Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан татары: «Хәлләр утырып еларлык»

«Сибелде дә, кибелде дә, кем дип кенә аталмады. Ни күрсә дә монда күрде Башкортстан татарлары», – дип яза ватаны турында Роберт Миңнуллин. Башкортстанда узган ел булган идем. Быел «ут күрше»ләребез җирлегенә барырга янә бер форсат туды. Башкортстан татарлары белән «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина аралашып кайтты.

news_top_970_100
Башкортстан татары: «Хәлләр утырып еларлык»
Зилә Мөбәрәкшина

«Өч язучы белән сәфәргә барган Зиләнең исендә калганнары...»

Таң сызылырга әле 3 сәгать вакыт бар иде. Хәер, көз белән кыш карышкан вакытта таңның атканын, караңгы төшкәнен аерымачык аңлавы да кыен – өем-өем болытлар күк капусын каплап алган да, кояш нурларына төшәргә ирек бирми иде. Бу көнне һава торышы бозыла, дигән кисәтүләр килсә дә, артка юл юк, чөнки сәфәребез бер атна алдан билгеләнеп куелган. «Яңгыр яумаса гына ярар иде, шуны теләп тор», – дип, «Мәдәни җомга» газетасы мөхәррире Вахит Имамов тәкрарлап торды миңа.

Балтач авылында Батырша музеенда

Ә алдыбызда 500 чакрым юл сузылган. Казанны чыгып китәр алдыннан бер урында туктап, икенче командабыз – «Безнең мирас» журналы мөхәррире Ләбиб Лерон һәм «Казан утлары» журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин белән күрештек тә, һәркайсыбыз эчтән «Аллаһка тапшырдык» дип, юл догасын укып, кузгалдык.

Без юлга чыкканда кар төшкәли иде. Бара-тора, ул кар яңгырга әйләнде. Яңгыр тәрәзәгә сыланып, ката башлады. Мондый шартларда машинаны куып барып булмый иде... Кире борылырга туры килмәгәе, дигән уйлар да булмады түгел. Алланың рәхмәте, күпмедер вакыттан соң, безне куркыткан яңгыр кабат карга әйләнде.

Ярым караңгы юлда бишектә тирбәлгәндәй барасың, шулчак йокымсырый башлыйсың. Яныңда руль артына утырган Вахит Имамов кызык, мәзәк хәлләр сөйләгән вакытта ничек черем итәсең, ди? Бу тормышта миннән күпне күргән Вахит абыйның юл буена сөйләгән фикерләрен, хатирәләрен авызым ачып тыңлап бардым: бер көлдек, бер ямансуландык. Сөйләшә-сөйләшә, көн дә бераз ачылып китте.

Шунысын әйтим әле: мин сәфәргә 3 язучы белән чыктым бит. Әле ниндиләре диген! Вахит Имамов белән Ләбиб Лерон – Тукай премиясе, Рөстәм Галиуллин Җәлил премиясе лауреаты. Дәүләт премиясен теләсә кемгә бирмәсләр ул... Һәрберсе – минем өчен үрнәк шәхес.

Аннан соң, язучылар – бик кызык халык икән ул! Бердән, аларның сөйләшергә темалары бетми. Юктан да тема уйлап табалар. Әле бер, әле икенче булган хәлне искә алып сөйлиләр. Икенчедән, безнең ир-ат язучыларында гына булган сыйфаттыр ул, алар бер-берсенә «төрттерә». Хәзер дошман булып калырлар инде болар, дип уйлап куйган булам, ә алар... Биш секунд та үтми, көлешеп тик утыралар. Алар дус кала белә, кара ачу сакламый.

Шагыйрә Халисә Мөдәррисовада кунакта 

Кайткан вакытта, чәй эчәргә дип, кафега туктарга уйладык. Ләбиб абыйның туктарга исәбе юк иде, ул чаба да чаба. «Машина тизрәк барганга күрә йокламый», – ди Рөстәм абый.

