Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ябык конкурс нәтиҗәләре: макулатура һәм шедеврлар турында

«Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә оештыручылар һәм катнашучылар әдәби конкурска нәтиҗә ясады.

news_top_970_100
Ябык конкурс нәтиҗәләре: макулатура һәм шедеврлар турында
Солтан Исхаков

Татарстан Президенты карамагындагы Татар телен саклау комиссиясе тарафыннан үткәрелгән ябык әдәби конкурста җиңгән әсәрләрнең авторлары 21 февральдә — Халыкара туган телләр көнендә бүләкләнәчәк. Кемнәр бүләкләнүе билгеле — конкурс ябык булса да, билгеләнгән көнне конвертлар ачылды һәм җиңүчеләр игълан ителде.

«Татар-информ»да үткәрелгән матубагат конференциясендә сүз нигездә романнар турында барды, чөнки тугыз номинация буенча нәтиҗәләр декабрь башында чыгып, җиңүчеләрне инде былтыр ук котлаган идек.

Романнар унбиш булган. Романнар буенча өч җиңүченең икесе әдәбиятта «почти» яңа кеше булу сәбәпле, без аларны да йомгаклау матбугат конференциясенә чакырып түргә утырттык. Болар — журналист, язучы, «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов һәм драматург, журналист, «Нефтяные вести» газетасының баш мөхәррире Равил Сабыр.

Әлбәттә, жюри рәисе Ркаил Зәйдулланы чакырдык. Чөнки кыска исемлеккә кергән бөтен әсәрне ул үзе укып чыккан.

I урын алган Зөлфәт Хәким килә алмады. «Минем бит инде тәҗрибәм бар. Бу яшемдә инде уңышлы әсәр яздыммы, түгелме икәнен үзем аңлыйм. Роман язылгач, үзем өчен яхшы роман чыкты дип билгеләп куйдым инде», — диде ул телефоннан. «Сөендергәне шул — чирләгән килеш тә беренче урынны алгач, димәк, дөрес юлда булганмын. Идеясе Германиядә вакытта килгән иде, анда язу мөмкинлеге булмады, кайткач та тиз генә язылмады. Пьесалар һәм повестьлар конкурсларында күп тапкырлар беренче урынны алдым, хәзер менә роман жанрында алгач, шушы нәрсә куандыра. Кеше үз эшен яратып эшләсә, уңышка ирешә инде ул. Яраткан эш белән шөгыльләнергә кирәк», — дип нәтиҗә ясады Зөлфәт Хәким.

Инде матбугат конференциясендәге берничә монологны һәм сорау-җавапларны китерик.

Газинур Морат: «Мин роман жанрында санитар бүре ролен үтәдем»

Жюри әгъзасы, шагыйрь Газинур Мораттан монолог: »Бу конкурс үтмәгән булса, әлеге әсәрләрнең күбесе язылмый иде. 15-20 проценты язылыр иде бәлки, ләкин безнең әдәбият бу кадәр җанланып китә алмас иде. Әдәбиятка хөкүмәт тарафыннан бу кадәр игътибар — бик җитди эш. Бер ел эчендә унбиш роман язылуы шулай ук күрсәткеч. Мин жюри буларак, дөресен әйткәндә, шигырьләр укытуын сораган идем. Әмма аларын ел башыннан ук «талап» алып бетерделәр, диде дә миңа проза укырга туры килде. (Шигъриятне Разил Вәлиев белән Зиннур Мансуров укыды. Кыска исемлеккә кергәннәрен Ркаил Зәйдулла үзе дә укыды — авт). Мин хикәя һәм повесть жанрында балык кебек йөзмәсәм дә, үземне җиңелрәк хис итә идем. Шуңа хикәя-повесть жанрына нәтиҗә ясаганда бераз сүзем үтте. Роман жанрында бераз «кулыма суктылар» һәм дөрес эшләделәр дип уйлыйм. Минем җиңүчеләр арасында башкаларны да күрәсем килгән иде. Чөнки әйбәт романнар тагын да бар.

