news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рассадаларга суны нинди ешлыкта сибәргә?

Үсемлекләргә суны төрле вакытта төрлечә сибәргә кирәк.

news_top
Рассадаларга суны нинди ешлыкта сибәргә?
https://pixabay.com

Рассада орлыклары чыкканчы, туфракка пульверизатор белән су сиптереп, көн саен диярлек чылатып торырга кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Орлыклар шытып чыккач, 2-3 көн су сипми торалар, шытымнар ныгып китсен өчен шулай кирәк.

Аннары рассаданың туфрагын йомшарталар, сирәклиләр, атнасына ике тапкыр су сибәләр. Беренче 2-3 яфрак чыккач, су сибүне арттыралар, су тартма төбенә төшеп җитәрлек булсын. Туфракның дымлылыгын нечкә агач таяк белән тикшерәләр. Аны туфракка тирән итеп тыгып карарга кирәк.

Рассадага сибә торган су 20-25 градус җылы булырга тиеш. Су бүлмәдә торып җылынсын. Суны плитәгә куеп җылыта күрмәгез, ул файдалы үзлекләрен югалта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар