Рейхстагка байрак кадаган татар солдаты Гази Заһитов эзләреннән: каһарманның серле үлеме
Гази Заһитов эзләре буйлап, Башкортстанның Мишкә районында урнашкан Яңагош авылына икенче тапкыр кайтуым. Узган ел рәсми булмаган Советлар Союзы Героена һәйкәл ачылу вакыйгасында катнашкан булсам, бу юлы исә бер төркем язучыларыбыз белән аның яңартылган каберендә, Гази абый яшәгән өй нигезендә булырга туры килде.
Гази Заһитов һәйкәле Гази Заһитовка охшамаган
«Казан утлары» баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов һәм «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон һәм мин – «Интертат»тан журналист Башкортстан буйлап сәфәребезгә чыккач, Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган данлыклы татар солдаты Гази Заһитовның туган ягы – Мишкә районы Яңагош авылына кереп чыгарга булдык.
Язучыларыбыз, Гази Заһитовка куелган һәйкәлне күрү теләге белән, Мишкә район үзәгендә тукталыш ясады. Мемориал комплекста героебыз бөркет кебек мәгърур, горур басып тора. Ике кулына байрак тоткан, сул кулын уң кулыннан өскәрәк күтәргән. Карашы каядыр еракка – офыкка, тауларга юнәлгән. Һәйкәлнең авторы – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Илдус Закиров.
Һәйкәл ачылганчы ук сорау арты сорау туган иде миндә. Бердән, һәйкәлгә Гази Заһитов исеме язылмаган. Туристлар килә икән, һәйкәл кемгә багышлап куелган соң, дигән сорау туачак. Икенчедән, һәйкәл каршында китап формасында Гази Заһитов турында белешмә тактасы куелган. Һәйкәлнең аңа багышланганын шуннан укып белеп була бит, диярләр. Ләкин Гази Заһитов кына түгел, шушы районның дүрт герое – Мәхмүт Актуганов, Ишмай Ишкинин, Степан Казаков һәм Егор Орсаев турында да шундый ук белешмәләр бар. Гомумән, ул һәйкәл территориясе «Биш герой» мемориаль комплексы дип атала. Һәйкәл шушы биш геройга атап куелган икән, дигән фикер кала.
Шулай да, Башкортстанның рәсми каналларында, Интернет порталларында «Гази Заһитовка багышланган һәйкәл» дип әйтелде. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та һәйкәл ачылышында микрофонга: «Якташыбыз Гази Заһитовка һәйкәлне ачу тантанасы», – диде. Гази Заһитовка багышланган икән, ул аңа бераз гына булса да охшаш булырга тиештер инде... Һәйкәлнең йөзе, гомумән, татар кешесенә охшамаган. Аннан соң, һәйкәлне ачканда, ник бер тапкыр татар милләтеннән булуы турында сүз әйтелсә иде икән?
«Юк, Гази Заһитов түгел бу, түгел», – диде язучылар. Дөрес, без Гази Заһитовны күреп белмибез, әмма аның сакланып калган берничә фотосына карап чагыштырып әйтә алабыз.
Һәйкәлдән ерак түгел район үзәк китапханәсе урнашкан. Китапханәдә эшләүче Фидания апа белән сөйләшә торгач, татар китапларының булмавы ачыкланды. Кәефе төшеп кенә: «Татар китаплары кайтмый шул», – диде ул. Язучыларыбыз моңа битараф кала алмады: китапханәгә журналларны бүләк итеп калдырды. Фидания апа, «тагын килегез» дип, артыбыздан рәхмәтләр укып калды. Дөньяга каһарман Гази Заһитовны биргән район китапханәсендә, санаулы гына булса да, татар матбугаты урын алды хәзер. Саубуллашып, Яңагош авылына кузгалдык.
Гази Заһитовны машина таптап үтергән булырга мөмкин
Гази Заһитовның биографиясе белән ике ел кызыксынам: аның турында истәлекләрдән торган мәкалә, һәйкәл ачылышында катнашып, якташлары, туганнары, музей методисты белән сөйләшеп, репортаж әзерләгән идем.
