Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Раушания Юкачева:«Хатын-кыз ир белән яшәргә тиеш, ләкин кайдан алырга соң аны, юк бит ул»

Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә. Бүген Татарстанның халык артисты, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе Раушания Юкачева вафат булды. Раушания ханым моннан дүрт ел элек «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына килеп, хатын-кыз язмышы, театр тормышы турындагы фикерләре белән уртаклашкан иде.

news_top_970_100
Раушания Юкачева:«Хатын-кыз ир белән яшәргә тиеш, ләкин кайдан алырга соң аны, юк бит ул»

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашты. «Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», - дип язылды театрның социаль челтәрләрдәге битләрендә.

Раушания Юкачеваны соңгы юлга озату иртәгә 10.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында үтәчәк.

«Хатын-кызның вазифасы - гаилә, ир һәм балаларны карау»

Раушания Юкачеваның «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләгән фикерләрен тәкъдим итәбез.

– Театрда күп кенә хатын-кызлар ялгыз. Театрда бер-береңне табып, парлашып эшләсәң, яшәсәң, парлы гаилә итеп яшәп була. Андый гаиләләр бездә бик күп. Чит өлкәдән хатын-кыз өчен ир затын табу читенрәк. Театр артисткасына башка төрлерәк ир заты карый, алар башка төрлерәк фикердә.

Ир-ат өчен артистка белән яшәве җиңел түгел. Артист тормышының ни дәрәҗәдә авыр икәнлеген театрга гомерен биргән ир-атлар гына аңлый ала.

Ни дисәң дә, хатын-кызның вазыйфасы эш кенә түгел, аның вазыйфасы, иң беренче чиратта, гаилә, ир һәм балаларны карау. Театрда эшләгән хатын-кызның гаиләгә вакыты җитми, бигрәк тә яшь вакытта. Гаиләне төзеп өлгерә алмасаң, картлыкта ялгыз каласың.

Без – Совет чоры балалары, шуңа күрә хис белән яшәгәнбездер. Дөньялыкта яшьләр хәзер өлгер, алар бар нәрсәне дә татып карый, кулларына алып, төшләп карый. Барысын да булдыралар. Миңа калса, дөнья барыбер яхшылыкка бара. Без аңа омтылырга тиеш. Адәм баласы яшәгән дәвердә ул бары яхшы якка гына адым атларга тиеш. Шул вакытта гына, дөньялык алга барачак, яшәеш дәвам итәчәк.

Фото: © Салават Камалетдинов, архив

Без гаиләгә дә, эшкә дә җитешмәдек. Ул башкачарак – авыр чор иде. Безнең чорда театрда эшләүче яшьләр күп түгел иде. Гаилә төзегән, бала үстергән чорда күбрәк эшләргә туры килде. Гаиләне ташлап, җәйләр буена гастрольләргә чыгып китә торган идек. Балаңны алсаң – аласың, ала алмасаң – юк. Сезон вакытында атна саен гастрольләр була иде. Әлбәттә, шәхси тормышка вакыт калмый иде, аның заманасы шулай иде. Күбрәк халыкка хезмәт итү кирәк иде, сан ягыннан спектакльләр дә күбрәк чыга иде.

Хатын-кыз язмышы төрле. Ул бер генә төрле була алмый. Хатын-кызның бәхетле, кайгылы, төрле кичерешләр кичергән чагы бар. Чөнки ул, беренче чиратта, ана, дәү әни. Һәр спектакльдә дә хатын-кызның язмышы кызыклы. Нинди генә рольгә алынсаң да, хатын-кызның ниндидер ягын чагылдырырга тырышасың. Аның яхшы ягы да, начар ягы да булырга мөмкин.

«Һәр роль кадерле»

Үземнең уйнаган рольләрдән фикер йөртсәм, кайсын алсаң да, бөтен роль кадерле, аны үзеңнән чыгып эшлисең. Барысына да үзеңнең җаныңны өрәсең, үзеңнең халәтеңне, язмышыңны бирергә тырышасың. Кайсы спектакльне генә алма, хатын-кызның язмышы йә бәхетле, йә бәхетсез…

Фото: © Солтан Исхаков, архив

Хатын-кыз ир белән яшәргә тиеш, ләкин кайдан алырга соң аны, юк бит ул?

«Ике якын дустым бар – Венера Шакирова һәм Люция Хәмитова»

Театрда эшләгән кеше театрдан тыш, башка дөньяны белми. Без башка кешеләр, башка өлкә белән аралашмыйбыз. Язучылар, журналистлар тарафыннан кызыксыну булса без җавап бирәбез инде. Безнең аралашу аз. Без театрда бербөтен гаилә булып яшибез. Кулга таяклар алып сугышканыбыз юк, Аллам сакласын. Без – артистлар. Ир дә, хатын да артист булганда алар эмоцияләр белән җавап бирә, акыл соңыннан гына килә. Эмоция белән җавап бирү – дусларча гына.

 

Фото: © Раушания Юкачеванын шәхси архивыннан 

Шәхсән үземә килгәндә, минем гомерлек ике якын дустым бар. Безнең ирләребез дә дус иде. Дустым – Венера Шакирова, аның ире дә театрда эшләде, вафат инде. Һәм икенче дустым – Люция Хәмитова. Алар икесе дә театрда эшли. Без яшь вакыттан ук дус булдык. Ходай Тәгалә исәнлегебезне биреп, гомергә дус булырга язсын. Тормышта төрле хәлләр була: елмаеп кына да яшәгән чаклар, авыр чаклар да була. Шулвакытта алар мине бервакытта да ташламый, ярдәмен күрсәтә. Кирәк вакытта дәшми дә каласың – анысы да зур талант, зур җаваплылык сорый. Күп вакытта дәшми калсаң, дустыңа ярдәм итәргә дә мөмкинсең.