Вахит абыйның бас тавышы белән: «Кафега керәбез!» – дип әйткән сүзе барыбыз өчен закон булды. Төнгә каршы әлләни ашыйсы да килми иде. Мин, Рөстәм абый, Вахит абый бер чәй, бер компот алдык. Ләбиб абый касса янында бер минутка озаграк торды. Нәрсә алган икән, дисәк: ике чәй, ике компот, бер каймак һәм бер сочник! Чәй белән компот бик тиз кереп «утырды» безгә, башны күтәргән саен, әле беребез, әле икенчебезнең майланган күзләре Ләбиб абыйның тәмләп ашавында иде. И рәхәтләнеп көлештек инде!

Менә шундый юмор белән аралаша белүчеләргә сокланам. Азакка китеп әйтим: Вахит абый белән бардым, дигәч, кайберәүләр миңа «ничек чыдый алдың?» дигән караш ташлады. Вахит абый ул, минәйтәм, хатын-кызны хөрмәт итә, ә иң мөһиме – сүгенми дә, сүкми дә, дигән булам, елмаеп. Шулай дигәч, чырык-чырык көлделәр хезмәттәшләрем. Вахит абый яшьләрне тәнкыйтьләргә ярата, диләр.

Аның тәнкыйте миңа да «эләкте». Дөрес, ул бик тә кирәкле тәнкыйть иде: Гази Заһитовның туган авылында бер булганым бар иде инде. Музейга бара торган юл исемнән чыккан бит! Хәтта үземә дә оят булып китте. «Хәтерем начар» дигән аклануны кабул итмәде Вахит абый. «Хәтереңне тренируй, тренируй!» – диде.

Кыскасы, миңа юлда бер дә күңелсез булмады. Башкортстанга язучылар белән барганыма һич кенә дә үкенмәдем.

Борайдагы башлангыч сыйныф укытучысы: «Татар теленең бер генә сәгатькә калуына йөрәгем әрни!»

Башкортстан Республикасында беренче тукталыш – Борай районы мәчетендә булды. Әлеге мәчетнең тарихы бик кызыклы һәм шул ук вакытта фаҗигале, аянычлы да. Безне каршы алган Кадим хәзрәт әйтүенчә, мәчет 1910 елда агачтан төзелгән була, 1914 елда беренче гильдияле сәүдәгәр Шәрәфетдин Хәмит тарафыннан таштан төзелә башлый. Советлар Союзы чорында мәчет бинасында кинотеатр ачканнар. Соңгы елларда, бина җимерелер хәлгә җиткәч, аны эшкуарлар сатып алып, шул урынга сәүдә үзәге төземәкче булганнар. Әмма Борай халкы, дәррәү күтәрелеп чыгып, «биредә бары тик элекке мәчет кенә тергезелергә тиеш!» дип таләп итеп, үз морадына ирешә. Әлеге игелекле эштә Борай районы имам-мөхтәсибе Рифат хәзрәт Зариповның өлеше зур.

Борай районына кергәндә

Мәчеткә кергәндә, хәзрәт белән бер ханым да дога кылып утыра иде. Казаннан татар язучылары килде, дигәч, сабый баладай сөенделәр. Якыннан таныштык. Мәсүфә Әюпова – Борайның 3нче мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы. Шигырьләр яза, татар теле өчен җаната. Татар телен кысрыклауга түзә алмыйча язылган шигырен дә укып күрсәтте безгә. Мәсүфә ападан Борайда нинди милләтләр яшәве, татар теле дәресләре турында сорадым.

Борай мәчете

– Борай районында төрле милләт яши, күпчелеге – татарлар. Татарлар борынгы заманнан ук шушы җирлектә яшәгән, – дип башлады ул сүзен. – Мәсәлән, мин яши торган Берләч авылына Казаннан бер бабай килеп нигез салган, диләр. Мәктәпләргә башкорт телен керткән вакытта да, Борай районындагы Берләч, Кизгән, Кузбай, Мулла авылларына башкорт телен кертә алмадылар, чөнки алар төптән үк татар авылы дип санала. Шушы авылларда гомер буена татар телендә укыттылар. Бөтен фәнне татарча укыдык.

