Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җәвит Шакиров мобилизациягә эләккән» – хәрби хезмәттәге татар егетеннән артистка пародия

news_top_970_100
«Җәвит Шакиров мобилизациягә эләккән» – хәрби хезмәттәге татар егетеннән артистка пародия

Татарстаннан мобилизациягә алынган Нияз В. социаль челтәрдәге үзенең сәхифәсендә кызыклы гына видео урнаштырган. Анда «мобилизацияләнгән Җәвит Шакиров» хәрби әзерлек уза. Җәвит Шакиров роленә кергән Нияз үзенең ни сәбәпле мобилизациягә эләгүен дә сөйли: «Минем бердәнбер яраткан хатыным Зөлфиякәй гаепле», – дип шаярта егет.

«Җәвитем, синнән монда бер файда да юк. Бар, автомат тотып кайт, диде. Шуңа күрә инде мин «сина килдем, иркәм» дип үземнен автоматларны тотып, туган ягымны сакларга барам. Менә шул беренче яңалык», –  дип сөйли егет Җәвит образында.

Нияз «Җәвит Шакиров»ның беренче тапкыр автоматтан атуын да күрсәтә. «Җәвит Шакиров үзенең атуын тәмамлады», – дип шаярта егет.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100