Тагын нинди ачыш ясап була икән дип, төрле детальләр турында уйлана башладым. Һәм уйга калдым: рәсми чыганакларда аның үлемен болай тасвирлыйлар – сугыштан кайткач Гази Заһитов колхозда рәис һәм МТСта механик булып эшли. 1953 елның 23 августында запчасть алырга дип «полуторка» машинасында барганда һәлакәткә очрый. Кабинага авырлы хатынны утырта, үзе арбага утыра. Яңгыр ява башлый. Плащын кияргә дип торып баса да, арбадан егылып төшеп, башы белән бәрелеп җан бирә. Берлинга кадәр исән-сау бар да, шуннан исән-сау кайтып җитеп, (Рейхстагка байрак кадаганда яралана), 7-8 елдан соң ниндидер бер машина кабинасыннан таеп егылып үл инде... Нинди фаҗигале һәм мәгънәсез үлем.
Гази Заһитовның ничек вафат булганын музей методисты Айрат Заһитов сөйләгәннән соң бернинди шик тумаган иде югыйсә. Һәркем белән булырга мөмкин инде, дип уйлап куясың. Ситуацияне икенче яктан анализлап карыйк әле. Бу урында минем «Мәдәни җомга» баш мөхәррире, язучы Вахит Имамовның сөйләгәннәрен язып үтәсем килә. Архивларда утырган кеше буларак, ул музей хезмәткәреннән күпкә мәгълүматлырак.
Гази Заһитовның үлеме турында 1960 елларда матбугатта язып чыккан булганнар, Америка ачмыйбыз кебек. Шулай да, бу версия дөреслеккә якын булырга мөмкин, кем белә...
– Гази Заһитов серле үлем белән үләргә тиеш була, моны СССР вакытындагы дәүләт иминлеге комитеты (КГБ) уйлап эшли, – дип сөйли башлады версияләрнең берсен Вахит абый. – КГБ кайдадыр, ниндидер «гөнаһы» булган шоферны һәм шуның туганын таба (ул кеше дә кайдадыр «хата җибәргән» булган, күрәсең). «Сине шул гаебең өчен фронтта вакытта строй алдында атып үтерергә тиешләр иде», – дип, аларны куркыткан булырга мөмкиннәр. Шундый басым белән генә аларны бу эштә катнаштырырга күндереп булыр иде.
Эше чыгып, Гази Заһитов Мишкә районына барырга чыга. Велосипедында барырга уйлый. Ул юлга чыкканда караңгы төшә. Уты сүнгән, тын-тавышы чыкмаган ГАЗ-51 машинасы Гази Заһитовның таудан төшкәнен көтеп тора. Шундый урынны махсус сайлап алалар. Кабинада бер КГБ кешесе, шофер һәм аның туганы булырга тиеш. Газиның килеп чыкканын көтеп утыра болар. Велосипедка утырган Гази Заһитовны танып алгач, машинаны кабызып тормыйча, «тормоз» педален ычкындырып, машина таудан чокырга таба төшә башлый. Машина төшеп, бераз тизлек җыйгач, шофер машинаны кабызып җибәрә, фараларын яктырта. Гази Заһитов моны аңламыйча да кала, күрәсең. Көчле фара яктысында, гомумән, күрмәс буласың бит...
Шулай итеп, Гази Заһитов машина астында кала. Монда исән калу мөмкинлеге турында уйларга да юк инде. Машина белән тауга менеп, юкка да чыгалар. Шофер икенче атнада үз теләге белән эшеннән азат ителеп, Урта Азиягә кача. Туганы берничә ай яши дә, шулай ук, кача, – дигән версияне сөйләде Вахит Имамов.
«Гөнаһы калган була, шуңа юкка чыгармакчы булалар»
– Ни өчен Гази Заһитовны үтерергә кирәк булган? – дип кызыксынам Вахит абыйдан.