Татар телендә рәхәтләнеп аралашып, балаларны да саф татар әдәби теленә сөйләшергә өйрәтеп чыгара идек. Бер генә бала да килешләрне, кушымчаларны, бәйләгеч, ымлык һ.б. темаларны белмичә калмый иде. Чөнки көн саен бер сәгать татар теле дәресе укытылды. Көн саен! Шулкадәр җайлы иде безгә... Хәзер ул ымлыкларны сөйләргә вакыт та юк. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына үзгәрешләр кертелгәч, башлангыч сыйныфта татар теле һәм татар әдәбияты бер генә сәгать укытыла башлады.

Бүгенге көндә халәтем нинди, дип сорасаң – шул: күңелем әрни. Исем, фигыль, рәвеш турында гына сөйләп, шул турыда сорау биргәнгә, күпчелек бала русча җавап бирә. Утырып еларлык хәлләр. Өйдә дә, мәктәптә дә русча сөйләшәләр.

Бер генә сәгать белән татар телен укыту бик авыр. Китапта бик күп материал бирелгән, аны бер сәгатьтә генә берничек тә биреп бетереп булмый. Дәресләр кайчак бәйрәмнәргә дә туры килә, шул бер сәгать төшеп кала. Русча сөйләшә торган балаларга бу рәвешле татар телен өйрәтеп булмый, туган телгә мәхәббәт уята алмыйбыз, дип, эшләнеп бетмәгән эш кебек кала. Күңелгә кара юшкын булып утыра, – дип ачынып сөйләде 40 ел стажлы мәктәп укытучысы Мәсүфә апа.

Мәсүфә Әюпова белән язучылар аралаша

Бездән соң татар телен өйрәнүчеләр табылырмы, яки ул мәңгелеккә тарихта гына калырмы?

Мәсүфә Әюпова, укытудан тыш, хикәя, җыр, бәет, нәсыйхәт, мөнәҗәтләр яза. Инде 8 китабы дөнья күргән. 4 оныгы бар, дүртесе белән дә бары тик татарча гына сөйләшә. Мәктәптә ата-аналар белән дә мөнәсәбәте яхшы, үз фикерен җиткерергә онытмый.

– Хәзер без Башкортстанның Халык мәгарифе министрлыгы тарафыннан расланган, «Китап» нәшриятында чыккан дәреслекләр белән укытабыз.

Балаларның әнисе татар дип языла икән, без аларны татар төркеменә алабыз. Әти-әнисе рус төркеменә дип язылган икән, ул рус төркеменә керә.

Татар теле дәресләрендә «хәерле иртә» дигәч, балалар елмаеп җибәрә, аларның күңеленә ул бал булып ягыла. «Яратам мин туган телем, өйрәнәм татар телем», – дип җавап бирергә өйрәтәм. Коридордагы җыештыручылар да: «Шулай җавап бирүләрен ишеткәч, и рәхәт була», – диләр. Укучылар русча сөйләгән очракта беркайчан да русча җавап бирмим.

«Борайдан чыгып киткәч, татар теле кирәкми, рус теле кирәк була», – дип уйлый инде ата-аналар. Бөтенесенең фикере шул. Баланың теле ана телендә ачылып, соңрак аның канында калып, аннан җиңел генә яхшы кеше тәрбияләп булганын аңламый шул алар. Татар баласын, рус төркеменә кертим әле дип, каршы торганнары булмады.

Татар теле дәреслекләрендә Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим һ.б. әсәрләреннән өзекләр бар. Башкорт теле дәреслекләрендә, исемдә калган буенча, Мостай Кәримнең шигырьләре дә урын алган.

Бездән соң татар телен өйрәнүчеләр табылырмы, яки ул мәңгелеккә тарихта гына калырмы? Минем кебек телен яраткан укытучылар минем белән бергә борчылалардыр дип уйлыйм, – диде укытучы.

«Җанисәптә «татар» булып язылгач, күзләремнән яшьләр чыкты»

– Мәсүфә апа, җанисәпкә килгәндә, татарларны «башкорт» итеп язганнары турында күп сүзләр булды...

– Җанисәп безнең якта тыныч узды. Мәсәлән, минем өйгә, ноутбугын күтәреп, почта хезмәткәре килеп керде. Балаларым өйдә иде. Сораулар бирде. Улым җанисәпкә карата карашымны белә, шуңа күрә үзен ноутбукта «милләт» дигән графага «татар» дип яздырды. «Әни, кара, бер кеше дә моны үзгәртә алмый», – дип күрсәтте. Күзләремнән яшьләр бәреп чыкты. Безгә килгән егеткә дә: «Зинһар, татарны – «татар», башкортны – «башкорт» дип, дөрес итеп языгыз», – дидем. Милләтпәрвәр булу, татар халкын ярату – башка милләтне җенең сөймәү дигәнне аңлатмый. Үз телеңне ярату – бүтән телне дә хөрмәт итү дигән сүз. Алар да үзләренең тамырларын, үткәнен белсен иде. Башка милләткә бернинди каршылыгым да юк. Фетнәчел сугышлар чыга күрмәсен.

Мәсүфә Әюпованың китабы

– Вахит Имамовның: «Үткән җанисәптә Башкортстанда ким дигәндә 200 мең татарны югалттык», дигән сүзләре белән килешәсезме?

– Мин аның белән килешәм. Бөтенесе дә дөп-дөрес дисәм, үземә каршы килү булыр. Хилафлыклар бар, дисәм, дәлилем юк. Бөтен татарны да «татар» дип язганнарына өметләнәм. Телем бетмәсен, илем бетмәсен иде. Кайда булсам да, үземнең телемнән оялмыйм.

Безне башкортлар белән каршы куймасыннар иде, без алар белән бертуган булып яшәгәнбез һәм яшибез, – диде Мәсүфә апа.

Наҗар Нәҗминең ялгыз кабере һәм аның 35 ел буе күрергә хыялланган беренче мәхәббәте турында

Юлыбыз дәвам итте. Икенче ноктабыз – Балтач районы иде. Балтач районына җиткәнче, язучылар бер сүз белән: «Синең Наҗар Нәҗминең каберен күргәнең юктыр әле», – диделәр дә, бер юлдан борылып, Дүртөйле районы Миңеште авылы янына кереп киттеләр. Борылыштан ерак булмаган калкурак җирдә бер кабер ташы күреп алдым. Каберташка шагыйрьнең рус телендә исеме һәм башкорт телендә шигырь юллары язып куелган иде.

Наҗар Нәҗми кабере

Наҗар абый нишләп монда ята, нигә зираттан аерым бер җирдә җирләнгән соң? Вахит Имамов аны болай аңлатты:

«Мине авылыма кергәндә, Агыйдел елгасы күренеп торган тау башында җирләрсез. Мин шуннан Агыйделгә карап, сезгә сәламнәремне юллап ятармын», – дип, васыять әйтеп калдырган булган. Ләкин җирләнгән урыны Наҗар Нәҗми әйткән урында ук түгел, чөнки мөселман динендә каберне авыш җирдә казу кабул ителмәгән. Каберне тигез җиргә урнаштырганнар: аягүрә бассаң гына Агыйдел күренә.

Ул туган туфрагын, туган авылын яратты. Хәтта Агыйделен дә гомере буе сагынып яшәде һәм, мәңгелек юлга киткәч тә, сагынып яшәргә әзер. Мин аның белән таныш идем. Наҗар абый мине язучы, Салават Юлаев премиясе лауреаты Гали Ибраһимов янына алып барган иде. Мин аны хәзер дә сагынып искә алам», – дип сөйләде ул.

Наҗар абыйның «Сиңа тагын мин бер киләм әле», «Кышкы романс» кебек җырларын белмәгән кеше юктыр. Шагыйрь бу сүзләрне беренче мәхәббәтенә багышлап язган икән. Бер кичәдә халык язучысы Марсель Галиев кызык итеп кенә тарихын да сөйләп үткән иде. Бу хакта ул «Рух» китабында да яза:

«Наҗар ага тезе өстендә сабый кебек утырган тальян күреген сыйпап куйды, үзен уза алырдай җырчы булмаудан канәгать елмаеп, тагын бер кат халәтенә кайтып төште. «Их, егетләр, белмисез!.. – дип, башын чөеп, үз күңеленә үрелеп караган сыман, бер сулышлык ара хисләнеп алды да, әйтмичә түзә алмады, – Казаннан ерак та түгел... Минем яшьлек мәхәббәтем яши бит. 35 ел инде хат язышып торабыз. Күп кенә шигырьләрем аңа багышлап язылган. «Син – гомер агышларым», «Сиңа барам» кебек җырлар тууга да ул «гаепле». Мин аның үзен бер мәртәбә дә күргәнем юк. А-а-а, хатларын укып карасагыз икән... Һәр сүзеннән гөл тама...

