Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Раушания Юкачева белән хушлашу: «Биш ел элек бер әнине югалттык, хәзер – икенчесен...»

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры фойесында Татарстанның халык артисты, милли сәнгатебезнең йөзек кашы, затлы ханым Раушания Юкачева белән хушлаштылар.

news_top_970_100
Раушания Юкачева белән хушлашу: «Биш ел элек бер әнине югалттык, хәзер – икенчесен...»
Абдул Фархан

Җәйнең кыл уртасы. Кеше ял итә торган вакыт: кем бакчада, кем чит илдә ял итә. Раушания апа да ял итәм, дәваланам дип, «Ижминводы» шифаханәсенә барган булган. Ял итәргә барган җирдә даими борчып килгән хроник авыруының өянәге кузгалган…

Театрда хушлашу мәрасименә яраткан артистыбыз белән коллегалары, якыннары-дуслары, аны белгән тамашачы килгән иде. Өлкәнәеп, картаеп китеп баручыларга ияләшкән кебек идек, ләкин җир җимертеп, менә дигән итеп спектакльләрдә уйнап йөргән Раушания апаны шулай кинәт кенә озатырбыз дип кем уйлаган?

Мәрасимнең азагында гына Раушания Юкачеваның кияве Илшат Хаметов белән кызы Света Хаметова сүз әйттеләр. Бер дә җиңел булмагандыр шул, шуңа күрә дә аларның сүзләрен беренче язсак, урынлы булыр.

– Безнең өчен зур югалту, - дип башлады беренче булып кияве Илшат. – 25 ел элек мин Юкачевлар гаиләсенә килдем. Ул бик талантлы кеше иде. Биш ел элек бер әнине югалттык, хәзер – икенчесен. Әни, без сине бик яратабыз! – дип, Илшат хис-кичерешләрен контрольдә тота алмыйча, елап та җибәрде.

Сүзне Раушания Юкачеваның кызы Света Хаметова дәвам итте:

– Әни бик көчле кеше иде, ул барлык туганнарыбыз өчен дә терәк булды. Ул теләсә кайсы ситуациядә миңа ярдәм итә иде. Әни янәшәдә булганда үземне ышанычлы итеп хис иттем, чөнки ул янымда! Ә хәзер ул юк. Хәзер мин көчле булачакмын. Урының җәннәттә булсын, әни, - диде кызы.

«Авыртуны бастырып, шифаханәгә китте. Путевкам әрәм була бит, диде»

Татарстанның халык артисты Фәридә Сафина Раушания Юкачеваны 7нче хастаханәгә кадәр озатып барган булган:

– «Зәңгәр шәл» спектаклендә Раушания Мәрфуга абыстайны уйнарга тиеш иде, уйный алмады. Ул көнне аның өянәге булды. «Уйный аламмы соң мин», - дип, борчылды. Уйный алмаганын аңлап, тагын борчылды. Мин аны ашыгыч ярдәм машинасы белән 7нче шәһәр хастаханәсенә илттем. Хастаханәдә безне бик әйбәт кабул иттеләр, карадылар, озак кына тикшерделәр. Әмма Раушаниянең авыртуы басылмады, икенче өянәге башланды.

7нче хастаханәдә калмыйча, анда өч көн генә булып, авыртуны бастырып, «Ижминводы» шифаханәсенә китте. «Путевкам әрәм була бит», - диде. Шифаханәдә булганда ялның соңгы көнендә өченче өянәге булган. Ул өянәге тагын да катырак булган, диделәр.

Раушания шифаханәдә ял иткәндә аның белән хәбәрләшеп тордым. Дәвалаулар туры киләме соң, дип сорагач: «Монда бөтенесе яхшы, ял итәбез. Рәхмәт, Фәридә. Син булмасаң, нишләгән булыр идем икән», - диде.

Бер гримеркада ничә еллар бергә утырдык... «Исәнмесез, кызла-а-а-р!» – дип сузып әйтеп, гримеркага килеп керер иде. Кешелекле, хәлгә керә белә, кирәк булса, кисәтү дә ясый иде. Кешеләр белән әйбәт мөнәсәбәттә булды.