– Гази Заһитов хата эшли. Әмма ул – яшь егет, шуны онытмыйк. Сугыштан туган ягына кайтып кергәндә аңа 24 яшь була. Татарда мин-минлек дигән сыйфат бар. Җитмәсә, татар халкы аракы эчәргә күнекмәгән, тиз исерә. Ә армиядә аракы эчәргә өйрәнәсең – анысы сер түгел. Герой исеме дә бирмәгәч…
Аны бик каты мыскыл иткәннәр. Байрак кадаган килеш, «Герой» исеме урынына «Кызыл байрак» орденын гына ала ул. Кеше борчылмыйча кала алмый бит. Аның болай да ике Дан ордены була. «Кызыл байрак» орденын биргәнче, «I дәрәҗә Дан» орденын биргән булсалар, ул тулы кавалер булыр иде… «Акыллы» генералларның шуңа башы җитмәгән, күрәсең. «Туктале, моны болай да кыерсыттык. Егетләр, кешечә булыйк», – дип, шунда утырган генераллар үзара сөйләшергә тиеш булгандыр инде. Ә ул Советлар Союзы Герое исеменә тиң исем булыр иде. Шуны эшләмәгәннәр бит!
Гази Заһитов, авылга кайткач, аңа бик күп кызлар кызыккан. Орден-медальләре белән күкрәге тулган егет бит! Бер-ике кыз озаттыргандыр, анысы... Бер мәлне исерек килеш, батырлыгы турында сөйләнә башлый.
Ә син уйлап кара – ул вакытта КГБның «чәчәк аткан» чагы. Болай сөйләнеп йөрү – Сталинга каршы сөйләү, дигәнне аңлата. Бер мәлне Гази Заһитов белән бер кыз да йөрми. Кемдер Гази Заһитовка «акыл» бирә: 18 чакрым ераклыктагы бер авылда ятим кыз бала барлыгын сөйли. Шунда барып, Камилә белән танышып, аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Ятим бала алдында чибәр, орден-медальле егет тора икән, ничек инде «кияүгә чыкмыйм» дип әйтәсең?!
Гази Заһитов бик чибәр кеше булган. Балаларының чибәрлегенә шаккатасың! Хатыны Камилә апа да, күрәсең, чибәр булган. Ике чибәрдән матур балалар туган.
Күз алдына китерәм, хәсрәтләр күрә башлагач, ул кыз әз еламагандыр. Гази Заһитовның авызын «йомар» өчен авыл советы рәисе итеп куялар. Безнең татарга түрәлек урынын бирсәләр, ул аннары як-ягына карап, «итәген күтәреп» йөри башлый. Эчкән вакытта белеп кенә эчәргә кирәк, артыгын эчәргә ярамый. «Эчә, эчкәч – сөйләнә» дигән сүз ишетелә.
Җитәкче итеп кую Гази Заһитовны билгеле бер кысага кертә. Әмма әйтелгән сүз – атылган ук, гөнаһы калган була... Аны юкка чыгармакчы булалар, – ди Вахит Имамов.
«Комсомольская Правда» хәбәрчесе фотога төшергәч, егетләр «герой» дигән исемне бирүне көтә»
Вахит абый 1945 елның 30 апрелендә булган вакыйгаларны да реконструкцияләп, сөйләп үтте.
– Рейхстаг янына якын килеп булмаган, зур чокыр булган, диләр. Юлны Гази Заһитов тапкан, дип язалар. Рейхстагка үтә торган сукмакны, юлны тапкан, димәк. Алар Рейхстагның арткы ягында йөргәннәр. Гази Заһитов иптәшләре белән каяндыр бүрәнә табып, бүрәнә белән Рейхстаг ишеген ватып, эчкә кергәннәр. Эчкә кергәч, немецлар белән сугышалар. Икенче этажда штурм вакытында яралана ул.
Капитан Владимир Маков төркеме, таң аткач, Рейхстаг мәйданына төшеп утыра. Кемнедер байракны сакларга калдыралар. Рейхстаг мәйданында тезелешеп утырган вакытта иртән штаттан, машина белән, хроникага төшерер өчен операторларны китерәләр. Ничек итеп сугыш вакытында байрак элгәнеңне төшерә ала торган хроника була ала? Син бит үзең белмәгән бинаны штурмлыйсың! Эчендә – фашистлар...
Гази Заһитовлар парадный киемнән була. Шунда кемдер: «Сержант шундый кыяфәт белән сугышырга тиешмени?» – ди. Рейхстаг мәйданында йөри торган солдатларның киемнәре белән алыштыралар. Хәрби гимнастерка киеп, Рейхстагка менеп китәләр. Алар байракны күтәреп менеп, бәйләп куялар. Аның кинохроникасы бар...