Миңа, ни кызганыч, җиңүче романнарны укырга туры килмәде. Аның каравы, мин әдәбият галимнәренең эшен бик нык җиңеләйттем, чөнки Рөстәм миңа беркайчан да җиңә алмаячак романнарны биргән булып чыкты. Укып чыккач: «Рөстәм, син боларны ерак яшер һәм профессорларга биреп, аларның башын катырма, болардан эш чыкмый», — дидем. Яхшы әсәрләр барысы да аерым-аерым яхшы, пешеп җитмәгәнәре бөтенесе дә бер төсле булып чыга.

Әдәбиятның йөзен, әлбәттә, җиңгән әсәрләр билгели, әмма җиңелгән әсәрләр дә билгели дип уйлыйм. Асылда алар күпчелек булып чыга. Чыннан да, алар бөтенесе бер төсле. Әйтерсең лә, урамда XXI гасыр түгел. 200-300 битлек романда бернинди үзенчәлеге булмаган бер төрле образ. Алар бер төсле яши, бер төсле сөйләшә. Әлбәттә, татарча сөйләшәләр. Ләкин әдәби телдә. Вакыйганы сөйләп чыгу бар, начар әсәрләрдә характерларны ачу да юк. Башта укый башлаганда барысы да куркып калды бугай, аннары җиңел сулап куйдалар. Мин генә җиңел сулый алмадым. Мин роман жанрында санитар бүре ролен үтәдем».

Ркаил Зәйдулла: «Лилия Гыйбадуллина килеп чыкты — ул хәзерге поэзиянең йолдызы»

Жюри рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла монологы: «Гендерлык мәсьәләсенә тукталасым килә. Катнашучылар арасында шигърияттә хатын-кыз авторлар күп иде. Аның җиңүчесе дә — поэма буенча да, шигырь буенча да — Лилия Гыйбадуллина. Ләкин монда хатын-кыз сентиментальлеге юк иде. Хатын-кызның язуы үзенчәлекле бит инде аның. Мин кыска исемлеккә кергән бөтен әдәби әсәрләрне укып чыктым, әмма җиңгәннәрен берничек тә хатын-кыз язган дип уйламадым. Аның үсмерләр өчен язылган повесте дә гадәти хатын-кызлар кебек язылмаган.

Безнең унбиш романны да ир-ат язган булып чыкты. Күрәсең, хатын-кызларыбыз кечкенә күләмле әсәрләр яза икән. Масштаблы романнар язу өчен бик күп эзләнергә кирәк бит. Мин зур күләмле бәяннәр һәм язылып бетмәгән «Кол Шәриф» романы авторы буларак беләм — нык эзләнергә кирәк (шушы урында Фирдүс Гыймалтдинов «мыек астыннан» елмаеп куйды. Нигә елмайганлыгы соңрак — журналист соравына җавап биргәндә аңлашылды — авт). Бу сюжет кору һәм композиция эшләү генә түгел. Шәхесне генә түгел, шәхес яшәгән чорны күз алдына китерергә кирәк. Чорны күз алдына китерә алмыйсың икән, ничек роман яза аласың? Бәлки хатын-кызларның романнар язмавы шуннан да торадыр. Бәлки, вакытлары да юктыр».

Фирдүс Гыймалтдинов (Дәүләт телевидениесендә эшләп сак булырга өйрәнгән зат буларак): «Хәзер сезне дискриминациядә гаепләячәкләр, Ркаил абый».

Ркаил Зәйдулла: «Юк. Монда бернинди андый әйбер юк».

Фирдүс Гыймалтдинов: «Романнарның өчесен дә ир-атлар язганын белгәч, ир-атлар җиңел сулап куйды, дип яздылар бит инде».

Ркаил Зәйдулла: «Өчесен генә түгел, унбишен дә булып чыкты. Бу бик куанычлы әйбер — эш дискриминациядә түгел. Борын-борыннан шулай ул — әдәбиятны ир-атлар алып барган, алар җилкәсендә барган. Әлбәттә, хәзерге заманда бөтен өлкәдә дә хатын-кыз алгы планга чыга. Монда баланс булды бит: поэзиядә Лилия Гыйбадуллина килеп чыкты — ул бит инде хәзер поэзиянең йолдызы, ә романнар жанрында ир-атларның булуы балансны күрсәтә».

Газинур Морат: «Повесть жанрында да хатын-кыз җиңде бит (I урын — Наилә Харисова (Үксез бала) „Үтте инде“). Бөтенләй көтелмәгән, без белмәгән автор. Ул бит гомере буе әдәбиятка хезмәт иткән язучы кебек язган. Сез аны бастырырга җыенасыздыр дип уйлыйм (Рөстәм Галиуллинга мөрәҗәгать итә — авт.)».

Рафис Корбан (залдан): «Аның язганы миңа ошамады».

Ркаил Зәйдулла: «Рафис Корбан — үзенчәлекле язучы һәм үзенчәлекле хөкемдар. Сиңа ошаган әйбер миңа ошамаска мөмкин. Шуңа күрә сине жюрига алмаганнар да».

Алты сорау

Журналист Рузилә Мөхәммәтовадан алты сорау.

Журналист соравы: «Әдәби конкурста журналистлар җиңүен әдәбият кризиста булып, журналистларның аны коткарырга алынуы дип аңларга кирәкме?»

Ркаил Зәйдулла: «Язучы — ул үзе журналист инде. Бигрәк тә бездә. Әдәби иҗат белән генә тамак туйдырга язучылар чит илдә дә бик аз. Язучылар укыталар, редакцияләрдә эшлиләр. Бу — табигый. Армия белән чагыштырган кебек инде: башта сержант, лейтенант, полковник, генерал буласың кебек. Язучы журналист белән чагыштырганда — генерал. Роман язган журналистлар генераллар инде хәзер».

Равил Сабыр (дөнья әдәбиятыннан хәбәрдар булуын күрсәтергә ашыгып): «Өстәп кенә әйтәсем килә — әдәбиятка журналистлар килү табигый әйбер. Дөнья әдәбиятына карасак, фантастик романнар атасы Фрэнк Герберт журналист буларак башлаган. Хемингуэй, Маркес…»

Журналист соравы: «Романнар арасында „Мөфтине үтерергә“ исемлесе дә бар иде. Бу Илдус хәзрәтнең мөфти булган вакыты, Вәлиулла хәзрәткә бәйле вакыйгаларга ишарә түгелме?»

Ркаил Зәйдулла: «Сыйфатсызрак әсәрләрне Газинур бик тәфсилләп укыды. Анысына ул җавап бирсен».

Газинур Морат: «Бу минем иң беренче укыган романым иде. Кызыксынып укый башлаган идем. Ләкин Рөстәмгә: „Иң ерак яшерелгәне шушы булсын“, — дидем. Чөнки аны кеше күзенә күрәстергә дә ярамый. Эчтәлеген әйтеп китсәм, безне терроризмда гаепләмәсләрме? Махсус хезмәтләр полковнигы теге чир белән үләсен белә. Ул халыкка иң зур зыян салган кешеләрне юк итәргә киллерга заказ бирә. Аллам сакласын, бу сөйли торган әйбер түгел. Әлбәттә, мавыктыргыч итеп язылган. Бу хезмәте „Мартышкин труд“ булып чыккан».

Журналист соравы: »Фирдүс романнар язарга кайчан вакыт таба? Без эшлибез-эшлибез — вакыт та юк, акча да юк».

Фирдүс Гыймалтдинов: «Конвертлар ачылып җиңүчеләр билгеле булгач, шалтыратучыларның күбесе «Мәһәре күпме?» дип сорады. Икенче популяр сорау: «Кайчан вакыт табасың?». Тәүлектә 24 сәгать. Бер тәүлек эчендә яраткан эшеңә ике сәгать вакыт табу — авыр эш түгел. Эштә ноутбугымны ачып куям, эш вакытында бер сәгать табып була. Әлбәттә, мин җитәкче, ләкин 24 сәгать буе җитәкчелек итеп булмый. Шулай вакыт урлап-урлап языла.