Үзенчә холкы да бар иде. Андый холкы булмаса, андый авырулар белән бергә фәлән ел сәхнәдә иҗат итеп яши алмас иде. Нык булды. Ирен дә назлый белде, кызын да яратып үстерде. Хәзер оныкларын яратып үстерә башлаган иде. Әби-бабай назы кирәк чакта Раушания аларны да, безне дә калдырып якты дөньядан китеп барды.

Шифаханәгә бармаган булса, бәлки, калыр иде. Ә бәлкем, бу бер генә сәбәптер. Язмышта язылган булгандыр. 63 яшьтә битендә җыерчык булмаган чакта дөньядан китүе бик вакытсыз. Гамәлләре әйбәт булды, урыны оҗмахта булсын. Дөньяга бер зыяны да тимәде, - диде ул.

«Барыбыз да туган авылыбыз зиратында урыннар алып куйган идек»

Татарстанның атказанган артисты, Раушания Юкачеваның туганнан туган энесе Фердинанд Хафизов:

– Раушания туган районы өчен бик кайгырды. Галиәсгар Камал театрында Хафизовлар нәселеннән 5-6 кеше эшләгән дәвердә Питрәч районында үзешчәнлек көчле түгел иде, шуңа борчылды. Абый 1,5 ел элек китеп барганнан соң, Раушания абыйның кичәсенә кайтты. Шунда үзешчән артистларга сокланып карап торды. Ул авылны бик яратты. Авылдан башка җирне күз алдына китермәде. Шуңа күрә барыбыз да туган авылыбыз зиратында урыннар алып куйган идек.

Раушания батыр кеше булды. Күз алдына китерегез, 18 яшендә йөрәгенә операция булды. 38 яшендә дә ясарга тиешләр иде, ясатмады. 56 яшендә генә ясатты. Раушаниядән бер генә тапкыр да кәеф начар дигәнне ишеткәнем булмады, бервакытта да зарланмады. Мондый сабырлык хатын-кызларда бик сирәк була, - диде ул.

«Үзенең уйнавын соңгы тапкыр телевизордан карап калды»

Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева халык артисты Раушания Юкачеваның вафаты белән килешә алмавын әйтте.

– Бүген безнең театрның йөрәге яраланды, җанның бер кисәге кителде. Раушания минем өчен иң якын дустым иде. Мин аның китүе белән берничек тә килешә алмыйм. Соңгы ун көндә без аның белән «Ижминводы» шифаханәсендә ял иттек.

Бөтен процедураларны бергә уздык. «Наилә, даруыңны эчтеңме? Суыңны эчтеңме?» дип, минем өчен борчылып, янып-көеп яшәде. Раушания мәрхәмәтле, көчле рухлы кеше иде. Ул уйнаган һәр спектакль кешенең күңелендә кала. Шифаханәдә «Мәхәббәт турында сөйләшик» дигән спектакльне телевизордан карадык. Ул үзен шатланып карап утырды. Үзенең уйнавын соңгы тапкыр телевизордан карап калды.

Раушания, җаным. Сиңа миннән иң зур рәхмәт, иң зур дога булып барсын. Синең театрда калдырган эзең, театрга биргән җаның киләчәк буыннарга да калыр. Каберең нурлы булсын, - диде ул.

«Сиңа Коля Юкачев өчен дә яшисең бар, дигән идем»

Драматург, Татарстаның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Сәгъди:

– «Хакимият» кешесе иде ул, беркемгә дә үзен кимсетергә юл бирмәде. Раушания белән бергә укыдык, Әлмәт театрында бергә эшләдек. Алтын чор иде ул, чөнки безне Гали Хөсәенов дигән режиссер тәрбияләде. Соңгы курста укыганда алар Николай Юкачев белән өйләнеште, без кайтып туйлар үткәрдек. Ул еллар бик тиз үтеп китте.

