Ринат Мөхәммәдиев: «Шау-шулы бәхәсләрдән конкрет эшкә күчәр вакыт җитте»
Язучы Ринат Мөхәммәдиев белән әлеге әңгәмә «Социалистик Татарстан» газетасының 1990 ел 25 февраль санында басылып чыккан. Әңгәмәне Габделхак Шәмсетдинов алып барган.
Ринат Сафиевич, илебездә башланып киткән үзгәртеп кору җәмгыятьнең төрле катламнарын, тормышыбызның барлык өлкәләрен хәрәкәткә китерде. Бу процесста язучыларның роле, позициясе нинди булырга тиеш дип саныйсыз?
Һәр заманда – бүгенге көнме ул, әллә бүтән бер чормы – язучының тоткан урыны бер генә: үз халкыңа риясыз хезмәт итү. Иҗат һәм тормыш позициясе бары тик шушы таләптән генә чыга. Язучы моны ничек, ни рәвешле башкара – монысы инде аның рухи һәм иҗади мөмкинлекләреннән, ни дәрәҗәдә җитлеккән булуыннан, намусыннан тора.
Бүгенге көн исә барыбыз алдында да җитди, үтә катлаулы мәсьәләләр куя. Мондый чакта безгә күңел сизгерлеге аеруча зарур. Халык сүзенә, аның гасырлар буена тупланган рухи тәҗрибәсенә таянырга кирәк.
Берничә сүз белән генә булса да татар әдәбиятының бүгенге халәте турында кайбер фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде.
Әдәбиятыбыз бүген үзенең тапканын һәм югалтканын барлап яши. Моны аңлау өчен, халкыбызның гасырлар буена килгән катлаулы тарихын, авыр һәм четерекле язмышын күзалларга кирәк. Рухи җәүһәребез «Йосыф китабы»... Атаклы тарихи дастан «Идегәй»... Дистәләгән мәгърифәтчеләребезнең, галимнәребезнең нахакка юк ителгән исемнәре, китаплары... Ниһаять, Гаяз Исхакый... Моңарчы халыктан яшерелгән, тыелган әдәби җәүһәрләр... Алар кайта. Әмма югалтуның ни дәрәҗәдә зур булуын чын-чынлап төшенергә вакыт. Моңа никадәр тизрәк төшенсәк, югалтканны табу, кире кайтару, барлау эшенә шулкадәр максатчанрак, таләпчәнрәк тотыначакбыз.
Бүгенге әдәбият, әгәр ул зур әдәбият икән, бары тик үткәндәге ныклы нигезгә таянып кына үсә ала. Соңгы араларда әдәбиятыбызның күп кенә эчке проблемалары, «чиста» әдәби мәсьәләләр беркадәр арткы планга күчте. Алгы планда – халкыбыз язмышы.
Гомумән, буш вәгъдәләрдән, шау-шулы бәхәсләрдән, үзара зарлану һәм тарткалашулардан конкрет эшкә күчәр вакыт җитте.
Безнең кебек, табигате булсын, кешеләре булсын – зур хәзинәгә ия республикада яшәүче һәммә кешенең бүгенгедән күпкә матуррак, мулрак, күркәмрәк тормышта яшәргә тулы хокукы бар, дип саныйм.
Мин халкыбызның, Татарстанда яшәүче һәр милләт кешесенең материаль һәм рухи яктан ныклап тәэмин ителгән булуын, үз хезмәтенә лаеклы шартларда яшәвен телим.
Үзегез үк күреп торасыз: никадәр күп хезмәт куйган халык илнең иң начар тәэмин ителгән регионнары рәтендә яши. Маңгай тирен түгеп икмәк үстергән игенчеләребез дә, терлекчеләребез дә, хәтта үз җиребездән ике миллиард ярым тонна нефть алган нефтьчеләребез дә үзләре тапкан байлыкны читкә озатып торалар. Республика халкы үз байлыгының, үз җиренең чын хуҗасы булырга тиеш.
Сез, язучылар, тел мәсьәләсе белән артык нык мавыкмыйсызмы? Халыкны бит әле, үзегез дә искә алдыгыз, иң элек тормышның күп кенә матди җитешсезлекләре борчый.
Рухи һәм матди ихтыяҗларны бер-берсенә каршы куюлар белән мин кискен рәвештә килешмим. Тормыш-көнкүреш шартлары яхшыруның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген инкарь итү мөмкин түгел. Әмма халкыбызның, бигрәк тә шәһәр шартларында, туган телгә, әхлак традицияләренә, гореф-гадәтләренә булган битарафлыгы җанны борчымый кала алмый.
Тел – аралашу чарасы гына түгел, ул халыкның гасырлар дәвамына туплап килгән иң кыйммәтле, һични белән дә алыштыргысыз милли хәзинәсе дә бит әле. Шул байлыкны килер буыннарга түкми-чәчми тапшыру – безнең бурычыбыз.
Сез килер буыннарны искә алдыгыз. Бүгенге эшләрне алар дәвам иттерәчәк. Аларны халык традицияләренә битарафлыктан арындыру мөмкинме?
Бу – гаять четерекле мәсьәлә. Шул ук вакытта аңарга җавап бирүдән читләшү дә дөрес булмас. Сабый чактан ук баланың күңеленә ана сөте, бишек җыры белән бергә халкыбызның әхлак нормалары, рухи иманы иңәргә тиеш. Кызганычка, соңгы араларда балалар акчасында булсын, мәктәпләрдә булсын, бу мәсьәләгә игътибар җитәрлек түгел иде. Бала, кеше буларак, конкрет мохиттә тәрбияләнә. Ә без ул мохиткә битарафлык күрсәтеп, нәсел тарихына игътибар итеп җиткермәдек. Халкыбыз һәм Татарстан тарихы белән дә хәллләребез шулайрак торды. Күпме буыннарны үткәннәргә ваемсызлык, мыскыллап карау рухында тәрбияләдек. Мәчет манаралары белән бергә халыкның рухи, әхлакый тамырларына балта чаптык, диннән йөз чөерәбез дип, ата-баба рухына хыянәт иттек. Уйлый калсаң, дин һич кенә дә халыкны яман эш кылырга, әхлаксызлыкка өйрәтмәгән. Борынгы китапларны өеп яндырганда үткән белән киләчәк арасындагы күперләр дә яндырылган икән ич.
Ринат Сафиевич, сәер тоелгандыр, без әдәбият турында азрак сөйләштек кебек.
Без республиканың киләчәге, халкыбыз язмышы, аны аеруча борчыган мәсьәләләр турында сөйләштек. Язучы өчен болардан да әһәмиятле проблеманың булуы мөмкин түгел.
Материал Татарстан Милли китапханәсе ярдәме белән әзерләнде, әлеге коллективка рәхмәтебезне белдерәбез.
- Ринат Мөхәммәдиев: «Болай язсам, ошатырлармы, хатын ни әйтер, редактор ни әйтер, күрше ни әйтер дип уйласа, язучы зур әсәр яза алмый»
- «Татар башын татар ашар». Язучылар Ринат Мөхәммәдиевнең доносчы Нәкис турындагы әсәренә бәя бирде
- Ринат Мөхәммәдиев: «Яхшы роман бармак калынлык кына булырга тиеш, без кирпечкә кызыгабыз»
- Ринат Мөхәммәдиев: «Заманында үзебезнең милләтче Үзәк комитетка әләкләп хат язды»