Римма Никитина: «39 яшьтә дә кияүгә чыкмасам, үзем өчен бала табам, ЭКО ясатам»
Җырчы Римма Никитина «Интертат»ка үз юлы, җырларын радио-телевидениегә үткәрмәүләре, ни өчен һаман ялгыз булуы һәм «теге» интервью турында сөйләде.
«Хәйрия концертларында катнашырга сорап йөргән вакытларым бар иде»
Римма, Сабантуйларга чакырдылармы быел?
8е көнне Яшел Үзән районынындагы Бело-Безводное дигән авылда, 9ы көнне Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында, 15е Яшел Үзәннең Кече Шырдан авылында булам.
Быел бер үзенчәлеккә игътибар иттем. Гадәттә, мине гел кичке Сабантуйларга чакыра торганнар иде. Быелгы Сабантуйлар барысы да көндезге. Кичке Сабантуйлар булмыймы икән әллә дип уйладым.
Сабантуйда ничә сумга җырлыйсың?
Кая булуына карап инде. Яшел Үзәнгә, мәсәлән, 35 меңгә киләм. Минем бәяләрне күтәргәнем юк.
Без җырчыларның Сабантуйда чыгыш ясау бәяләрен белешкән идек. Кемдер – 600 мең, кемдер миллион сорый.
Шундый бәяләр түли алырлык авыллар бармы? Спонсорлары булганнар чакырадыр инде... Халыктан акча җыеп Сабантуй уздыручы авыллар да юк түгел.
Авыллардан чыгыш ясау бәямне сорап шалтыратучылар шунда ук бронь ясады. Чөнки зур хак сорамыйм. Ләкин миңа җитә, Аллаһка шөкер. Иң мөһиме, стабиль эшем булсын.
«Зажигалочка Никитина» дигән исемем дә эшли. Хәйрия концертларында катнашу өчен: «Кертегез инде, 1 генә җыр җырлыйм инде», – дип сорап йөргән вакытларым да бар иде. Хәзер, Аллаһка шөкер, 18 ел сәхнәдә, исемем, үз тамашачым бар.
Супер популяр булсаң, син дә шундый бәяләр куяр идеңме?
Алар ни өчен шундый бәя куялар? Чөнки түләүчесе бар. Мәскәү артистлары бәясенә җиткән бит инде бу бәяләр. Минем авыл җирлекләреннән андый акчалар алырга намусым бармас иде. Зур шәһәрләрдә сорарга була инде.
Шоу-бизнес шундый әйбер – кем ничек булдыра ала, шулай эшли хәзер. Заманы шундый. Эшләп калыйк дип тә уйлый торганнардыр инде. Чөнки популярлык – ул вакытлыча күренеш, моны без барыбыз да аңлыйбыз.
Сине дискотека форматы танытты кебек.
Мине дискотекалар да түгел, социаль челтәрләр танытты. Инстаграм (Россиядә тыелган социаль челтәр) аша үземнең үҗәтлегем, уйлап та тормыйча бөтен җиргә чыгып китүем, күп йөрүем аркасында кеше мине таный, белә башлады. Мин үзем йөреп, һәр «подписчигымны» үзем җыеп алдым. Бернинди гифларда катнашмадым. Язылучыларым – барысы да реаль, кызыксынып язылган кешеләр.
Мин күбрәк Татарстаннан читтә йөрим. Пермь, Самара, Чувашия, Саратов якларыннан кайтып кергәнем юк, төп тамашачым шунда. Әле беркөнне Фәрит Низамиев әйтә: «Никитина, Ринат Рахматуллин Чувашия якларында җырлап йөрде-йөрде дә, Татарстанга бәреп керде. Синең белән дә шулай булыр әле», – ди.
Мин үз тамашачымны башка якларда таптым. Ул якларда артистлар тансыграк. Бездә җырчылар бик күп, һәм халык моңа ияләшкән.
Ә болай мине иң беренче җылы кабул иткән шәһәр Ульяновск булды.
«Исәнләшәләр, кырын карашлар сизмим, димәк, кабул иткәннәр»
Римма, элекке интервьюларыңда син үзеңне артистлар яратмавы хакында сөйләгән булгансың. Инде 4-5 ел узды. Бу вакыт аралыгында нәрсә дә булса үзгәрдеме?
