Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Равил Шәрәфиев: «Хәзер кешеләр куркак. Куркак кешедә нинди акыл?» - 1 өлеш

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, мөгаен, иң популяр татар артистыдыр. Без аның белән театр, эстрада, популярлык, туксанынчы еллар, сәясәткә мөнәсәбәт турында сөйләштек.

news_top_970_100
Равил Шәрәфиев: «Хәзер кешеләр куркак. Куркак кешедә нинди акыл?»  - 1 өлеш
Рамил Гали

«Сытылып беткән лимон кебек кайтып егыла идем»

Равил абый, көннәрегезне ничек уздырасыз?

Уздырам инде шунда. Бер-ике сәгать йөреп кайтам. Башка бернәрсә дә эшләмим.

Китап, телевизор, музыка?

«Культура» каналыннан симфоник музыка тыңларга яратам. Безнең килде-китте җырларны тыңлаганга караганда, алар яхшырак. «Болгар» радиосы премиясе дигән булалар бит инде, тик анда юньле җыр җырламыйлар. Татар музыкасын «Тәртип» радиосыннан тыңлыйм. Халык җырларын тыңларга яратам. Хәзерге җырларда шигырь дә, хис тә юк, тәкърарлау гына бар. Чүп-чар җырлаганчы, инструменталь музыка бирсәләр дә әйбәт булыр иде.

Безнең композиторларның да хәзинәсе зур да бит, аларны яңгыратмыйлар гына. Халыкны андый музыка тыңларга өйрәтмиләр. Безнең балачакта радиосы да юк иде. Радио керткәч, татар гына түгел, урыс җырларын да тыңлый идем. Лемешевны ярата идем, Лидия Русланованы, Мәрьям Рахманкулованы, Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһаповларны, Фәридә Кудашеваны тыңлый идек. Соңрак Фәридә Кудашеваның үзе белән таныштык. Берзаман аның кайсыдыр юбилеенда Уфада безнең театрның гастрольләре туры килде дә, сәхнәгә чыгып, тезләнеп чәчәкләр бирдем. Бик гаҗәпләнде, тезләнгәннәргә күнекмәгәндер. Ә мин тезләнәм — җырларын тыңлап үстек бит. Тезләнәм — хөрмәтем зур.

Тагын кем алдындадыр тезләнгәнегез бармы?

Җырчы хатын-кызлар алдында. Юбилеенда Зилә Сөнгатуллина алдында да тезләнгәнем бар. Венера Ганиева алдында тезләндемме икән?.. Бик якын аралашкач, бәлки, тезләнмәгәнмендер. Мин аны камиллек ягыннан бөтен җырчылардан өстен куям: артык черелдәми дә, тавышы белән идарә итә белә. Югыйсә күп кенә хатын-кыз җырчылар матур гына башлыйлар да, ахырдан айгырланып кычкырып куялар — тавыш күрсәтәләр, имеш. Татар ул авызын да ачып җырламаган. Хәзер ачалар инде, авызны ачмыйча вокалны күрсәтеп булмый. Тавышы матур булса, авызын зур ачканга да түзәсең.

Татар эстарадасында Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловалар чорын ничек бәялисез?

Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалованың килүе татар сәнгатендә бер ренессанс булды: татар җыры бөтенләй башка дәрәҗәгә күтәрелеп китте. Без Мәскәүдә укыганда алар бер концертка килгән иде. Залда күзәтеп утырдым: концертка килгән Мәскәү мишәрләре, урыс әйтмешли, балдеют, татар музыкасы шушы дәрәҗәгә җитте дип мөкиббән киттеләр.

Ә туксанынчы елларда Фирзәр Мортазин, Салават Фәтхетдиновлар яңа татар эстрадасы тудырдымы?

Анысы башка аның. Хатын белән кичә генә Фирзәрне тыңладык әле. Аның җырлау рәвеше бик кызык, пародистлар да оста күрсәтә. Ләкин бит аның үзе язган җырлары әйбәт. Ә Салават белән мин, гомумән, дус. Аны бик яратам. Ул «солнечный». Салаватның кояшы бар, рәхәтлек бирә. Кеткелдәп көлеп җибәргәненә кадәр яратам, чын күңелдән көлә. Хәтта аның көлүен пародистлар күрсәткәндә дә рәхәт. Ихлас кеше.