«Ниһаять, шуны күрергә барам», – ди... «Бәлки, бармассыз, ялгышмыйсызмы барып?» – дим. «Син нәрсә, мин аны күрергә гомер буе хыялландым», – ди. Китте. Икенче көнне күрәм: канаты сынган, шулхәтле күңелсез. «Син дөрес әйткәнсең икән, бармаска кирәк булган», – диде. Шул хәл гел хәтердә тора. Беренче мәхәббәтеңне күрергә ярамый, ул синең хыялыңда гына яшәргә тиеш. Төшләреңдә дә син аны фәкать яшь итеп кенә күрәсең, – дип сөйләгән иде...»

Мөселманнарны чукындырудан коткарган Батырша музеенда: «1700 елдагы китапларны саклап калуларына исем-акылым китте»

Өченче тукталыш – Башкортстанның Балтач үзәк район китапханәсе иде. Биредә язучы Аида Хәйртдинованың «Кышкы юл озын иде» китабын тәкъдим итүгә багышланган «Үз юлымнан барам» кичәсе оештырылды. Ул «Казан утлары» журналы редакциясе әзерләгән уналтынчы кесә китабы булып басылып чыккан.

Кичәдән соң безне Рәфис хәзрәт Шәйхәйдәров Батырша музеена чакырды. Рәфис хәзрәтнең нәсел шәҗәрәсе XVIII гасыр мәгърифәтчесе, дин әһеле Батыршага барып тоташа икән.

Татар халкының милли-азатлык хәрәкәтендәге иң танылган шәхесләренең берсе, рухи һәм колониаль изүгә каршы көрәш идеологы, ялкынлы сүзе белән зур тәхетне аударырга омтылган Батыршага багышланган (чын исеме – Габдулла Галиев) музей күңелдә бары тик горурлык хисләре генә калдырды.

Вахит Имамов Рәфис хәзрәтнең төс-кыяфәтен Батыршага охшатты

– Туганлык җепләре булуын олылар әйткән иде. Ләкин сөйләп йөрү тыелган иде, безнең нәселне бик күп эзәрлекләгәннәр, алар авылны ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булган. Куркытылган, таркатылган нәсел без. Шәҗәрәне архив материалларына таянып төзедек. Батыршаның хатынын, ике кызы Зөләйха белән Салиханы мәҗбүри чукындырып, монастырьгә җибәргәннәр. Язмышлары билгесез. Улы Таҗетдин Уфа төрмәсендә вафат була, – дип сөйләде Рәфис хәзрәт. Батыршаның биографиясен «Югары Карыш авылы тарихы» китабында да тәфсилләп яза.

Рус хөкүмәтенең мәкерле сәясәте – мөселман халкын көчләп чукындыру, мәчетләрне юкка чыгару, динен ташларга теләмәгән мөэминнәр өстенә ясаклар салу, риза булмаганнарны җәберләү, тукмау, үтерү хәлләренә каршы көрәш алып бара Батырша. Ул 9 биттән торган «Өндәмә» яза, мөселман халкын дәррәү рус дәүләтенә каршы восстаниегә күтәрә. Халыкларга таратылган «Өндәмә»дә сугышның бөтен русларга каршы түгел, ә чиновникларга, хыянәтче старшиналарга, үз халкының мәнфәгатен саткан канэчкеләргә каршы икәне аңлатып языла.