Үз вакытында миңа «Нәрсәгә җырлыйсың?», «Кирәкме бу сиңа? дип әйтүчеләр дә булды. Бер-берсен сөйми торган артистлар бар инде ул. Мин шундый кеше – үз юлым бар, һәм мин аның буйлап танк кебек барам. Минем максатым – «Татнефть Арена»ны җыю. Бу – минем әтиемә биргән вәгъдәм. Минем ул вәгъдәмне үтисем һәм 10 мең кешегә концерт куясым килә. Мин моның быел гына булмаячагын аңлыйм, әлбәттә. Әле бик күп эшләргә кирәк, ләкин шушы максат миңа алга барырга этәргеч бирә. Ә инде кеше фикеренә исем китми. Синең турыда болай дип әйттеләр, тегеләй дип әйттеләр, дип килеп сөйлиләр. Миңа барыбер!
Минем социаль челтәрләрдә дә хейтерларым бик күп. Инстаграмдагы комментарийларның 80 %ы – негатив. Әле беркөнне Гүзәлия: «Кәефем булмаганда, синең комментарийларны кереп укыйм. Нәрсә генә язмыйлар анда сиңа», – дип көлә. Сәер яңгыраса да әйтәм: шушы тискәре комментарийлар миңа эшләргә, иҗат итәргә илһам бирә.
Артистлар белән конфликтларга кергәнем юк. Дөресен әйткәндә, алар белән күрешкәнем дә юк. Ринат Рахматуллин, Винарис, Лилия Хәмитовалар белән генә якын аралашам. Калганнары белән солянкаларда гына очрашам. Исәнләшәләр, кырын карашлар сизмим, димәк, кабул иткәннәр (көлә).
Ринат Рахматуллин янына колониягә бардыңмы?
Утырган вакытында 1 тапкыр янына барып килдем. Кайткач та күрештек. Әле кичә генә дә телефоннан сөйләшеп утырдык, 15е бергә Сабантуйда эшлибез, дуэт җырларыбызны башкарачакбыз.
Аны йөри торган кызы сине көнләмиме?
Без аның белән дуслар. Ринат абый колониядә булганда да, йөри торган кызы белән хәбәрләшеп тордык. Ринат абый – ул миңа әти, абый кебек. Ул моны аңлый, миңа ышана. Хәтта үзе, Ринат абый белән берәр чарага бара алмаса, аңа күз-колак булып торырга куша, «кыек юлга кереп китә күрмәсен» ди.
Ринат абыйның беренче хатыны Гөлшат апа белән дә мин бик яхшы мөнәсәбәтләрдә идем. Ринат абый үзенең юбилеена да хатын-кыз артистлардан бары тик мине генә чакырган иде. Рәхмәтләремне әйткәч, Ринат абый: «Гөлшат апаң да синең килүеңне теләде: Римманы обязательно дәшәбез», – дип әйтте», – диде.
Көнләшү темасына тагын бер сорау. Син бик ачык киемнәрдән җырлыйсың, банкетлар вакытында ирләр янына барып, башларыннан сыпырып йөрисең. Аннары сиңа аларның хатыннары канәгатьсезлек белдермиме?
Мине хатыннар ирләренең юбилейларына үзләре дәшәләр. «Римма, минем мужик сине үлеп ярата. Зинһар өчен, шуның кырыенда биеп, башын гына сыйпап кит инде, яме», – дип тә сорыйлар әле (көлә). Минем образым шундый бит инде, «зажигалка». Минем бу турыда, көлеп: «Хөрмәтле хатын-кызлар, ирләрегезне миңа көнләргә кирәкми. Мин күз кысып, башларын сыйпап китеп, аларны илһамландырам. Кайткач «иң баллысы» сезгә эләгәчәк», – дип әйткәнем дә бар. Бер генә очракны хәтерлим: бер исерек хатын, гримеркага кереп, иреннән көнләшеп, бәйләнгән иде. Ләкин бу – бик күптән һәм бер тапкыр гына булды.