Табиблар Раушаниягә бала табарга ярамый, үләсең, дигәннәр. Ә аның бик тә бала алып кайтасы килде. Без Әлмәттә 2,5 ел эшләгәч, алар академия театрына күчеп кайтты. Кызларын гастрольләргә алып чыгалар иде, Светаны кулдан-кулга чиратлашып карадык.

Ярты ел элек Питрәчтә абыйсы Айдар Хафизны искә алу кичәсе булды. Шунда Раушания миңа: «Курсташ Рәмзиянең дә хәле начар, минеке дә искитмәле түгел. Кайсыбыз кайчан булыр инде», - ди. Юкны сөйләмә әле, сиңа Коля Юкачев өчен дә яшисең бар, дидем. Нәрсә булган, шул булган инде...

«Озак яшәмәс бу дип уйлап куя идем»

РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов Раушания ханым кебек яшь актерларның китүе аяныч булуын әйтте:

– Аз гына үзе дә гаепле, шул. Шифаханәгә барырга кирәкмәс иде аңа. Әмма ул теләгән. Теләгәч, нишләтәсең инде...

Раушания авырый иде. Озак яшәмәс бу дип уйлап куя идем, чөнки йөрәк – мотор бит инде ул. Ә ул туктаса – бетте. Кызганыч, аның йөрәге иртәрәк туктады.

Кая барсак та, ул безнең театрыбызның матур, затлы ханым булды. Чибәр актриса иде ул. Мин аны бик нык юксынам, аның белән шактый рольләр дә уйнадым. Кызы Света янына да бардым: «Ялгыз калдым бит мин хәзер, Ринат абый», – ди Света. Бу чынлап та шулай. Кеше әти-әнисе исән вакытта ялгыз түгел, ул яши. Әти-әниең үлсәң, ятимгә әйләнәсең.

Раушаниянең рольләре дә күп иде, әле уйнарга тиеш иде ул. Аның иң өлгереп җиткән чагы иде. Иң әйбәт, иң чибәр кызыбызны озатабыз. Мин бик олы кеше. Без – олылар яшибез, ә яшьләр китә. Миңа бик аяныч, - диде Ринат Таҗетдинов.

Актер Раушан Шәриф:

– Кайбер кеше китә – сизми дә каласың. Күңелдә ул кешене алыштырып булмый, ул синең күңелеңдә мәңгегә кала. Раушания мәңгегә күңелдә булыр дип уйлыйм. Ул бик якты эз калдырды. Болай итмәгән булса, болай итәр иде, дибез. Безнең кулдан килми ул. Ул Аллаһы Тәгалә кулында. Аның тормышы шулай булырга язгандыр, - диде ул.

«Халкыбызның сөекле артисты - Раушания апаның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр»

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Татарстан сәнгате зур югалту кичерүен әйтте.

– Раушания Юкачева – милли сәхнәбезнең якты йолдызларының берсе. Кабатланмас үзенчәлекле табигый таланты, киң сәхнә диапазоны, нечкә сиземләве һәм шәхси сыйфатлары аңа гаҗәеп тормышчан образлар иҗат итәргә мөмкинлек бирде. Раушания апа иҗади эшчәнлек белән берлектә администрация эшчәнлегендә дә күп хезмәт куйды. Ул хезмәттәшләренә ышанычлы, киң күңелле дус, яшь буын өчен кайгыртучан ярдәмчел остаз булды.

Халкыбызның сөекле артисты Раушания Юкачеваның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, - диде ул.

«Яңа идеяләр белән янды, көйде»

Мәрасимне Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин алып барды. Ул Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы исеменнән, актрисаның якыннарының авыр кайгысын уртаклашуын әйтте.

– Раушания үзенчәлекле, кабатланмас, үзенә генә хас булган төсләр белән спектакльләрне баета, аны тулыландыра иде, үзенең иҗаты белән тамашачының мәхәббәтен яулап алды. Раушания тынгысыз кеше иде. Яңа идеяләр белән янды, көйде. Нәрсәдер эшләргә тырышты. Аның тырышлыгы белән театрда «Балачак» студиясе оештырылды һәм Раушания аның җитәкчесе булды, театрны баетыр өчен зур көч куйды.

