Хәрби операциядәге Нияз: «Җәвит хәлне сораша, Рифат Зарипов язгалый...»
Озын, кара керфекләре белән челт-мелт күзләрен йома-йома Җәвит Шакиров булып кыланган солдат егетне Рифат Зариповның социаль челтәрендә күреп алдым. Рифат Зарипов та, Җәвит Шакиров та хәлләремне белешеп тора, ди Нияз В. Бүгенге көндә ул – Донецкида.
Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Салтык авылы егете Ниязны 24 октябрьдә мобилизацияләгәннәр.
«Хәзерге вакытта Донецк шәһәрендә. Фронт янындарак яшибез. Авылын әйтеп тормыйм, ник икәнен үзегез беләсез. Шартлаулар, атулар бездән 3-4 километр гына – көн дә күрәбез, ишетәбез.
Хезмәт итүгә килгәндә… Белмим ни дип әйтергә дә, белеп килдек бит кая килгәнне. Мондагы хәлләрне үзеңнең күзең белән күрмичә аңлап булмый ул, минемчә. Шуны әйтәсем килә: монда булмаган кешеләргә күрергә язмасын – тизрәк бетеп, илләр тынычлансын иде инде». Минем сорауларыма җавап итеп, шушындый хәбәр килде Нияздан.
Әңгәмәдәшем ачык күңелле, позитив, җиңел кеше булып чыкты. «Андагы» шартларда да күңел төшенкелегенә бирелмәскә тырыша.
«Бөтенесе элек тә әйтә иде инде. Казанда да: «Син берәр «йолдыз»мы, берәр артистмы, туйлар алып барасыңмы әллә», – дип сорыйлар иде. Мин үзем шундый позитив кеше. Шаяртуны да, башкасын да аңлыйм. Монда гел татарча җырлап, үземнең кәефне шулай күтәреп йөрим инде мин», – ди Нияз.
Мобилизацияләнгәнче, ул торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләгән.
Хәрби хезмәт ничек уза? Татарстан егетләренең хәлләре ничек?
Казаннан килүчеләр, минем аңлавымча, бергә. Үзебезнең райондагылар белән сөйләшеп торам. Без бергә, диләр алар. Алар окопта яталар. Ә безне тараттылар. Без – җирле хәрбиләр белән, алар безгә бик тә күп киңәшләр бирә, аларның тәҗрибәсе күп. 2014 елдан бирле. Без Казаннан 18 малай бергә эләктек. Передовойда – «местныйлар» да, башка шәһәрләрдән дә хәрбиләр. Безнең малайлар да позициядә. 3-4 суткадан соң алар алышына. Мин аларга позициягә кирәк-ярак һәм ашарга ташыйм. Кара-каршы атышу юк. Артиллерия, ракета гына оча. Бик күп йортлар җимерек.
Югалтулардан соң нинди хисләр туды?
Күз яшьләре. Аларын сөйли алмыйм. Казанда палаткадагы малайлар белән планнар корган идек – кайткач, кунакка йөрешәбез дип. Кире кайтарып булмый.
Башта авыр булды. Хәзер бераз яраклаштык. Командирдан күп нәрсә тора. Казанныкы түгел, мондагы полк командиры, батальонныкы. Алар идарә итә.
Тамак тукмы?
Ашау буенча зарланмыйм, пешерәбез, шәһәргә чыгарга мөмкинлек бар.
Башка малайларның хәлләре турында әйтә алмыйм, безнең юнәлештәгеләрнең бар, Аллага шөкер. Мин язганнар кемгәдер ошамаска да мөмкин, чөнки мин окопларда яшәмим, үземнең хәлдән чыгып яздым. Окопларда яшәүче малайлар турында мин бернәрсә дә әйтә алмыйм.
Юллама тыңладыгызмы?
Телефоннан тыңладым. Бетмәсен күп кеше белә иде инде. Отпуск булачак дигәч, тынычланып куйдым.
Дөресен генә әйткәндә, авыр. Аны син монда килгәч кенә аңлыйсың. Ул бит билгеле срок – мәсәлән, бер елга гына дип тә түгел. Бер ел гына булса, ничек тә булса түзәсең – армия шикелле. Монда бит ахырына кадәр. Монда бит үлем белән көрәшәсең, үлем...
Җәвит Шакировка пародия көтелмәгән булды.
Казанда полигонга барганда, кемне төшерим микән, дип уйлап йөри идем. Җәвит абыйга төшергәч, башта үзенә язып, Интернетка куярга ризалык сорадым. «Брат, бу – минем туган көнгә иң яхшы бүләк, рәхмәт, брат», – диде, хәлләремне сорашып торды. Рифат Зарипов язгалый.
Нигә дәвам итмисең андый пародияләрне?
Җырлап кына йөри анда, дигән күп сүзләр ишетә башладым. Алгы сафка телефон белән кереп тә булмый, ярамый да. Төрле видеолар төшерәм, үземне шулай тынычландырам. Соңгы арада видеолар да кертми башладым. Халык шундый бит инде хәзер, кайтсаң, җырлап кына йөрдең, диячәк. Үз башына төшмәгән кеше белми ул... Мин мондагыларны татарчага да өйрәтеп йөрим әле. Җирле кешеләрне – Донецкиныкыларны. Беркөнне кибеттә татарча җырлап күрсәткән идем, шулкадәр якын итеп кабул иттеләр, күп кеше шуннан соң хәлләр белешеп яза башлады.
Гаиләң белән элемтәдә торасыңмы?
Алар минем өчен ничек кайгырганнарын, борчылганнарын аңлыйм. Мөмкинлек булган саен, элемтәдә. Төшенкелеккә бирелмәскә тырышам. Әни дә: «Улым, син – судан коры чыга торган малай», – дип әйтә мине.
Кайткач, иң беренче эш итеп нәрсә эшлисең?
Иң мөһиме: исән-сау кайтырга, барлык егетләрнең дә төп максаты – исән-сау, җиңү белән кайту.