Равил Шәрәфиевкә Салаваттан теләк: «Ярдәмнән калдырмам. Мине бурычка батырганчы озак яшә»
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсеннән хәбәрчебез репортажы
Камал театры үзенең легендар актеры Равил Шәрәфиевның юбилеен аның нәкъ туган көнендә – 5 апрель көнендә үткәрде. Равил Шәрәфиев татарның театраль тамашачысын да, эстрада тамашачысын да бер залга җыя алган уникаль артист - билетлар сатуга чыгуга ук сатылып беткән иде. Ә Равил абый юбилеен күрергә теләүчеләр бихисап, аларның теләген өлешчә генә булса да үтәү өчен кичәне «Татар-информ» аша онлайн күрсәтергә булдык.
«Әгәр татарның үз календаре булса, ул 5 апрельне кызыл хәрефләр белән басар иде...» Әлегә Равил Шәрәфиевнең меңәрләгән фанатлары күңелендә генә кызыл хәрефләр белән билгеләнгән көндәге юбилей кичәсе Минкусның «Дон Кихот» балеты музыкасы белән башланды. Дон Кихот – Равил Шәрәфиев татар театры сәхнәсендә уйный алмый калган образ.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Равил Шәрәфиев алдагы кичәләрендә театрга атка, велосипедка утырып, агач атка атланып чыккан булган. Алып баручылар аның бу юлы сәхнәгә ничек чыгасыннан интрига ясадылар. Ә Равил абый бу кичәсендә сәхнәгә утырып та, атланып та түгел, атлап чыкты. «Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар, мөхтәрәм кунаклар, хөрмәтле иң танылган шәхесебез Минтимер Шәрипович», дип исәнләште ул. «Нәрсәгә атланып чыгар икән дип сөйләштеләр. Үз аягың белән чыгуга җитми икән! Ходай атлап чыгарыр аягыңнан һәм вакытында чыгып китә белгән акылыңнан аермасын!» – дип гади дә, фәлсәфи дә сүзләр белән башлады юбиляр кичәне.
Равил Шәрәфиев юбилей сүзен яратмый икән, үз кичәләрен хисап кичәсе дип атый ди. Аның 85, 80, 75, 70 яшьлек хисап кичәләренә сценарийны театр артисты, Равил Шәрәфиевның дусты, рольдәше (алар «Кара чикмән»дә Козгын ролен чиратлашып уйнадылар, хәзер театр репертуарындагы «Әтәч менгән читәнгә» спектаклендә дә Карт образын чиратлашып башкаралар. авт) Илтөзәр Мөхәммәтгалиев язган. Режиссеры – Радик Бариев.
Хисап кичәсе котлаулар кабул итүгә корылмаган. Татарстан Республикасы Рәисенең тәбрикләү сүзе алып баручылар аша һәм... Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талиповның пародиясе аша яңгырады.
Ә сәхнәгә Щепкинчыларның төп котлаучысы – Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыкты. Ярата ул аларны – үзенең яшьтәшләре, кордашлары, замандашлары булган Щепкинчы артистларны – Камал театрының легендасы булган Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакировларны. Әле күптән түгел генә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновны сәхнәдән котлаган иде. Равил Шәрәфиевны дә чын күңелдән ихлас котлады. Әлеге дусларча ихлас чыгыш күпмедер дәрәҗәдә Минтимер Шәймиевның хисабы да булды кебек – рамазан ае булгач, ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең зурлап билгеләп үтелүен дә искәртте, Изге Болгар җирләренең дөньяга танылуын да горурланып әйтеп узды. Болгар җирендә кешеләр балалары белән килеп ял итә алырлык бәядәге кунакханә булдыру зарурлыгы темасына да кагылып узды.
Минтимер Шәрипович сәхнә әһеленең кыйммәтен аңлаган кыйммәтле сүзләр әйтте: «Сез халыкка тәрбия бирә торган кешеләр. Халык сезне күбрәк тыңлый. Минем сезгә халык исеменнән баш иеп рәхмәт әйтәсем килә», - диде Минтимер Шәймиев сәхнәдән Равил Шәрәфиевка мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Равил Шәрәфиевның «Дуслык» ордены белән бүләкләнүен игълан итте. Алып баручылар орденның иртәгә килеп җитәчәген хәбәр иттеләр.
«Равилгә орденын да, башкасын да бирергә кирәк, аны яшәтергә кирәк! Ул яшәсә, безне дә яшәтәчәк. Яшә син, безнең яраткан артистыбыз!» - диде Минтимер Шәймиев.
«Минтимер Шәрипович бик авыр мәлләрдә Татарстанның Президенты булды. Хәсрәтләр, авырлыклар кичерде. Мин хәтта бервакыт Дәүләт Советына телеграмма да җибәрдем: «Депутатлар, Президентыбызны яклагыз», дип яздым. Дөрес булды – халык яклады. Безнең Татарстан Минтимер Шәймиев исеме белән дөньяга танылды. Без аңа озын гомерләр телибез. Ул бик күп эшләр эшләде һәм тагын да дәвам итсен!», - диде Равил Шәрәфиев.
Сәхнәдә затлы кәнәфи торса да, кичә юбилярның сәхнә түрендә кәнәфигә утырып торуына көйләнмәгән иде. Равил Шәрәфиев Илгиз Зәйниевның «Бабайлар чуагы» спектакленнән өзектә дә катнашты, хәтта кайчандыр театр репертуарында булган Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар» спектакленнән өзек тә уйнады. Үзенең авантюраларын сөйләп тамашачыны да көлдерде.