Син менә, хейтерларым язганнар мине илһамландыра, дидең. Башкаларның, киресенчә, андый начар сүзләр ишетү, уку эшләү теләген бетерер иде.
Алар миңа мотивация бирә. «Мин сезгә күрсәтермен әле!» – дип, тагын да ныграк эшли башлыйм мин. Бер дә исем китми. Апам белән әнием миңа килгән комментарийларны бөтенләй укый алмыйлар, чөнки йөрәкләренә якын кабул итәләр. «Тагын синең турыда шулай дип язганнар инде», – дип, апаның җеннәре котыра. «Укымагыз», – дим аларга. Үзем исә «истә тоталар мине, керәләр, язалар» дип сөенәм генә. Эшләре булмаган кеше яза инде ул комментарийларны. Мин, мәсәлән, үземә ошамаган кешегә язылмыйм да. Кызык булмаган кешеләргә кереп, теләсә нәрсә язып утырырга да вакытым юк.
«Акча җыя белмим»
Сиңа гел шушы «зажигалка» образында яшәү авыр түгелме? Бу – чыннан да образмы, әллә инде син чынлыкта да шундый җиңел кешеме?
Мин үзем шундый. Миңа сәхнәдә иң кыен әйбер – моңсу җырлар башкару. «Сикереп биисең, ничек сулышың җитә», – диләр инде миңа. «Мондый графикка ничек түзәсең?» – диләр. Беркөнне Саратовтан кайттым, 2 сәгать йокладым да, киттем Яшел Үзәнгә банкетка. Анда 5 костюм алыштырып, 20 җыр җырлап кайттым. «Ничек армыйсың?» – диләр. Халык ошатса, «икенче сулышым» ачыла. Мин эшемне яратам, ул мине тонуста тота, энергия бирә.
Миңа шулай яшәү ошый. Мин өйдә утыра ала торган кеше түгел. «Кияүгә чыгып, бәби тапсам, ничекләр декретта утырырмын икән?» – дим әнигә. «Син балаңны миңа тоттырып, җырларга чыгып китәрсең инде», – дип көлә.
Балаларны бик яратам, бала телим. Бәлки, үз баламны калдырып та китә алмам. Ләкин мин өйдә утырырга яратмыйм.
Елаган вакытларың буламы?
Була, әлбәттә. Елаган вакытта минем үземә генә булырга кирәк, кемнеңдер җилкәсенә башымны салып елый торган кеше түгелмен.
Нәрсәләргә үртәләсең?
Гадәттә, якын кешеләремнең хыянәте аркасында еларга туры килә. Шул иң авыры. Андый хәлләр тормышта булгалады. Ләкин аларны Ходай Тәгалә болай гына җибәрми. Авырлыклар күзне ача, бөтен кешегә дә ышанмаска өйрәнәсең, кемнең кем икәнлеген аңлый башлыйсың. Характер да кырыслана. Хыянәтне кичермим, икенче шанс бирмим. Андый кешеләрне тормышымнан сызып кына атам.
«Топовые люди» проектына ничек эләктең син?
Мин анда «Мои хорошие, зажжем» җыры белән «Самые лучшие хиты на все времена» номинациясендә бүләкләндем. Артистлардан Данир Сабиров, Рината Тей, блогер Рөстәм Нәбиев бар иде. Минем әби: «Чакырган җиргә барырга кирәк», – дип әйтә торган иде. Чакырдылар, бардым, күреп, грамотасын алып кайттым.
Ул чарага кигән күлмәгең хейтерларыңа сүз булды. Сиңа стилист белән эшләргә кирәк, дип санаучылар күп.
Минем стилистым юк. Тегүчем – танылган дизайнер Людмила Чернова. Ул Иркә, Винариска да сәхнә костюмнары тегә. Мин аңа үземә ошаган модельләрне күрсәтәм дә, бергәләп уйлап бетереп, тегәбез.
Мин үземә ошаган әйберләрне генә киям. Халыкка ошамый икән, ошамый инде. Барысына да ошарга, мин бит бриллиант түгел. Миңа сәхнәдә күп хәрәкәтләнергә туры килә. Үземә нәрсә җайлы, шуны киям дә җырлыйм.