Ислам дине өчен, рухи азатлык өчен, халык бәхете өчен кулларына корал тотып көрәшкән Батырша, гомерен корбан итеп, мөселманнарны тоташ чукындырудан коткарып кала. Мөселман татар халкының фидаи көрәше генә көчләп чукындыру сәясәтен туктатырга мәҗбүр итә. Шушы тарих Батырша музеена сыеп беткән. Моны Батырша китапханәсе – XVIII гасырдан башлап чыккан борынгы китаплар раслый. Ә алар музейда – бер дистәдән артык. Муса Җәлилнең Берлинда язылган шигырьләрен туган ягына алып кайтып та мичкә якканнар, ә 1700 елдагы китапларны ничек, нинди шартларда саклап калганнар? Исең-акылың китәрлек.

Музейдагы Батырша 

– Мондагы барлык экспонатлар безнең гаиләдә сакланды, – дип дәвам итте Рәфис хәзрәт. – Төп экспонатлар – кулъязма китаплар. Батырша кулга алынып, аңа гаеп тагылса да, аның нәселеннән калган имамнар китапханәне тулыландырган. Шуңа күрә ташбасма китаплар да күп. Аларны өй түбәсендә яшереп саклаганнар. Ул безнең шәхси милек булып тора. Китапханәнең күп өлеше таралып бетә, Коръән, «Кисекбаш», «Ахырзаман», «Пәйгамбәрләр тарихы» һ.б. китаплар халык тарафыннан алынып бетә», – диде ул.

Киштәдә шәригать китаплары тезелгән иде. Араларында Батырша кулланган китаплар булырга мөмкин. Гарәп имлясында язылган китапны укуы бик авыр, ул борынгы госманлы телендә язылган. Китапларның битен ут белән яктыртып карагач, кәгазьдә билге күренә. Шуның нигезендә, аның кайда һәм күпме күләмдә чыкканын беләләр.

– Музей төзелешенә бер тиен дә бюджет акчасы кермәде бөтен эшләр үзебезнең исәпкә эшләнде. Хәзерге вакытта музей мәдәният бүлегендә санала. Россия дәрәҗәсендә Батырша дигән шәхесне таныйлар. Ул 8нче сыйныф программасында «Россия тарихы» китабына да кергән, мәгълүмат дөрес тәкъдим ителгән, – дип таныштырды хәзрәт.

Госман Садәнең шәхси архивы Аскын районы музеенда табылды: «Кулъязмалары гына юк»

Дүртенче тукталыш – Аскын районы. Монда татарлар, руслар, башкортлар яшәгән катнаш авыллар күп икән. Районда элек 140 авыл булса, хәзер 74 авыл гына калган.

Аскын район үзәге

Туган якны өйрәнү музеен эзләп килдек. Күченеп ятышлары икән, бер искерәк кенә бинаның өске катында урын биргәннәр. Бөтен экспонатларын төяп, шунда күченгәннәр. Экспонатларны яхшылап карыйсы килде, тик бүлмәдә ут юк иде. Ярылып киткән түшәмендә – кайчандыр түбәдән агып чыккан су эзе. Бина эчендә әлләни җылы димәс идем, гафу итегез, усрак җылысы... Шул шартларда экспонатларны саклаган музей хезмәткәрләренә кичекмәстән һәйкәл куярга кирәк! Экспонатлар гына кызганыч...

Карый торгач, биредә шагыйрь һәм журналист Госман Садәнең шәхси архивы да килеп чыкты. Менә сиңа ачыш!

Шагыйрь Госман Садәнең костюмы

«Госман аганың костюмын да күрмәгән булгансыздыр әле», – дип, аның костюмын алып чыктылар. Костюмны шагыйрьнең бертуган сеңлесе Мәхүзә апа, Госман абый вафат булганнан соң, музейга тапшырган. Музейда аның документлары, китаплары, фотолары саклана. Кулъязмалары гына юк.

Язучыларыбыз музейда Госман Садәгә багышланган аерым бер почмак оештырырга тәкъдим итте.

Госман абыйның авылдашы Рәис абый Нартдинов килеп керде. Музейга еш килеп йөри, күрәсең. Аның әйтүенә караганда, Әмир авылында шагыйрьнең аерым музее юк, дүрт сыйныф мәктәбен япканнар, мәдәният йортында ремонт бара икән…

– Авылыбыз 300 кешегә дә тулмый. Яшьләр китә, өйләр бушап кала, олы кешеләр мәрхүм була. Күп кеше читтә эшли. Аның каравы, Госман Садәне төрле чараларда искә алып торалар, – диде ул.