Таң аткач, болар утырган вакытта, «Комсомольская правда» газетасы хәбәрчесе килеп, фотога төшерә. «Булачак геройлар бит, фотога төшерик», – дип әйткәннәрдер инде. Гази Заһитов командасыннан биш «геройны» да фотога төшерәләр. Сүз дә юк, бу егетләр «герой» дигән исемне бирүне көтә. Чөнки аларны фотога төшерүдән тыш, стройга бастырып, приказны укыйлар. Мин Гази Заһитовның исемен бер татар полковнигы тәкъдим иткәндер, дип уйлыйм, – дигән фикерләре белән уртаклашты ул.
Музей методисты «Гази Заһитовны үтергәннәр» дигән версияне кире кага
Вахит Имамов бу версияне Гази Заһитовның туган авылы – Яңагоштагы музей методисты Айрат Заһитовка да сөйләп карады. Айрат Заһитов бу версия белән килешмәде.
– Бу – уйдырма, – дип саный музей методисты. – Имеш-мимеш чыгарып була инде ул. Мин бит Гази Заһитовны күреп калган кешеләр белән аралашып үстем.
Нишләп башка авыл кызына өйләнгән, дигәндә, бу авылда өч фамилия киң таралган, Заһитов, Бикбулатов һәм Җәмилев. Ярты авыл бер-берсе белән туган. Шуңа күрә башка авыл кызларына өйләнәбез, мин, мәсәлән, Аскын районы кызына өйләндем. Акыллы кеше безнең авылдагы кызга өйләнми, читтән алып кайта..
Гази Заһитов 1946 елда Яңагошка кайта, механизатор булып эшли. Сугыштан кайткач, үзенең батырлыгы турында бер кешегә дә сөйләми. Чөнки Советлар Союзы Маршалы Георгий Жуков, «Җиңү байрагын Михаил Егоров белән Мелитон Кантария куйды» дип әйтә. Башка мәгълүматны сөйләргә ярамаган.
Аннан соң авыл советы рәисе булып хезмәт куя. 1951 елда Яңагош авылы советы ябыла, Уръяды авылы советы гына кала. Уръяды МТСында механик булып эшли башлый. Запчастька дип, юлга чыгып китә. Полуторка машинасына утыра. Үзенең урынына авырлы хатынны утырта да, үзе машина арбасына менә. Барган вакытта яңгыр ява башлый, плащ кигән вакытта кузовтан егылып төшеп, башы белән бәрелеп, җан бирә.
20 августта туган көне була, 32 яшь тула. Өч көннән соң – 23 августта вафат була.
1961 елда Марксизм-ленинизм институты тарихчылары «Җиңү байрагын чынында кем кадады?» дигән сорау куя. Егоров белән Кантария байракны беренче булып кадау турындагы мәгълүматны гел инкяр иткән, алар байракны кадаган вакытта, Рейхстаг түбәсендә инде берничә байрак җилфердәгәнен күреп алган була. Алар йә өченче, йә дүртенче булалар.
1961 елда ноябрь пленумында Рейхстагны штурмлаган кешеләрне чакырып китерәләр. Бу турыда бары тик 1964 елның 30 апрелендә генә «Комсомольская Правда» газетасында язып чыгалар. Гази Заһитов үлгәннән соң 11 ел узгач... Соңрак шул төркемнән иң озак яшәгән бердәнбер кеше – Михаил Минин – «Трудные дороги победы» дигән китабында тәфсилләп язып та чыга.
Сүз уңаеннан, Гази Заһитовның бабасы Нариман 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан, сугыш тәмамланганда аңа 24 яшь булган, Гази Заһитовка да 1945 елда 24 яшь тулган булган.
Гази Заһитовның «III дәрәҗә Дан» ордены һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале туган авылы – Яңагош мәктәбендә янгын чыккач югалган, – дип сөйләде Айрат Заһитов.