«Чаткылар» өзеге актерның мизгел эчендә рольгә керә алу осталыгын тамаша кылырга мөмкинлек бирде: юбиляр кәнәфиендә утырган артист торып та басты, алып баручы Рамил Вәҗиевның микрофонын алып «Староста» дип кычкырып җибәрмәсенме?
Кичәнең музыкаль өлешен Равил аганың якташы Илназ Минвәлиев, Равил аганың гаилә дусты Венера Ганиева һәм аның укучысы Марсель Вагыйзов, Руслан Баһадур, «Казан» бию ансамбле һәм театр яшьләренең чыгышлары бизәде. Руслан Баһадурның чыгышы әлеге җырның клибында Равил Шәрәфиев һәм аның оныгы Шадэның төшүе белән кадерле. Хәзер Равил абыйның оныгы Шадэ җитеп килгән кыз бала, залда әтисе белән ул да бар иде.
Зөлфәт Хәкимнең «Чапты атым Казанга» спектакленнән видеоөзек тамашачыга матур бүләк булды. Нәкъ менә Наил Әюпов катнашкан бу өзек Равил Шәрәфиев соравы буенча программага кертелгән.
Ә котлаучыларга килгәндә, сәхнәгә чыгып Равил Шәрәфиевка котлау сүзләре әйтү хокукы бик азларга бирелгән иде. Андый бәхет Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Академия опера һәм балет театрына («Дон Кихот» балетыннан па-де-де форматында), Качалов театрына (театрның сәнгать җитәкчесе Александр Славутскийның улы Илья Славутскийның сүз белән һәм җыр белән котлау форматында), «Татармультфильм»га (»Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмыннан өзек һәм студияның баш режиссеры Сергей Киатров белән берләшмәнең башкарма директоры Алсу Низамиева чыгышы форматында), Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрына (театрның баш режиссеры Айрат Абушахмановның котлавы һәм артистларның видеокотлавы форматында) елмайды. Салават Фәтхетдинов видео аша котлады. Аның чыгышын биредә дә тәкъдим итәм.
Салават Фәтхетдинов: «Хөрмәтле өлкән дустым Равил абый! Сезне зур юбилеегыз белән котлыйм! Сез театрыбызның кояшы! Сезнең кебек артистлар булганы өчен Камал театры Камал театры булып кала! Без сезне гаиләбез белән хөрмәт итәбез. Сез киң күңелле кеше. Сезнең белән аралашуы рәхәт. Сезнең белән сөйләшеп, көлешеп утыру – үзе бер гомер.
Равил абый, мин сезгз үзегез кебек озы-ы-ын гомер телим. Әлбәттә инде, үз чиратымда мин сезне ярдәмемнән калдырмаска тырышырмын. Ничек дип әйтим икән: яшәгез әле озын-озак гомерләр – мине бурычка батырганчы!»
Салават Фәтхетдинов бүләген – юбиляр яшенчә суммадагы акчаны – 85 мең сумны – театр директоры Илфир Якупов тапшырды.
Ниһаять, театр труппасы котлавы.
Фәрит Бикчәнтәев: «Хөрмәтле Равил абый, бүген бөтен матур сүзләрне сезгә әйтеп бетерделәр. Хәзер инде бөтен труппа исеменнән зур рәхмәтебезне әйтәсебез килә. Иҗатыгыз өчен! Шаян булуыгыз өчен! Кире булганыгыз өчен! Үзешчән булганыгыз өчен! Талантлы булганыгыз өчен! Спектакльләрегез өчен! Һәм бүгенге кичә өчен! Бик зур рәхмәт сезгә! Исән-сау булыгыз! Озак яшәгез!»
Равил Шәрәфиев: «Кадерле тамашачылар! Хөрмәтле кунаклар! Рәхмәт шушылай җыелып килгәнегез өчен! Түзеп торганыгыз өчен! Шактый озакка китте бугай бүген. Шушы игъланнарда 85 дигән санны күргәч бик каты котым алынып киткән иде: «Нүжәли мин шушы яшькә җиттем?! Минем турында микәнни бу?!» диеп. Гомердә уйлаган юк иде. Минем күп сөйләп торасым килми. Тормышымны артистлыкка багышладым. Мин монда килгән тамашачы аша барлык Казан, татар тамашачысына рәхмәт әйтәм. Тамашачы булмаса, театр яши алмый. Яшәсен театр! Яшәсен тамашачы! Мин минем белән эшләгән режиссерлар рәхмәтле. Фәрит Рәфкатович соңгысы. Ул Рәфкать Бикчәнтәев белән Наилә Гәрәеваның – ике талантлы кешенең улы. Үзе дә талантка манчылган. Мин аны актер буларак та ярата идем. Ул музыканы аңлый торган нечкә хисле кеше. Мин аның белән эшләгән спектакльләремдә ләззәт алдым. Минем бөтен юбилейларымны үткәргән Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән Радик Бариевка рәхмәт әйтәсем килә. Безнең труппага рәхмәт әйтәсем килә. Алар шушы кичәгә дә тырышып әзерләнделәр. Мин алар алдында баш иям. Алар барысы да талантлылар. Мин аларга яхшы пьесалар һәм шәп рольләр телим. Яшәсен театр! Яшәсен театрның артистлары һәм режиссерлары! Театр яшәгәндә татар яши. Яшәсен татар!»