«Тукайлар исеме аталганнан соң Җиңү байрагын кадаган Гази Заһитов искә алынырга тиеш»
Гази Заһитов — Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын кадаган татар солдаты. Батырлыгы рәсми рәвештә бәяләнмичә калган каһарман турында мәгълүматларны «Татар-информ» хәбәрчесе туплады.
«Гази Заһитов барысыннан да алда булды»
…1945 елның апрель азагында Берлинда көчле сугышлар бара. Совет гаскәрләре Германиянең символы булган бинага — рейхстагны штурмлый. 27 апрелендә рейхстагка Җиңү байрагын кадау өчен төркемнәр туплана. Аларның берсе — капитан Маков җитәкчелегендә 25 кешелек төркем. Гази Заһитов, өлкән сержант Минин, Лисименко, сержант Бобров белән бергә рейхстаг бинасына керә, бикле ишекне бүрәнә белән җимереп, чормага менә һәм түбәгә менеп, Җиңү Алиһәсе сынына Җиңү байрагын беркетә. Бу 30 апрельдә, 22 сәгать 40 минутта була.
Михаил Минин үзенең «Трудные дороги к победе» дигән китабында болай дип яза: «Төп көчләрнең якынайганын көтеп тормыйча, без шундук түр ишегенә таба йөгердек. Заһитов бу маршрутны көндез бинокльдән карап, өйрәнеп чыккан иде инде…
Рейхстагка якынлашкач, керү юлында автоматтан ата башладык һәм, бер генә секундка туктап тормыйча, кирпеч кыйпылчыклары белән тулган киң гранит баскыч буйлап өскә таба менеп киттек… Ике катлы зур ишек бикле булып чыкты… Гази Заһитов аста яткан бүрәнәне алып менеп, ишеккә бәреп керергә тәкъдим итте. Ишекне ачу җиңел генә бирелмәде: бүрәнә белән бәреп керү өчен, унлаган кешенең көче китте. Ниһаять, ишек ачылды. Бина эченә тоташ ташкын булып совет сугышчылары агыла башлады.
Коммунист Гази Заһитов барысыннан да алда булды. Ул, ишек ачылуга, бүрәнә белән бергә вестибюльгә очып килеп керде. Аның артыннан беренче булып Рейхстаг бусагасын атлап керүчеләр арасында коммунистлар А. Бобров, А. Лисименко һәм капитан В. Н. Маков белән мин булдык… Беренче шеренгалар автомат уты ачты. Рейхстагта караңгы иде — күзеңне ачыбрак карасаң да, хәрәкәтләнү кыен, берни күренмәде. Шунда без фонарьләр яктырттык.
Дүртәүләшеп бер-бер артлы чылбыр буйлап өскә үрмәләдек. Алда, һәрвакыттагыча, Гази Заһитов, аның артыннан байрак тотып мин мендем… Дүрт метр үрмәләдек, соңыннан тәрәзәләр аша түбәгә мендек. Караңгыда кечкенә генә манараның шәүләсе күренә иде. Шул манарага Заһитов белән Кызыл байракны кадый башладык.
Шушы кыска вакыт эчендә булып узган бәрелештә дустым Гази Заһитов автомат пулясыннан бик каты яраланды. Пуля, партбилетын тишеп кереп, йөрәктән бары берничә миллиметр чамасы арада гына чыгып киткән иде.
Беренче майның иртәсендә генерал С. Н. Перевёрткинга хәрби бурычны үтәү турындагы докладыннан соң, безнең янга капитан В. Н. Маков килде. Җиңүнең беренче байрагын куюдагы каһарманлык өчен, корпус командиры Советлар Союзы Герое исемен В. Н. Маковка, А. П. Бобровка, Г.К. Заһитовка, А. Ф. Лисименкога, М. П. Мининга тапшырырга, ә штурм төркеменең барлык катнашучыларын Ленин орденына тәкъдим итәргә боерды, дип хәбәр итте.
1945 елның 18 маенда I Белорусс № 576/н гаскәрләре боерыгы буенча Гази Казыйхан улы Заһитов һәм аның хәрби иптәшләре «Кызыл байрак» орденнары белән бүләкләнде».
«Батырлыгы хакында беркемгә дә сөйләмәгән, чөнки заманасы шундый иде…»
Гази Заһитов туган ягына 1946 елның җәендә кайта, — дип сөйләде Башкортстанның Мишкә районы Яңагош авылының Гази Заһитов исемендәге Хәрби һәм хезмәт даны музееның музей эше методисты Айрат Заһитов.
