Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Мөхәммәдиев: «Яхшы роман бармак калынлык кына булырга тиеш, без кирпечкә кызыгабыз»

«Казан утлары» журналы ай саен берәр кесә китабы чыгара. Шушы көннәрдә табадан өр-яңасы, 13нчесе төште – Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт»е.

news_top_970_100
Ринат Мөхәммәдиев: «Яхшы роман бармак калынлык кына булырга тиеш, без кирпечкә кызыгабыз»
Рамил Гали

Ринат Мөхәммәдиев – Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы, 70ләп китап авторы, «Татар дөньясы» газетасы баш мөхәррире. Аның китабын тәкъдим итү чарасы да язучының дәрәҗәсе турында күп нәрсә сөйләде. «Татмедиа»ның матбугат үзәгенә дәрәҗәле кунаклар җыелган иде, авторны шактый гына мактадылар, рәхмәт әйттеләр... Чараны филология фәннәре докторы, әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов алып барды. Соңыннан Ринат абый укучыларына автограф сырланган китапларын өләште, аңа байтак кына чират та тезелде.

«Кыргый атауга сәяхәт»не моннан берничә ел элек шаккатып укып чыккан идем, китап булып басылгач та хәтерне яңартып алдым. Язучының Яңа Зеландиядән дә ерактарак урнашкан бер кечкенә утрауга сәяхәте турындагы әсәр ул. Автор кабиләләр яши торган шул ташландык утрауда татар кешесен, Балык Бистәсе егетен очрата! Тегесе заманында зур бизнеслар алып барган, ә хәзер туган якларына кайта алмыйча, шунда качып яшәргә мәҗбүр... Мавыктыргыч итеп язылган, җиңел, бер сулышта укыла торган әсәр. Автор үзе әйтмешли, язмыйча калып булмый торган вакыйга.

Шушы ук китапта Ринат Мөхәммәдиевнең «Аязучан болытлы һава», «Мәҗит абыйдан сәлам», «Киребеткән кыз» дигән хикәяләре дә урын алган. Соңгысы – авторның гаиләсе белән Таиландка баргач, коточкыч цунами күрүләре, кызының ул көнне диңгез ярына барасы килмәве аркасында гына исән калулары турында. Сүз уңаеннан, әлеге очрактан соң Ринат Мөхәммәдиев та үзәк телевидениедә хәбәрсез югалганнар исемлегенә эләккән, бәхеткә, әлеге һәлакәт аларның гаиләсен читләтеп үткән. Кыскасы, «Кыргый атауга сәяхәт» – укырга киңәш ителә торган китап. Инде тәкъдим итү кичәсенә әйләнеп кайтып, андагы чыгышларга да тукталыйк.

«Кирпечкә кызыгабыз, шуның белән ялгышабыз...»

Ринат Мөхәммәдиев, язучы:

 

Фото: © Рамил Гали

– Аерым рәхмәтемне «Татмедиа» җитәкчелегенә, «Казан утлары» журналы редакциясенә әйтәсем килә. Әлеге журналда ун елдан артык эшләдем. Без эшләгәндә аның тиражы йөз меңнән артып китеп, 107 меңгә җиткәне өчен хәтта өлкә комитеты тарафыннан шелтә белдергәннәр иде. Хәзерге баш мөхәррир Рөстәм Галиуллинга аерым рәхмәт, бу китапны төзеп чыгаручы ул. Мин моның турында хыялланган, сорап йөргән кеше түгел, үз инициативалары белән эшләп чыктылар. Үзем төзесәм дә, бу кадәр уңышлы барып чыкмас иде.

Үземнеке чыкмаса да, мондый китап серияләре өчен куанып яши идем. Бүген заманалар бүтән. Калын китаплар – киштә өчен. Болар кесәгә, кул сумкасына сыя. Хәзер бердәнбер буш вакыт – юлда, кеше транспортта барганда укый. Бу форматның киләчәге зур булыр дип уйлыйм. Дөньяның күп кенә цивилизацияле илләрендә яхшы роман бармак калынлык кына булырга тиеш, диләр. Ә без кайвакыт кирпечкә кызыгабыз, шуның белән ялгышабыз.

