоренко һәм Мәскәү дәүләт Мәдәният институты профессоры Андрей Губко дип атаганнар иде. Чарага Вениамин Сидоренко килә алмаган, ә Андрей Губко белән аралашып алу мөмкинлеге булды.
Озак вакыт дәвамында музейларда йөреп мәгълүмат тупладык, тапкан орнаментларны бераз модификацияләп, һәйкәлгә төшердек, - диде Андрей Губко. – Бу сында нык рухлы хатын-кызларның җыелма образы сурәтләнгән. Без аны бер шәхескә генә таянып ясамадык. Кызганыч, Сөембикәнең үз сурәте беркайда да сакланмаган. Аның язмышына битараф булмаган күп халыклар аны үзләренчә күз алдына китереп сурәтләгән. Сөембикәне таҗиклар да, кыргызлар да, татарлар да, нугайлар да үз итә.
Андрей Губко һәйкәлнең эскизын Вениамин Сидоренко белән бергә ясаган.
– Мин аны бала чактан беләм. Озак еллар бергә эшлибез. Мәсәлән, Коткаручы Христос чиркәвен бизәүдә бергә катнаштык, Рязань янында Сергей Есенинга куелган һәйкәлне эшләдек. Аңа хәзер 84 яшь. Өлкән булуына карамастан, ул әле энергиясе ташып торган ир-ат, - диде сынчы.
Татар ханлыкларының ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәлне украин фамилияле кешеләр иҗат итүе башта гаҗәп тоелса да, Андрей Губкода татар каны булуы ачыкланды.
– Фамилиям украинныкы булса да, мин тумышым белән Мәскәүдән, ә нәселемнең бер тармагында бөтен туганнарым татарлар. Канымда төрле милләтләр кушылган булуы белән горурланам, чөнки ул яхшы җимешләрен бирә, - диде ул.
Васил Шәйхразыев Рязань өлкәсе һәм Касыйм шәһәре татарларының милли-мәдәни төбәк автономиясе рәисе Илдар Бикуевны мактап телгә алгач, аның үзе белән сөйләшергә булдым. Каршылыкларны җиңеп чыга алуы кызыксындырды.
Уртак тырышлык һәм Аллаһ ярдәме белән хыялланган эшебез барып чыкты, - диде Илдар Бикуев. – Без бу вакыйгага җиде ел килдек. Сөембикәгә һәйкәл кую идеясе 2015 елда үткәрелгән фәнни конференциядә барлыкка килде. Һәйкәлгә каршы торучыларга килгәндә, начар кешеләргә караганда яхшы кешеләр күбрәк булып чыкты. Без аңа каршы торганнарга игътибар итмәдек, бары тик үз юлыбыз белән бардык. Равил Гайнетдин һәм Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов кебек көчле җитәкчеләр безне хуплагач, барысын да җиңел генә җиңеп чыктык.
«Казанда һәйкәл куелса, зуррак булырга тиеш»
Касыймга тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков та килгән иде. Ул да миңа үз фикерен әйтте.
Билгеле, Сөембикәнең язмышы трагик. Казан ханлыгының ханбикәсе булып утырганнан соң Касыймга җибәрелүне сөргенгә озатылу дип аңларга кирәк. Бу җирлектә аның булуы – татарларның борынгы заманнардан рус дөньясы үзәгендә яшәүләрен күрсәтә. Тукай әйтмешли, без эзле халык. Кая карама, бар җирдә татар кешесе килеп чыга. Элеккеге тормышның дәвамын без бүген дә күрәбез. Татар халкы исән. Мондый һәйкәлгә барып җиткәннәр икән, димәк, хәрәкәт итә беләләр дигән сүз. Билгеле, ул төрле халыкларның дуслыгы символы. Монда яшәгән руслар татарларга бик яхшы карыйлар. Ул элек тә шулай иде. Минем монда экспедицияләрдә булганым бар. Монда татарлар белән руслар арасында шомартылмаган чын дуслык бар. Мин моны яхшы күренеш, дим. Без Үзәк Россиядә үзебезнең эзне югалтырга тиеш түгел. Һәйкәлне куйганбыз икән, шуңа карап үз тарихыбызны искә төшерербез дип уйлыйм, - диде Дамир Исхаков.
Россиянең Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларга ярдәм итү һәм аларны үстерү фонды вице-президенты, нугай милләте вәкиле Мурад Заргишиев Сөембикәгә беренче һәйкәл Касыймда куелуына басым ясады.