Романны июльдә яза башладым. Төп язылу вакыты июль–августка туры килде. Сентябрьдә сайлаулар… Ноябрьдә төзәтеп чыктым, кайбер урыннарын яңадан яздым.

«Урда ханы Үзбәк» романы өчен мәгълүматны китаплардан гына түгел, фәнни журналлардан эзләргә туры килде. Тарих институтында бай мәгълүмат бар, Алтын Урда тарихына багышланган журнал чыга. Рөстәм Галиуллин тарафыннан тәрҗемә ителгән Анатолий Егинның Үзбәк хан романы да мәгълүмат бирде.

Роман 1291 елдан алып 1341 елга кадәр араны колачлый. Мин Үзбәк ханны бер яктан мәгърур, икенче яктан нечкә күңелле, үпкәчел кеше итеп сурәтләргә тырыштым». 

Журналист соравы: »Равилнең даһи романын татарлар гына укыячакмы? Әллә шедеврны дөньяга тарату турында да уйлыйсыңмы? Камил Кәримов, мәсәлән, Тукай премиясе акчасыннан үзенең кайсыдыр романын тәрҗемә иттерде. Син приз акчасын тәрҗемәгә тотарга уйламыйсыңмы? Әллә тәрҗемә мәсьәләсен Ркаилдан сорарга җыенасыңмы?»

Равил Сабыр: »Акчаны кая тотасын алгач уйларбыз. Әсәрнең даһилыгына килгәндә, «Бу әсәреңне даһи дип саныйсыңмы?» дигән сорауны син бирдең. Мин «Һәр язучы да үз әсәрен язып бетергән мәлдә дөньядагы иң шәп әсәр дип саный», дим».

Ркаил Зәйдулла: «Ул халәт атна-ун көн бара әле».

Равил Сабыр: »Җиңгән әсәрләрнең тәрҗемә мәсьәләсен Ркаил белән бергәләп уйлашырбыз — ул җиңгән әсәрләрне тәрҗемә итү турында уйларбыз, диде. Үзем тәрҗемә итәргә алынмыйм. Мин, әлбәттә, рус телле газетада эшлим, башкаларның мәкаләләрен яңадан язып утырам. Чөнки авторларның күбесе журналистика кануннарын белми. Әдәби әсәрне мин бары тик татарча гына яза алам. Мин рус классикларын укып карыйм да, үземнең мондый мелодикада беркайчан да яза алмаячагымны аңлыйм».

Журналист соравы: »Рөстәм, син хәзер ябык конкурста җиңгән әсәрләрне «Казан утлары”нда бастырып, гонорар фондына зур экономия ясыйсың. Бу акчаларны а) хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыругамы, б) башкаларга гонорар арттыругамы, в) яңа проектларга тотасыңмы?»

Рөстәм Галиуллин: «Әле монысын уйлаган юк иде. Чыннан да, акыллы тәкъдим булды бу. Шартлар буенча, авторлар хокукларын тапшыра инде алар — гонорар түлисе булмый. Зөлфәт Хәким романын июль–август саннарына дип уйлап торабыз, Равил Сабыр — сентябрь–октябрь. Фирдүс Гыймалтдиновның бер романы чыгып килә. Анысы соңрак…»

Фирдүс Гыймалтдинов: »Гонорары барыбер булмый, үзегез карарсыз инде».

Журналист соравы: »Алты бик начар роман бар иде дидегез, бөтенесе ир-ат булуын әйттегез, димәк, ачтыгыз конвертларны. Бу начар романнарны билгеле язучылар язганмы?»

Ркаил Зәйдулла: «Әйе, без конвертларның барысын да ачтык. Икесендә исеме юк иде. „Минем чын исемемне Рәмис Аймәттән белешегез“, диелгән иде. Без шалтыратып карадык — Рәмис трубканы алмады».

