Раушания Юкачева турында якыннары: «Авырулары булуына карамастан, чәчәк кебек балкыды»
Бүген Татарстанның халык артисты, татар халкының талантлы актрисасы Раушания Юкачева вафат булды. Раушания Юкачеваны һәркайсы якты йөзле, кояш кебек балкып торды дип искә алды. Якыннары яраткан актрисабыз турында истәлекләрен яңартты.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашты. «Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», - дип язылды театрның социаль челтәрләрдәге битләрендә.
Раушания Юкачеваны соңгы юлга озату иртәгә 10.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында үтәчәк.
Раушания Юкачеваның ВКонтакте битендә язганнарыннан: «Әбиләр роле бирмиләр шул. Бик уйныйсы килә»
Раушания апа вафат дигән хәбәр җәмәгатьчелеккә аяз көнне яшен суккандай килеп иреште. Бер дә көтмәгәндә, бер дә уйламаганда! Аяк өстендә йөри торган кешене шулай иртә китеп барыр дип уйлыйсыңмыни? Юк! Моның булуы мөмкин түгел, ди актрисаның коллегалары, аны белгән тамашачылар әлегәчә шул хәбәрдән айнып җитә алмый. Раушания апаның якыннары белән сөйләшкәндә дә күбесе шок хәлендә калган, ни дип әйтергә дә белми, «иде» дип сөйләргә телләре җөрьәт итмәде.
Раушания апаның ВКонтактедагы битенә кереп, санаулы гына фотоларын карап та, аның ни дәрәҗәдә ачык, кояш кебек якты, янып-балкып торучан икәнлеген абайлыйсың. Менә аның төп битендәге статусы: «Сихерләрдән, күз тиюдән сәламәтләндерүче догалар». «Эш – илһам чыганагы», дип билгеләп куйган. Менә аның яраткан ире – 2009 елда мәрхүм булган Николай Юкачев фотолары. Ә фото астында тамашачыларның аны онытмавы турында сүзләре язылган. Раушания апа аларга: «Коляны онытмаганыгыз өчен рәхмәт. Урының җәннәттә булсын, бәгырем», - дигән.
Икенче бер фотосында ул татар әбисе булып киенеп төшкән. «Бу әле минем хыялым гына. Әбиләр роле бирмиләр шул. Бик уйныйсы килә без үскәндәге үзебезнең киемнәрне кигән әбиләрне», - дигән ул быелгы язмасында.
«Куркыныч авырулары булуына карамастан, ул бик яхшы кыяфәттә булды, чәчәк кебек балкып торды»
«Идель» журналының баш мөхәррире, сценарист, журналист Айсылу Хафизова Раушания Юкачеваның туганнан туган сеңлесе буларак, күңелгә кереп калган хатирәләрен яңартты:
– Раушания апа безнең өйдә яшәгән иде. Мин аны баштан бертуган апам дип белә идем, аннан соң ул әтием Айдар Хафизовның олы абыйсы Хөснетдин абыйның кызы булып чыкты. Раушания апа белән без шулкадәр якын булдык. Ул миннән 14 яшькә олырак. Раушания апаны әти-әнием авылдан алып үз өйләрендә яшәтте. Әни аны театр училищесына әзерләде.
Раушания апа спорт белән шөгыльләнде, чаңгыда шуды, тәне, җаны белән янып тора иде! Аннан шулкадәр энергия ташып торды! Барлык оныклардан нәкъ менә Раушания апа Зөлкагъдә әбигә бик охшаган иде. Зөлкагъдә әбиебез абыстай булды, бик күп догалар укыды, 104 яшенә кадәр яшәде. Раушания апа да барлык нәрсәне белергә омтылды, игътибар үзәгендә булырга яратты.
Шуның белән горурланам: безнең нәселдәге хатын-кызларның һәммәсе дә җитәкчелек өлкәсендә эшләгән. Раушания апа да Актёрлар йорты белән дә идарә итте, Камал театрында да берара директорның урынбасары булды, «Балачак» студиясен җитәкләде. Раушания апа эшен белеп эшләде, эшкә батыр булды.
Аның ире – Коля абый Юкачевны бик яраттык. Ул үзе татар кешесе кебек иде, татарча сөйләшә иде. Матур пар булып театрга килделәр.
Сары чәчле, зәңгәр төстәге күзләре янып торган Раушания апа белән кара чәчле моряк, көр тавышлы, чибәр Николай абый... Алар бер-берсенә туры килеп торалар иде. Алар безгә гел килеп йөрделәр, кызлары Света тугач, аны да алып киләләр иде.
Коля абый үлгәннән соң, Раушания апа яман шеш авыруыннан дәваланды, төрле авырулары белән көрәште. Ул беркайчан да хасталары турында сөйләмәде, беркайчан да сәламәтлегенә зарланмады. Авырулары турында да ишетеп кенә белә идек...