Сәяхәтләрдә бик күп буласың. Ничек акча җиткерәсең?
Һәр сәяхәттән көч туплап, яңа җырлар язып кайтам. Алар миңа күп хис-кичерешләр бирә. Азрак акчам җыелуга чыгып китәм. Фатир алдым, ипотека түләп яшим. Шуңа әни сүгә инде мине, тагын кая чыгып киттең дип. Мин ат кебек эшлим дә, перезагрузка ясап алам. Әле менә Дагыстанга барып кайттым, ял иттем, хәзер Сабантуйларны ыжылдатып эшләячәкмен. Яңа ел алдыннан 3 атна Шри-Ланкада булдым.
Акча җыеп ятучы кешеләрне аңламыйм. Әйе, минем бүгенге көндә машинам да юк. «Ипотекаңны ябарга, машина алырга кирәк, акчаңны туздырма», – ди инде миңа әни. Мин исә байлыкка кызыкмыйм. Торырга урыным бар бит, дөнья күреп калырга, бүгенге көн белән яшәргә кирәк. Алла сакласын инде, әлбәттә, ләкин белеп булмый, минем инде иртәгә булмавым да бар.
Мин байлык артыннан кумыйм, автобуста да, метрода да йөрим. Танып: «Ничек син оялмыйсың автобуста йөрергә?» – дип әйтүчеләр бар. Оялмыйм! Автобусның уртасына басып, фотога да төшәм. «Әйе, мин дә сезнең кебек автобуста йөрим, шаурма ашыйм», – дим. «Мин – җырчы!» дип, баш күтәреп йөргәнем юк, ләкин кешеләр дистанция саклаган, рамкаларны бозмаган очракта гына. «Әй, братан, кил әле монда», – дип тотыналар икән, әлбәттә инде, миндә автомат рәвештә агрессия кабына. Ниндидер субординация һәрвакытта да булырга тиеш.
Мин акча җыя да белмим. Ипотекага күбрәк салып бара башлыйм да: «Тукта, Никитина, ял итеп кайт әле», – дим үземә һәм китәм дә барам. Әнигә аэропорттан гына шалтыратып әйтәм. Ул да моңа ияләнеп бетте инде. Эшләгән акчаның рәхәтен күрмәгәч, нәрсәгә дип эшләргә соң? 70 яшьтә дөнья карап йөрисе килмәячәк бит инде минем.
«39 яшьтә дә кияүгә чыкмасам, үзем өчен бала табам, ЭКО ясатам»
Шәхси тормышыңда үзгәрешләр юкмы?
Әлегә юк, егет тапмадым, кияүгә чыкмадым, бәби тапмадым.
«Артымнан егетләр көтүләре белән йөриләр» дигән идең бер тапкыр. Нигә шуларның берәрсен сайлап алмыйсың?
Күңелгә ошаганы юк. Яратмаган кеше белән йөри алмыйм мин.
Яшең бара дип, әниең борчыладыр.
Борчылса да, хәзер бик әйтми. Ул теманы кузгалта башлау белән: «Әни», – дип куям. Күз карашымнан ук кирәкмәгән сүз башлавын аңлап ала. «Ярар, үзең беләсеңдер, кызым», – ди. Мин әнине аңлыйм, ләкин «галочка өчен», «Интертат»та «Никитина кияүгә чыккан» дип язып чыгарсыннар өчен генә кияүгә чыгасым килми (көлә). Минем бәхетле буласым килә. Беренче курста без бер күрәзәчегә барган идек. Ул миңа, соң кияүгә чыгачаксың дигән иде, дөрес әйткән, ахры.
Чыкмыйча калырмын дип курыкмыйсыңмы соң?
Юк, миңа 36 тула, әле 40ка кадәр вакытым бар. Мин үземнең барысы да бер вакытта булачагын тоям – карьерамның пигы да, балам да, гаиләм дә.
Мин ул турыда уйламыйм түгел. Ләкин акыл кергән инде, минем балама әти булырлык кеше очрасын иде дип карыйм. Әлегә юлымда андый кеше юк.
Үзең өчен бала табар идеңме?