Аның күкрәген өч орден һәм биш медаль бизи (югарыда әйтеп үтелгән бүләкләрдән тыш, «Варшаваны азат итү өчен», «Берлинны алган өчен», «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре). Үзенең батырлыгы турында беркемгә дә сөйләмәгән, чөнки заманасы шундый иде. Авылдашлары аның батырлык гамәле турында 1964 елның 30 апрелендә генә, «Комсомольская правда» газетасында язылган «Знаменосцы» мәкаләсеннән белде, ләкин ул вакытта Газиның җан биргәненә инде унбер ел булган иде.
Менә шундый иде ул, безнең Гази Заһитов!
Җиңү паркында Җиңүче Сугышчы образын Гази Заһитов гәүдәләндерәчәк
Татар халкы, каһарманның туган төбәге — Башкортстанның Яңагош, Мишкә районы хакимияте Гази Заһитовны оныткан дип әйтеп булмый. Үзгәртеп кору еллары башлангач та, Гази Заһитов турында күпсанлы мәкаләләр чыкты, аңа герой исемен бирү өчен мөрәҗәгатьләр ясалды.
Рәсми рәвештә булмаса да, аңа герой исеме бирелде дип тә әйтеп була. Гази Заһитов Советлар Союзы исеме бирелә… Әмма СССР таралганнан соң, димәк, бу рәсми рәвештә булмый. 1997 елның 21 маенда СССР халык депутатлары съездының даими президиумы дип аталган оешма үзенең Указы белән Заһитов Гази Казыйхан улына Советлар Союзы Герое исемен бирә.
Яңагош авылында аның хөрмәтенә бюст куела. Галимҗан Бикбулатов тырышлыгы белән, 1987 елда ук авылда Гази Заһитов музее ачылган. 2007 еда музей яңа бинага күчә. Мишкә районы үзәгендә, Советлар Союзы геройлары исемнәре язылган стеллада Заһитов исеме дә бар.
Быел Казанда да Гази Заһитовка һәйкәл куелачак дип әйтеп була. Җиңү паркында Җиңүче Сугышчыга һәйкәл ачылачак, аның йөзе Гази Заһитовныкы булачак. Бөек Ватан сугышында катнашкан татарларның җыелма образын рейхстагка байрак кадаган Гази Заһитов гәүдәләндерәчәк.
Һәйкәлне Мәскәүдән Никита Мазаев җитәкчелегендәге скульпторлар командасы ярый. Аның биеклеге 9,5 метр булачак.
Гази Заһитовның исемен мәңгеләштерү өчен тырышкан шәхесләрнең берсе — язучы Айдар Хәлим.
«Тукайның үзенә күрә батырлыгы, Гази Заһитовның да үзенә күрә батырлыгы бар»
Язучы, «Татар солдаты» романы авторы Айдар Хәлим Гали Заһитовка багышлап язган әсәре турында сөйләп үтте:
Мин татар халкының моннан биш гасыр элек коллыкка керсә дә, үзенең коллыгына каршы көрәшәсе урында, Коръән кушканча уртак ватанга әйләндерелгән Россиягә гомер буе хезмәт иткән, бөтен авырлыкларны күтәргән татар солдаты турында гомумиләштерелгән образ тудырырга тырыштым. Ул аерым сирәк очрый торган күренеш. Татар солдаты бөтен сыйфатларга ия булган: кешелекле, батыр, матур, игелекле, сихәтле һәм бик якты образ. Гази Заһитов та кешелекле, эшлекле кеше була. Солдатның капчыгында бар әйбер дә бар: Рейхстагка менгәндә аркан, хәтта кадакка кадәр үзе белән алган була!
Гази Заһитовның шундый авыр шартларда зур батырлык күрсәтеп, миллионлаган сугышчылар арасыннан аерылып чыгып, Рейхстагның түбәсенә кадәр күтәрелеп, шунда яралануы — аның солдатлар арасындагы асыл вәкил булуын күрсәтә.
Татар халкы аның исеме белән горурланырга тиеш! Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәримнең үзенә күрә батырлыгы, Гази Заһитовның да үзенә күрә батырлыгы бар. Гази Заһитовның исеме һәрвакытта Тукайлардан соң искә алынырга тиеш.
Фильм куелмагач, китаплар язылмагач, җыр, шигырь һәм поэмалар тудырылмагач, халкыбыз белми, әмма белергә тиеш. Татар язучыларының мескенлеге — әдәбиятыбызның чын, көрәшчел халык әдәбияты түгел, ә көнкүреш әдәбияты булуыннан килеп чыккан чир ул. Әгәр дә әдәбиятыбыз көрәшчел әдәбият булса, ул әллә кайчан Җәлилләрне, Заһитовларны бөтенләй икенче югарылыкка күтәреп, таныткан булыр иде. Бу — дөнья халыкларында булмаган күренеш бит. Үзен изгән милләткә хезмәт итеп, шулкадәр батырлык эшләгән күңел киңлеге бары тик татарда гына була ала!
Алла бирсә, стелла Җиңү Паркында ачылачак. Гази Заһитовка шундый игътибар күрсәткәне өчен Президентыбызга халкыбыз исеменнән рәхмәт әйтәм.
«Берлинга танкта беренче булып бәреп кергән Арча районы егете Шаһимәрдәнов турында да искә алучы юк»
Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов фикеренчә, Җиңү көнендә каһарманлык кылган, Татарстаннан чыккан татар геройлары да бар, аларны искә алучы гына юк.
Башкортстан татары турында язасыз, ә Татарстан татары турында ни өчен язмыйсыз? Рейхстагка байракны кадаучы Заһитов кына булмаган бит, тагын әллә ничә татар катнашкан. Әлбәттә, аның гамәле батырлык дип бәяләнә, ул, чыннан да, герой. Кемгәдер әлеге каһарманлык ошаган да, шул фамилияне әйләндерәләр. Шундый ук Җиңү байраклары Рейхстагка берничә тапкыр куела, бу хакта интернеттан укып белә аласыз. Заһитов — шуларның берсе генә.
Миңа калса, безгә, беренче чиратта, Татарстанда туган татар геройларын данларга кирәктер. Ә аларны беркем дә белми. Мәсәлән, Әхтәмов турында белмиләр. Берлинга танкта беренче булып бәреп кергән Арча районы егете Шаһимәрдәнов турында да искә алучы юк. Ул да шулай ук Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Бу бит байрак күтәреп кую гына түгел, ә танкта бәреп керү! Аермасын сизәсезме?
Безнең бурычыбыз — Казанда һәм Татарстанда яшәгән үз геройларыбызны истә тоту, ә күрше төбәктәгеләрен түгел. Үпкәләмәгез, сеңлем, ләкин үзебезнең каһарманнарны белү мөһимрәк һәм кирәгрәк дип саныйм. Алар да аннан бер дә ким түгел. Ил белән разведкада Яшел Үзән егете, генерал Панфилов җитәкчелек итә. Аның турында берәр нәрсә беләме соң халык? Заһитов турында китаплар да чыкты, мәкаләләр дә языла… Менә шул хәл аяныч, — ди Черепанов.
«Рәсми рәвештә бу исем бирелмәсә дә, без аны Советлар Союзы Герое итеп таныйбыз»
Мишкә районы татарлар конгрессы рәисе Илгиз Шәкүров якташы хакында һәрдаим искә алып торуларын сөйләде:
Гази Заһитовны туган ягында беләләр, хөрмәт итәләр. Яңагош авылында ике фамилия генә киң таралган, шуның берсе — Заһитов.
Аның батырлыгына быел төгәл 75 ел! Шушы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә «Гази Заһитовның батырлыгына 75 ел» дигән зур тантана үтәргә тиеш иде. Мәктәп укучылары арасында патриотик темага багышлаган иншалар язу, җырлар башкару конкурсларын оештыру да планга кертелгән иде. Әмма, коронавирус булу сәбәпле, без әлеге чараларны 2021 елның августына күчердек, киләсе елда Гази Заһитовның тууына йөз ел булачак.
Яңагош авылы мәктәбе Гази Заһитов исемен йөртә, район үзәгендә яңа урамга да аның исеме бирелде, һәйкәл кую турында сүз кузгалды, бәлки, киләсе елга ул да әзер булыр.
Дәүләт тарафыннан әлеге исем рәсми рәвештә бирелмәгән диелсә дә, без аны Советлар Союзы Герое итеп таныйбыз, горурланабыз. Аның каһарманлыгы республика җитәкчелеге тарафыннан гел югары бәяләнә. Чаралар үткәргәндә дә исемен искә алып торабыз. Татарстан җирлегендә героебызны зурлаганнары өчен рәхмәт!
Геройның фаҗигале язмышы
Гази Заһитовның язмышы серле һәм фаҗигале тәмамлана. Сугыштан кайткач ул колхозда рәис һәм МТСта механик булып эшли. 1953 елның 23 августында район үзәгенә барганда, «полуторка» машинасыннан егылып төшеп һәлак була.
ТНВ каналына интервьюда Мишкә районы башлыгы Виталий Андреев Заһитовның үлемен «серле шартларда» дип атый.
