Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артур Хәсәновның «Киек каз юллары» җыры: ил белән кичергән кайгының моңсу чагылышы

news_top_970_100
Артур Хәсәновның «Киек каз юллары» җыры: ил белән кичергән кайгының моңсу чагылышы
Рамил Гали, Салават Камалетдинов

«Киек каз юллары» җырын башкаручы үзешчән җырчы Артур Хәсәнов тиз арада көннең иң популяр җырчысына әверелде. «Киек каз юлы» җыры татар өчен бүгенге вазгыятьнең бер символы буларак кабул ителде булса кирәк.

Артур бүгенге көндә, барлык мобилизацияләнүчеләр белән бергә, Пенза шәһәрендәге җыелу пунктында өйрәнүләр уза. «Мин әлеге җырны күптән түгел генә өйрәндем. Мәдәният йортының сезонны ачу концертында башкарырга тиеш идем. Кызганычка, сәхнәдән түгел, хезмәттәшләрем алдында җырларга туры килде. Әлеге җырны публикага беренче тапкыр җырлавым», дигән Артур безнең журналистыбызга.

Артур Хәсәнов: «Видео астында меңнән артык комментарий калдырдылар. Минем әле беркайчан да шулхәтле күп кайтавазлар алганым юк иде. Ролик 109 мең карау җыйды! СМСлар бик күп килә. «Сиңа зур сәхнәләргә чыгарга кирәк», «Бик матур җырлыйсың», – диләр, рәхмәтләр әйтәләр. Хәтта барлык хәбәрләргә дә җавап биреп тә өлгерә алмыйм, кичләрен генә, буш вакытта җавап язарга тырышам. Җырчы Филүс Каһиров бик мактап СМС язды. Әнвәр Нургалиев, Рифат Зарипов кебек җырчылардан да җылы сүзләр ишеттем».

«Киек каз юллары» – Татарстанның атказанган артисты, Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе лауреаты Филүс Каһиров репертуарыннан. Җыр тексты авторы – Гөлфия Шакирова. Көй авторы – Гүзәлия. Аранжировканы Марат Мухин ясаган.

Киек каз юллары

Җаным моңнар тулы,

Әйтер сүзем калды.

Бер мәлне барысы

Югалды, югалды.

Кайларда, кайларда,

Бүген син кайларда?

Кайдан эзлим сине,

Кояштан, айлардан?

КУШЫМТА:

Киек каз юллары

Югары, югары.

Исемең кабатлап,

Саныйм(ын) йолдызларны.

Үткәннән җавапны,

Беләмен, эзлисең.

Күп нәрсә үзгәрде,

Ник шуны сизмисең?

Мин башка, син башка,

Тимә син язмышка.

Күңелләр охшаган

Яралы аккошка.

Филүс Каһиров: «Артур исән-имин кайтып, бу җырны концертларда дуэт итеп башкарсак, шәп булыр иде»

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Филүс Каһиров: «Киек каз юллары» җыры минем кулга ике ел ярым элек килеп эләкте. Миңа җырны көй авторы Гүзәлия  җибәрде. Беренче тыңлауда ук сүзләрен дә, көен дә ошаттым. Аранжировка ясау өчен Марат Мухинга тапшырдым. Башта ул салмак кына башкарыла торган җыр иде. Марат: «Әгәр аның темпын үзгәртсәк, тизләштереп, башка стильгә салсак?» – дип тәкъдим итте. Хәләл җефетем Эльмира да Марат белән килеште: «Шәп булачак», – диде. Мин алай күзалламаган идем, алай ишетми идем, аларның икесенә дә ышандым, һәм җыр шушы бүгенге яңгырашында туды.

Беренче тапкыр мин ул җырны Уфада башкардым. Үз концертым түгел иде. Тамашачы бик яратты. Җыр репертуарга кереп китте, һәм мин аны бүгенге көндә дә башкарам.

Артур Хәсәнов белән без таныш түгел идек. Миңа Артур җырлаган видеоны җибәрделәр. Башкаруын шундук ошаттым, киң диапазонлы, мелизматикалы, моңлы тавыш. Егетнең үзен табу өчен Интернет аша мөрәҗәгать иттек. Аллага шөкер, халык аны табып бирде. Без Инстаграм аша (хәзерге вакытта тыелган социаль челтәр. – авт.) Артур белән элемтәгә кердек, сөйләштек, аралаштык.

Аның мобилизацияләнгән икәнен беләбез бит инде. Мин аңа: «Бу сиңа өстәмә стимул булсын – син исән-имин йөреп кайткач, бу җырны концертларда дуэт итеп башкарсак, шәп булыр иде», – дидем. Артурның әти-әнисен Уфага концертка чакырдым (Филүс Каһировның концерты 15 октябрьдә «Уфаның «Башкортстан» дәүләт конертлар залында үтә. – авт.). Алла бирсә, киләчәкләр, алар белән дә танышырбыз. Артурның исән-имин кайтканын көтәбез.