Аскын тарих-туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Әнзирә Ганиева музейның тарихы 1961 елдан ук башлануын әйтте:

– Музеебыз 2005 елда мәдәният сараенда ачылган иде. Этнография, табигать, гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышын чагылдырган стендларыбыз бар иде. 2019 елда, ремонт башлану сәбәпле, безне аннан чыгардылар. Фондларыбыз мәктәп подвалында торды. Бер ел элек шушы бинага күчендек, ремонт кирәк, акча юк, диләр. Ремонт булыр, дип өметләнәбез, материалларыбыз күп бит. Мәдәният сараена кире кайту юк – проект буенча аннан музейны чыгарганнар, – ди Әнзирә апа.

Тормыш – көрәш, дигән кебек, Әнзирә апа, инде бер ел пенсиядә булуына карамастан, музейны карап, саклап тора. Аңа бу эшендә уңышлар теләп калдык.

Шулвакыт Госман Садәнең бертуган сеңлесе Мәхүзә апа безне өендә көтеп тора иде. Мәхүзә апаның шагыйребез турындагы истәлекләре аерым мәкалә булып чыгар, Алла боерса.

Байгилде авылы лицее укытучылары: «Татар телендә сөйләшү кимеп бара»

Бишенче тукталышка без, Гази Заһитов эзләре буйлап, Мишкә районы Яңагош авылына бардык. Уръяды авыл советы рәисе Раик Заһитов белән Гази Заһитов музее методисты Айрат Заһитов безгә экскурсия үткәрде.

Озакламый, Уфага юл тоттык. Анда безне башкорт язучысы, «Шоңкар» журналы баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтов белән очрашу көтә иде. Дөресрәге, мин Уфада беренче тапкыр булгач, ул: «Зилә өчен махсус экскурсия», – дип, безгә Уфаны күрсәтте.

Китаплары әллә ничә телгә тәрҗемә ителгән, меңәрләгән тираж белән чыккан Айгиз абый белән бер кичәдә Уфаның үзәк урамнарыннан Мәҗит Гафури театрын да, Шәехзадә Бабич һәм Салават Юлаев һәйкәлләрен дә, ат өстендәге татар генералы Миңлегали Шәйморатов һәйкәлен дә күрергә насыйп булды.

Җиденче тукталыш – Нуриман районы Байгилде авылы лицее иде. Безне лицей директоры Салават Исмәгыйлев каршы алды. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, Исмәгыйлевлар – Башкортстанда танылган укытучылар династиясе, аларның гомуми педагогик стажы 700 елдан артып китә икән.

Галимә Дания Заһидуллина архив документларыннан шуы ачыклый: нәселнең ерак бабасы Акбирде (1710 еллар тирәсе) Башкортстанның Нуриман районына кергән Нимесләр авылына хәзерге Татарстаннан күченеп нигез салган 11 гаилә арасында булган. Аның улы Әхмәт, Әхмәтнең улы Сөендек, анысының улы Юмадил – барысы да шушы җирдә төпләнеп, тормыш алып барган.

Салават абый Башкорт дәүләт университетының тарих факультетында белем ала, үз мәктәбенә әйләнеп кайта, 1985 елның августыннан мәктәп директоры булып эшли. Башкортстанда беренчеләрдән булып, 1993 елны Байгилде мәктәбе базасында авыл лицеен оештыра. Шулай итеп, Салават абыйның әтисе Ришат Салих улы Исмәгыйлевның балалары һәм оныклары арасында – 9 фән докторы, 12 фән кандидаты!

Рөстәм Галиуллин белән Салават Исмәгыйлев

Салават абыйның лицейдагы туган якны өйрәнү музеен күпләргә үрнәк итеп китерергә була. Экскурсия вакытында тарихның һәр чорына диярлек кагылган сәхифәләр табасың. Снаряд, хәзер безгә ят тоелган көнкүрештә кулланылган әйберләр, медальләр һ.б. Ә бит күп кенә материалларны Салават абый үзе тапкан, ачыклаган, урнаштырган... Никадәр көч һәм хезмәт кергән бу музейга язучыларыбыз бик сокланды. «Мондый мәктәп директорлары бармак белән генә санарлык», – диде алар.