Кеше буларак кадерле икәнен күрәм. Сезнеңчә, аның татар эстрадасына алып килгән яңалыгы нидә?

Ул миңа ике яктан да кадерле. Аны яратып бетермәгән кешеләр дә бар. Алар азрак, миңа калса. Салаватның 30 елдан артык тамашачыны тотып торуы юкка түгел. Ул халыкка уңай энергия бирә. Халык бит ул артистның күзенә карап кемлеген белә. Салават шикелле эчкерсез кешене табарга кирәк әле! Өстәвенә, юмарт та. Җырчылар арасында Салават шикелле эчкерсез һәм юмарт кешене күргәнем юк. Бар аннан яхшырак җырчылар, көчлерәк тавышлар, ләкин миңа Салават якын.

Бервакыт бер дус артист белән, исемен әйтмим инде, Салаватның бакчасында кунакта утырабыз. Салават, әйткәнемчә, юмарт, кунакчыл инде ул. Аның янына эләксәң, рәхәтләнеп ашап-эчеп чыгасың. Шуннан теге дустыбыз әйтә: «Салават, Равил сине гел сүгеп йөри бит ул», — ди. Мин югалып калдым, бер сүз әйтә алмадым. Салават әһәмият бирмәде. Шуннан әй үкендем! Яңагына утыртырга иде дә: «Әйт, нинди сүз белән сүктем?» — дияргә иде. Менә шундый ул минем элеккеге дустым — кешенең дуслыгын күреп чөй кага торган кеше.

Теманы дәвам итим әле — ул артистларның үзара мөнәсәбәтләренә дә кагыла. Шул ук кеше белән бервакыт Буага бардык. Буа театры җитәкчесе Раил Садриев фестивальләр үткәрә бит. Мәҗлестә бу артистыбыз сүзен: «Равил сине мактамаска кушкан иде инде», — дип башлады. Шунда мин шартладым! «Син кабахәт. Теге вакыт Салаватта утырганда дәшмәдем. Бу юлы инде дәшми кала алмыйм», — дидем. Сүктем. Кайтканда: «Бөтен кәкәеңне кешеләргә сөйләп йөрим», — дидем. Подленькийрак ул. Кешеләр дус булмасын дип тырыша. Әлбәттә, көнчелек тә бар…

Анысы да бардыр. Сез бит популяр…

Мин популяр — нишләтәсең инде аны! Кая барсаң да минем белән карточкага төшәләр дә, башкаларның ачуы килә. Мин аннан үзем дә туям. Ул бик күп энергияне ала. Аның бит һәрберсенә елмаерга да кирәк. «Фотога төшә-төшә картаеп беттем инде», — дип тә әйткәлим. Нишлисең, чын күңелдән сорагач, төшәргә туры килә. Тамашачы бит ул, дорфа кыланып булмый. Бер тапкыр гына булды: спектакльдән бик арып чыктым да автобус көтә идем, кешеләр килә дә фотога төшә. Бер кызга: «Юк, сеңлем, булды», — дигән идем, йөгереп китеп барды. Катырак әйтелде, рәнҗеттем бугай, дип тә уйладым, ә, бәлки, аңлагандыр. Арган идем, әз генә хәлгә керергә кирәк бит.

Элек без Алмаз Хәмзин җитәкчелегендә Сабантуйларга йөри идек. Күпмедер акча эшлибез бит инде. Әмма аның акчасы инде… Сытылып беткән лимон кебек хәл бетеп кайтып егыла идем. «Алмаз, күпмедер акча өчен анда барып гомеремне кыскартып йөри алмыйм», — дидем. Хәзер Алмаз да туктады бугай инде. Әле бит андагы кешеләр тавык ашаган куллары белән кочып, төрткәләп, костюмыңны да пычратып китә. Ирләре бер хәл, андый җирдә хатын-кызлары бигрәк тә актив — йөгерсәң дә тоталар.

Халык мәхәббәтенең начар ягы күбрәк тә булып чыгамыни?

Юк-юк, халыкның яхшы энергиясе күбрәк. Артыгын дәшмичә елмаеп исәнләшеп кенә киткән кешеләр миңа энергия бирә. Әдәп белгәннәре күбрәк.