Җаваплылыктан курыкмады, шулкадәр тәвәккәл иде. Соңгы елларда куркыныч авырулары булуына карамастан, ул бик яхшы кыяфәттә булды, чәчәк кебек балкып торды. Шулкадәр диагноз була торып, ничек итеп гомерне заяга уздырмыйча яши белергә кирәк икән, дип аңа соклана идем! Беркайчан да кулын төшермәде. Балаларына булышты, Аллага шөкер, оныклары исән-сау. Ул, әти кебек, гомеренең алтын чорында китеп барды.
Әтием ике ел элек вафат булды, кичә генә булган кебек. Вакыты-вакыты белән аны искә алабыз, ул күрше бүлмәдә йөргән кебек. Раушания апаны да шулай озатырбыз, Аллабирса. Аны әтием янында – туган авылы Питрәч районы Күн авылы зиратында җирләргә ниятлибез. Раушания апа безнең гаилә белән һәрчак бергә булды. Урыны оҗмахта булсын, - диде ул.
«Кызлар белән дә, егетләр белән дә дус булды»
Татарстанның атказанган артисты, Раушания Юкачеваның икетуган энесе Фердинанд Хафизов:
– Күн авылында торганда Раушанияләргә кунакка бара идек, алар безгә төшә иде. Айдар абый Хафизовларның төп йортында очраша идек. Төп йортта 40лап карт җомга намазын укырга җыелалар иде, чөнки мәчет эшләми – манарасы киселгән. Раушания апагыз картлар килгәнче шул өйнең идәнен юып чыгара иде. Казанга киткәнчегә кадәр шул йортны карап, чистартып торды.
Бик батыр, үткен булды. Кызлар белән дә, егетләр белән дә дус булды. 18 яшендә йөрәгенә операция ясадылар. Ул операцияне нормаль кичерде, авырлыкларны җиңеп чыкты. Сигезенче сыйныфны бетергәннән соң, ул Элемтә техникумына Казанга укырга китте. Айдар Хафизның хатыны Фәридә җиңги белән репетицияләр ясап, «театральный»га Празат абый Исәнбәт курсына укырга керде. Айдар абыйның: «Молодец, сеңлем», - дип әйткәнен хәтерлим.
Мин унынчы сыйныфта укыганда Раушания сессиясен тапшырып, Күн авылына кайтты. Мин рәхәтләнеп баянда уйнап йөри идем. Раушания ишетеп алды да: «Фердинанд, җырлыйсың да, уйныйсың да, безгә укырга кер. Безнең курста егетләр җитми», - дип кыстады һәм шулай иттем дә. Мине алдылар. Раушаниянең авторитеты зур иде анда.
Студент вакытында ук ул спектакльләрдә авырып киткән актерларны алмаштыра һәм театрда ут яктыртучысы булып эшли башлады. Театрны яратты ул, аңа тугры булды. Николай белән йөреп киттеләр. Коля ислам динен кабул итеп, никах укыттылар, туганнар риза булды.
Раушания белән Коля распределение буенча Әлмәткә киткәннәр иде. Беркадәр вакыттан соң Марсель Сәлимҗанов аларны бер спектакльгә Камал театрына махсус чакырды һәм шунда калдылар да. Раушания Камал театрында да бик авторитетлы иде: берара «Сәйяр» һәм «Балачак» студияләрендә директор булды, актриса булуы белән беррәттән, директор урынбасары вазифасын алып барды. Соңрак Казан шәһәре филармониясендә директор итеп билгеләделәр.
Монда да, тегендә дә эшләде, бөтен кеше белән уртак тел тапты. Аннан соң Актерлар йортында директор булды. Ире Николай үлгәннән соң, йөрәгенә операция ясадылар. Уңышлы булды. Аннан соң, анда яман шеш булган икән. Ул авыруы хакында бер кешегә әйтмәде.
Операция ясатканнан соң, Раушаниягә бала табарга ярамый дигәннәр. Ләкин ул үзенең тырышлыгы белән Светаны алып кайтты. Хәзер Светаның да Динара һәм Сабина исемле ике кызы бар. Света мәдәният институты бетерсә дә, бизнес юлын сайлады, хәзерге вакытта бик уңышлы эшли.
Без бик дус булдык. Мин Раушаниягә әйткән серне ул Коляга сөйләми, һәм мин Коляга әйткәнне Коля Раушаниягә әйтми иде. Менә шундый дуслык. Арабызда бер гайбәт булмады.
Соңгы тапкыр Раушания белән Сабантуйда күрештек. Аңа кадәр өйдә Коръән ашы үткәргән идек, Раушания шунда килде, бездә кунак булды. Саубуллашуы шул булган икән, дип уйлап куйдым, - диде Фердинанд Хафизов.
«Йөрәгебезне яраладың»
Раушания апаның якын дусты, Татарстанның халык артисты Әфият (Венера) Шакировага шалтыратып карарга булдым. Әфият апа елаган иде, сөйләшә алмадык.
– Әле бик авыр. Раушания турында «ул юк» дип искә төшерү бик авыр. Зинһар, гафу ит, - диде ул.
Соңрак Әфият апа социаль челтәрдәге аккаунтында берничә җөмлә белән аның хакта пост урнаштырды:
– Син болай иртә китәргә тиеш түгел идең! Дустым минем! Рушка дип эндәшә алмаммыни инде бүтән? Йөрәгебезне яраладың. Сагыначакмын! Урының оҗмахта булсын, күз яшьләрем тиз генә кипмәс, - диде ул.
«Коля киткәч, Раушаниянең бербөтеннең яртысы аның белән киткәндер»
Татарстанның халык артисты, музыкант, дирижер, композитор Фоат Әбүбәкеровның дачасы Раушания Юкачеваның дачасы янында урнашкан, алар күршеләр булган:
– Сөйләве бик авыр. Раушаниянең ире Коля Юкачев белән без бик дуслар идек. Дачаларыбыз да капма-каршы урнашкан. 32 ел буе дуслар белән бергәләп җыелышып утыра идек. Раушания белән Коля бик эшчән кешеләр иде. Коля киткәч, Раушаниянең бербөтеннең яртысы аның белән киткәндер. Бик озак кайгырды. Искиткеч матур гаилә булдылар. Оныклары үсеп җитте, яшәргә дә яшәргә иде әле...
Кешеләр арасындагы дуслыкны югары күрә иде Раушания. Гайбәт яратмады. Бик әйбәт актриса дип бәялим. Җырламаса да, бик моңлы кеше булды. Минем өчен бик зур югалту.
Раушания урта буын вәкиле булса да, безнең – өлкәнрәк буынга якын кеше булды. Сүз дә юк, кайгыбыз уртак булсын. Аның турында начар сүз әйтеп булмый.
«Миңа озын гомер теләсә дә, күрәсең, үзенә озын гомер насыйп булмаган»
Татарстанның атказанган артисты, Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреаты Фәнис Җиһанша әйтүенчә, Раушания Юкачева шифаханәгә ял итәргә барган булган.
– 1 июль – минем туган көн. Беренчеләрдән булып Раушания миңа шалтыратып, бик матур теләкләрен җиткергән иде. Үзе бик шат күңелле, күтәренке кәефтә иде. Иртә таңнан кәефнең яхшы булуының сәбәбе нәрсәдә, дип кызыксындым. «Наилә апа Гәрәева белән ял итәргә шифаханәгә барабыз», - диде. Миңа озын гомерләр теләде, бәгырькәем.
Тормышта ул үзенең дәрәҗәсен белә торган кеше иде. Раушания бик игътибарлы кеше буларак истә калды. Соңгы спектакльләрнең берсе «Исәнме сез?»дә аның герояинясының ире рактан үлә. Сценарий буенча алар мине дога кылырга чакыра. Мин сәхнәдә дога кылам. Ул доганы мин көннән-көн озынайтам, мәгънәлерәк итә идем. Раушания минем янга килеп: «Шундый матур догаларың өчен рәхмәт», - дип теләктәшлек белдергән иде.
Миңа озын гомер теләсә дә, күрәсең, үзенә озын гомер насыйп булмаган. Урыны җәннәт түрләрендә булсын. Ул аңа бик лаек. Ире Коля белән дә бик матур тормыш алып бардылар, туганнарны туган итә торган кеше булды, янында һәрвакыт дуслары булыр иде. Света исемле бик матур кыз да тәрбияләп, үстереп калдырдылар. Аларның да кайгысын уртаклашам, - диде Фәнис Җиһанша.
Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт Раушания Юкачева белән бергә уйнаган вакытларын искә алды:
– «Яшь йөрәкләр», «Мәхәббәт турында сөйләшик», «Авыл эте Акбай» һ.б. спектакльләрдә бергә уйнадык. Ирле-хатынлы рольләр дә бирделәр. Бернишләп тә булмый, урыны оҗмахта булсын, - диде ул.
«Ирен бик сагынып яшәде»
Галиәсгар Камал театры оркестр музыканты, скрипкачы Динә Закирова:
– Башка сыймаслык авыр, кайгылы хәбәр. Раушания апа белән бик күп еллар коллегалар булып эшләү минем өчен зур бәхет. Аның туры сүзләре истә калды. Ул үз фикерен бәреп әйтә торган кеше иде. Шул ук вакытта аның сүзе һәрвакыт үтемле булды. Ул безгә, яшьләргә киңәшләрен кызганмады. Тәнкыйть сүзе әйтә калса, аның әйткәне дөрес иде.
Минем күңелдә Раушания апа якты кеше булып истә кала. Аны бик хөрмәт иттек, якын иттек. Ачык күңелле, елмаючан йөзле иде. Бакчасын күрсәгез, исегез китә! Шулкадәр уңган, булган кеше! Безнең белән ире Николай Юкачев турында истәлекләре белән уртаклаша иде, аны бик сагынып яшәде.
«Арабыздан киткән артистларыбыз булмагач, миңа Камал театры юк кебек тоела»
Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге һәм «Тантана» премияләре лауреаты Эмиль Талипов Раушания апаның үзенә «балам» дип дәшкәнен искә алды:
– Тетрәндергеч хәбәр булды. Коля абыйның, абыйсы Айдар абый Хафизовның да шулай кинәт китүләре тетрәндергеч булган иде. Хәзер дә ышанып булмый. Өчесе дә яшисе кешеләр иде әле. Раушания апа турындагы хәбәрне ишеткәч, күз алдына аның белән бәйле истәлекләр, спектакльдә бергәләп уйнаулар килеп баса.
Раушания апаның абыйсы Айдар Хафизов шагыйрьләргә, язучыларга багышлап бик күп кичәләр уздыра иде. Рәзин Нуруллин белән «Пар канатлар» дигән кичә эшләгәннәр иде. Шунда Айдар абый мине дә, Раушания апаны да катнаштырмый калмый иде. Мин яшь кенә бер малайны, Раушания апа әнием булып уйный идек. Менә шунда Раушания апаның «балам, балам» дип йөртүе истә калган. Якын итеп, шулай әйтә иде миңа. Мәрхүм Айдар абый кызып китеп, сүгеп ташласа, Раушания апа безне: «Борчылма, барысы да әйбәт булыр», дип, тынычландыра иде. Миңа ярдәм итүе, киңәшләрен әйтүе исемдә. Гримеркасына алып кереп, сөйләшеп утырырга ярата иде.
Раушания апа рольләрендә бик табигый, тормышчан булды. Аның театрда үз урыны бар иде. Рольләрен җиренә җиткереп башкара иде. Аңа һаман саен: «Сезгә күбрәк киноларда төшәргә кирәк», - дигән фикер туа иде, ләкин үзенә әйтергә оныта идем шул...
Раушания апа белән бәхәсләшә идек. Һәрберебез үз фикерендә кала иде. Эх, Раушания апа белән бер бәхәсләшәсе иде, дип уйлап куям хәзер.
Соңгы арада гына күпме артистыбыз китте. Театрда аларны күрмәгәч, көннән-көн моңсуланасың, югалып, каушап каласың. Хәзер Раушания апа да шулар рәтендә... Бүтән беркайчан да бәхәсләшеп булмас, сиңа елмаймас, ярдәм итмәс кебек ул.
Беләсеңме, кешенең исеме театр белән шулкадәр бәйләнә икән. Арабыздан киткән артистларыбыз булмагач, миңа Камал театры юк кебек тоела, ятимләнеп кала. Һәр актерны күреп, белеп үсәсең, бер сәхнәдә уйныйсың. Һәм алар юк. Шуны кичерүе бик авыр. Зур югалту, - диде Эмиль Талипов.
- Юкачева Раушания Хөснетдин кызы 1959 елның 18 февралендә Татарстанның Питрәч районы Күн авылында туа. 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Әлмәт театрында эшли башлый. 1983 елдан — Татар академия театрында. Ул иҗат иткән төрле сөйкемле яшь хатын-кыз образларына йомшаклык, лиризм хас.
- Рольләре: Зөлфия — «Зөлфия» (К.Әмиров); Зарима — «Китәм инде» (Р.Хәмид); Наташа — «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча); Гайни — «Бәхетсез егет» (Г.Камал); Айшә — «Без китәбез, сез каласыз», Тәмлетамак — «Авыл эте Акбай», Саҗидә — «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т.Миңнуллин); Әминә — «Ләйсән ире Хәсән» (Ю.Сафиуллин); Сәкинә — «Мирас» (Г.Каюм); Фирдәвес — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре», Руфия — «Бичура» (М.Гыйләҗев); Маша — «Боз астында дулкын» (Ә.Т.Рахманкулов); Нина — «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш); Мәрфуга — «Саташкан сандугач» (Р.Зәйдулла); Дригамбәр — «Портфель», Танай — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу», Бәди – «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт); Саҗидә — «Килә ява, килә ява...», «Ява карлар, ява карлар...» (З.Хәким); Сәвия — «Мәхәббәт турында сөйләшик», Җәүһәрова Ландыш – «Суган чәчәге» (И.Зәйниев) һ.б.
Халкыбызның сөекле артисткасы Раушания Юкачеваның рухы шат, урыны җәннәттә булсын. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.