Николай белән Раушания бик матур гаилә корганнар иде. Бәхетле яшәделәр. Уңган, бик тыйнак кызлары Светлананы үстерделәр. Кызганыч, берничә ел элек Николай авырып, арабыздан китеп барды. Раушания өчен ул бик зур югалту, тетрәнү булды. Ләкин ул күңелен төшермәде, коллегаларына, театрга һәрвакыт игътибарлы булды, - диде ул.

«Хуш, Тәмлетамагым!»

Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт:

– Нәрсә дә әйтеп булмый, күрәсең, Аллаһы Тәгалә шулай язган. Без күп еллар бергә уйнадык. Безне бөтен җирдә Акбай абый һәм Тәмлетамак апа дип әйтәләр иде. «Мәхәббәт турында сөйләшик»тә ирле-хатынлы булып уйнадык. Раушания тырыш кеше булды. Аралашып яшәдек, бакчаларыбыз янәшә генә.

Хуш, Тәмлетамагым! Авыр туфрагың җиңел булсын. Без сине һәрвакыт искә алып, сөйләшеп яшәрбез.

«Тыныч йокла, бәхил бул»

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин:

– Актриса буларак кына түгел, киң җәмәгатьчелек эшлеклесе буларак та Татарстанда танылды. Раушания театрда директор урынбасары булганда бик күп яңалыклар кертеп, театрны алга этәрде. Театр тарихында күп булмаган хатын-кызларның рәтендә булуы зур горурлык. Раушания ханым үз гомерендә бик күп җәфалар чикте, күп кыенлыклар күрде, безгә ничек яшәргә икәнлеген күрсәтте. Тыныч йокла, бәхил бул, - диде ул.

Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Альберт Сабитов Питрәч районының мәдәни тормышында актив катнашуын, киләчәккә уртак планнары булуын үтте, аңа рәхмәтле булуын әйтте.

Доганы «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Әнсар хәзрәт Мифтахов кылды.

Искәртеп үтик, Камал театрының танылган актрисасы, Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева кичә вафат булды. Аңа 63 яшь иде. Актрисаны туган авылы – Питрәч районы Күн авылында җирләделәр.

Раушания Юкачеваның биографиясе:

  • Юкачева Раушания Хөснетдин кызы 1959 елның 18 февралендә Татарстанның Питрәч районы Күн авылында туа. 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Әлмәт театрында эшли башлый. 1983 елдан — Татар академия театрында. Ул иҗат иткән төрле сөйкемле яшь хатын-кыз образларына йомшаклык, лиризм хас.
  • Раушания Юкачеваның ире – Татарстанның атказанган артисты Николай Юкачев. Ул 2009 елда вафат булды.
  • Рольләре: Зөлфия — «Зөлфия» (К.Әмиров); Зарима — «Китәм инде» (Р.Хәмид); Наташа — «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча); Гайни — «Бәхетсез егет» (Г.Камал); Айшә — «Без китәбез, сез каласыз», Тәмле­тамак — «Авыл эте Акбай», Саҗидә — «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т.Миңнуллин); Әминә — «Ләйсән ире Хәсән» (Ю.Сафиуллин); Сәкинә — «Мирас» (Г.Каюм); Фирдәвес — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре», Руфия — «Бичура» (М.Гыйләҗев); Маша — «Боз астында дулкын» (Ә.Т.Рахманкулов); Нина — «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш); Мәрфуга — «Саташкан сандугач» (Р.Зәйдулла); Дригамбәр — «Портфель», Танай — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу», Бәди – «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт); Саҗидә — «Килә ява, килә ява...», «Ява карлар, ява карлар...» (З.Хәким); Сәвия — «Мәхәббәт турында сөйләшик», Җәүһәрова Ландыш – «Суган чәчәге» (И.Зәйниев) һ.б.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100