Рөстәм Галиуллин: »Әйе, исемлеге бездә бар. Күбесе билгеле авторлар. Ләкин без белмәгәннәр дә бар. Берничәсе чит төбәктән. «Мөфтине үтерергә» әсәренең авторы чит республикадан, мәсәлән. Дүртенче һәм бишенче урын алганнары билгеле язучылар».

Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү мәсьәләсендәге бәхәс

Ркаил Зәйдулла: «Конкурс дәвам итәме-юкмы — төгәл әйтеп булмый. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов инициативасы белән оештырылды бит инде бу. Ул: „Дәвам итәргә кирәме? Әдәбиятка файдасы бармы?“ дип сорады. Мин өздереп: „Бар!“ дидем. Әмма ел саен булмас инде. Мин роман бик кыска аралыкта язылырга тиеш түгел дип уйлыйм. Минемчә, конкурс ике елга бер булырга тиеш. Номинацияләр мәсьәләсендә, әлбәттә, нигезләмәгә үзгәреш кертергә кирәк. Мәсәлән, Лилия Гыйбадуллина шигырьдә беренче урынны да, икенче урынны да алды. Без бераз шикләндек, өслүбе охшаган да кебек. Ләкин бит ике псевдоним белән җибәргән. Шуңа күрә бер номинациягә бер тәхәллүс белән җибәрергә кирәк. Нигезләмәгә шундый үзгәреш кертергә кирәк».

Равил Сабыр: «Минемчә, кирәк түгел. Конкурсның иң зур казанышы — аның аноним булуында. Монда авторларга түгел, әсәргә бәя бирәләр. Бер автор ун номинациягә утыз әсәр җибәреп, бөтен номинациядә җиңсә дә, димәк, ул моңа лаек. Димәк, бөтен җиңүне аңа бирергә кирәк».

Газинур Морат: «Бер авторның күп җиңүе жюриның объективлыгын күрсәтә».

Ркаил Зәйдулла: »Мин Равил белән килешмим. Күп әсәр җибәрмәсен димим. Бер номинациядә бер тәхәллүс булсын! Ун шигырь җибәрә икән, без аның иң әйбәтен сайлыйбыз. Бу авторлар даирәсен киңәйтер иде дип уйлыйм. Бәлки, мин хаклы түгелдер».

ххх

Нигезләмә буенча, җиңгән авторлар Татарстан китап нәшрияты директоры белән килешү төзиләр. «Аларның әсәрләре, әлбәттә, китап булып дөнья күрәчәк. Әмма гонорар түләнәме — анысын әйтә алмыйм», — диде Ркаил Зәйдулла.

Ни өчен җиңгән әсәрләрнең авторлык хокуклары нәкъ менә Татарстан китап нәшриятына тапшырыла? Бу оешма яхшы әсәрләр булдыру өчен кыл да кыймылдатмады, ә хокукларны алачак. Бу гаделме? Үзгәреш кертәсе була икән, Нигезләмәнең шушы пункты турында уйланылса иде.

Татарстан китап нәшриятында яхшы әсәрләрнең басылуы бик сөенеч. Әмма бу әсәрләр «Социаль әһәмияткә ия әсәрләр» дип аталган мәгълүм дәүләт программасы эчендә чыгып, бу программага керү өчен дистәләгән еллар чират көткән язучыларның әсәрләрен тагын артык планга чигермәсме? Татарстан китап нәшрияты бу әсәрләрне үз ресурслары хисабына чыгарып, аларны тарату-таныту эшен башкарып, шуннан керем дә алып, икенче әсәрләрне бастырырлык мая туплый алырмы? Татарстан китап китап нәшрияты алдына шундый максат куелса, яхшы булыр иде.

Конкурсның приз фондының гомуми күләме — 3 млн 895 мең сум. Барлыгы 10 номинация. Роман жанрында I урын өчен 500 мең сум билгеләнгән иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100