Гази Заһитов классташы. фронтовик Мөфтихан Җәмилевкә «Безнең хакта әле ишетерсез, Мәскәүдә безнең турында беләләр, безнең турында ишетерсез әле, әмма мин моны күрерменме-юкмы», дип әйткән була.
Гази Заһитовның хатыны Камилә ике бала белән кала. Аңа балаларын күтәрергә лаек ир табарга насыйп була, ул озак гомер кичерә. Иренең герой икәнен ил таныган чакларга кадәр яши. «Яхшы кеше иде, бик батыр иде, — дип искә ала 2012 елда Камилә Бикбулатова Гази Заһитовны. — Батыр булмаса, рейхстагка менәр идемени? Аны Герой итеп танысалар миңа да, балаларына да җиңел булыр иде. Кызы бигрәк тә әтисенә охшаган…»
Гази Заһитовның улы Газали (Миңнегаян) 2008 елда, кызы Наҗия һәм хатыны Камилә 2012 елда вафат була.
Гази Казыйхан улы Заһитов 1921 елның 20 августында Уфа өязенең Емаш волосте Яңагош авылында крестьян гаиләсендә туа. 1917 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алуның архив мәгълүматларына килгәндә, аның әтисе Казыйхан белән Ушияр бабасы ун дисәтинә җир һәм өч-дүрт эшче ат тотканнар. Гази Заһитовның олы бабасы Нариман 25 яшенә есаул (майор) исемен алган. Мөгаен, бу исемгә ул 1812 елдагы Ватан сугышында катнашкан кеше буларак лаек булгандыр. 1931 елда Гази Яңагош башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга китә. Беренче укытучысы Бикбулатова Мәликә Ташбулатовна була, аңа соңыннан «педагогик хезмәт өчен» Ленин ордены кавалеры исеме бирелә.
1940 елның көзендә Гази Заһитов Кызыл Армия сафларына хәрби хезмәткә алына. Ул артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлану белән кызылармеец Гази Заһитов армия разведка дивизиясенең 832 бүлегенең (ОАРАД) оптик разведка взводы разведчигы вазифасында хезмәт итә.
«Память народа», «Мемориал» сайтларыннан Гази Заһитовның барлык хәрби бүләкләренең һәм документларының төп нөсхәләре алынган.
13.12.1942 ел. Бүләк кәгазе
832 нче оптик разведка взводының өлкән разведчигы Кызыл Армияче Заһитов Гази Казыхан улына
1. Туган елы: 1921 ел
2. Милләте: татар
3. Соц. Нигезләмә: укучы
4. Партия: ВКП (б)
5. РККАда кайчаннан бирле: 1940 елдан.
Кызылармеец Заһитов Гази Казыйханович 832 нче ОАРАД оптик разведка взводында взвод төзелгән көненнән үк хезмәт итә. Германия фашизмына каршы Ватан сугышында 1941 елның 22 июненнән катнаша. Хезмәт итү вакытында кызылармеец Заһитов үзен батырларча Ватанга тугры разведчик итеп күрсәтә.
Кызылармеец Заһитов Гази Казыйхан улы хөкүмәт бүләкләренә лаек дә була:
«Хәрби казанышлар өчен» медальләре, «Кызыл йолдыз» ордены, «Батырлык өчен» медале, «III дәрәҗә Дан» ордены белән бүләкләнүгә тәкъдим ителә
1945 елның май башында, Хәрби командование карары белән, өлкән сержант Г. К. Заһитов «II дәрәҗә Дан» ордены белән бүләкләнә.
01.05.1945 г. Бүләкләү кәгазе
1. Заһитов Гази Казыйхан улы
2. Хәрби исеме: өлкән сержант
3. Вазыйфасы: Оптик разведка взводының Кызыл Байрак Бригадасы башлыгы.
«Советлар Союзы Герое» исеменә тәкъдим ителә
1945 елның 30 апрелендә Заһитов үзенең иптәшләре белән бергә картада Рейхстагтан 100 метр ераклыкта уза торган каналны ачыклый, шулай ук кичүдән уздырылган икенче канал да табыла. Разведка нәтиҗәләре турында алар кичекмәстән 79 нчы корпус командирына радио аша җиткерделәр.
1945 елның 30 апрелендә Рейхстаг штурмы вакытында беренче булып Рейхстагка бәреп керә, күкрәге яралана, партбилеты да тишелә. Өлкән сержант Заһитов һәм сержант Минин Рейхстаг манарасына менде һәм беренче җиңү байрагын куйдылар.
Рейхстаг штурмы вакытында күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Заһитов Советлар Союзы Герое исеменә лаек.
РАД 136 АПАРКБ командиры
Майор /Максимов/