Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов «Киек каз юллары» җырын Артур Хәсәнов танытуы турында: «Масаймыйча җырлый»

news_top_970_100
Рифат Фәттахов «Киек каз юллары» җырын Артур Хәсәнов танытуы турында: «Масаймыйча җырлый»
Салават Камалетдинов

Продюсер Рифат Фәттахов социаль челтәрләргә җыр язмышы турындагы фәлсәфи фикерләрен язган һәм җырның үз җырчысын табуына уңышлы мисал итеп «Киек каз юллары»н башкарып танылган мобилизацияләнгән Артур Хәсәновны китергән.

«Җыр җырчысын тапты, яки «Киек каз юллары» җыры халыкка ни өчен Артур Хәсәнов башкаруында барып җитте?

Берзаман Рәшит Ваһапов яшь Илһам Шакировны тыңлап торган да, аркасыннан сөеп: «Да, душа есть», – дигән.

Әйе, җырны халыкка җиткерү өчен иң элек йөрәк җылысы, әнә шул «душа» кирәк. Сәнгатьнең гомуми формуласы да «йөрәктән – йөрәккә» бит. Җырда бөтен нәрсә мөһим – музыка да, сүз дә, башкаручының осталыгы да. Әмма җырчы җырны йөрәге аша үткәреп, җаны белән җырламаса, халык аны кабул итми.

«Киек каз юллары» җырын Артур Хәсәнов чын күңелдән, җанын-йөрәген салып, «душа» белән, уйнамыйча, масаймыйча, ихлас җырлый. Артур башкаруында ясалмалык юк. Шуңа күрә халык бу җырны бик тиз отып алды, гәрчә ул 3 ел элек яңгырый башлаган булса да.

Гадәттә, җыр халык күңеленә беренче башкаручы исеме белән керә инде. Әмма һәрвакыт түгел. Әйтик, «Тыңлачы, сандугач» җырын Ришат Төхвәтуллинга кадәр дә җырлаучылар булды. Әмма бу җырны халыкка Ришат танытты.

«Яңа татар җыры» бәйгесендә дә шуңа игътибар итәм: җыр килә, тыңлыйсың, бернәрсәсе юк кебек. Ә шул ук җырны икенче җырчы җырлап җибәрә – хәйраннар каласың…

Шулай шул, җыр язмышы шактый катлаулы», – дип язган продюсер. 

«Ә миңа калса, бу очракта җыр кирәк вакытта, кирәк урында, кирәк кеше авызыннан яңгырады, дисәк – дөресрәк түгелме икән? Берсүссез, Артур бик шәп башкара бу җырны. Әмма вакыт та үз критерийларын кертте», – дип үз фикерен белдергән бу уңайдан Башкортстанның атказанган артисты Айгөл Габдуллина. 

«Бик оста, йөрәккә үткәреп җырлый Артур бу җырны. Җырларга рөхсәт юк, дип кенә әйтмәсеннәр инде. Хәзер әллә нинди законнар чыгып тора бит. Сез әйткәнчә, җыр язмышы шактый катлаулы, тормыш кебек», – дигән комментарий да бар. 

Рифат Фәттаховның тагын бер вируталь дусты Артурның хәрби формасын салдырып, шул ук җырны зур сәхнәгә чыгарып җырлатырга тәкъдим иткән. «Шунда беленер аның моңы да, тавышы да, халык ничек кабул иткәне дә», –дигән ул. 

Әйтергә кирәк, формасын салмаса да, Артур Хәсәнов әлеге җырны Филүс Каһиров белән зур сәхнәләрдә башкарды инде. Филүснең Артурны үзенең Казанда узган концертына чакыруы турында язган идек. Шулай ук Артур Мәскәүдә узган «Татар җыры – 2022» бәйгесендә дә катнашты. 

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 18 декабрь 2022
    Исемсез
    Филүскә рәхмәт,гади булганы өчен ,берәү булса, ул җыр белән сәхнәгә чыгарга рөхсәт итмәс иде.Фәлсәфи уйлларын җиткерүче,мәсәлән.
  • 16 декабрь 2022
    Исемсез
    Артур йорэккэ уттеп керерлек жырлады
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100