Хәзерге тарихыбызда Сөембикә ханбикәгә һәйкәл ачу - күренекле вакыйга. Озак еллар Сөембикә исеме күләгәдә булды. Тарихи исемнәрнең яңадан торгызылуы сөендерә. Касыйм шәһәрендә тынычлык тапкан Сөембикә Казан ханлыгының Мәскәү дәүләте һәм Нугай Урдасы белән мөнәсәбәтләрендә зур роль уйный. Ул хәзер төрле халыкларның берләшүе, хезмәттәшлеге символына әйләнде. Мин Сөембикәгә Россиядә беренче һәйкәл ачылуына шат. Хәтта Казанда да мондый һәйкәл юк, ә Касыймда бар инде, - диде Мурад Заргишиев.
Камил хәзрәт Сәмигуллин һәйкәлнең Касыймда булуының мантыйкка сыюын әйтте.
Галимнәр Сөембикәнең кабере Касыймда дип әйтә, шуңа күрә кабере янына һәйкәл кую мантыйкка сыя. Сөембикәгә һәйкәл ачу безнең ил территориясендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан оештырылды. Бәйрәм чаралары Казан белән Касыймда гына түгел, ә төрле төбәкләрдә уза. Тиздән Мәскәүдә дә булырга тиеш. Бу Россиядәге мөселманнарның борынгы, төпле халык икәненә дәлил булып тора, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Касыймга бер төркем тарихчылар җыеп алып килгән тарихчы-археолог, Татарстанның «Татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе Альберт Борһанов бүгенге вәзгыятьтә беренче һәйкәлнең Касыймда куелуын хуплады.
Сөембикә - татар милләте символы, аны ел саен искә алабыз, ә Казанда Сөембикә манарасы бар. Беренче һәйкәл Касыймда ачылу хәзерге шартларда бик әйбәт. Казанда да һәйкәл куелыр дип уйлыйм, - диде Альберт Борһанов.
Тарихчы Илнар Гарифуллин Казанда һәйкәл куелса, зуррак булырга тиеш, дип исәпли.
Касыймда һәйкәл куеп, беренче адым ясалды. Шушыннан үрнәк алып, аны Казанда да эшләп булыр. Бу үзебездән тора. Моның турында күбрәк сөйләсәк, халыкка ишеттерсәк, уңай якка үзгәреш булачак. Мәсәлән, Башкортстанда озак еллар буе татар каһарманы Даян Мурзинның исемен мәңгеләштерә алмый йөрделәр. Даян Мурзин Гитлерның шәхси дошманы булган, шуңа күрә аны Кара генерал дип тә йөрткәннәр. Аңа һәйкәл дә куеп булмады, урам исемен дә атап булмады. Узган көздә без Кушнаренко авылында бюст куюга ирештек. Башланган эш дәвамлы булды. Бер атна элек аңа Уфада һәйкәл дә куйдык. Ун ел элек бу турыда хыялланып та булмый иде. Уфадагы мисалга карасак, Казанда да Сөембикәгә һәйкәл куеп булыр иде. Куйган очракта, икенче һәйкәл зуррак булырга тиеш, - диде Илнар Гарифуллин.
«Нугайларда катнаш никахлар хупланмый»
Һәйкәл ачылышында чыгыш ясарга Дагыстан Республикасыннан нугай халкының «Айланай» милли ансамбле килгән иде. Мин биючеләрнең балетмейстеры Алмира Тунгатарова белән сөйләшеп алдым. Аралашу татар телендә диярлек барды, кайбер урыннарда гына рус теле ярдәмгә килде. Татар теле белән нугай теле шулкадәр охшашлыгына шушы мизгелдә чынлап торып инандым.
Дагыстанда яшәүче нугайлар Сөембикәне белә, аның белән горурлана. Без аңа охшарга тырышабыз. Аның кебек чибәр, миһербанлы, горур, гадел, максатыбызга ирешүчән буласыбыз килә, - диде Алмира Тунгатарова. Нугайлар арасында бүген дә кызларына Сөембикә исеме кушучы гаиләләр бар икән. Мәсәлән, ансамбльнең бер биючесе кызына Сөембикә исеме кушкан.
Нугайларның холкы белән кызыксындым.
– Безгә, гомумән, риваятьләрдә тасвирланган Сөембикә чалымнары хас. Без шундый ук горур, ирек сөючән, сугышчан халык, - диде Алмира ханым.