Халкыбыз искиткеч күп, аны Казанда яшәгәндә бик аңлап та бетермисең. Мәскәүдә яши башлагач аңладым – Россиянең кайсы гына төбәгенә барсаң да, районы белән татарлар яши. Яңа Зеландиянең иң читендәге, картада энә очы кадәр дә урын бирелми торган бер утравында татарны очратып, «Кыргый атауга сәяхәт» дигән әсәр язармын дип һич кенә дә көтмәгән идем. Аның өстәвенә, ул якташ та – Балык Бистәсе районында туып-үскән егет булып чыкты.

Кайда гына булмасын, Нью-Йорк, Япония, Кытай, Төркияне әйтеп тә тормыйм – татар үзенә урын таба, татар хөрмәтле кеше була. Безнең халык кыерсытылган, җәберләнгән түгел. Бүлгәләнмик, үзебезне саклыйк. Бу китап – 70тән артык китабымның кечерәк күләмлеседер, ләкин ул миңа аеруча кадерле.

«Бу китапларны йөзгә җиткерәсебез килә»

Шамил Садыйков, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры:

 

Фото: © Рамил Гали

– «Казан утлары»ның 13нче китабы чыгу - «Татар китап укымый, татарның укырлык әсәрләре, язырлык язучылары юк», - дигән кешеләргә бик яхшы җавап. Ай саен бер китап чыгарып барабыз. Бу серия 30 мең тираж белән чыкты һәм шуның 80 %ы сатылып беткән. Бу кайнар пирожки кебек оча гына. Арадагы кайбер китаплар зур дефицитка әйләнде, аларын сатуда таба алмыйсыз, юк алар. Бу, әлбәттә, татарның чын милләт, яза белгән язучылары булуын дәлилли торган проект.

Ни өчен әлеге проект шулай уңышлы булды? Беренчедән, кулланылышка уңайлы формат. Җиңел, кулга тотарга, кесәгә салырга уңайлы. Икенчедән, «Казан утлары» редакциясе әсәрләрне оста сайлап ала белә. Бу сериягә эләгергә зур-зур премия ияләре чират торалар, ләкин эләгә алмыйлар. Димәк, аларның әсәрләре кызык түгел, укырга авыр. Ә монда төп ният – кешегә кызыклы булырга, су кебек эчелергә тиеш. Халыкны алдап, китапны кыйнап сатып алдыртып булмый. Шушы авторларның арасында Ринат Мөхәммәдиевнең дә булуы, әлбәттә, безнең өчен дәрәҗә.

Безнең хыял – бу китаплар санын йөзгә кадәр җиткерү. Әгәр шушы форматта йөз китап чыгара алсак, бездән дә бай халык булмый.

«Бүген аңламаганны киләчәктә дә аңламыйлар»

Ркаил Зәйдулла, Татарстан Язучылар берлеге рәисе:

 

Фото: © Рамил Гали

– Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» китабына кызыклы әсәрләр тупланган. Ул документаль әсәр кебек укыла, ләкин моны документаль жанр дип кабул итәргә кирәкми, әлбәттә. Мондый әсәрләргә язучының фантазиясе, образлар да кушыла. Укучы мавыгып укысын дисәң, язучы фантазиясенә ташау салмаска кирәк. Әмма Ринат абыйның китабындагы кебек вакыйгаларны хәтта уйлап табып та булмый.

Таиландта цунами булып, ул үзәк телевидениедә хәбәрсез югалучылар исемлегенә дә эләккән иде. Бу хакта аның «Киребеткән кыз» дигән хикәясендә сурәтләнә, ул кызы аркасында исән кала. Аның күп әсәрләре ышандыра, ә укучы язучыга ышанырга тели. Шундый укылышлы әсәрләр кирәк. Әлбәттә, киләчәккә дип тә язып була. Бүген аңламасалар, иртәгә аңларлар дигән юаныч белән. Ләкин тарих шуны күрсәтә – бүген аңламаганны киләчәктә дә аңламыйлар.