«Минем миссиям шундый» дидем…

Равил абый, үзегезнең популярлыкны һәм халыкның яратуын кайчан аңладыгыз? Аның якынча датасы бармы?

Мостай Кәримнең «Җырланмаган җыр» дигән әсәре бар. 1962 елмы икән… мин анда мәхәббәт героен уйнадым. Рәссам. Әйбәт кеше инде, мин тагын да әйбәтләргә тырышып уйнадым. Бик әйбәт чыккандыр дип уйламыйм, чөнки майга май өстәсәң әйбәт булмый. Остазларыбыз «Яхшы кешене уйнаганда начар ягын эзлә, начар кешене уйнаганда яхшы ягын эзлә», — дип өйрәтә иде. Шуннан соң миңа: «Сез тормышта да шундыймы?» — дип хатлар килә башлады. Ул вакытта язучылар театрга йөри иде. Нәкый абый Исәнбәт: «Бу бит безнең заман Ромеосы», — диде. Ибраһим Гази: «Бу егет миңа ошый бит әле», — дип әйтеп куйды. И рәхәт булып китте инде. Әле ул вакытта популяр түгел идем. Мин Кәрим Тинчуринның «Американ»ында уйнагач популярлаштым, «Американ» дип йөртә башладылар. Аннары Хуҗа Насретдин да булдым, Әҗәл дә… «Банкрот» дип тә йөрттеләр мине. Шуннан китте инде популярлык.

Равил абый, үзегезгә карата җитәкчеләрнең уңай мөнәсәбәтен сизесезме? Бу нәрсәдә чагыла?

ТАССРның Министрлар Советы рәисе булганда Гомәр Исмәгыйлевич Усманов машинасын туктатып төшеп исәнләшә, җылы мөнәсәбәте бар иде. Аның вафаты алдыннан бер мәҗлестә очраштык та: «Син миңа үпкәләп йөрмисеңме?» — ди. «Гомәр Исмәгыйлевич, минем сезгә ихтирамнан башка хисем юк», — дим. Бервакыт ул Мәскәүдән гастрольләрдән кайткач ничек үткәнен чакырып сораштырды. Мин шунда аңа: «Артистларның фатирларын шәһәр үзәгендәрәк итеп булмасмы икән?» — дип үтенеч белән мөрәҗәгать иттем. Чөнки ул вакытта авылларга гастрольләр бик күп иде, төнлә артистларны шәһәр буйлап тарата-тарата өйгә бик соң кайтып керә идек.

Гомәр Исмәгыйлевич: «Проблема түгел бу. Язып бирегез», — ди. Әмма ул вакыт фатирларны беркемгә дә эшләмәделәр, бер Наилә Ибраһимова үзенең үткенлеге белән Татарстан урамында фатир алып калды. Башкалар өчен кыл да кыймылдатмадылар, чөнки Марсель Сәлимҗанов белән Туфан Миңнуллин җитәкчеләрдән куркалар иде, ә мин курыкмадым, бөтенесе белән нормаль сөйләшәм. Безнең татарда шундый әйбер бар — рәхәт яшәмәсеннәр әле, интегеп йөрсеннәр, янәсе. Марсельнең оештыру сәләте юк иде аның. Бервакыт әйтәм моңа: «Театрлар чит илләргә чыга, без ник чыкмыйбыз?» — дим. «Чыгармыйлар», — ди. «Чыга белергә кирәк. Тик ятсаң, кем чыгарсын!» — дим. Шуннан кыймылдый башлады. Ганс Сәйфуллинның ниндидер танышлыгы булган да: «Әлдермештән Әлмәндәр» белән Германиягә алып барам», — ди. Спектакльне видеога төшереп җибәрергә генә кирәк иде, кыймылдамадылар. Барырга була иде бит, без чит ил күргән кеше түгел идек.

Чаллыда Рәшит Сәетович дигән башлык бар иде (Рәшит Хәмәдиев — авт.), ул унике кешегә «Ока» бирәм, дигән. Исемлектә мин дә булганмындыр инде, чөнки миңа мөнәсәбәте яхшы иде. Әмма артистларга бирмәделәр, Туфан белән Марсель генә алды, бөтенесенә бирсәң нәрсә була ул аннары, янәсе. Бу — кешенең тар күңеллелеге. Безгә ярап тора иде бит ул.