Мин бу сорауга «юк» дип җавап бирә алмыйм. Әнигә дә әйттем, 39 яшьтә тә кияүгә чыкмасам, үзем өчен бала табам, ЭКО ясатам, дидем. Ләкин моңа барып җитмәбез дип өметләнәм инде. Булыр, Аллаһ боерса. Бу темага артык игътибар бирмәскә – иң мөһиме, алайса депрессиягә китәргә дә мөмкинсең. Ходай Тәгалә миңа ул кешене бирми икән, димәк, вакыты җитмәгән. «Әни, ипотеканы түләп бетергәч чыгам», – дип көләм кайвакытта.
Әнинең минем баламны сөясе килә. Игезәгемнең улы 4нче сыйныфны, кызы 1нче сыйныфны тәмамлады. Апаның олы кызы быел 1нче курска укырга керә, миндә торачак. Оныклары зур булгач, әни бишенче баланы миннән көтә. «Менә барыгыз да үсеп беттегез, мин бәби тапкач, җыйнаулашып минекен карарсыз», – дим племянникларыма.
«Иң укылышлы интервьюларның берсе булган икән»
Римма син безнең сайтта чыккан интервьюда интим темага сөйләгән идең. Аннан соң сиңа негатив күп килдеме?
Ул турыда бик күп сөйләделәр. Ул иң укылышлы интервьюларның берсе булган икән. Хәтта Элвин Грейның кем беләндер конфликты турындагы язманы да узып киткән.
Әни сөйләшмичә йөрде, нигә алай сөйләдең, дип үпкәләде. Шуннан соң интервьюларда авызымны үлчәбрәк ачам, бер сабак булды ул миңа.
Аның каравы, ул чорда чыккан бер яңа җырымны тамашачым яттан белә торгандыр. Искиткеч күп караулар җыйган иде.
Менә еллар узды, андый әйберләрне нигә сөйләдем икән, дигән үкенү хисең юкмы?
Акыл керә бит, алай ук дип әйтмәгән булыр идем, бәлки. Әйтеп аткач кына уйлый торган гадәтем дә бар. Эчемдәге тышымда. Ләкин мин сөйләгән сүзләрем өчен һәрвакыт җавап бирәм. Димәк, ул вакытта мин шулай кирәк дип уйлаганмын. Кемгәдер ярыйм дип сөйләгәнем юк.
«Йөрмәгән ир – ир түгел» диләр. «Акыллы итеп йөрергә кирәк», – дип әйткән булгансың. Менә син үзең шуңа риза булып яшәр идеңме?
«Йөрмәгән ир – ир түгел» ул – халык сүзе бит. Әгәр син яшереп йөри аласың икән, йөр, пожалуйста. Ләкин мин бу турыда белергә тиеш түгелмен, хыянәтне кичерә алмаячакмын.
Син бер Мәскәү егете турында еш сөйлисең. Аңа багышлап җыр да иҗат иттең. Сезнең арага хыянәт кермәгән идеме?
Аны белән безнең араларны көнләшү бозды. Аның «башы китте». Офицантка елмаеп рәхмәт әйткәнгә дә кул күтәрә башлау – нормаль күренеш түгел.
Аны белән аралашмыйсыңмы?
Әнисе белән аралашып торабыз, мин Мәскәүгә килгәндә очрашабыз. Аның белән дустанә мөнәсәбәтләрдә калдык. Ул егетнең тормышын белеп торам, ул да өйләнмәде.
Бәлки, кире кушылырсыз?
Андый хәл булмаячак. Моннан ярты ел элек әнисе дә шушы сорауны бирде әле. «Юк», – дидем. Мин араларны бер өзгәч, кире кушылмыйм инде, бер киселгән икмәк кире ябышмый.
Татар егетенә кияүгә чыгар идеңме?
Минем әни – татар, әти – керәшен. Без Корбан да чалдырабыз, Пасха бәйрәмнәрен дә уздырабыз. Мине дә, туганнарымны да чукындырганнар. Үзем чиркәүгә йөрим, ләкин мәчетләргә дә керә алам. Бер татар иптәш кызым, мәсәлән, мин гомердә дә чиркәүгә керә алмыйм, ди. Ә миндә ике төрле кан аккангамы икән, андый хис юк. Әти дә, заманында, татар килене алып кайтканга, шактый кыен ашаган. «Сезгә татар, ә миңа – иң яхшысы шушы. Мин торасы кеше», – дип әйтә торган булган ул. Әти шуңа да: «Чуваш булсын, татар булсын, иң мөһиме – яхшы кеше булсын, кызым», – дип әйтә торган иде безгә.