Миңа калса, Артур Хәсәнов кебек егетләрне мәдәният йортында гына эшләтеп калмыйча, андыйларны зур сәхнәгә чыгарырга кирәк. Безнең шундый традиция бар – андый талантлы, ләкин танылмаган җырчыларны кайдадыр күрсәк, ишетсәк, концертка чакырырга тырышабыз. Аларны иң кимендә минем тамашачы күреп калсын иде: милләтебездә шундый талантлар барлыгын белсеннәр. Татар җыр сәнгатендә мондый җырчылар үз урынын алса, шәп булыр иде».

Гүзәлия: «Егетнең тавышы әйбәт, моңлы да, тембры да матур. Талантлы егет!»

Автор-башкаручы, композитор, җырчы, продюсер Гүзәлия: «Миңа «Киек каз юллары» шигырен күптәнге автордашым Гөлфия Шакирова җибәрде. Минем күңелсезрәк вакытым иде. Илдә дә, тормышымда да вазгыять җиңел түгел иде. Ул шигырь мине илһамландырды. Язганда ук Филүсне күз алдына китердем. Филүс аны бер тыңлауда: «Мин моны җырлыйм», – диде. Ул бит – бик четерекле кеше, шактый капризлы артист: теләсә кайсы җырны тотып алып җырлый торган кеше түгел, ә моны бик яратты. Аның башкаруында тыңлагач, җырдан бик канәгать калдым. Бик матур килеп чыкты. Филүс бит инде – опера арияләре җырларлык затлы җырчы.

Артур башкаруында тыңладым, ул башка төрлерәк яңгырады. Һәрберсе үзенчә җырлый. Монда бит инде ситуация дә башка – шуңа башка төрле кабул иттек. Анда аны тыңлаучылар да – махсус хәрби операциягә алынган япь-яшь егетләр. Әмма «җыр җырчы мобилизацияләнгә генә күңелгә керде» дип әйтеп булмый. Егетнең тавышы әйбәт, моңлы да, тембры да матур. Талантлы егет. Гадирәк тә ул, халыкка үтә торган. Гадилеге белән халыкның күңеленә үтеп кергәндер. Моңлы да җырлый бит.

Халык бит кайчакта, бер җырчы артыннан икенчесе җырлагач: «Җырны бозды», – диләр. «Нәрсәгә җырлый?» – диләр. Монда алай дип әйтеп булмый».

Гөлфия Шакирова: «Бик авыр. Әлеге җыр шундый вакытка туры килде. Карадым да хәйран калдым»

Ниһаять, җыр сүзләре авторы Гөлфия Шакировага шалтыраттым. Гөлфия Шакирова Түбән Кама районының Чаллы авылында яши. Озак еллар татар теле укытучысы булган, хәзер авылына әнисен карарга кайткан. 2000нән артык җыр тексты авторы.

Җыр текстлары авторы, лаеклы ялдагы татар теле укытучысы Гөлфия Шакирова: «Киек казлар киткәндә моңсу булып кала, кайтканда – өмет уяталар. Бу шигырь көз көне, шундый моңсу вакытта язылды. Анда минем тарих түгел, күпләргә кагылган уртак тарих. Миңа күп кешеләр үз язмышын сөйли, бу – шундый язмышларның берсе инде. Сагыну, юксыну, югалту, билгесезлек тарихы. Шигырь юлларына салынган тормышның бер мизгеле.

Ике башкару да бик ошады. Филүс Каһировта – әллә кайлардан, галәмнәрдән килә торган моң. Шулкадәр матур башкарды иде. Артурның башкаруы ил белән кичергән кайгы вакытына туры килде. Күпме аналар балаларын озатты, күңелгә шом керде. Мин дә – 2 ул үстергән ана. Бик авыр. Әлеге җыр шундый вакытка туры килде. Карадым да хәйран калдым. Көз, болытлы, моңсу... Укытучы буларак, аларның икесенең башкаруына да «бишле» куяр идем».

Мөгаен, смартфонга төшерелгән шушы видеоязма – бүгенге көнебезнең чагылышыдыр. Бүгенге көнебез – Артур Хәсәнов җырындагыча: «Җаннар моңнар тулы, әйтер сүзем калды, бер мәлне барысы да югалды, югалды...»

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенең комиссиясенә мөрәҗәгать!

Хөрмәтле Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенең комиссия рәисе Васил Габделгаязович! Хөрмәтле Салават Зәкиевич! Хөрмәтле комиссия әгъзалары! Нефтекамск шәһәрендә туган, сентябрь аеның билгеле бер көненә кадәр Дүртөйле мәдәният йортында тавыш операторы булып эшләгән, хәзерге вакытта мобилизацияләнеп Пенза шәһәрендә хәрби өйрәнүләрдә булган Артур Хәсәновка һәм аның башкаруындагы «Киек каз юллары» җырына игътибар итегез әле. Әлеге җырның видеоязмасын карап лайк куючылар Илһам Шакиров исемендәге республика премиясен бу егеткә бирү өчен тавыш бирүчеләргә тиң, миңа калса.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 20 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Артур Хэсэновның бу жырны башкарганнан соң туган хислэрне бер суз белэн эйтэсе килэ-Илхам Шакиров исемендэге премиягэ-лаек!
  • 7 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Молодец егет !!!
  • 12 ноябрь 2022
    Исемсез
    Фиоюс Кашировка зур рэхмэт Артурны чакырган очень!!!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100