Вәгъдә ителгән әйбер артыннан сез үзегез кат-кат сорап йөреп бетермисез, әйеме?

Юк. Бервакыт Гомәр Исмәгыйлевичтан фатирны алыштырырга сорап бардым, төнлә еракка кайту рәхәт түгел бит. Кремльдә көтеп торам шулай. Килде бу, мине күргәч: «Мансур Хәсәновичка килдегезме?» — ди. Юк, мин әйтәм, сезгә керәм, дим, сездән түбән кешегә керсәм, барыбер сезгә менеп җитмичә хәл итмиләр аны, дим. Фатирны үзәккәрәк күчерәсе иде дип сорагач, Вишневский урамына күчерде. Әмма шул фатирны миңа бирмиләр генә бит, әлеге фатирны бер сугыш ветераны үзенә сорый икән, котыртканнар тегене. Аптырагач, Усмановның идарәчесенең кем икәнен белдем дә, аның исеменнән Вахитов районы администрациясенә шалтыраттым. «Тиз генә хәл итегез, хәл итмәсәгез, «будут приняты оргмеры», дидем. Сәгать 10да сөйләштем, 12дә местком рәисе Флера Хәмитова: «Шәрәфи, нишләп торасың, бар, тизрәк ордерыңны ал», — ди. Минем шундый авантюра сәләтләрем дә бар. Тагын бер авантюраны сөйлимме?

Кызык! Сөйләгез әле.

Театр белән Үзбәкстаннан гастрольләрдән кайтып киләбез. Коллектив поезд белән кайта, без — Рузия Мотыйгуллина һәм бер сәхнә эшчесе белән самолетка билет алдык. Самолет иртәнге 7дә очарга тиеш. Әмма техник сәбәпләр аркасында самолет очмый дип белдерү ясадылар. Ә икенче самолет кичке 7дә генә була, ди. Мәдәният министры Илтөзәр Алиев вакыты иде, ул гастрольләр ачылышына да килде. Ачылышка Үзбәкстан Үзәк Комитетының беренче секретаре Шәрәф Рәшитов та килгән иде. Аэропорттан 09 номерын җыйдым да, Үзбәкстан обком секретареның номерын сорадым. Рәшитовның приемныен бирделәр. Җыйдым. «Приемная Рашитова слушает», — диләр. «Здравствуйте, это министр культуры Татарстана Алиев», — дим. «Шәрәф Рәшитов белән сөйләшкәндә кайбер артистларның самолетта кайтуы килешенгән иде, тоткарлыклар булмас, диелгән иде. Мин хәзер очам, халык артисты Шәрәфиевны үз урыныма калдырам», — дим. Берзаман «Товарища Шарафиева к начальнику аэропорта», — дип чакыралар. Кыскасы, җиде кеше өч салонлы самолетта Казанга очтык.

Язам дигән кешегә кызык бу.

Андый хәлләрне Зөлфәт Хәкимгә сөйләгән идем, ахрысы. Бервакыт шалтырата бу: «Синең турында авантюрный роман язам әле», ди. Яз, дидем.

Авантюралар белән кыен хәлгә калганыгыз булмадымы?

Юк, җайлы гына китә, тотылганым юк. Ләкин Үзбәкстандагысында курыктым. Шулай да бер үкенечем дә калды: тоткарланган өчен акча да сорыйсы булган икән, дим. «Шәрәф Рәшитовичка зарланам», — дигән булсам, түлиләр иде, аларда коррупциянең чәчәк аткан чагы иде.

Җитәкчеләрдән башкалар өчен нидер сораганыгыз булдымы?

Бер артистка атказанган исеме алып бирдем. Ансамбльдәге бер егетнең программасын тыңладым да, мәдәният министры Зилә ханым Рәхимьяновага: «Егеткә мактаулы исем бирәсе иде бит, яшьләрдән халык җырларын аның кебек җырлаган кеше юк», — дидем. Бер ел үтте. Зилә эшләмәгәч, Минтимер Шәриповичка әйткән идем — бер атнадан исем бирелде. Ания Туишевага фатир сорап, Фәндәс Сафиуллин аша хат бирдерттем. Ул вакытта Фәндәс депутат иде. Ания Туишевага фатир бирделәр.