Вахит Имамов, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, язучы:

 

Фото: © Рамил Гали

– Ринат абый мин университетта укыган вакытта ук безнең төркемнең җитәкчесе, кураторы булды. Ул язган һәр әсәрне укып барырга тырыштык, укылмаган әйбер калмады. Мине иң шаккаттырганы, һушны алганы, әлбәттә, «Сират күпере» романы булды. Ринат абый Солтангалиевның рухи халәтен аңлау өчен ул утырган төрмәгә, камерага утырып караган! Солтан Галиев булып караган. Әле төрмәгә ишекләрен ача, үтеп керә белергә дә кирәк бит. Бүгенге көндә алай йөргән бүтән язучыны белмим. Шуны язып чыгуы, Солтангалиевны бөек шәхес итеп тасвирлавы өчен аңа сокланам.

Әлеге әсәр чыкканга 30 елдан артык вакыт үткән. Ләкин Солтангалиев безнең татарларга һаман барып җитә алмый. Башкортстанның Кырмыскалы районына узган ел да бардык, быел да булдык. Ул туган җирдә бер урамга исемен биргәннәр, бер стелла куйганнар – шул гына. Башкортстанда да, Татарстанда да аны зурлау юк. Казанның черегән бер урамына да аның исемен бирмиләр.

Ринат абыйга бөтен мөселманнарны берләштерергә омтылган шундый кешене – Солтангалиевны зурлаганы өчен утыз елдан соң рәхмәт әйтәм. «Кыргый атауга сәяхәт» әсәре – укучыларга бер ачкыч: «Менә, бу авторның шушы әсәреннән соң башка китапларын да, җитдирәк әсәрләрен дә укыгыз», - дигән бер чакыру.

«Ринат һәрвакыт дөньясын киңәйтергә омтылып яши»

Нәбирә Гыйматдинова, язучы:

 

Фото: © Рамил Гали

– Ринат абыйның әсәрләрен беркемнеке белән дә бутап булмый. Анда үзенә бер төрле «ринатизм» бар. Ул төрле урыннарда – «Казан утлары»нда, Татарстан китап нәшриятында һәм Язучылар берлегендә рәис булып эшләде. Аңа теләсә кайчан шалтыратып була иде. Очрашкач та үсендереп, мактап җибәрер, «Сине укыйлар бит. Утыр, чәй эчәбез», - дияр иде. Ул вакытта китап нәшрияты җитәкчесе – шундый зур кеше бит! Ачык, мәрхәмәтле булуыгыз өчен рәхмәт. Ринат абыйга киләчәктә дә уңышлар телибез. Әле сезнең батырып, ныклап эшли торган вакытыгыз. Тәҗрибәгез тупланган, биографиягез бик бай, анда язасы әйберләр күп.

Зиннур Мансуров, шагыйрь:

 

Фото: © Рамил Гали

– Әдәбиятта «дөнья сурәте» дигән термин бар. Әдәби әсәр милли яшәешне дөнья сурәте фонында яктыртырга тиеш. Шулай булганда гына ул югары сәнгать таләпләренә җавап бирә. Алай сурәтләү өчен, әлбәттә, дөнья тәҗрибәсе кирәк. Бу кыйммәт әдәбиятта элек-электән аксап килгән. Әдәби әсәрләрне дөнья тәҗрибәсенә таянып язу - ул ирешеп булмаслык бер бөеклек кебек тоела. Моңа үзебез дә гаепле. Модарчы «авыл прозасы» дигән термин бар иде. Әдәбиятыбыз – авыл әдәбияты, мәдәниятебез – авыл мәдәнияте дип мактанып килдек. Үзебезне шул рәвешле тар кысаларга кертеп яшәдек. Ләкин бу алай гына түгел, безнең мәдәниятебез авылныкы гына түгел... Чын әдәби әсәрләрне дөнья тәҗрибәсеннән башка язу кыен. Әнә Фатих Кәримиләр дә дөньяга чыгып, сәяхәтнамәләр язганнар.

Ринат Мөхәммәдиевнең классташы мин, ул һәрвакыт үзенең дөньясын киңәйтергә омтылып яши. Университетны тәмамладык, Казанга гына сыймады... Без дә аннан үрнәк алып, дөньябызны киңәйтергә тиеш. Үз казаныбызда гына кайнап, борын астындагыны гына күреп, классик әсәрләр тудыра алырбыз дип өметләнмик. Бу китап мине шушы юнәлештә уйланырга мәҗбүр итте.

Тәкъдим итү чарасын «Татар-информ» онлайн күрсәтте. «Кыргый атауга сәяхәт» китабын «Татмедиа»да һәм Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә сатып алырга мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100