Минем театрда дошманым юк.

«Театр тәрбия урыны түгел»

Театр тәрбия урыны түгел, аның максаты тәрбияләү түгел. Мәктәпләр, балалар бакчалары бар. Театрның тәрбиясен бирергә теләгән ата-аналар, укытучылар бар. Театрның вазыйфасы – бүгенге көнне, үткән чорны чагылдырып күрсәтү. Йөз елдан артык тарихы булган театрның спектакльләре төшеп кала, ул шулай булырга тиеш тә, чөнки театр – тере организм. Театр бүгенге көн белән яшәргә, үткәнен дә онытмаска тиеш. Әгәр теге яки бу спектакльгә йөрүче юк, ул кабул ителми икән, театр халык йөрмәгән спектакльне тота алмый. Чөнки аның сан ягыннан да спектакльләре күп, алга да барырга кирәк. Ул тамашачыдан тора. Сорау бармы – спектакль дә бар.

Фото: © Рамил Гали, архив

Администрациядә эшләгән кеше буларак, шуны әйтә алам: тәрбиядә мәгариф зур көч куярга тиеш. Нинди театр барлыгын, нинди спектакль барганын күзәтеп, шуны мәктәпләргә тәкъдим итәргә тиеш. Ул бердәм, уртак хезмәт булырга тиеш.

«Балачак» студиясе турында сүз әйтәсем килә. Ул минем гомеремнең бер кисәге. Мин аны ун ел җитәкләдем, үзем барлыкка китердем. Студия 1990 елда туды, ул чорда ата улны, ул атаны белмәгән чор, кыйбла кай якта икәнлеген аңламаган вакыт. Бермәлне театрда тамашачы кими башлады, чөнки халыкның яшәү рәвеше, матди ягы кыенлашты. Театр киләчәк өчен тамашачы тәрбияләргә тиеш дигән фикер туды. Мәктәпләр, балалар бакчаларында уйнап, үзебезгә тамашачы әзерләдек.

Миңа бик күңелле, шул чорда үскән тамашачы танып, исәнләшә. Алар инде олылар. Шул дәвердә үскән балалар күңелгә хәзер дә рәхәтлек бирә.

Кызганыч, студия бетте. Кечкенә залда балалар өчен спектакльләр куела. Ул һаман да шул бер сүзгә кайтып кала: әти-әнинең баласын театрга китерү теләге булса, ул аны алып килә. Безнең һәр спектакльне балаларга күрсәтергә мөмкин.

«Телне саклау һәр кешенең үзеннән, гаиләдән тора»

Без – шул ук милләт вәкилләре, үзебезне борчыган, үзебезгә таләп итеп куелган сорауларны аңлыйбыз. Бүгенге көндә тел мәсьәләсе һәммәбезне дә борчый. Җәмәгать, тел мәсьәләсе сездән, бездән тора. Ул элек тә шулай булган, хәзер дә шулай.

Фото: © Михаил Захаров, архив

Без авылда татар телендә белем алдык. Мин татар телендә белем алсам да, русча белмим дип әйтә алмыйм, безне русча өйрәтмәделәр. Әмма шушы мохиттә яшәгәч рус телен өйрәндек, белдек, өйрәнергә кирәк булды. 1976 елда Казанга килгәндә безгә транспортта йөргәндә: «Говори на человеческом языке!» – дип дәшәләр иде. Шундый караш булганда да, телебезне югалтмадык. Телне саклау һәр кешенең үзеннән, гаиләдән тора.

Балаларыбыз киләчәктә туган телендә сөйләшсеннәр, шул телдә хезмәт итсеннәр өчен татар телендә институт, эшләү урыны да булырга тиеш. Безнең театр кебек татар театрлары да бетмәскә тиеш. Аның халкы шушы телдә сөйләшми икән, театры да булмаячак, милләт бетәчәк, теле бетәчәк.

  • Юкачева Раушания Хөснетдин кызы 1959 елның 18 февралендә Татарстанның Питрәч районы Күн авылында туа. 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Әлмәт театрында эшли башлый. 1983 елдан — Татар академия театрында. Ул иҗат иткән төрле сөйкемле яшь хатын-кыз образларына йомшаклык, лиризм хас.
  • Раушания Юкачеваныж ире – Татарстанның атказанган артисты Николай Юкачев. Ул 2009 елда вафат булды.

  • Рольләре: Зөлфия — «Зөлфия» (К.Әмиров); Зарима — «Китәм инде» (Р.Хәмид); Наташа — «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча); Гайни — «Бәхетсез егет» (Г.Камал); Айшә — «Без китәбез, сез каласыз», Тәмле­тамак — «Авыл эте Акбай», Саҗидә — «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т.Миңнуллин); Әминә — «Ләйсән ире Хәсән» (Ю.Сафиуллин); Сәкинә — «Мирас» (Г.Каюм); Фирдәвес — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре», Руфия — «Бичура» (М.Гыйләҗев); Маша — «Боз астында дулкын» (Ә.Т.Рахманкулов); Нина — «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш); Мәрфуга — «Саташкан сандугач» (Р.Зәйдулла); Дригамбәр — «Портфель», Танай — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу», Бәди – «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт); Саҗидә — «Килә ява, килә ява...», «Ява карлар, ява карлар...» (З.Хәким); Сәвия — «Мәхәббәт турында сөйләшик», Җәүһәрова Ландыш – «Суган чәчәге» (И.Зәйниев) һ.б.
  • Халкыбызның сөекле артисткасы Раушания Юкачеваның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100