Илдус Әхмәтҗановның 60 еллыгында катнаша алмадым, Фәридә Кудашева үлде дә, депутатлар белән Кантюков самолетында Уфага очтык. Кайттык. «Нәрсә бирделәр?» — дим. «Бернәрсә дә», — ди. Зиләгә килдем дә: «Илдуска бернәрсә дә бирмәгәнсез икән. Бөтен концертларыгызда катнаша бит», — мин әйтәм. Шуннан 300 мең сум акча бирделәр. Шунда Зилә миңа: «Гел кеше өчен йөрисең», — ди. Мин әйтәм, минем миссия шундый. Китап эшләгән яхшылыкларны онытырга куша инде. Яхшылык эшлә дә суга сал, ди. Онытырга кушуның сәбәбе — мин сиңа шундый яхшылык эшләдем дим кешенең үзенә әйтергә кирәкми. Ә болай истә тоту ярый.

Сорау темасын дәвам итеп, бервакыт Президенттан үз авылыгызга юл салуны сораган идегез. «Мин яз көне үләм, ничек алып кайтып җирләрсез?» — дигән идегез. Бу шаяру идеме? Ни өчен яз?

Үләм түгел, үлсәм, дигән идем Рөстәм Нургалиевичка. «Яз көне зиратка кереп тә булмый», — дидем. Аның авылында клуб ачтылар да мин ачылу тантанасында катнаштым. «Менә безгә дә шушындый клуб кирәк. Юл да салырга кирәк», — дидем. «Клубны эшләрбез, тегесен карарбыз», — диде. Клубны шулкадәр шәп итеп эшләделәр! Үз авылына караганда безнеке шәбрәк тә килеп чыкты.

Ә юлны?

Авылга кадәр салынды. Зиратка — юк. Салып тормаслардыр инде аны, юлсыз гына үләргә туры килер. Авыл да кечерәеп бара, мәктәпне дә бетереп яталар. Дан казанган мәктәп иде бит ул! Роберт Әхмәтҗанов, Әхәт Гаффар, Кадыйр Сибгатуллин, Вакыйф Нуруллиннар укыган мәктәп бит ул!

Җитәкчеләр арасында сезнең кыю сөйләшүдән ачуы килгән кеше бер дә булмадымы?

Юк, иркен сөйләшкәнемә ачуланган җитәкче булмады. Мин Минтимер Шәрипович белән дә һәрвакыт рәхәтләнеп сөйләшәм. Аның белән сөйләшеп була. Ул безнең заман кешесе. Дөньяны да белә. Тәрбия дә башка. Хәзер бит китап та укымыйлар. Ярый әле, безнең Татарстан җитәкчеләре эшне белә. Мәскәүдәгеләре бөтенләй эш рәтен белмиләр бит. Авыл хуҗалыгына министр итеп силовик улын куйдылар. Ул нәрсә белә? Намусы булса, мин белмим бит, дигәндер, бәлки. «Сиңа кем эшләргә куша? Башкалар эшләр, утыр шунда», — дигәннәрдер.

«Кара чикмән”дә Карганы мин үлгәнче уйный ала идем. Карга картаймый ул!»

Равил абый, хәзерге вакытта театрда ничә ролегез бар?

Өч — «Бабайлар чуагы», «Сөясеңме? Сөймисеңме?» һәм «Әтәч менгән читәнгә». Анысына дублерым бар — Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән алмашып уйныйбыз.

Яңа рольләр тәкъдим итәләрме?

Юк. Тәкъдим иттмиләр. Уйныйсым килә минем. Фәрит бер куймакчы булган иде дә, нишләптер баш тартты. Материал да миңа бик ошаган иде. Илтөзәр Мөхәммәтгалиев инсценировка ясыйсы иде. Мин аңа әзерләнгән идем, тик нәрсәдер килеп чыкмады. Мин анда Фәрит Бикчәнтәевның улы Йосыф белән уйныйсы идем. Яратам мин аның малаен…

Якты егет.

