Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Зарипов хәрби операциядәге фанатын сәхнәгә чыгарды: «СВОдагы егетләр карыйдыр»

news_top_970_100
Рифат Зарипов хәрби операциядәге фанатын сәхнәгә чыгарды: «СВОдагы егетләр карыйдыр»

4 июнь көнне Казанның «Уникс» концертлар залында эстрада җырчысы Рифат Зарипов 35 яшьлек юбилеен гөрләтте. Концертта Салават, Данир Сабиров, Рамил Шәрәпов, Марат Яруллин, Вадим Захаров, юмор остасы Рөстәм Хәсәнов һәм башка артистлар катнашкан. Сәхнәгә чыккан җырчылар арасында махсус операциядә катнашучы егет Нияз Вафин да бар. Ул – Рифат Зариповның фанаты, Донецкида аңа Рифатның җырлары күңел төшенкелегенә бирелмәскә ярдәм итә. «Мондагы хәлләрне үз күзең белән күрмичә аңлап булмый ул, минемчә. Шуны әйтәсем килә: монда булмаган кешеләргә күрергә язмасын – тизрәк бетеп, илләр тынычлансын иде инде», – дип сөйләгән иде Нияз февраль аенда «Интертат»ка.  

Рифат Зарипов кыска вакытлы ялга кайткан хәрбине «Ике минут» кына дигән җырын бергә җырларга чакырган. Махсус хәрби операция башланганчы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләгән һәм аннан соң мобилизациягә алынган, музыкаль белеме булмаган «җырчы» өчен дуэт бик уңышлы килеп чыккан. Концертта булган күпләрнең игътибарын нәкъ менә шушы чыгыш җәлеп иткән – күпләр видеога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Видеодан күренгәнчә, тәүге тапкыр сәхнәгә аяк баскан Нияз Вафинны «Уникс» залы бик җылы кабул иткән. «Хәтта Украинадан ук кайткан бит. Егетләребез исән-сау кайтсыннар», – дип, елый торган смайллар тезгән бер тамашачы.

Концерт алдыннан хәрби Рифат Зариповны юбилее белән котлаган. «Менә шушындый кешеләр безгә бик булышты. Хөрмәтем бик зур. СВОдагы егетләр дә карый торганнардыр бу видеоны, минем подписчикларда бар», – дип видео төшергән ул. 

Рифат Зарипов: «Җегетләр, сезгә исән-сау булып, сәламәт булып йөреп кайтып, бергә матур иттереп уйнап-биеп, җырлап яшәргә язсын», – дип кушыла.

Бу темага: Хәрби операциядәге Нияз: «Җәвит хәлне сораша, Рифат Зарипов язгалый...»

«Җәвит Шакиров мобилизациягә эләккән» – хәрби хезмәттәге татар егетеннән артистка пародия

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100