Татарга кияүгә чыгып, динемне алыштырырмын дип әйтә алмыйм. Минем әни дә үз динендә калды. Ләкин ул һәрвакыт «хатын-кыз ир артыннан барырга тиеш» дип әйтә иде. Шуңа әтигә безне чукындырырга рөхсәт иткән ул. Әлбәттә, татарга кияүгә чыксам, иремә хөрмәт йөзеннән, минем балаларым да ислам динендә булачак. Болай мин – керәшен кызы һәм моның белән горурланам.
«Мине радио, телевидениеләргә кертмиләр»
Алга таба нинди планнар белән яшисең?
Көзгә мин рус телендә альбом чыгарачакмын. Игътибар иткән булсаң, соңгы вакытта җырларымны бары тик рус телендә генә яздырам. Соңгы татарча җырым узган ел җәй көне чыкты. Русча җырларым уңышлырак бара. Көз көне тере состав белән зур концерт куярга әзерләнәм.
Синең русча җырлауга күчеп баруыңмыни?
Ул концертта татарча җырларым да булачак. Русча җырларны бик күп «скачивать» итәләр. Ни өчен русча җырлауга күчтем? Мине бит ТНВга да, радиоларга да кертмиләр. Бөтен җиргә юллар ябык. Үземнең нигә «кара исемлек»тә торуымны аңламыйм, бу кемгә кирәк икән? «Мәйдан» каналына гына алдылар бер клибымны, мин аларга чиксез рәхмәтле. Башка телеканалларга узмаганга, мин хәзер татарча җырларга клиплар да төшермим.
Нәрсә белән аңлаталар ротациягә керә алмавыңны?
Моннан 2 ел элек ТНВга «Сагынам сине, Питрәч» җырына клибымны биргән идем. Башта «клибың сыйфатсыз» диделәр. Аны Айдар Шәймарданов төшергән иде. Үзе ТНВда эшләгән кеше буларак, ул аны үзгәртергә дә әзер иде. Ләкин үзгәртерлек урыннарын күрсәтмәделәр. Җитәкчелеккә кабул итүләрен сорап, 2 тапкыр килдем, икесендә дә кертмәделәр. Бу хәлләрдән соң кул селтәдем.
Шулай да, быел яз көне «Шаян ТВ»га балалар тапшыруына чакырдылар әле. Анысына да шаккаттым. Ә болай клкипларны алмыйлар, «Болгар» радиосына да җырларым үтми.
Ә русча җырларга килгәндә, «Даже не думай» дигән җырым татарча барлык җырларымны узып китте. Русча җырлар миңа акча китерә.
Бу – мин татарча җырламаячакмын дигән сүз түгел. Кирәк икән, 100 җырым бар татарча, рәхәтләнеп җырлаячакмын. Моңа кадәр татарча җыр танытты һәм ашатты бит әле мине.
Татарча таныла алмады, шуңа русча җырлауга күчте, дип әйтмәсләрме?
Инде хәзер үк әйтәләр. «Татарча җырлап, сәхнәне яулый алмадың, русчага күчтең. Ә үзеңдә акцент булуын беләсеңме?» – диләр. Ә миңа барыбер. Эшләп карамыйча гына, яңа әйбергә өйрәнеп булмый.
Мин Максим, Юлия Савичевалар белән эшләгән укытучыга вокал дәресләренә йөрдем. Акцент мәсьәләсендә дә эшләдек. Ул миңа, шансларың бар, диде. «Борын белән җырлавың» да – синең «изюминкаң», диапазоның яхшы», – диде.
Әйе, минем тавышым моңлы түгел. Ләкин мин халыкны энергетикам белән алам. Бөтенләй тавышым юк дип тә әйтмим. Югыйсә, концертлар куеп йөри алмаган булыр идем.
Рәхмәт, Римма, уңышлар!