Ансамбльдә чыгыш ясаучы егет-кызларга карап, бер үзенчәлеккә игътибар иттем – алар бер-берсенә нык охшаган. Димәк, нугайлар башка халыклар арасында яшәп, борынгы чалымнарын югалтмаганнар.
Дагыстанда без аерым район булып яшибез. Районда башка халыклар юк диярлек. Республикада өч төрле төркем нугайлар бар. Бөтенесе дә аерым тупланып яши. Бездә. Һәр гаилә үз баласын нугай кешесе белән кавыштырырга омтыла. Мин үз улымны да нугай кызына өйләндердем. Без шулай үз милләтебезне, телебезне саклап калырга тырышабыз. Бала читкә чыгып китсә генә башка халыклар белән кушылырга мөмкин, - диде «Айланай» ансамбле балетмейстеры.
Татарстаннан Рязаньга күченеп киткән татарлар белән очрашу
Һәйкәл янында үзара татарча сөйләшеп торган бер төркем таныш булмаган кешеләрне күреп, сүзләренә кушылып киттем. Алар минем Казаннан килгән кунак булуыма сөенделәр. Үзләре бирегә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән Рязань шәһәреннән килгәннәр. Барысы да диярлек 30-40 ел элек Башкортстаннан һәм Татарстаннан киткән татарлар булып чыктылар.
Бәйрәмне бик матур алып бардылар. Илдар Кыямовның тавышын ишеткәч, сикереп торып бастым. Сәйдә Мөхәммәтҗанованы кочаклап ук алдым. Алинә Шәрипҗанованы да якыннан күрдем, ләкин янына барып җитә алмадым. Ул читкәрәк барып утырды. Без бит «ТНВ-Планета» телеканалын даими карап барабыз, шуңа күрә татар шәхесләрен белеп торабыз, - диде Рязаньда яшәүче Наилә апа.
Рязаньга күченеп киткән татарлар бер-берсен табып, кунакка йөрешәләр, милли һәм дини бәйрәмнәрне бергә үткәрәләр икән. Мәчетләре булмаса да, дини йолаларны үтәү урыны тапканнар. Шунда бәйрәм саен 40-50 татар җыела, диләр. Татар кая гына китсә дә, үз милләттәшләрен эзләп табып, аралашып яши инде. Шулай эшләгәч, туган тел дә онытылмый. Шулай да, бу апаларның күбесе балаларына татар телен өйрәтә алмый калган.
Яшь вакытта тел турында уйламадык, башка хисләр белән янып яшәдек. Хәзер милли хисләр уянды, тик өлкән балаларга тел өйрәтү соң инде. Терсәк якын, ләкин тешләп булмый, - диде яңа танышларымның берсе.
Әлеге төркемдә үз гомерендә 540 мәртәбә парашют белән күктән сикергән 85 яшьлек Венера Корбангалиевна да бар иде.
Мин Уралда туып үстем. Комсомол чорында парашюттан сикерүчеләр төркеме җыйдылар да, мин шунда беренчеләрдән булып язылдым. Бик актив, чая идем. Парашют спорты белән ун еллап шөгыльләндем. 1980нче еллар азагында Рязаньга күченеп киттем. Казанда шәһәрнең меңьеллыгын бәйрәм иткәндә булдым, - диде Венера апа.
Тантаналы чара тәмамлангач, мин мөселман ир-атларга ияреп Хан мәчетенә җомга намазына юл тоттым. Мәчеткә халыкны Равил хәзрәт Гайнетдин җыйды.
Кыскача тарихи белешмә:
Тарихтан мәгълүм булганча, Нугай Урдасы бәге Йосыфның бердәнбер кызы Сөембикә Казан ханы Җан Галигә кияүгә бирелә. Иренең вафатыннан соң ул яңа сайланып куелган хан Сафа Гәрәйнең хатыны була. Тиздән аларның уллары Үтәмеш туа. Сафа Гәрәй вафат булгач, Үтәмеш балигъ яшенә җиткәнче Сөембикә Казан ханлыгы патшабикәсе итеп (1549-1551) сайланып куела. Казан ханлыгының бәк-мирзалары үзара килешә алмаулары сәбәпле 1551 елда Сөембикә улы белән Мәскәүгә әсирлеккә җибәрелә. Соңрак ул Касыйм ханы Шаһ Галигә кияүгә бирелә.