Каһарманнарның фаҗигале язмышы: Гази Заһитов кына серле шартларда үлмәгән
Вахит Имамов тагын бер факторга игътибар итте: Владимир Маков төркемендәге Гази Заһитов кына 32 яшендә фаҗигаи һәм серле үлгәнме соң? Биш «героебыз»ның берсе генә картаймыш көннәренә кадәр җитә алган шул. Биографияләрен укып чыкканнан соң, күңелне кабат шикләнү хисе басты.
Алексей Бобров. Бобров шәһәрнең коммунистик хуҗалыгында эшләгән. Җитәкче белән низаг нәтиҗәсендә «җитәкчегә карата хулиганлык гамәлләре» өчен төрмәгә эләгә. Срокны тутыргач, нормаль тормышка кайтырга тырыша. Эчә башлый, 1976 елда 57 яшендә йөрәк өянәгеннән үлә.
Владимир Маков. 1970 еллар азагында Маков нык эчә башлый, бу – аны КПСС сафыннан чыгарырга этәрә, алга таба – гаиләсе таркала. 1978 елның мартында Маков үз фатирында үле килеш табыла. Аны үлгәннән соң дүртенче көндә генә табып алалар. Аңа 56 яшь була.
Александр Лисименко. Сугыштан соң Брянск өлкәсе Клинцы шәһәрендәге берничә зур булмаган фабриканы берләштерүдә җитәкче постлар били, партия эшенә тәкъдим ителә. Туберкулез белән авырый башлый. 1979 елда 57 яшендә рактан вафат була.
Михаил Минин. Бөек Ватан сугышыннан соң Михаил Минин армиядә кала, 1959 елда Мәскәүдә Куйбышев исемендәге Хәрби-инженерлык академиясен тәмамлый. Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. 1977 елда Псковка кайта. 2008 елда 85 яшендә үлә.
Шушы язмышлар белән Гази Заһитов музеенда танышып чыктык да, «болар барысы диярлек фаҗигале үлем белән үлгән икән» дигән фикергә килдек.
Сәясәт аркасында упкынга тәгәрәгәннәр
Минемчә, ничек кенә карасаң да, халык каһарманы Гази Заһитов һәм шушы команда – сәяси режим корбаннары. Пычрак сәясәт кешене изгән, эчтән «ашаган», кыл өстендә тоткан, кимсеткән, ахыр чиктә, сәламәтлеген бетергән. Шуннан, кеше түбәнгә – упкынга тәгәрәгән.
«Маковның төркеме өстеннән «күзәтергә – юк итәргә» дигән, өстән приказ төшкән була. Менә мәсәлән, шул төркемнән бер кешене бәдрәфтә асып куялар», – ди Вахит Имамов.
Ә тарихны һәркем яхшы белсен, өйрәнсен иде. Аның яхшы вакыйгалары, гамәлләре кешелеккә үрнәк, ә яманнары – үгет-нәсыйхәт булсын өчен. Тарихта безнең бөтен катлаулы тормышыбыз чагыла. Гази Заһитовларның каһарманлыгы турында да яшь буын белеп, аңлап үссен, онытмасын иде.
1945 елның 1 маенда бүләкләү кәгазендә Гази Заһитов исеме язылган була. Ул «Советлар Союзы Герое» исеменә тәкъдим ителә, шунда ук батырлыгын тасвирлап язалар.
Бүләкләү кәгазенә язылганнардан: «1945 елның 30 апрелендә Заһитов үзенең иптәшләре белән бергә картада Рейхстагтан 100 метр ераклыкта уза торган каналны ачыклый, шулай ук кичүдән уздырылган икенче канал да табыла. Разведка нәтиҗәләре турында алар кичекмәстән 79нчы корпус командирына радио аша җиткерделәр.
1945 елның 30 апрелендә Рейхстаг штурмы вакытында беренче булып Рейхстагка бәреп керә, күкрәге яралана, партбилеты да тишелә. Өлкән сержант Заһитов һәм сержант Минин Рейхстаг манарасына менде һәм беренче Җиңү байрагын куйдылар.
Рейхстаг штурмы вакытында күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, Заһитов Советлар Союзы Герое исеменә лаек.
РАД 136 АПАРКБ командиры
Майор /Максимов/»