Салават Исмәгыйлев белән очрашу

– 30лап гаилә 1860 елларда Актаныш районы Җизбоек авылыннан күченгән. Ул авыл хәзер юк инде. 1763 елда әти ягыннан дәү әтисенең дәү әтисе мондагы башкортлардан җир сатып алып урнашканнар. Кайсы авылдан күченгәннәрен ачыклый алмадым. Бу зонага Актанышның унлап авылыннан күчкәннәр, – диде лицей директоры.

Салават Ришатович белән мондагы тел вазгыяте турында да сөйләштек:

– Гаиләдә күбесе рус телендә сөйләшә, шуңа күрә татар телен сакларга тырышабыз. Татар телен укытабыз, әмма рус телен сайлаган татар балалары бар, чөнки рус телен өйрәнеп, Бердәм дәүләт имтиханын яхшы бирергә телиләр. Ата-аналар белән сөйләшеп торабыз, – дип аңлатты.

Ришат Исмәгыйлев исемендәге Байгилде авылы лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Хәйретдинова әйтүенчә, татар телендә сөйләшү кимеп бара.

– Хәзер дәресләрдә татарча әйткәнне тәрҗемә итмәсәң, балалар аңламый. Элекке укучылар белән чагыштырганда, аерма бик зур. Элек укучылар белән бәхәсләшә, фикер алыша идек. Алар кыенсынып тормый иде. Хәзерге укучыларның нәрсәдер әйтәсе килсә дә, әйтә алмыйча торалар.

Лицейда өч туган тел укытыла: татар, башкорт һәм рус телләре. Ата-аналар туган телне сайлап, гариза яза. Безнең авылда татарлар күп, шуңа күрә күбесе татар телен укый. Татар теле 1-11 сыйныфларда укытыла. 1-4 сыйныфларда бер атнага бер татар теле һәм бер әдәбият дәресе укытыла. 5-8 сыйныфларда атнасына ике татар теле, бер әдәбият дәресе иде. Яңа стандартлар буенча, бер татар теле һәм бер әдәбият дәресе генә кала.

Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре җитәрлек. Татар теле дәреслеген Уфада «Китап» нәшрияты чыгара, әдәбият дәреслекләре Татарстаннан кайта. Барысы да җитешле.

Дәрестә телне яхшы һәм начар белүчеләр белән аерым шөгыльләнмибез, чөнки дәресләр сәгате болай да кыска, өлгереп булмый. Шулай да, татар телендә сөйләшкән әби-бабайлар булганда, балалар телне бөтенләй белми, дип әйтә алмыйбыз. Башкорт теленнән аерым укытучыбыз бар, анда да йөрүче бар, чөнки лицейга башка авыллардан да укучылар килә. Байгилде авыл биләмәсенә 11 авыл керә, безгә Иглин районының 2 авылыннан киләләр. Быел уку елында лицейда барлыгы 265 бала укый дип исәпләнә», – диде укытучы.

Шулай итеп, сәфәребезнең финишы – Нуриман районы Кызыл яр авылы үзәк китапханәсенә юл тоттык. Кызыл яр авылына Актаныш районы Җияш авылыннан күченгәннәр. Моны безгә шагыйрә, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Халисә Мөдәррисова 8 метр озынлыкта ясалган шәҗәрәсе белән тагын бер кат дәлилләде. «Утызга якын процент башкортның монда булуы мөмкин түгел!» – дип кырт кисте Вахит Имамов.

Очрашудан соң, Халисә апа безне үзенең өенә кунакка дәште. «Төнге урам», «Балан», «Сагындым сөйгәнемне» һ.б. танылган җырлар авторы белән аерым әңгәмә эшләргә кирәк булыр, дип язмамны тәмамлыйм.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 декабрь 2022
    Исемсез
    Бу язманы кереп китеп укыдым, шул хәтле җиңел, аңлаешлы, кызыклы мәкалә.Татарларыбыз турында мәгьлүмәт биреп торуыгызга рәхмәт. Тагын да яңа язмалар көтеп калабыз без, сезнең укучыларыгыз.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100