Әйе. Булдыклы. Тырыш. Бик музыкаль егет. Фәрит үзе дә музыкаль бит ул.

Димәк, сез роль булса уйнарга әзер?

Әйе. Әйбәт әйбер уйныйсы килә. «Бабайлар чуагы»н уйнап туйдым инде. Анда дублерсыз уйныйбыз. Ирек Баһманов ролен өченче кеше уйный — Хәлим кереп үлеп китте, Дунай кереп үлә язып калды. «Әтәч менгән читәнгә» спектаклен яратып уйныйм. Чөнки әсәрнең идеясе — минем рольдә. Мәгънәсе булгач, миңа ул кадерле.

Уйныйсы рольләр уйналмады шул… Рухи халәт буенча, эчтәге бөтен нерв җепселләре тоташкан урын буенча мин Дон Кихотны уйнарга тиеш идем. Дон Кихотны уйнарлык артист ничә миллионга бер була ул. Аны театрда Германиядән килгән бер дустым куярга тиеш иде. Театрга 20 мең доллар бирәм диде, 5 мең доллар миңа бирәсе иде. Булмый калды.

Безнең халык Дон Кихотны карар идеме икән? Әллә сезнең хакка сезне күрергә килер идеме?

Әйбәт уйнасаң, карыйлар. Без студент чакта концертлар биреп йөрдек. Рус, чит ил, татар әсәрләреннән өзекләр дә укыйбыз. Мин «Дон Кихот»тан өзек уйнадым. Норлат ягында бер авылда бер егет сәхнә артына керде дә: «Мин инде өченче авылда карыйм. Сез Черкасовтан да әйбәт», ди. (Николай Черкасов (1903-1966) — Дон Кихот, Иван Грозныйларны уйнаган совет актеры — авт.). Монысы арттыру инде. Әмма карыйлар бит!

Театрлар тамашачыны тәрҗемә яратмый дип гаепли. Каян чыккан сүз соң бу?

«Тамашачыны тәрбияләргә кирәк», — дибез. Дөрес түгел, тамашачыны бозмаска кирәк! Без боздык. Халык тын да алмыйча Шекспирны тыңлый иде. Ә хәзер әбиләр барлы-юклы концертта кул чабып, ахаха килеп утыра. Җитди әйберне тыңлый да алмыйлар.

Ә нишләргә?

Бозмаска иде!

Бозылган бит инде.

Хәзер инде күнектерергә кирәк. «Кара чикмән»не карыйлар иде бит. Тәрҗемә булса да… Карадыгызмы?

Йөз тапкыр каралгандыр инде.

Иң әйбәт спектакль иде ул безнең. Аны төшереп калдырырга ярый идемени?! Фәрит (Бикчәнтәев) төшереп калдырды. Чөнки Искәндәр арыды (ТР халык артисты Искәндәр Хәйруллин — авт.). Карт бүрене уйнаган Таҗига (ТР һәм РФның халык артисты Ренат Таҗетдинов — авт.) да авыррак булгандыр. Ә мин — Карга. Карга картаймый ул, 250 ел яши. Мин аны үлгәнче уйный ала идем. Искәндәр арыса, аның урынына яшьләр күп, берсе картайган саен яңа кешене кертә генә барасың. Вахтангов театры «Турандот»ны әле дә уйнап ята, ничә буын артисты уйнады…

Әйттегезме соң Фәрит Рәфкатовичка?

Әйтмәдем. Әмма хәзер дә уйный алам. Өскә дә менә идем, селкенә торган күпердән дә йөрдем. Мәскәүдә уйнадык без аны. Бер театр белгече әйтә: «Ул монологның әллә нәрсәсе дә юк, Шәрәфиев уйнагач тыңлыйсың», — ди.

Сезне хәзер монолог сөйләмичә тик кенә басып торсагыз да карыйлар инде.

Аның бит тексты да шәп: «Чи итне тотып ашыйлар. Торсын! Исләнсен! Кортлый ук башласын! Чи ит ашыйлар да ай бавыр авырта, ай бөер авырта диләр. Сасымаган ит ашмыни ул!»

Интервьюның икенче өлешен соңрак укырган мөмкин булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100